Сәламәтлек саклау
материал (подготовительная группа)

Миннебаева Гульназ Василевна

Балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту балалар бакчасында тәрбиячеләрнең төп бурычларының берсе булып тора. Ник дигәндә, без балаларны ата һәм аналарыннан кабул итеп бакчада алып калганда сау һәм сәламәт килеш кабул итәбез. Ә инде бала үзен икенче төрле тотса: кәефе булмаса, йөткерсә, көйсезләнсә, температурасы югары булса, без баланы кабул итәргә тиеш түгел. Терелеп сау-сәламәт килгән очракта баланы табиб биргән справка белән кабул итәргә тиеш икәнлеген тәрбияче беренче чиратта төп кагыйдә итеп кабул итәргә тиештер.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл slamtlek_saklau_minnebaeva_g.v.docx17.21 КБ

Предварительный просмотр:

Балалар бакчасында сәламәтлек саклау

Балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту балалар бакчасында тәрбиячеләрнең төп бурычларының берсе булып тора. Ник дигәндә, без балаларны ата һәм аналарыннан кабул итеп бакчада алып калганда сау һәм сәламәт килеш кабул итәбез. Ә инде бала үзен икенче төрле тотса: кәефе булмаса, йөткерсә, көйсезләнсә, температурасы югары булса, без баланы кабул итәргә тиеш түгел. Терелеп сау-сәламәт килгән очракта баланы табиб биргән справка белән кабул итәргә тиеш икәнлеген тәрбияче беренче чиратта төп кагыйдә итеп кабул итәргә тиештер, диеп уйлыйм мин.

Баланы иртән фильтр аша кабул итү белән башланып китә. Бала төркемгә килгәндә үк иртән мин иң беренче итеп барлык тәрәзәләрне ачып һаваландырам. Соңыннан балалар белән музыкаль залда иртәнге гимнастика уздырыла. Иртәнге гимнастика баланың иртәнге йокысыннан торганнан соң сулыш, кан йөрешен, нерв системасының тонусын нормальләштерә, ашказанындагы һәм организмдагы матдәләр алмашын үзләштертә. Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйкәндә, зарядка, баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, шулай үк ата-анасыннан соң кәефсез калган баланың кәефен күтәрә, шулай үк шук булган балаларны дициплинага өйрәтә, оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә. 3-4 яшлек балалар өчен иртәнге гимнастика 5-6 физик күнегүдән тора. Азактан мин һәрвакыт хәрәкәтле уен белән тәмамлыйм. Мисал өчен: “Ап-ак куян утыра”, “Песи һәм тычканнар”, “Аю белән балалар”.

Иртәнге аш шулай үк сәламәтлек өчен шулай ук кирәкле, чөнки балаларга иртән сөттә пешерелгән ботка бик файдалы: анда балалар организымы өчен кирәкле витаминнар күп.

Шөгыль вакытында физкультминуткалар һәм хәрәкәтле уеннар шулай ук баланың сәламәтлеге өчен мөһим, ник дигәндә, алар бик тиз аралар, тизрәк уйныйсылары килә башлый, талчыгалар. Физкультминутка һәм уеннар кирәкле вакытта уздырылса, балалар армаячак һәм үзләрен кирәкле дәрәҗәдә тотачаклар.

Саф һавага чыгу һәм физкультура белән шөгылләнү шулай ук балалар өчен бик мөһим. Саф һавада йөрү һәм физкультура баланың сулыш юлларын чистарта, физик яктан активлаштыра, иммунитетын күтәрә.

Урамнан кергәннән соң куллар юыла, ашаган саен авыз чайкатыла, чишенеп йокы бүлмәсенә сандаликлар белән кереп караватлары янында салына. Бу шулай ук сәламәтлекне саклау, балаларга карата сакчыл караш. Йокы бүлмәсе балалар йокларга ятканчы һаваландырыла һәм ярты сәгать кала ябыла.

Йокыдан соң балалар төрле сәламәтләндерү процедуралары һәм күнегүләре уздырыла: сәламәтлек сукмагыннан йөриләр, һава чыныктыру ваннасы, куллар, аяклар, башлар, күзләр һәм башка органнар өчен күнегүләр уздырыла. Балалар киенергә шулай ук һаваланган төркемгә чыгалар. Кичке аштан соң авызлар чайкатыла.

Көз һәм кыш айларында балаларга сарымсактан медальоннар ясала. Төркемгә суган һәм сарымсак туралып куела. Ата-аналар белән балаларның сәламәтлекләре турында консультацияләр уздырыла.

Балаларның сәламәтлекләрен саклау тәрбиячеләрнең төп бурычы, шуңа күрә һәр балага индивидуаль яктан якын килергә, аның сәламәтлеге турында кайгыртырга кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юл хәрәкәте иминлеген саклау (доклад)

Методик тәҗрибә белән уртаклашу. Юл йөрү кагыйдәләренә багышанган презентацияләр....

Тема: “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләрең  балаларының өй һәм балалар бакчасында сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту чаралары белән таныштыру....

табигатьне саклау

https://cloud.mail.ru/public/J9i5/49dpEfEEV...

Балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау чаралары

Балаларның тормыш иминлеге нигезләре кагыйдәләренә өйрәтү...

«Халыкны саклау- телне саклау»

Презентация выступления на региональном семинаре - практикуме «Милли тэрбия-милли яшэешнен нигезе»"...

Сәламәтлек саклау

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләрен балаларының өй һәм балалар бакчасында сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту чаралары белән таныштыру....