Туган көнең котлы булсын!
материал (старшая группа) по теме

Назипова Рушания Рашидовна

 

Өлкәннәр төркемендә туган көн кичәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_konen_kotly_bulsyn.docx19.21 КБ

Предварительный просмотр:

Туган көнең котлы булсын!

Өлкәннәр төркемендә туган көн кичәсе.

Тәрбияче :

Өйләргә нур өстәп шатлыклы зур бәхет булып сабый дөньяга килә. Бала дөньяга килепберенче аваз салгач, сандугачлар сайрап җибәрә, карлыгачлар бәйрәм дип белеп, күккә күтәрелә, кояш исә җир йөзендә якты нур сибүче кечкенә кояш туу шатлыгыннан җир тирәли әйләнә, аның елмаюыннан җирдә матур гөлләр үсә, җимешләр пешә, саф сулы чишмәләр челтерәп ага, инешләргә кушыла. Әнә шулай дөньга туган һәр сабый табигатьне яшәртә, матурлата, яшәртә, тулыландыра. Күз карасыдай кадерле, йөрәк парәседәй газиз балаларыбыз! Сез- галәмдәге иң матур, иң якты йолдыз да, җир йөзендәге иң гүзәл чәчәктә, иң моңлы, иң якты җыр да.

 Инде ничә тапкыр язлар сиңа

Бүләк итә матур гөлләрен

Бәхет белән үтсен гомерләрең,

Котлы булсын туган көннәрең.

Залга 3 бала чыга.

Ишеттегезме әле?

Сез белдегезме әле?

Балалар бакчасында

Дусларның туган көне.

Балалар бакчасында

Туган көн бәйрәмеме?

  1. Әйе шул. Әле шунда

Зур бәйрәмгә һәркемне

Кунакка дәшәләр ди.

Балаларның һәркайсына

бүләкләр өләшәләр ди.

  1. Бүләксез булмас барып

Булмас бармый да калып.

Мин бакчага бүләккә

Дусларны алып килим.

Бу дөньяда дусларсыз

Күңелсез булыр димен.

  1. Бәйрәмсез бик күңелсез бит.

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә.

Бәйрәмнә кирәк сезгә дә.

Кирәк һәммәбезгә  дә.

Җыр :”Туган көн”

Бүген кояш иртә торган

Җилләр дә уянганнар.

Чәчәкләр дә  ачылганнар

Кошлар да куанганнар.

Өзелеп –өзелеп сайрый былбыл,

Ни әйтмәкче була икән?

күбәләкләр леп-леп итеп

ник гөлләргә куна икән?

Нинди балкыш , нинди бәйрәм

Нинди шатлык бу таңда?

Олы шатлык, олы бәйрәм

Бүген туган көн бездә.

Җырлый-җырлый дусларыма

Чәчәкләр алып киләм.

Туган көннәр белән , дуслар,

Туган көннәрең белән!

Җыр : “Җырла, җырла дип әйтәсез”

Бүген бездә олы бәйрәм.

Уйныйлар да көләләр.

Безнең дуслар шундый алар,

Бәйрәм итә беләләр.

Бүген бездә олы бәйрәм

Бүген бездә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген

Күңел шуңа шатлана.

Бар дуслар бергә җыелдык

Барыбыз бергә булдык.

Бергә шундый күңелле.

Әллә шулай түгелме?

 Беркем читтә калмасын

Безнең белән уйнасын.

Бергә бәйрәм иткән

 көннәр онытырлык булмасын.

Җыр :”Коймаклар”

Нәрсә соң ул туган көн?

Бәйрәм итә торган көн!

Уенчыклар, күчтәнәчләр

Бүләк итә торан көн!

 Бәйрәмнәр бик күп алар.

Туган көн ул бер генә.

Уйнап үскән дусларыңның

Тик кадерен бел генә.

Бүген бит бик матур көн

Бездә шатлык булган көн.

Уйнап- көлеп, җырлап –биеп

Гөрләп үтсен туган көн!

Без уйныйбыз, уйныйбыз

Якты көннән туймыйбыз.

Туган көннәр гөрләп үтсен

Биибез дә җырлыйбыз!

Җыр : “Үз җырыбыз булсын әле”

Синең бүген туган көнең

Син бу көнне туган.

Туган көнең була икән

Әйбәт инде ул туган.

Туган көнгә дусларыңны

Дәшүләре бик рәхәт.

Бу дөньяда тууларың

Яшәүләре мең рәхмәт.

 

Туган көндә һәрбер теләк

Чын була, чынга аша.

Әйтерсең лә кояш нуры

Җиргә бәхет өләшә.

Тәрбияче:

 Ап- ак гөлләр белән бизәп

Туган якның ал таңнарын

Җыр-моң булып җиргә кар явып

Туган якны сагнып кыш килде.

Мөмкин түгел кеше гомеренең

Язын, җәен, көзен билгеләү.

Кыш аенда туган балалар

Матур булсын сезнең теләкләр.

Яңа яуган ап-ак кардай

Бәхет, сәләмәтлек, сезгә теләкләр.

 Тәрбияче кыш аенда туган балаларның исемнәрен әйтә, исеме чыккан бала зал уртасына чыгып баса.

Иң беренче фасыл кыш

Килә безгә котыптан.

Башка бүрек кидертә

Йөртә туннан, толыптан

Без шушы айда туган.

Салкын кышны җылытырга

Туганмын мин дөньяга

Әти-әни өзелеп көткән

Бәхет көткән өр-яңа.

Туган көннәр котлы булсын

Янымда гел дуслар булсын.

Безне ягымлы йөзләрдә

Шатлык нуры балкып торсын.

 Татарча парлы бию.

Тәрбияче :

Күңелләр моң белән тулган бер мәл бит ул – яз. Йөрәктәге сүнмәс ялкын җырларга күчкән мизгел. Язгы бөреләр тулып яфрак ярган, кояш җылысы җиһанны җылыткан мизгелдә дөньяга килгән сабыйлар үзләре дә май ае кебек матур, саф күңелле, гүзәл , көчле.

Яз аенда туган балалар чыга.

Кыш артыннан яз килә.

Яз җиткәч кояш көлә.

Кар эри,сулар ага.

Җан керә бар җиһанга.

Шундый матур вакытта

Килгәнбез без дөньяга.

Гүзәл айда тугангадыр

Гүзәл көндә тугангадыр

Чып-чын гүзәл булганбыз

Май кояшының нурларын

Үзебезгә җыйганбыз.

Бию .

Тәрбияче:

Котлап синең туган көнеңне

Алтын кояш сидә нурларын.

Кояш балкыган җәйге иртәдә

Якты булсын тормыш гөлләрен.

Кояш көлсен, җшй айлары сиңа

Кочак-кочак чәчәк китерсен.

Җәйләр белән сиңа бәхет килсенгел елмаеп гомер кичер син.

Җәй аенда туучыларны котлау.

Җәй башлана яз үткәч

Күңелле шул җәй җиткәч.

Үзенә дәшә инеш.

Өлгерә җиләк-җимеш.

Җәй көнедә туганбыз

Шуңа матур уңган без.

Сезнең тормыш юлларында

Очрамасын киртәләр.

Гел бәхетләр, шатлыклар

Алып килсен иртәләр.

Җыр “Туган көн”

Тәрбияче:

Моңсу кәзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә туган сабый әти-әниеңне, дусларыңны сөендергәнсең.

Син җирдәге һәр нәрсәгә гашыйк.

Гашыйк таңга, зәңгәр кичләргә.

Син яшисең шундый матурлыкка,

Тагын матур бер ямь өстәргә.

Җәй үткәчтен килә көз

Көзне шуннан беләбез.

Саргая куак-агач.

Кырлар кала ялангач.

Без килгәнбез дөньяга

Алтын сары көз килгәч.

Тәрбияче бар балаларны да уртага чакыра. Балалар тезелеп басалар.

  1. Кадерле балалар!

 Сезне туган көннәрегез белән котлап, иң изге, якты, матур, теләкләребезне юллыйбыз.  Көчле рухлы, кешелекле, юмарт, ярдәмчел, бәхетлеһәм сәламәт булып үсегез.сез безнеңдә, әти-әниләрнеңдә олы куанычы, өйләребезнең нуры. Сезнең туган көннәрегез безнең дә , әти-шниләрнең дә олы бәйрәме ул, җирдә әти-әниләр булмаса бәйрәмнәрнең дә яме булмас иде.

Тәрәзәгз утлар балкып яна,

Әти каршы ала урамда.

Йөгергәләп әни табын кора,

Тәмле ашлар пешкән казанда.

Мәңге-мәңге шулай тәрәзләрдә

Балкып торса иде утыбыз.

Һәрчак безне каршы алса иде

Әти-әни, туган йортыбыз.

Балаларга истәлекле бүләкләр тапшырыла

Без балалар , сезнең гөлегез.

Әти-әни диеп дәшәбез.

Авыр чакта сезгә таянабыз,

Безнең белән һәрчак яшәгез.

 Гомер буе язсын иде безгә

Әти-әни диеп дәшергә.

Кайгы күрми, бәхет, шатлык белән

Бергә-бергә озак яшәргә.

Әниләр пешереп алып килгән күчтәнәчләр белән бергәләп чәй эчү.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Котлы булсын Яңа ел!

Сценария для новогоднего утренника....

"Нәүрүз котлы булсын!"

Татар халкының иң яраткан бәйрәме....

Сценарий: “Котлы булсын Әниләр бәйрәме ”

Алып баручы . Хәерле кич, хөрмәтле әниләр!  Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга җыелдык.  Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдыз...

"Нәүрүз котлы булсын"

Как мы Навруз встречаем....

"Туган көнең котлы булсын" бәйрәм сценариесе

Балалар бакчасында үткәрү өчен туган көн бәйрәме сценариесею...

Котлы булсын Яна ел!

Кышкы урман. Кар кызы агачларнын, жир остенен мамык кар белэн ничек каплануын, жэнлеклэрнен ничек кышлауларын карап йори.Кар кызы: И-и-и, ничек матур безнен урман! Хавасы ничек чиста...

Яңа ел котлы булсын!

Сценарий для средней группы на татарском языке...