Консультация "Танып белү эшчәнлегендә уеннарның роле"
консультация на тему

Хурамшина Рамзия Миниязовна

танып белү эшчәнлегендә уеннарның роле

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konsultatsiya.docx28.23 КБ

Предварительный просмотр:

Автор:Хурамшина Рамзия Миниязовна  

Консультация .                            

Тема :Танып белү эшчәнлегендә уеннарның роле.

Кечкенә бала үз тирә –юньндә нәрсәләр барлыгын , үзенә кызыклы тоелган бар әйберне белергә тели .Үзен әйләндереп алган мөһитне ничек кызыклы һәм төрле итеп күрүеннән гыйбарәт.Мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре Федераль дэулэт белем биру  буенча балаларның танып белүен төрле яклап кызыклы ,мөстәкыйль рәвештә күзаллауларын һәм кызыксынуларын үстерергә тәкъдим итә.

Танып белү балага нәрсә бирә?

Мәктәпкәчә тәрбия  учреждениясе кечкенә баланың кызыксынуын ,эзләнүләрен канәгатьләндерү өчен оештырылган. Бала балалар бакчасында төрле эшчәнлекләр аша әйләнә тирәне танып белә, үзен кызыксындырган предметларны ,җисемнәрне тотып карый ,өйрәнә.Танып белү үсеше балаларда кызыксыну ,танып белү мотивын үстерүне күздә тота, танып белү эшчәнлеген формалаштыру , үзаңны, сурәтләүле күзаллауны һәм иҗади активлыкны үстерү, үзе турында беренче күзаллауны, башка кешеләр турында белешмә,тирә мөһитне чолгап алган объектлар һәм аларның үзлекләре һәм үзара мөнәсәбәте( формасы, төсе, размеры, материалы, яңгырашы, саны , күплеге, бөтен һәм кисәкләр, тирәлектә , вакытта ориентлашуы, хәрәкәте, тыныч халәте,сәбәпләре, эзлеклелеге ,үз ватанын ,илен, анда яшәүче халыкларның гореф- гадәтләрен, культурасын,традицияләрен бәйрәмнәрен,җир планетасы,анда яшәүче кешеләре, табигатен, чит илләр анда яшәүчне кешеләр һ.б.турында күзаллауларын үстерү.

Бала бакчага килеп керүгә үк алда атап киткән мөһит белән очраша .

Мин сезгә танып белү эшчәнлеген уен  аша ничек алып барылуын сөйләп алам.

 Балалар бакчасының төп эшчәнлеге уен.

Балаларның бай рухлы, сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте зур. Уен эшчәнлеге мәктәпкәчә яшьтәге баланың шәхес булып формалашуында мөһим урын алып тора. Бала уен вакытында төрле вакыйгаларны чагылдыра. Бала өчен уен – чын шөгыльгә, тормыш көрәшенә һәм хезмәткә әзерләнү ул. Бала мөстәкыйль һәм иптәшләре белән уйный белсен өчен, аңа кечкенәдән үк ярдәм итеп, дөрес юнәлеш бирергә кирәк. Әгәр ул кечкенәдән үк уйный өйрәнмәсә, аның уены бер максатсыз булып, машина тәгәрәтү, курчак селкетеп уйнауга кайтып калачак.Уенда бала өчен бар дөнья ачыла , иҗадилык уяна. Уенсыз акыл эшчәнлегендә үстереп булмас иде. Уен балаларда кызыксынуны уятучы чаткы. Шул чаткы белем дөньясына алып кереп китү,мөстәкыльлеккә өйрәтү педагоглар һәм әти-әниләрнең бурычы.

                 Мәктәпкәчә яшь – бала тормышында иң мөһим этап булып тора. Уен, хезмәт, уку эшчәлегендә баланың активлыгы үсә, балада мөстәкыйль уйнау эшчәнлеге барлыкка килә. Уенның теориясе белән практикасы үз эченә күпкырлы проблема һәм сораулар комплексын ала. Төп нигезе булып балалар уенын классификацияләү һәм алар белән методик җитәкчелек итү тора.

 Балалар уенын ике төп өлешкә бүләбез:

- балаларның иҗади сюжетлы-рольле уеннары;        

- кагыйдәле уеннар.

        1. Иҗади сюжетлы-рольле уеннар үз эченә түбәндәгеләрне ала:

- тормыш-көнкүреш темасына уеннар;

- производство темасына багышланган уеннар;

- төзү һәм табигать материаллары белән уеннар;

- театральләштерелгән уеннар;

- мавыктыргыч күңел ачу уеннары. .

2. Кагыйдәле уеннарга дидактик һәм хәрәкәтле уеннар керә.

        Дидактик уеннар:

- предмет һәм уенчыклар белән;

- сүзле дидактик уеннар;

- печатьле өстәл уеннар;

- музыкаль дидактик уеннар.        

        

Хәрәкәтле уеннар:

- сюжетлы;

- сюжетсыз;

- спорт уены элементлары белән.

 Танып белү процессларына уйлау, фикерләү, күзаллау кебек эшчәнлек төрләре керә. Алар барысы да теге яки бу өлкә белемнәрен алуда файдаланыла. Математик күзаллауны үстерүне дә әлеге танып белү процессларыннан башка үтәп булмас иде.
     Математик күзаллауда практик эшчәнлекне үзләштерү нәтиҗәсендә балалар объектларның үзлекләрен, үзара бәйләнешен, санны, арифметик эшләү юлларын, зурлыкларны һәм аларның характерлы үзенчәлекләрен, вакыт эчендәге пространствалы бәйләнешләрне, геометрик фигураларның күптөрлелеген танып беләләр. Боларны танып белүне мавыктыргыч, кызыклы һәм җиңел итү максатыннан мин уеннарга бик уңай карашта.

Балалар бакчасында эшләү дәверендә балаларда логик фикер йөртү сәләтенең  үсеш алуында  кыенлыклар булуына игътибар иттем. Минем төркем балалары инде өлкәннәр төркемендә булсалар да, кайберләре үз җавапларын дәлилли белми, предметларны билгеләре буенча классификацияләүне дә авырлык белән башкара..

Уен- мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төп эшчәнлеге булуын исәпкә алып, нәкъ менә аның аркылы балаларның фикерләү сәләтен үстерү мөһим диеп таныйм. Фикерләү үстерүнең күп юллары бар, минем фикеремчә, иң эффективлысы ул логико- математик уеннар һәм күнегүләр.

Мәктәпкәчә яшьтәге баланың логико- математик фикерләвен үстерүнең мөһимлеген аңлап, аны чагыштырырга, исәпләргә яки үлчәргә генә өйрәтергә түгел; ә бәлки уйларга, нәтиҗәләр ясарга, җавапларны исбатларга, теге яки бу биремне үтәүнең башка юлларын табарга өйрәтү кирәк дип саныйм.Кече төркемнәрдән үк геометрик материал файдалануны уңай диеп бәялим, балаларда логика белән беррәттән иҗади күзаллау, конструктив үзлекләр, күреп тану хәтере үсә.

Әлеге төр уеннарны үткәрүдә мин түбәндәге метод һәм алымнарны кулланам:

Уен методлары:

-күзалланган ситуациягә керә алу,

-кирәкле информацияне алуга практик эш алымнарын куллана белү.

Диалогик методлар:

  • әңгәмәләр;
  • нәтиҗәләр формалаштыру;
  • проблемалы сораулар.

Танып белү методлары:

  • эш барышын күрсәтә алу;
  • проблемалы ситуация;
  • күнегүләр.

Өлкән төркемдә дә балалар белән “Ничә кирәк?”, “Күңелле счёт”, “Мин өйрәнгән беренче саннар”, “Уйныйбыз һәм саныйбыз” уеннары аша алу һәм кушуга мисаллар чишәргә, саннар һәм математик билгеләр белән алга таба танышырга, предмет санын чагыштырырга, классификацияләргә өйрәнеп килгән вакытыбыз. Геометрик фигуралар белән танышуны  исә “Форма”, “Геометрик мозаика”, “Кайсы фигура туры килә” кебек уеннар белән тулыландырабыз. Әлеге уеннар балаларның пространстводагы күзаллавын үстерә. Күреп тануны, хәтерне, образлы фикер йөртүне камилләштерә. Шулай ук төсләрне, геометрик формаларны танып белүне ныгыта.

 Балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерүгә этәргеч ясаучы күп төрле уен һәм күнегүләр бар. Әлеге төр уенлы күнегүләрдән мин үз эшчәнлегемдә түбәндәгеләрне еш кулланам: “Буш шакмакта ни җитми”, “Соңгы рәсем ничек буялыр”, “Рәсемнәрдә аерымлыклар тап”, “Ике бер төсле предметны тап”, “Җәнлекләрне үз үлчәменә туры килүче йортка урнаштыр”, “Кечкенәдән зурга таба ата”, һ.б

. Уеннар баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә, алар нәниләрдә бер-берсенә булышу, дуслык, зирәклек кебек сыйфатлар тәрбияли. Уеннар ярдәмендә  бала кыю, көчле, сәләтле булып үсә. Шул ук вакытта уен тирә-юньне танып, иҗади күзалларга, фикерләргә дә өйрәтә торган чыганак. Уенда балалар болар белән генә чикләнмичә,предметның төсен, формасын, тәмен, сыйфатын, зурлыгын, нинди материалдан ясалганын да ачыклыйлар. Мәсәлән, дидактик уен  “Нәрсә, нинди?». Бу уенда балалар яшелчә яисә җиләк - җимешнең исемен әйтеп, аларның төсләрен, формаларын атыйлар.  Дидактик уеннар балаларның уйлау сәләтләрен үстерә, әйләнә- тирәлекне танып белергә, әйберләрнең  характерлы үзлекләрен кабул итәргә, күзаллауны үстерүгә ярдәм итә. Мәсәлән, дидактик уен «Рәсемне дөрес җый». Бу уенда балалар киселгән рәсемнәрне дөрес җыярга тиешләр. Уенның бурычы - балаларны логик фикерләүгә өйрәтү, аерым өлешләрдән тулы бер рәсем җыя белү. Ләкин төп таләп булып рәсемнәрдәге предметлар балаларга таныш булырга тиеш. Балалар бакчаларының hәрбер төркемендә балаларның яшь үзенчәлекләренә, сөйләм теленең үсешенә, уйлау сәләтләренә карап уеннарны сайларга кирәк. Уен өчен уңайлы шартлар тудыру да игътибар үзәгендә торырга тиеш.

 Сюжетлы –рольле уеннарда танып белү эшчәнлегендә зур роль уйный.күренекле психологлар А.В.Запорожца ,Д.Б.Эльконин күзаллауларыннан чыгып сюжетлы- рольле уеннар мәктәпкәчә яштәге балаларның төп эшчәнлеге.Андый уеннар эчтәлегендә балалар зурлар хезмәтен чагылдыралар. Уенда сюжет күп кырлы һәм ул баланың билгеле тормыш шартларынна , күзаллауларыннан чыгып төзелә. Бала сжетлы- роле уенда үзенә алган ролне ничек башкарып чыгуыннан гыйбарәт.Уен барышында бала чынлыклап рольгә кереп китә,эмоциональ кичерешләр кичерә. Мондый уеннарда баланың күзаллавы, танып белүе, фикерләве, хәтере үсә. Күп вакытта балалар күзәтүдән ,экскурция ,әти-әниләренең шөгыльләреннән күреп алган белемнәре  кулланып уйныйлар. Бала кургэнне яисэ ишеткэнне тизрэк истэ калдыра. Зур торкемендэ балаларга предметлар, куренешлэр арасындагы мөнәсәбәтне, бәйләнешне күрү материалны истә калдырырга булыша.  Сюжетлы уеннар балаларда  диалогик сөйләмне формалаштыра .Уенда  бала бер-берсе белән аралашырга өйрәнә, хөрмәт, игтирам , мәхаббәт кебек сыйфатлар формалаша. Бүгенге көндә без, педагог-тәрбиячеләр, балаларны уеннар аша табигать һәм җәмгыять белән дөрес мөнәсәбәттә яшәргә өйрәтергә тиешбез. Аларда кешелеклелек, гуманизм, үзара ярдәмләшү, хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре формалаштырырга кирәк. Балаларны уеннарда башкалар фикере белән исәпләшергә, бәхәсләрне гадел хәл итәргә, үзенең һәм иптәшләренең кылган гәмәлләрен гадел бәяләргә өйрәтик. Физик тәрбиядә – хәрәкәтле уеннар, акыл эшчәнлегендә дидактик уеннар кулланылса, сөйләм үстерү, сөйләмдәге кимчелекләрне төзәтү эшендә дидактик уеннарны да, сюжетлы-рольле уеннарны да, халык уеннарын, үстерелешле уеннарны да уңышлы кулланырга була. Сөйләм үстерү шөгыльләрендә серле янчык, серле тартма, хат, балаларга яңалык, серлелек китерә. Безгә курчаклар, кошлар, җәнлекләр кунакка килә, алар балаларның уңышлары белән кызыксынсын. Шушындый уеннар балаларны активлаштыра, сөйләмнәрен үстерә, аларга үзләренең бу иркен, зур, катлаулы дөньяның бер кисәге икәнен аңларга булыша. Шуңа күрә балаларда җаваплылык хисе үсә, алар шул кошлар, җәнлекләрнең үзләренә караганда көчсез, яклауга мохтаҗ икәнлеген аңлыйлар, рухи яктан чистаралар, савыгалар. Ял минутларында халык уеннары, җырлы-сүзле-хәрәкәтле түгәрәк уеннары балаларны берләштерә, дуслаштыра; сүз, хәрәкәтләрне яраклаштырырга ярдәм итә. Зурлар хезмәтенә, эш-хәрәкәтләренә имитацияләр балаларның сүзлеген баету өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү белән бергә, балаларны физик яктан ял иттерә һәм тискәре энергиядән бушанырга булыша.

   

                Танып белү эшчәнлегендә

                         уенның роле.

 

     

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Йорт төзү" уртанчылар төркемендә математика эшчәнлегендә йомгаклау

Программа үтәлешендә белем бирү өлкәләре: танып-белү үсеше, физик үсеш, сөйләм үсеше, социаль-коммуникатив үсеш.Балалар эшчәнлегенең төрләре: уен, коммуникатив, тәҗрибә аша танып-белү, хәрәкәт э...

Белем бирү эшчәнлегендә сәламәт яшәү рәвеше / Формировании здорового образа жизни в процессе воспитательно-образовательной деятельности.

     Сәламәтлек – ул иң зур байлык. Һәр кешенең, шул исәптән балаларыбызның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту һәр шәхес өчен, тулаем җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия. Балаларыбызның с...

Выступление на тему "Татар телен үстерүдә сюжетлы уеннарның роле"

Баланың мәктәпкәчә яшьтәге чоры – тирә-юньне йотлыгып өйрәнү, күп кичерешләрне үзенә туплау һәм кеше шәхесе формалашуда иң мөһим чор.  Баларның физик һәм психик яктан сәламәт булулары өлкән...

"Балаларның физик һәм психологик үсешендә дидактик уеннарның роле"

Уен – балаларның төп эшчәнлеге hәм тәрбия бирүнең төп чыганагы да булып тора. Балалар уены уенчык белән аерылгысыз бәйләнештә. Уеннар ижади, сюжетлы-рольле, сүзле-хороводлы була. Уен бик күптәнн...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә өйрәтүдә дидактик уеннарның роле.

Мәктәпкәчә яшьтәге  балаларны татар  теленә өйрәтүдәдидактик уеннарның роле....

Мастер-класс “Дидактик уеннарның тәрбияви роле” на педагогическом совете “Мәгарифтә яңа программалар”

мастер-класс “Дидактик уеннарның тәрбияви роле” на педагогическом совете“Мәгарифтә яңа программалар&rdquo...

Тема «Балалар үсешендә хәрәкәтле уеннарның роле »

Хәрәкәтле уенннарХәрәкәтле уеннар  яшь буынны физик яктан нык һәм сәламәт тәрбияләү , аның хәрәкәт итү мөмкинлекләрен үстерү һәм сәләтләрен камилләштерү кебек  бер-берсенә тыгыз бәйләнгән...