Татар телен өйрәтүдә дидактик уенннарның әһәмияте
консультация

Вахитова Глюся Гаптельнуровна

Выступление на августовской конференции

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл avg_20.docx18.05 КБ

Предварительный просмотр:

          Уен – кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган очкын ул.                            В.А.Сухомлинский (слайд 2)

Ике телдә аралашырга өйрәтү мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү эшчәнлегенең мөһим өлеше булып тора. Рус телле балаларны татар теле белән кызыксындыру зур көч сорый.(слайд 3) Аларның телне өйрәнүгә теләген сүндермәү, белем бирү эшчәнлегенә кызыксыну һәм стимул булдыру өчен, уеннар куллану нәтиҗәле чара булып тора. (слайд 4)

Тәрбияче өчен уен – балаларны яхшырак аңлау, аларга тагын да ныграк якынаю чарасы да. Чөнки нәкъ менә уен вакытында тәрбияче һәр баланың нәрсәгә сәләтле булуын, аның оештыру мөмкинлекләрен яхшырак күрә ала, холкын, гадәтләрен яхшырак аңлый. Уен ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да уятырга мөмкин. Уендагы текстка, җырга кушылып, аның кагыйдәләрен үтәп, я булмаса, ниндидер роль башкарып, бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә, анда ярдәмләшү, игътибарлылык кебек сыйфатлар тәрбияләнә. (слайд 5)

Мин рус телле балаларга татар телен өйрәткәндә һәрвакыт уеннар кулланып өйрәтергә тырышам, чөнки уен аша  балалар сүзләрне тизрәк истә калдыралар, кызыксынып телне өйрәнәләр. Бала уен вакытында телне өйрәнү бурычын куймый, ул уйный, уен өчен аңа бу сүзләрне белү кирәк. Күп тапкыр ишетеп балада аралашу өчен кирәк булган телнең образы барлыкка килә.Уен процессында бала  яңа сүзләр өйрәнеп кенә калмый, ә фикерләү процессына нигезләнгән төрле биремнәр үти, хәрәкәтләр башкара.

Мин чыгышымда белем һәм тәрбия бирү барышында кулланыла торган дидактик уеннарга аерым тукталып үтәсем килә.  Чөнки дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе булып тора. (слайд 6)

Дидактик уеннар 3 төргә бүленәләр:

- предметлар һәм табигый материаллар белән уеннар.

- өстәл уеннары.

- сүзле уеннар.   (слайд 7) 

I төркем - предмет белән уеннар вакытында уенчыклар һәм реаль  предметлар кулланыла. Уен вакытында бала предметның аталышы белән таныша, аларны чагыштырырга, охшаш һәм аерым якларын ачыкларга өйрәнә; предметларның үзенчәлекләре: төсе, зурлыгы, формасы, сыйфаты белән таныша. Соңыннан уенның эчтәлеге катлауландыра. 

 Предметлар кулланып уйнар өчен мин  уртанчылар төркемендә татар теленнән “Минем гаилә”, “Минем уенчыкларым”,  зурлар төркемендә “Яшелчәләр”, “Тылсымлы тартма”, “Шкафта нәрсә бар”, мәктәпкә әзерлек төркемендә “Безнең дуслар”, “Портфельдә нәрсә бар?” һ.б.  дидактик уеннар әзерләдем.

   Предметлы  уеннар аерым дидактик бурычларны да хәл итәргә ярдәм итә. Мәсәлән уртанчылар төркемендәге “Минем уенчыкларым “ дидактик уены вакытында татарча уенчык  исемнәрен әйтергә өйрәнү белән беррәттән, уенчыкларга сакчыл караш дә формалаша . Ә “Яшелчәләр” дидактик уены аша яшелчәләр исеме белән танышып кына калмыйлар, аларны саныйлар да.

II төркем - өстәл уеннары - боларга парлы картиналар, лото, домино уеннары керә.  (слайд 8) 

   Зурлар төркемендә саннарны ныгыту өчен лотолар ярдәмендә уйнала торган “Тылсымлы йозак” уенын бик отышлы дип саныйм. Бу уен вакытында  бала йозакның бер ягына исемен әйтеп санны куя,  ә икенче ягына шул санда ясалган яшелчә яисә җиләк – җимеш рәсемен куя. Әгәр сан белән рәсемдәге предметлар саны туры килсә йозак “ачылып” китә, бала биремне дөрес үтәгәнлеген белә. Бу уен барышында саннар, яшелчә һәм җиләк – җимеш исемнәре ныгытыла, сүзлек байлыгы арта.

   Кисәкләрдән картиналар төзү балаларның логик фикерләүләрен үстерүгә булышлык итә. Уртанчылар төркемендә картиналар 6-7 , ә зурлар төркемнәрендә 8-10 өлешкә бүленә. Уртанчылар төркемендә уенчыклар темасын ныгыту максатыннан “Бөтен итеп җый һәм әйт”, ашамлык исемнәрен ныгыту өчен “Бу нәрсә? Бел!”, зурлар төркемендә савыт – сабаларның исемнәрен  һәм төсләрен ныгыту өчен “Чынаякның парын тап”кебек  дидактик уеннарын кулланам. (слайд 9)

   III төркем сүзле уеннар - сүзле уеннар тәрбия чарасы буларак отышлы, чөнки алар барышында күмәклек, дуслык, игътибарлылык, ярдәмләшү кебек матур сыйфатлар, шулай ук бала күңелендә  татар телен, татар халкының йолаларын , милли бәйрәмнәрен ихтирам итү, алар белән  кызыксыну хисләре  тәрбияләнә.

Рус телле балаларга татар телен өйрәнү өчен сүзле уеннарның әһәмияте бик зур. Уртанчылар төркемендә “Син кем?”, “Дустың белән  исәнләш”, “Рәхмәт әйт” , «Тәмле алма”, “Бу уенчык нинди?” һ.б. сүзле уеннар татар телен үзләштерү өчен әһәмияткә ия алымнарның берсе дип саныйм. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә дә сүзле уеннарны балалар бик теләп уйныйлар. Бигрәк тә “Нәрсә юк?”, “Нәрсә бар?”, “Кайтаваз”, “Ватык телефон”, “Командир” кебек уеннарны яраталар.

Татар теленә өйрәтүдә шулай ук  уеннарның катлаулы булмаганнарын, аларда сүзләрнең күп тапкыр кабатлана торганнарын алам.

Шундыйлардан: “Кем нәрсә ярата?”, “Мәктәп” “Тылсымлы тартма”, “Кем, нәрсә кия?”, “Шкафта нәрсә бар?”, “Портфельдә нәрсә бар?”  уеннарын һәм башка уеннар алам. (слайд 10)

    Чыгышымның ахырында балаларның уенын файдалы һәм нәтиҗәле итеп оештыру өчен берничә киңәш тәкъдим итәр идем:

-Уенны башка шөгыль белән алыштырырга тырышмагыз;

- Уенны бала тормышының барлык өлкәләрендә дә кулланыгыз;

- Бала сезне уенга чакырса, шатланыгыз, димәк ул сезне үз итә һәм сезгә ышана;

- Бала белән уйнаганда, үзегезнең олы кеше икәнлегегезне онытыгыз;

- Балага уеннан “мәхрүм итү җәза”сын бирмәгез;

- Уен кагыйдәләрен бозган балага тынычрак карарга тырышыгыз;

- Уен вакытында рольләрне көчләп такмагыз;

- Чираттагы эш көненә әзерләнгәндә, һәр яңа уенның балага иң яхшы бүләк икәнен исегездән чыгармагыз! (слайд 11)

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Кукмара шәһәре алтынчы номерлы “Салават күпере” гомумүсеш төрендәге балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем  учреждениесе

Татар телен өйрәтүдә

дидактик уеннарның әһәмияте

Тәрбиячеләрнең август киңәшмәсендәге чыгыш

                                                      Татар теле тәрбиячесе: Вахитова Г.Г.

2020  ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация "Балалар бакчасында татар телен өйрәтүдә сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте"

В данной презентации оисаны этапы сюжетно-ролевых игр по возрастам в рамках УМК....

Татар теленә өйрәтүдә җырлы-биюле уеннарның әһәмияте.

Татар теленә өйрәтүдә җырлы-биюле уеннарның әһәмияте....

Татар телен өйрәтү шөгыльләрендә куллану өчен презентацион дидактик уен мастер –класс “ТАТАРЧА ӨЙРӘНӘБЕЗ”

Тәрбия эше рус телендә алып барыла торган балалар бакчаларында татар телен өйрәтү өчен  куллану....

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә өйрәтүдә дидактик уеннарның роле.

Мәктәпкәчә яшьтәге  балаларны татар  теленә өйрәтүдәдидактик уеннарның роле....