Татар теленә өйрәтүдә җырлы-биюле уеннарның әһәмияте.
материал на тему

Сабирзянова Лейсан Миннехановна

Татар теленә өйрәтүдә җырлы-биюле уеннарның әһәмияте.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zhyrly-biyule_uennar.doc28.82 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теленә өйрәтүдә җырлы-биюле уеннарның әһәмияте.

  Әйдәгез, уйныйбыз! Бу сүзләр һәр балага ниндидер бер могҗиза булып ишетелә, чөнки уен – һәр нәнинең яраткан шөгыле, рухи халәте.

 “Уен, иң гади һәм катлаулы процессларның формалашуына йогынты ясап, психологик һәм педагогик чара буларак, баланың һәр яктан үсешенә ярдәм итә”, -  дип язган галим – педагог  Д.Б.Эльконин.

   Уеннар балаларга шатлык китерә, аларның теләкләрен, ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Уен – балалар эшчәнлегенең төп төре. Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әверелдерә, балаларның индивидуаль үзенчәнлекләрен ача, теләк – омтылышларын берләштерә, мөстәкыйль эш итәргә, үз уйларын гамәлгә ашырырга, дөньяны танырга өйрәтә.

   Бигрәк тә, балалар күңелле, хәрәкәтле, җырлы – биюле уеннар яраталар. Уенны текстның эчтәлегенә, уен кагыйдәләренең һәм хәрәкәтләрнең катлаулыгына карап, “гадидән катлаулыга” дигән принцип буенча оештырам һәм, балаларның психологик үзенчәлекләрен, яшь аермалыкларын истә тотып башкарам.

      Музыка ритмына төгәл хәрәкәтләр ясау, уенның сүзләрен сәнгатьле итеп әйтү, төрле образлар башкару – болар барысы да балаларда канәгатьләнү хисе уята, сөйләм телен үстерергә, матурлыкны аңларга ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек кебек сыйфатлар тәрбияли. Уен вакытында балаларның ишетү мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Кулга – кул тотышып, берәр көйгә күмәк җырлап, түгәрәк тирәли әйләнеп йөрү балаларларда эстетик ләззәт уята, ритмик хәрәкәт буларак күңелле ял бирә.

      Уеннарның эчтәлеген балалар өчен гади һәм аңлаешлы, шул  ук  вакытта кызыклы һәм мавыктыргыч итәргә тырышам. Катлаулырак  эчтәлекле уеннарны гадиләштерәм, балаларның яшь үзенчәлекләренә карап яраклаштырам.

     Җырлы – биюле уеннарның максаты – балаларда җыр эчтәлегенә һәм музыканың характерына туры китереп, хәрәкәт итү күнекмәләрен формалаштыру; җыр һәм биюләрне мөстәкыйль рәвештә башкарырга омтылыш булдыру; халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыру һәм аларга карата мәхәббәт тәрбияләү. Уен вакытында балалар көй ритмына хәрәкәтләнәләр, дәртләнеп җырлыйлар, бииләр. Уеннар музыкаль авазларны тоемларга ярдәм итә, бала күңелендә нәфислек, матурлык тойгысы уята.

   Иң әһәмиятлесе: уеннар аңлаешлы һәм мавыктыргыч. Җырлы-биюле уеннарны кыз балалар бигрәк тә яратып уйныйлар. Музыка тавышына балалар хәрәкәтләрне тизрәк үзләштерә. Шуңа күрә дә, балаларның уңай эмоциональ халәтен саклап, шат күңел белән уйнауларына ирешү, аларны тыныч һәм мөстәкыйль уйнарга күнектерү, хәрәкәтләрне матур, нәфис итеп башкарырга өйрәтү өлкәннәрнең бурычы булып тора.

   I һәм II кечкенәләр төркемнәрендә ял вакытларын оештырганда, күңел ачу вакытларында, физкультминутларда  төрле  хәрәкәтле уеннарны кулланам: “Күрсәт әле үскәнем”, “Ак калач”, “Ак куян”, “Түгәрәк уен”, “Төсле яулыклар”, “Кайда безнең кулларыбыз”, ”Чума үрдәк, чума каз”, “Кәрия – Зәкәрия” һәм башкалар.

     2-3 яшьлек балаларга төрле предметлар тотып биюләр, уеннар бик ошый: яулыклар, тасмалар, кар бөртекләре бирәм, аларны тотып бииләр. Бу – балаларда зур кызыксыну уята, алар тәрбиячеләр күрсәткән хәрәкәтләрне бик яратып күзәтәләр, кабатларга тырышалар. Кулланыла торган предметлар нәниләргә уенның эчтәлеген аңларга булыша, әйләнә-тирә турында күзаллауларын киңәйтә.

     Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау – сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте бик зур. Бигрәк тә хәрәкәтле, җырлы – биюле уеннар балаларда эстетик тойгы тәрбияләүгә, аларның шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә.

     Уен вакытында текстка, җырга кушылып, аның кагыйдәләрен үтәп, я булмаса ниндидер роль башкарып, бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә, аңарда башкаларның хәленә керә белү, ярдәмләшү, игътибарлылык кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация "Балалар бакчасында татар телен өйрәтүдә сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте"

В данной презентации оисаны этапы сюжетно-ролевых игр по возрастам в рамках УМК....

Татар халкының җырлы-биюле уеннары картотека

Татар халкының җырлы-биюле  уеннары...

Выступление на тему "Татар телен үстерүдә сюжетлы уеннарның роле"

Баланың мәктәпкәчә яшьтәге чоры – тирә-юньне йотлыгып өйрәнү, күп кичерешләрне үзенә туплау һәм кеше шәхесе формалашуда иң мөһим чор.  Баларның физик һәм психик яктан сәламәт булулары өлкән...

Татар халкының җырлы-биюле уеннары

Татар халкының җырлы-биюле  уеннары...

Татар халкының җырлы-биюле уеннары

Татар халкының җырлы-биюле  уеннары...