Ике дәүләт теленә өйрәтү буенча заманча эффектив белем технологиясе буларак УМК материаллары белән таныштыру. (Гомуми ата-аналар җыелышы өчен чыгыш)
материал на тему

Гибадуллина Ляйсан Хусаеновна

                                               Татарча да яхшы бел,

                                               Русча да яхшы бел,

                                               Икесе дә безнең өчен,

                                               Иң кирәкле, затлы тел.

                         Татарчасы – туган тел,

                         Безгә газиз булган тел,

                         Атаң-анаң, әби-бабаң

                         Сине сөя торган тел.                        

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл umk_buencha_chygysh_ata-analar_zhyelyshy_ochen.docx20.9 КБ

Предварительный просмотр:

                Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

 «Гомуми үсеш бирүче № 5 Актаныш балалар бакчасы»

Ике дәүләт теленә өйрәтү буенча заманча эффектив белем технологиясе буларак УМК материаллары белән таныштыру.

(Гомуми ата-аналар җыелышы өчен чыгыш)

                                             

                                                   Тәрбияче: Гибадуллина Л.Х.

Актаныш, 2015

 Татарча да яхшы бел,

                                               Русча да яхшы бел,

                                               Икесе дә безнең өчен,

                                               Иң кирәкле, затлы тел.

                         Татарчасы – туган тел,

                         Безгә газиз булган тел,

                         Атаң-анаң, әби-бабаң

                         Сине сөя торган тел.                        

    Әйе Ш. Маннур  язган бу шигырь юлларында хаклык та бар. Ул хәзер дә актуаль. Тел аралашу чарасы гына тугел, ә милләтне милләт иткән төп сыйфатларның берсе. Ул халыкның рухын, язмышын, акылын чагылдыра. Шуңа курә республикабыз дәүләт суверенитетын яулаган елларда тел мәсьәләсе бигрәк тә татар теле язмышының җитди рәвештә көн тәртибенә килеп керүе очраклы хәл булмады.Җир шарындагы халыкның 70% ике яки өч телдә сөйләшә,чөнки күп кенә дәүләтләрдә 3-4 тел дәүләт теле булып санала.1992 елның 8 июлендә кабул ителгән “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Закон нигезендә,татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды.Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы-иҗади фикерләүче,инициативалы,иҗтимагый тормышта актив катнашучы,белемле,ике дәүләт телендә дә һәм шул ук вакытта чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль(полилигваль)шәхес тәрбияләү.

      Соңгы  берничә дистә ел дәвамында галимнәр тарафыннан үткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә,икетеллелек балада хәтердә калдыру,логик фикерләү,отып алу,аңлау һәм анализ ясау тизлеген арттыра.Андый балалар теләсә нинди ситуациядә югалып калмыйлар,башка балалар белән тиз аралашу юлын табалар һәм киләчәктә чит телләрне үзләштерүгә җиңел биреләләр.

      Февраль аенда Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинеты карары белән гамәлгә куелган 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк” программасы кысаларында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә Татарстан Республикасы  дәүләт телләрен өйрәтү программасы старт алды.Программаны гамәлгә кертү процессында тәрбиячеләрне һәм ата-аналарны да актив катнаштыру һәм балаларга тәкъдим ителгән укыту-методик комплектлары нигезендә шөгылләнүләрен мавыктыргыч һәм югары дәрәҗәдә профессиональ итеп оештыру зарур.2012 елда республика Мәгариф һәм фән министрлыгының иҗат төркеме тарафыннан,федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килерлек итеп,икетеллелеккә өйрәтү буенча әлеге укыту-методик комплекты(УМК) гамәлгә керде.

      Заманча педагогик технологияләр белән янәшә мультмедиа чараларын  һәм  Интернет мөмкинлекләрен киң файдалану өчен Татарстан Республикасы  мәгариф министрлыгы ярдәме белән  безнең балалар бакчасы бу комплектлар белән 100% тәэмин ителде.  Яңа укыту медодикасы хакында сүз алып барганда, без татар гаиләләре өчен рус теле һәм рус гаиләләрендәге балалар өчен татар теле турында сөйлибез. Республика җитәкчелеге безнең алда баланы мәктәпкә барганда ике телдә дә аралаша алу дәрәҗәсенә җиткерү бурычын куйды.Бала мәктәпкә барганда ике дәүләт телендә-татарча да,русча да аралаша белергә тиеш.

     Татарстанда балалар 4-5 яшьтә татар һәм рус телләрендәге 62 сүз белергә, ә инде дүртенче сыйныфта аларның сүзлек запасы 1167 сүзгә җитәргә тиеш.Дәүләт телләрен өйрәтү өчен төзелгән әлеге комплектларда матур әдәбият җыентыклары,эш дәфтәрләре,шулай ук татар рус телләрендәге аудио-видиоматериаллар керә.Укыту-методик комплектларының эш дәфтәре бала белән тәрбияченең бердәм эшчәнлеген күз алдына тотып төзелгән.Бу дәфтәр ярдәмендә балаларның сүзлек запасы баетыла,сорауларга җавап бирү,җөмлә төзү күнекмәләре үсеш ала.Һәр группаның аерым эш дәфтәрләре бар.Эшчәнлек өчен биремнәр дә баланың  вак моторикасын,график күнекмәләрен,күзаллауларын үстерүгә юнәлдерелгән. 

Балаларны икетеллелеккә өйрәтү буенча УМК материаллары:

 1.УМК для детей 4-7 лет «Татарча сөйләшәбез» (Говорим по-татарски), Зарипова З.М., Исаева Р.С., Кидрячева Р.Г. и др.

2. УМК для детей 2-7 лет. «Туган телдә сөйләшәбез» обучение родному (татарскому) языку, Хазратова Ф. В.

3.УМК «Изучаем русский язык» (Материалы для изучения русского языка татароязычными детьми), Гаффарова С. М.

4.УМК для детей 6-7 лет «Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы», Шаехова Р. К.

Татар балаларына рус телен өйрәтүдә материаллар:

I.  Өйрәтер өчен материаллар

II.Тел үзенчәлекләрен үзләштерүдә материаллар

1. Сборник детских художественных произведений для  воспитателей и родителей

2. аудиоматериаллар комплекты (җыр, бию)

Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә эшкәртелгән УМК материаллары:

1 комплект – по обучению татароязычных детей русскому языку «Изучаем русский язык», Гаффарова Сабиля Муллануровна җитәкчелегендә;

2 комплект – рус балаларын татар теленә өйрәтү өчен«Татарча сөйләшәбез» - «Говорим по-татарски», Зарипова Зифа Мирхатовна җитәкчелегендә;

3 комплект – татар телендә сөйләшүче балаларны туган телдә өйрәтү өчен «Туган телдә сөйләшәбез», Хазратова Файруза Вакилевна җитәкчелегендә;

4 комплект – для детей подготовительной к школе групп «Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы: авазларны уйнатып» (татар балалары өчен) автор Шаехова Резеда Камилевна, пособие «Раз – словечко, два - словечко» (эш дәфтәре) автор Шаехова Резеда Камилевна.

Ике теллелеккә өйрәтүдә иң мөһим шартларның берсе-төркемнәрдә үстерешле тел мохиты булдыру.Без бакчада үстерешле тел мохитын туплау өчен төзелгән картотека нигезендә татар һәм рус халкының гореф

гадәтләрен,традицияләрен чагылдыручы сүрәтләр,киенү-бизәнү әйберләре,йола-бәйрәмнәре,татар һәм рус хлык әкиятләре һәм әкият геройлары уенчыкларын,китапларны тупладык.Туган телне камилләштереп,икетеллелеккә өйрәтү-баланың киләчәк тормышына нигез салу.Бу балалар бакчасыннан ук башлана.Рус теленә өйрәтү булгач рус мохите хөкем сөрергә тиеш дигән фикер белән без “Рус теле” кабинеты булдырдык.Биредә рус халык киемнәрен,уенчыкларын,бизәкләрен,матур әдәбият,мультимедиа чараларын һ.б материалларны туплап ,рус теле эшчәнлеген уздыру өчен шартлар тудырдык. Балаларны рус теленә өйрәтү барышында төрле алым һәм методларны куллану кирәк. Алымнар чагыштырмача төрлерәк булган саен рус теленә өйрәтү җиңелрәк бара. Кызыклы әйбер бала күңелендә тизрәк истә кала.  Балаларны бәйләнешле рус сөйләмен тыңларга, аңларга өйрәткәндә дисклар, касеталардан әкиятләр, шигырьләр, җырлар тыңларга була. Чиста рус сөйләмен ишетү аларның диксиясен дөресләргә ярдәм итә.

Балаларны туган телгә өйрәтү һәм сөйләм үстерүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне оештырырга  “Туган телдә сөйләшәбез”методик кулланмасы ярдәм итә.Грамотага өйрәтү эшчәнлеген  Резеда Шәехованың “Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы “Авазларны уйнатып”эш дәфтәрләре ярдәмендә үткәрәбез.Тәрбияченең үзенә генә баланы русча яхшы итеп  сөйләшү дәрәҗәсенә җиткерү һәм татарча да телнең нечкәлекләренә төшендереп бетерү мөмкин түгел.Моңа гаиләнең дә ярдәме кирәк.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: балаларны дөрес итеп сөйләшергә, үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтү аларның сүз байлыкларын арттыру – балалар бакчасының мөһим бурычларының берсе. Чөнки тел киләчәктә  баланың барлык фәннәр буенча белем алуына юл ача, аның фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә уңай йогынты ясый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ата - аналар җыелышы . Тема: ”Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”

  Бүгенге көндә һәр гаилә замана агымынннан артта калмас өчен тырыша. Без дә үзебез бала вакытта булмаган мөмкинлекләрне балаларыбызга булдырырга тырышабыз. Безнең тырышлыгыз һәр вак...

3 класс “Наркотиктан ничек сакланырга?” (ата-аналар җыелышы)

3 нче сыйныфта “Наркотиктан ничек сакланырга?”  темасына ата-аналар җыелышы....

Ата-аналар җыелышы тематикасы

Ата-аналар җыелышы өчен якынча план...

Ата- аналар җыелышы

Ата- аналар җыелышында куллану өчен анкета һәм анализ....

Презентация: ата- аналар җыелышы

Укучы тормышында аралашуның роле дигән темага ясалган презентация....

ата- аналар җыелышы өчен чыгыш "Сәламәт яшәү серләре", презентация

ата-аналар җыелышында файдалану өчен чыгыш. Бик эчтәлекле тормыш кагыйдәләре бар....