"Әнием - кадерлем" Бәйрәм сценариесе
методическая разработка (старшая группа)

Балалар бакчасында һәр елның ноябрь аенда уза торган иң матур бәйрәме - "Әниләр көне". Әниләр, балалар катнашында уза торган бу чарада балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәтәләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilr_byrme.docx31.86 КБ

Предварительный просмотр:

                                                     

“Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Сатыш “Кояшкай” балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

           

“Әнием – кадерлем”

Бәйрәм сценариесе

                                                            Саба районы Сатыш  “Кояшкай”

                                                            балалар бакчасының 1 категорияле  

                                                            тәрбиячесе Исмәгыйлева  Ләйлә

                                                             Рафаэль кызы                                                              

                                             2025 ел

Бәйрәм барышы

Тәрбияче.

Жир йөзендэге ин кадерле, ин изге кеше -әни.. Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул. Җәмгыятебез дә әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президентының 1998 елнын 30 гыйнварында чыккан 120 номерлы карары нигезендэ Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә.

Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларыгызга алдагы көннәрегездә  терәк булып, ә сезгә, гомер буе алар янәшесендә, кадер – хөрмәттә яшәргә язсын.

                                                            Балагызның берәве сез,

Гаиләнең йөрәге сез.

    Иминлекнең терәге сез.

       Һәркемнең иң кирәге сез.

Җыр. Бәйрәм бүген.

1 нче бала.

Бүген бит – Аналар көне!

Бүген җирдә тантана!

Кояш шуңа көлә бүген

Гөлләр шуңа шатлана!

Әни сүзе – иң бөек сүз!

Юк аңа һичбер алмаш!

Иң- иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас!

2 нче бала.

Әнием – син минем бердәнберем!

Мин бит сине бик тә яратам!

Синең күзләреңә карыймын да

Барлык борчуларым таратам!

Булышсам син ничек шатланасың!

Бүләк итеп кабул итәсең!

Килә минем сиңа һәркөн шулай,

Гел шатлыклар бүләк итәсем!

3 нче бала.

Иң акыллы, иң тыйнак,

Иң ягымлы кешеләр!

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле

Алар – безнең Әниләр!

Шуңа күрә әниләрне

Кирәк безгә сакларга

Аларның ышанычларын

Һәрвакытта акларга!

4 нче бала.

Учларымда кояш минем!

Күңелемдә гел яз минем!

Син булганда янәшәмдә.

Бердәнберем – әнием!

Һәркемгә дә газиз әни,

Әни сүзе – изге сүз!

Күпме наз һәм нур сибелә!

Әни сүзе – үлемсез!!!

5 нче бала.

Әниләрнең назы белән

Без керәбез һәр көнгә!

Кояш кирәк җир йөзенә!

Әни кирәк – һәркемгә!

Дөньяда иң яхшы әни

Беләсезме – кемнеке?

Белмәсәгез үзем әйтәм,

Ул әни бит – минеке!

Тәрбияче: Әйе, бала өчен иң матуры, иң әйбәте – аның Әнисе! Менә нинди матур сыйфатларга ия икән безнең әниләребез! Шулай да балалар, сез әниләрегезне беренче чиратта нәрсә белән тиңләр идегез?

Балалар. Кояш белән!

– Әйе балалар, әниләрне якты кояш белән тиңлибез!

Балалар (бергә). Кояш, кояш мәңге балкый!

Мәңге нур сибә!

Кояш гомере телибез,

Әниләр, Сезгә!

Җыр.”Әниләр бәйрәме ”

6 нчы бала.

Әни кебек булсам иде.

Аның назлы сүзләре.

Бик яратам әниемне,

Аның нурлы күзләре.

Әни кебек булсам иде.

Гел елмаеп торсам иде.

Тирә-юньгә әни кебек

Гел нур чәчеп торсам иде!

7 нче бала.

Әнием минем матур!

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була.

Ул өйгә кайтып кергәч!

Мин елышам әнигә.

Әни миңа елыша!

Битләре аның кайнар!

Ә куллары – йоп-йомшак!

8 нче бала.

Гел шулай нур сибеп

Яшә син – әнием!

Сиңа саулык сорап дога кылам.

Әниемнән аермасын

Берүк Аллам!

Тәрбияче. Әйе шул, әниләребез уңган да, матур да, зирәк тә безнең! Ә хәзер әйдәгез “Булсаң зирәк – әйт тизрәк!” дигән исем астында әниләребез турында мәкальләр әйтешәбез! Кыюрак булыгыз! Мин башлыйм – сез дәвам итегез!

– Өйнең яме ... (ана белән!)

– Ана камчысы –... (мамыктан), ата сүзе –... (тимердән).

– Анасына өргән эт, ... (бүре авызына төшәр!)

– Ана яхшылыгын – авыргач белерсең.

– Анаңа нинди булсаң – балаңнан шуны күрерсең!

  • Анам йорты – алтын бишек!

Тәрбияче. Әйе, балалар, ана кеше үзенең йөрәк җылысын, күңел байлыгын гаиләсенә, балаларына бирә. Ә хәзер безнең малайлар әниләренең аш-суга ничек оста икәнлекләре хакында да сөйләп китәр.

9нчы бала.

Минем әни пәрәмәчне

Шундый тәмле пешерә.

Телеңне йотарсың малай

Ашап карасаң менә!

10 нчы бала.

Өчпочмакка җитми инде

Ни генә әйтсәгез дә.

Әнием кебек берәү дә

Пешерә белмидер лә!

11 нче бала.

Камыр тылсымга әйләнә,

Минем әни кулында!

Кәнфит-прәннек кирәк түгел,

Гөбәдия барында!

12 нче бала.

Чәк-чәк белән торт ясарга

Минем әни бик оста.

Тәмле-татлы ризыкларны

Әтием дә ярата.

13 нче бала.

– Мактанмагыз инде малайлар!

Иң остасы – минем әни!!!

Сумса, пилмән, кыстыбыйны –

В-о-о пешерә, билләхи! (Баш бармагын күрсәтә.)

14 нче бала

Кояш чыкканчы ук әни

Аяк өстендә.

Тавык чүпләп бетмәс эшне

Башкара көн дә.

Без торганчы пешеп чыга

Майлы коймагы.

Кай арада аертылган

Тәмле каймагы.

Чәппелдәтеп авызларны

Каймак ашыйбыз.

Һәр иртәне “Әни!” дигән

Сүздән башлыйбыз.

Әти булгач, әни булгач,

Яшәве рәхәт.

Безне карап үстперәсез-

Сезгә зур рәхмәт!

Тәрбияче: Безнең әниләребез нинди уңганнар икән! Нинди тәмле-тәмле ризыклар пешерәләр! Ә сез аларга ярдәмләшәсез микән?

Җыр.”Әнигә ярдәм итәм “ (кызлар)

Тәрбияче. Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.

Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!

Әни... Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен.

Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә ,,балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре... сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.

Ә авырсаң... авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.

Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез.

15. Кадерле әниләрне

Яратабыз, тыңлыйбыз.

Исәнлек һәм саулык теләп

Бәйрәм белән котлыйбыз.

16.Син әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә

17. Әнием, кадерлем!

Син – энҗе бөртегем,

Син - хөрмә җимешем

Син – йөрәк тибешем.

Мин сине яратып,

Иркәләп торырмын

Мин сиңа тормышта

Таяныч булырмын.

18.Чын күңелдән котлыйбыз

Бәйрәм белән без сезне

Шатлык нуры балкытсын

Ягымлы йөзегезне.

Сюрприз очрак. Тылсымчы Фея керә.

–Исәнмесез, балалар, исәнмесез, кунаклар. Мине таныйсызмы? Мин әкиятләр иленнән килдем. Сездә бүген нинди бәйрәм?

Балалар. Әниләр көне.

Фея. Бик шатмын. Алайса миңа әниләр катнашындагы әкиятләрдән өзекләр куеп күрсәтегез. (Таягын болгап ала.)

Тәрбияче. Ә хәзер балалар әниләренә Абдулла Алишның “Куян кызы”әкиятеннән өзек күрсәтер.

Куян кызы. Әнием, әнием, бик тә аякларым авырта, сызлый, и-и-и, нишлим инде хәзер (елый).

Ана куян. И балам, балакаем минем, сүзләремне бер дә тыңламадың шул, мин алып биргән киез итекләрне дә кимәдең. И бала, бала, “Ана күңеле – балада, баланыкы – далада”, дип белми әйтмәгәннәр шул. Әйдә балам, мин сине тизрәк күтәреп докторга алып барыйм, буран чыкканчы юлга кузгалырга кирәк (китәләр).

Тәрбияче.Ана күңеле мәңге күләгәсез.

Ана күңеле мәңге бозланмый.

Кирәк икән ул баласы өчен

Гомерен дә хәтта кызганмый!

(Татар халкының “Алтын бөртекләр” әкиятеннән өзек күрсәтелә.)

Ана һәм аның өч улы

1 нче ул. Әни, без инде үсеп буй җиттек!

2 нче ул. Әйе, әни, безгә яшәп китәргә кирәк!

3 нче ул. Син безгә яшәп китәр өчен берәр алтын биреп чык инде, әни!

Ана. Бирәм, улларым, бирәм, берне түгел мең алтын бирәм. Тик ул алтыннарны әтиегез җыеп куйган иде. Әнә теге ике тау арасындагы басуны күрәсезме? Барыгыз шунда. Алтыннарны үзегез эзләп табыгыз. Басуның җирен казыгыз, җиң сызганып, тир сыпырып эшләгез. (Уллары зал буйлап китәләр, “җир казыган” булалар, маңгайларын сыпыралар, әниләре янына кайталар.)

Бергә. Әни, тапмадык без ул алтыннарны!

Ана. Ашыкмагыз, табарсыз, әнә бурадагы бодайны илтеп чәчегез шунда, көз көне алтын бөртекләр җыярсыз!

Тәрбияче. Көз көне егетләр ашлыкны җыялар, капчык-капчык бодайны әниләре алдына китереп өяләр.

Ана (бодайны учына ала). Менә, балакайларым, әтиегез калдырган алтыннар шушы инде.

Тәрбияче.Тир тамызып эшлә һәрчак балам.

Тир тамызган хезмәт хикмәтле!

Намус белән эшләп яшәсәгез

Өстәлегез булыр икмәкле!

(Татар халкының “Өч кыз” әкиятеннән өзек күрсәтелә.)

(Өч кыз ара калдырып тезелеп утыралар. Тиен тиз-тиз генә йөри, беренче кыз янына килә.)

Тиен. Әй, матур кыз, әниең авырып китте, хәлен белергә бармассыңмы?

Олы кыз. Бара алмыйм, җиз ләгәннәремне чистартып бетерәсем бар. (Тиен кулын селтәп йөгереп китә.)

Тиен (уртанчы кызга). Әй, гүзәл кыз, әниең авырып китте, хәлен белергә бар әле.

Уртанчы кыз. Бара алмыйм, ярминкәгә киндер өлгертәсем бар. (Тиен янә кулын селтәп йөгереп китә.)

Тиен (кече кызга). Әй, сылу кыз, әниең авырып китте, хәлен белергә бара алмассыңмы?

Кече кыз. Әнием, әнием минем (йөгерә). Әнием, авырып киттеңме, әнием! Хәзер, ятып кына тор, мин сиңа мәтрүшкәле чәйләр эчерәм, шифалы үлән сулары белән дәвалыйм, әнием. Авырый гына күрмә, син безгә бик кирәк бит, әнием (Кочаклашалар).

Тәрбияче.Ана кадерен ана булмыйча белеп булмый, – дигәннәр борынгылар. Никадәр дөрес сүзләр!

Ана күңеле изгеләрдән-изге!

Якты бер таң булып яктыра!

Соңгы телемен өзеп авызыннан

Үзе капмый, сиңа каптыра.

Тылсымчы Фея. Рәхмәт сезгә, балалар, аналар турында нинди матур әкиятләр беләсез икән. Әфәрин!

Шуточная песня. “Наша мама”.

19 нчы бала.

Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр.

Әниләрне кадерләсәк

Тыныч булыр ил-көннәр.

2 0 нче бала.

Иң-иң әйбәт балаң булып

Яшәсәм ярар иде.

Әниемнең ышанычын

Акласам ярар иде.

21 нче бала.

Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә.

Ярый әле сез бар җирдә

Без сабый-нәниләргә.

22 нче бала.

Бу бәйрәмдәге җылылык

Ел буена җитәрлек.

Сезнең матур эшләрегез

Бихисап, ис китәрлек.

23 нче бала.

Чәчәкләрдән җем-җем итеп

Якты нурлар бөркелә.

Бүген барлык әниләргә

Рәхмәт әйтәсем килә.

Тәрбияче.

Кадерле әниләр! Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, сәламәтлек юлдашыгыз булсын. Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет,сәламәтлек телибез.

Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә - якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны.

Балалар! Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерләрен белергә, сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың,эшкә өйрәнеп үсүең белән шатландырырга кирәк.

Иң газиз кешеләребезгә бүген чын йөрәктән рәхмәт әйтәсебез килә.

- Миңа гомер биргән өчен,

- Кадерләп үстергәнең өчен,

- Назлы карашларың өчен,

- Пешергән ашларың өчен,

- Йөрәк җылыларың өчен,

- Шәфкатьле кулларың өчен,

- Барсы, барсы, барсы өчен

(бергә)- Рәхмәт сиңа, Әнием!

Тәрбияче: Кадерле әниләр!

Бәйрәмегез сезгә бәхет,

Сәламәтлек китерсен,

Көнегез гел шат булсын.

Елның һәрбер көне сезгә

Әниләр көне булсын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әнием-кадерлем"!

Әниләр көненә багышланган кичә....

“Әнием -кадерлем”

Сценарий на 8 марта для воспитателей...

Әнием - кадерлем

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен шөгыль конспекты...

Әнием кадерлем

Әниләр бәйрәменә багышланган сценарий конспекты  (кечкенәләр төркеме)...

"Әнием- кадерлем!"

Конспект сценария...

әнием кадерлем.

Әниләр бәйрәменә сценарий....

"Әнием кадерлем" сценарий

Сценарий посвящённый празднику 8 март...