МИЛЛИ БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА БАЛАЛАРНЫ РУС ТЕЛЕНӘ ӨЙРӘТҮГӘ КОМПЛЕКСЛЫ ЯКЫН КИЛҮ
материал на тему

    Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – татар һәм рус телләренең киләчәктә чын мәгънәсендә тигез хокуклы булып яшәеше өчен, беренче чиратта, татар телен татарларга гына түгел, башка милләт вәкилләренә дә өйрәтү зарури. Рус теле күп дистә еллар милләтара аралашу теле булып яшәгәнгә күрә, аны укыту методикасы да, фәнни-дидактик нигезләре дә, программа һәм дәреслек төзү мәсьәләсе дә, бу телне өйрәнүнең мотивациясе дә ачыкланган. Хәзерге чорда да рус телен укыту методикасы камилләшеп бара, дәреслекләрнең сыйфаты да яхшыра, телгә һәм сөйләмгә өйрәтү проблемалары да эшкәртелә.

Бүгенге көндә мәктәпкәчә яштәге балаларны ике телгә дә өйрәтүнең   яңа системасы эшләнде. Ул үз максаты итеп теләргә өйрәтү процессында яңа технологияләрне куллануны максат итеп куйды. Төрле телләргә өйрәтүдә заманча технологияләрне куллану ул - әхлаклы кеше тәрбияләү.

Хәзерге көндә милли балалар бакчалары очен -  татар балаларына рус теленэ өйрәтү өчен төрлепрограммалар һәм дәреслекләр төзеп бастырылды; методик кулланмалар һәм дидактик әсбаплар төзелде.

Региональ программыга таянып үз эшемдә төрле формалар кулланам.

Программа бурычларын үтәүдә эш формаларының, практик гамәли алымнарның, чараларның әһәмияте зур. Төп эш төрләре булып түбәндәгеләр тора:

1.       Предметлар белән эш: тасвирлау, уенчык белән диалог төзү, уен һәм әкиятләрдә катнашу.

2.       Рәсемнәр белән эш: тасвирлау, үстерешле диалог.

3.       Сюжетлы-рольле уеннар;

4.       Әйлән-бәйлән, җырлы-биюле уеннар өйрәнү (аудиоязмага таянып).

5.       Театральләштерү, сәхнәләштерү (бармак театры, битлекләр, костюмнар, театр күрсәтү (әти-әниләргә, башка төркем балаларына).

6.       Хәрәкәтле уеннар.

7.       Иҗади һәм ситуатив уеннар: рольле уеннар, интервью, ситуатив күнегүләр.

8.       Ситуатив, логик күнегүләрне ишетеп, аңлап эшләү.

9.       Үстерелешле диалоглар (зурлар һәм яшьтәшләре белән үзара аралашу).

10. Аудиоязмалар тыңлау,карау, кушылып әйтү, җырлау, кабатлау, ишеткән сүзне рәсемдә табып күрсәтү.

11. Анимацион сюжетлар, мультфильмнар карау.

12. Интерактив уеннар.

Үз эшемне традицион булмаган методлар ярдәмендә алып барырга тырышам: театральләштерү, төрле театр геройларын кулланып үткәрәм.Шулай иткәндә балада кызыксыну уяна, шөгелне бирелеп тыңлый башлый, теләп катнаша.

Русс теленә өйрәтүгә килгәндә, “Изучаем русский язык» С.Гаффарованың  программасына нигезләнеп эш итәм.  Күпчелек уеннар, хәрәкәтләр, этюд белән эшләү, психогимнастика, аудио-видеоязмаларны да кулланам. Рус телендәге текстларны татар теленә тәрҗемә итү, матур әдәбият белән таныштыру – боларның барысы да яңа методик алымнар буларак кулланыла.

Татар төркемендә эшләү дәверендә балаларга рус телен өйрәтү белән беррәттән, аларны рус халкының гореф-гадәтләре, матур йолалары, милли бәйрәмнәре, мәдәнияте белән таныштыру бурычы куйдым. Иң элек аларны тормышта еш кулланыла торган сүзләр белән таныштырам. “Здравствуйте”, “Досвидания”, “Спасибо”, “Доброе утро” һәм башка сүзләрне гел кабатлап торабыз. Алар бу сүзләрне күптән аңлый башладылар инде. Истә калдыру өчен төрле уеннар оештырам, махсус күнегүләргә, методик алымнарга мөрәҗәгать итәм.

Тагын шунысын да әйтәсе килә, дәрес барышында тәрбияченең бары тик рус телендә генә сөйләшүе уңай күренеш. Ләкин телне яңа гына өйрәнә башлаган очракта балаларга биреләсе сораулар иң элек татарча, аннан соң рус теленә тәрҗемә ителеп бирелә.

  Уен ярдәмендә балаларда  зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Уеннарның бала психикасына уңай йогынтысы турында күренекле педагоглар Л.С.Выготский, А.Н.Леонтьев, Д.Б.Эльконин, А.В.Запорожец, А.П.Усов та үз хезмәтләрендә язганнар.

  Уен - ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк. Әйе, җитез, өлгер, зирәк булып үсүе өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булырга тиеш. Яшь буын тормышның төрле җайсызлыкларына бирешмәскә, уңышсызлыкларыннан җебеп төшмәскә тиеш дибез. Ә моңа яшьтән үк балаларның төрле уеннар уйнаулары аша ирешергә мөмкин.

  Дидактик уеннар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Дидактик уеннар гадәттә 3 төп төргә бүленәләр 1) предметлар һәм табигый материаллар белән уеннар; 2) өстәл уеннары;

3) сүзле уеннар.

  Предмет белән уеннар вакытында уенчыклар һәм реаль  предметлар кулланыла. Уен вакытында бала предметларны чагыштырырга, охшаш һәм аерым якларын ачыкларга өйрәнә; предметларның үзенчәлекләре: төсе, зурлыгы, формасы, сыйфаты белән таныша. Соңыннан уенның эчтәлеге катлауландыра.

  Баланы әйләнә-тирәдәге предметлар белән таныштырганда аның сөйләмен үстерүгә дә әһәмият бирергә кирәк. Предметлар, аларның исемнәре белән таныштыргач, сүзле уеннарда шул исем- атамаларны төрле вариантта куллану отышлы. Андый уеннар бала аңында сүзнең мәгънәви эчтәлеген киңәйтә, төрле сүзтезмәләр төзи белергә өйрәтә.

  Мәсәлән, “Что это такое?” дигән уенны алыйк. “Какого цвета” дигән сорауга бала: агач,төрле җиләк җимешләрнең төсләре , уенчыкларның төсләрен  дөрес итеп  җавап бирә. Шунда ук чагыштыру ясарга да мөмкин. “Это фрукт или овощ?”-дияргә була. Мондый вакытта бала чагыштыра, гомумиләштерә белергә өйрәнә,  сүзенең абстракт мәгънәсен аңлый башлый.

   Предмет белән уеннар аерым дидактик бурычларны да хәл итәргә ярдәм итә.

    Өстәл уеннары - боларга парлы картиналар, лото, домино уеннары керә.

   Парлары буенча картиналарны сайлау максатыннан- балаларга башта иң гади биремнәр бирелә, мәсәлән, “Найди одинаковые шапки” , “Найди похожую пару”. Соңыннан бирем катлаулана бара: бала предметларны тышкы күренешләре белән генә түгел, мәгънәсе буенча да аера. Мәсәлән, барлык предметлы рәсемнәр арасыннан  “Найди 2 одинаковых самолёта” , яисә “Найди 2 одинаковых яблока” (Бу очракта самолетлар яки алмалар төрле формада, төрле төстә ясалган була).

  Картиналарны гомуми билгеләренә карап сайлап алу яки предметларны классификацияләү максатыннан, “ Что растёт в саду и в огороде?” , “ Что сначала, что потом” уеннарын уйнатырга була.

  Сүзле уеннар.

Сүзле уеннар тәрбия чарасы буларак отышлы, чөнки алар барышында күмәклек, дуслык, игътибарлылык, ярдәмләшү кебек матур сыйфатлар, шулай ук бала күңелендә  рус теленә карата кызыксыну уятабыз.Сүзле уеннарның шигырь калыбына салынган булуы балаларда эстетик зәвык  тәрбияли, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.

   Сүзле уенда катнашучылар күпмедер дәрәҗәдә тырыш, җитез, сабыр да булырга тиеш, кайбер уеннар исә нәниләрдән җыр-биюгә осталык та сорый.

   Дидактик уеннар белән җитәкчелек итү зур педагогик осталык, такт таләп итә. Ул 3 төрле юнәлештә алып барыла: дидактик уенга әзерлек, уеннны үткәрү һәм анализ. Уенны башлаганчы, балаларда уйнау теләге, кызыксындыру тудырырга кирәк. Моңа төрле алымнар белән, мәсәлән, табышмаклар, санамышлар, сюрпризлар кулланып ирешергә була.

   Уен өчен уңайлы шартлар тудыру да игътибар үзәгендә булырга тиеш. Кирәк-яраклар, кулланмалар алдан ук әзерләп куела. Кулланыла торган уенчыклар, җиһазлар балаларның игътибарын җәлеп итә торган ачык төстә, матур булсын. Аларны әзерләү, аннары тәртипләп урнаштыру эшләренә балаларны катнаштырырга кирәк. Алар бу вакытта пөхтәлеккә, чисталыкка өйрәнә, әйберләрне саклап тотарга күнегә.

Алда язылганнардан нәтиҗә ясап, шуны әйтергә телим: татар балаларын рус теленә өйрәткәндә  яңалыклар агымында югалып калмыйча, тәрбиячегә дөрес юнәлеш алуны төп бурыч итеп куярга кирәк. Г.Тукай  әйтүенчә “Татарча да якшы бел, русча да якшы бел, икеседә безнең өчен иң кирәкле затлы тел....”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әйдәгез, уйныйбыз!" Балалар бакчасында рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтү шөгыле өчен конспект.

Әлеге эшчәнлек уртанчылар төркемендә рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәткәндә кулланыла. Эшчәнлек Укыту методик комплектына нигезләнеп эшләнде....

Чыгыш "Милли бәйрәмнәр балалар бакчасында"

 Бала үзен Кеше итеп тойсын өчен, аңарга милли горурлык, татар теленә мәхәббәт хисе тәрбияләргә кирәк....

Балалар бакчасында кечкенәләр төркемендә балаларның сөйләм телен үстерүдә халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану

Туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул.  Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәс...

Консультация: “Балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген саклау торышы”

ldquo;Балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген саклау торышы&rdquo...

“ Балалар бакчасында балаларның мәдәни-ял итү эшчәнлеген оештыру”

Педагогик тәҗрибә буенча доклад:“ Балалар бакчасында балаларның мәдәни-ял итү эшчәнлеген оештыру&rdquo...