Г. Тукай иҗатына багышланган проектында йомгаклау шөгыле
план-конспект занятия по развитию речи на тему

Г. Тукай иҗатын өйрәнеп беткәч уздырылган йомгаклау шөгыле конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yomgaklau_shogyle.3.docx19.05 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Тукай әсәрләренә сәяхәт.

Максат:

  1. Балаларның Г.Тукай иҗаты буенча алган белемнәрен гомумиләштерү һәм балаларда шигърият белән кызыксынуны тәрбияләү.
  2. Балаларның шигырьләрне сәнгатьле сөйләм осталыкларын, логик фикерләү сәләтен үстерү.
  3. Таныш әдәби сюңетлар буенча балаларның Г.Тукай иҗаты буенча алган белемнәрен камилләштерү.

Сүзлек: шагыйрь, аума, газаплыйсың.

Җиһазлар: аудиомагнитофон, портрет, китап күргәзмәсе, әкиятләргә иллюстрациялар, уен өчен яулык, атрибутлар,серле тартма,презентация,проектор,экран.

Шөгыль барышы:

Хәерле көн, балалар! Минем яныма якынрак килегез, бер-беребезнең кулларын тотынышыйк, бер-беребезгә карап елмаешыйк, үзебезнең күңел җылыбызны барыбызга бүләк итик. Менә ничек рәхәт булып китте.

Бергә: Хәерле көн миңа!

             Хәерле көн сиңа!

     Хәерле көн сезгә!  

Здравствуй солнце золотое,

 Здравствуй небо голубое,

Здравствуй    вольный ветерок,

 Здравствуй      маленький дубок,

Мы живем в одном краю,всех я вас приветсвую.                                                                                                      

Исәнмесез, килгән кунаклар.

аудиоагнитофон тасмасыннан җыр тыңлау.

 “Туган авыл”. Г.Тукай  сүзләре ,Алмаз Монасыйпов музыкасы.(Б\бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе методик әсбап өчен аудио-кушымта-117 җыр)Балалар әйтегез әле бу җырның сүзләрен кем язган?(Габдулла Тукай) Ә музыкасын,көен?(Алмаз Монасыйпов)Көй язучыны кем дибез әле без?(композитор)

Кем соң ул Габдулла Тукай?( Г.Тукай татар халкының бөек шагыйре)

Балалар карагыз әле.Менә монда берничә портрет бирелә сез Тукай абыегызны танып ,аның портретын аерып ала алырсыз микән?(портрет атна буе уен бүлмәсендә эленеп торды)

Әйдәгез әле бергәләп, Г. Тукай сүзләре ,халык көенә язылган “Туган тел “җырын җырлап үтик,кунаклар да кушылсын.

Ә хәзер әйдәгез тезелешеп утырып экранга күз салыйк(презентация күрсәтелә аңлатма бирелеп бара I өлеш-иҗаты,II өлеш-әсәрләренә күзәтү)

Ә хәзер балалар өстәлгә күз салыйк -уртада Г.Тукайның портреты, өстәлдә аның китап күргәзмәсе, әкиятләреннән иллюстрацияләр.

Балалар, бу өстәлдә нәрсәләр бар икән? Монда Г.Тукайның китаплары. Бу китаптагы әсәрләрне безнең балалар да белә. Әйдәгез аларга сүз бирик. Балаларның җаваплары. (  “Бала белән күбәләк”-Алмаз,Нурия, “Кызыклы шәкерт”-Хәлим,Наилә, “Гали белән кәҗә”-Әмир  яттан сөйлиләр) .

“Серле сандык” уены. Сандыкка предметлар куелган. Бу предметларның кайсы әсәрдән икәнен белергә. (“Су анасы” – тарак, “Сөткә төшкән тычкан” – тычкан, “Бала белән күбәләк” – күбәләк, “Шүрәле” – балта,”Кәҗә белән сарык”-сарык ,”Кызыклы шәкерт”-аягын күтәреп торучы эт, “Ялкау маэмай”-йоклаучы эт уенчыгы.

Ә хәзер “Су анасы” уенын уйнап алыйк.

Су анасы,су анасы безнең янга кил әле,

Каршыңда кем басып тора,шуны безгә әйт әле.

Балалар түгәрәккә тезелеп басалар.Бер бала ,күзе бәйләнгән бала –су анасы каршына килеп баса,су анасы кем икәнен куллар белән тиеп карап белергә тиеш.

Г.Тукай эш турында бик күп әсәрләр иҗат иткән.

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә – эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.

Агач ,һәр яфрагына мәкаль язылган,тәрбияче яфракны ала.

Балаларга мәкальләр әйтелә. Алар аның дәвамын әйтергә тиеш булалар.

“Уңган кеше – алтын кеше”.

“Тырышкан табар – ташка кадак кагар”.

“Хөрмәтнең төбе – хезмәт”.

“Эш беткәч – уйнарга ярый”.

“Кем эшләми – шул ашамый”.

Балалар без дә Г.Тукайның бик күп әсәрләрен өйрәндек,ул әсәрләр һәрберсе нәрсәгә  булса да өйрәтә.(Һәрбер өйрәнгән әсәренә анализ ясала. (“Су анасы”-урлашмаска,кеше әйберен сорамыйча алмаска; ,”Кәҗә белән сарык”-Кыю булырга, (  “Бала белән күбәләк”-бөҗәкләргә тимәскә; “Сөткә төшкән тычкан”-үз максатыңа ирешергә,кыенлыклардан куркып калмаска; ,”Кызыклы шәкерт”-хезмәт сөяргә,тырышырга; “Эш беткәч – уйнарга ярый”-исеме үк әйтеп тора, “Гали белән кәҗә”-хайваннарны сөяргә.

Ә хәзер кунакларга бүләк татар халык биюе”Чәй эчү”

Йомгак. Без бүген Г.Тукайның әсәрләренә сәяхәт кылдык. Г.Тукай әсәрләре нәрсәгә өйрәтә әйтеп үттек. Сезгә бу шөгыль ошадымы? Кайсы ягы? Нинди кызыклы әйберләр белдегез? Балаларның эшчәнлекләренә бәя бирү, балаларны мактау. Г.Тукай – татар халкының бөек шәхесе. Г.Тукайның Казанда, Кушлавычта музейлары, Казанда һәм Чаллыда һәйкәлләре бар. Анда шигырь бәйрәмнәре үткәрелә. Без шөгылебезне Зәкия Туфайлова сүзләре,М. Шәмсетдинова музыкасы “Тукай абый” җыры  белән йомгаклыйбыз.

“Тукай абый”

Әле укый белмәсәк тә,

“Тукай тел”не җырлыйбыз.

Бу – Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр дибез.

Әкиятләр сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

“Су анасы”, “Шүрәле”ләр

Безнең дуслар барсы да.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай иҗатына багышланган кичә

Әлеге кичә балаларның белемнәрен ныгытуга багышланган. Анда кыскача Тукайның тормыш юлы турында сөйләнеп кителә. Аның әсәрләре искә төшерелә. Балалар шагырьнең шигырьләрен  сөйлиләр....

Г.Тукай иҗатына багышланган кичә

Әлеге кичә Г.Тукайның иҗаты, тормыш юлын тирәнтен аңлау өчен үткәрелә.  Балалар шагырьнең  , алдан өйрәнелгән , шигырьләрен сөйлиләр....

Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әти-әниләр һәм балалар белән татар теленнән интеграл шөгыль, уртанчылар төркеме

Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әти-әниләр һәм балалар белән татар теленнән интеграл шөгыль...

“Сүзләр иле”ндә кунакта (Шәүкәт Галиев иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә)

(Шәүкәт Галиев иҗатына багышланганәдәби-музыкаль кичә)...

Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен-викторина “Еллар аша миңа Тукай дәшә”

Әти-әниләр һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында Г. Тукайның туган көненә багышланган  чара.Максат:1.      Балаларның  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буе...

Тукай иҗатына багышланган фольклор кичә

Бу кичә балаларның  фольклор чыгышы  белән башлана. Алга таба Тукай иҗаты белән үрелеп бара.Соңыннан фольклор чыгыш белән тәмамлана....