"Туган көнең котлы булсын" бәйрәм сценариесе
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Балалар бакчасында үткәрү өчен туган көн бәйрәме сценариесею

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_konen_kotly_bulsyn.docx14.24 КБ
Файл tugan_konen_kotly_bulsyn.docx14.24 КБ

Предварительный просмотр:

Туган көнең котлы булсын

     Балалар залда бәйрәмчә киенеп утыралар. Рольләрдә әти-әниләр. Музыка башлана. Ике клоун керәләр. Клоуннар бииләр.

1 клоун:Исәнмесез, балалар! Сәлам! Безне көткән идегезме, менә килеп җиттек.

2 клоун:У-у, монда күпме балалар җыелган.

1 клоун:Әйдә танышыйк әле шул балалар белән.

2 клоун:Әйдә, Мин клоун исемем-Шаянкай.

1 клоун:Ә мин-Тәмлетамак.

2 клоун:Бутамагыз яме, мин-Шаянкай, ә бу-Тәмлетамак. Ә мин сезнең дә исемнәрегезне беләм. Бөтенегезнең дә.

1 клоун:Белмисең, белмисең.

2 клоун:Беләм, әйтеп күрсәтимме?

    Балаларның исемнәрен бутап әйтә.

2 клоун:Шулаймы?

1 клоун:Юк

2 клоун:Юкмыни, дөрес түгелмени?

1 клоун:Юк шул дөрес әйтмәдең, әйдә балалар, үзегез белән таныштырыгыз әле.

     Балалар исемнәрен әйтеп чыгалар.

1 клоун:Исемнәрегезне белдек. Ә нәрсәгә җыелдыгыз соң сез монда?

2 клоун: Балалар нинди бәйрәм бүген монда?

    Балалар әйтәләр.

1 клоун: Әйе шул, беләбез сездә туган көн бәйрәме икәнен. Шуңа күрә килдек тә инде сезнең яныгызга.

2 клоун: Ә без сезгә буш килмәдек, бик күп сюрпризлар, уеннар алып килдек. Әйдә бер уен уйныйбызмы?

1 клоун:Менә сезгә пакетлар шуларга менә бу шарларны тутырыгыз. Кем күбрәк шар җыяр икән.

1 УЕН :ШАР ҖЫЮ (музыка куела)

2 клоун:молодцы балалар, булдырдыгыз, барыгыз күп җыйдыгыз.

1 клоун:Әйдәгез, хәзер без сезгә табышмаклар әйтәбез. Җавапларын белсәгез, тагын сюрпризларыбызны күрсәтербез. Ризамы?

Балалар: Риза!

2 клоун:Җәй тун кия, кыш ялангач. (агач)

Аяксыз, кулсыз, Үзе агачтан сикереп төшә.(алма)

Зур палас, төбендә йомры калач. (төн һәм ай)

       Җәйнең буе бал җыя,

       Кышның буе хәл җыя. (бал корты)

       Ялт-йолт ялтырый,

            Җирне ң өсте калтырый.(яшен)

25

1 клоун:.Үзе йомры — ай түгел,

        Төсе сары — май түгел,

  Койрыклы — тычкан түгел.(шалкан)

  Йөртә ул озын колак,

       Үзе гаҗәеп куркак.

       Уйланма инде озак,

       Нәрсә ул? Йә, уйлап бак.(куян)

1 клоун:Ой, онытканбыз. Без бит монда сез яраткан мультфильм геройлары да алып килдек. Нинди мультфильмнар беләсез сез?

    Балалар әйтәләр.

2 клоун:Әйе бүген безгә Кыз һәм аю килде.

    Музыкакуела, Кыз һәм аю керәләр,  бииләр.Кыз әкият сөйли. (Кыз ролендәге әни үзе теләгән татар халык әкиятен сөйли)

1 клоун:Балалар әйдә тагын бер уен уйныйбыз.

   2 УЕН-ТОННЕЛЬДӘН ЧЫГУ(музыка куела)

2 клоун:Ай, күңелле уйнадыгыз, балалар, молодцы!

     Ишеккә шакыйлар.

1 клоун: Кем икән ул балалар? Ачып карыйм әле. Ә-ә бу бит куян, куян килгән!

     Куян керә

Куян: Исәнмесез балалар! Мин сезгә “Куян кызы”әкиятеннән килдем. Бүген сездә бәйрәм икән. Бәйрәм белән котлыйм сезне.Әйдә биеп алабызмы?

    Татарча бию.

    Куян уен уйната.(Берәр татар халык уены уйнала (“Курчак уены”)

1 клоун:Балалар бүген безнең бәйрәмгә тылсымчы да килгән икән. Керсенме?

Балалар: Керсен.

    Музыка куела, Фокусник керә.Фокус күрсәтә.

1 клоун: Балалар , әйдәгез тагын бер уен уйнап алабыз.

   3 УЕН-ЛЕНТАДАН ЧЫГУ.

2 клоун:Балалар, бәйрәм ошадымы сезгә? Кемгә нәрсә ошады?

1 клоун:Әле безнең бәйрәм бетмәде. Сезгә тагын бер бүләк алып килдек.

     Клоуннар торт алып керәләр.

     Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итә.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме сценариесе

Сценарий на татарском языке...

Туган көнең котлы булсын!

Өлкәннәр төркемендә туган көн кичәсе....

Г.Тукай көненә багышланган кичә сценариесе

Балалар бакчасында Г.Тукай туган көненә багышланган бәйрәм үткәрү өчен сценарий....

Г.Тукай көненә багышланган кичә сценариесе

Балалар бакчасында Г.Тукай туган көненә багышланган бәйрәм үткәрү өчен сценарий....

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...