Презентация: ата- аналар җыелышы
презентация к уроку по теме

Гильфанова Райхана Раисовна

Укучы тормышында аралашуның роле дигән темага ясалган презентация. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon rod.sobr_.ppt548 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Роль общения в жизни школьника Ата- аналар җыелышы «Укучы тормышында аралашуның роле»

Слайд 2

«Бала күргәнен эшләр» “ Бала чакта кергән гадәт гомергә калыр” “ Баланы кыйнап юатма, көйләп юат” “ Баланы эшкә өйрәт, эшен бетерергә дә өйрәт” Татар халык мәкале.

Слайд 3

Гаиләдә бала тәрбияләүнең 6 принцибы Баланы кабул итү Баланы шәхес буларак тану Ата- ана мәхәббәте Бала өчен терәк булу Җаваплылык тәрбияләү Ата- ана авторитеты

Слайд 4

Ата- аналар белән әңгәмә «Бала белән аралашу» төшенчәсен ничек аңлыйсыз? Бер үк вакытта ярату һәм ягымлылык күрсәтеп, баланы җәзаларга мөмкинме? Сездә балада җаваплылык һәм үздисциплина тәрбияләүнең серләре бармы? Бала тәрбияләүдә сезнең өчен нәрсә мөһимрәк: баланы яратумы, ата- ана бурычын үтәүме?

Слайд 5

1 Мин балама үземнең балачагым турында еш сөйлим. Әйе Юк 2 Без балалар белән бик сирәк уйныйбыз. Әйе Юк 3 Минем балам миңа яңалыкларын һәрвакыт, ә кайвакыт серләрен дә сөйли. Әйе Юк 4 Әгәр минем баламның проблемалары була икән, ул мине һичшиксез ярдәмгә чакырачак. Әйе Юк 5 Баланың кечкенә генә хатасын да игъ тибарсыз калдырырга ярамый, бу балада оешканлык тәрбияләргә ярдәм итә. Әйе Юк 6 Без гаилә белән аена кимендә ике тапкыр ял итәргә барабыз. Әйе Юк 7 Әгәр балалар өй эшләрен эшләгәндә ярдәм сораса, мин һичшиксез булышам. Әйе Юк 8 Минем баламның бүген нинди китап укыганын мин төгәл беләм. Әйе Юк 9 Әгәр балам «2», «3» билгесе ала икән, аны җәза көтә. Әйе Юк 10 Баламны мактарга мин һәрвакыт сәбәп табам. Әйе Юк 11 Без чын күңелдән сөйләшергә яратабыз. Әйе Юк 12 Кайвакыт миңа балаларны тиргәү өчен генә вакыт сарыф иткән кебек тоела. Әйе Юк 13 Мин баламның башыннан еш сыйпыйм һәм кочам Әйе Юк 17 Мин балалар белән кырыс тонда сөйләшәм Әйе Юк 15 Балалар белән өй эшләрен әзерләшмәсәм, алар бөтенләй эшләмәячәк. Әйе Юк 16 Мин баламның хыялын беләм. Әйе Юк 17 Башка балаларны яки үземне балама үрнәк итеп сөйлим. Әйе Юк 18 Әгәр бала ачуыннан әйбер бозса, аны җәза көтә. Әйе Юк 19 Без балам белән китап һәм фильмнар турында сөйләшәбез Әйе Юк 20 Гаиләдәге проблемалар турында балалар белән сөйләшәбез. Әйе Юк 21 Әгәр мин авырсам яки арысам, балам минем хәлемә керә һәм булыша. Әйе Юк 22 Минем балам минем белән ешрак бергә вакыт үткәрергә теләвен белдерү. Әйе Юк 23 Балам белән аралашу миңа рәхәт. Әйе Юк

Слайд 6

Уңай (позитив) игътибар 0 дән 5 кә кадәр балл: Мөгаен сезнең балагызга уңай игътибар җитмидер. Сез эштә дә, өйдә дә буш түгел, ә балагызның аралашасы килә.Истә тотыгыз, иг ътибарның саны түгел, сыйфаты әһәмиятле. Теләсә нинди эш вакытында да балаларның мәктәптәге проблемалары, үзегезнең балачагыгыз турында сөйләшеп була. 5 тән 10 га кадәр балл: Мөгаен сезнең балагызга игътибар җитмидер. Уйлап карагыз әле, бәлки сезнең аралашу формал ь характердадыр: ашату, эчертү, көндәлеген карау? Ләкин бу гына аз. 10 нан 15 кә кадәр балл: Мөгаен сезнең балагызга игътибар җитә. Сез үзара ышанычлы аралашу формалаштыргансыз. Балагыз сезнең белән киңәшләшеп яши.

Слайд 7

Җитәрлек дәрәҗәдә булмаган игъ тибар . 1 дән 4 кә кадәр балл: Сезнең балагызга игътибар җитә. Бәлки кирәгеннән дә артыграктыр. Аның иреген кысмыйсызмы? Бәлки аның проблемаларын да чишәсездер? Бу очракта баланың социаль үсеше тоткарлана, ул үз- үзенә ышанмаучан булып үсә. 5 тән 9 га кадәр балл: Балага аралашу җитми. Аның сорауларына игъ тибарлырак булыгыз. Тормыш- көнкүрештә аннан да ярдәм сорагыз, фикере белән кызыксыныгыз. 9 дан 13 кә кадәр балл: Бала белән аралашу бик түбән дәрәҗәдә. Балагызны мактарга да, башыннан сыйпарга да һәр буш минутыгызны файдаланыгыз, юкса, аның белән уртак тел табу авыр булачак.

Слайд 8

Кире (негатив) игътибар 0 дән 2 гә кадәр балл: Сезнең гаиләдә барсы да яхшы: балагызга игътибар җитәрлек. 2 дән 4 гә кадәр балл: Сезнең позиция артык кырыс түгелме? Әллә аз аралашасызмы? Ул үенә җәлеп итү өчен кирәкмәгән эшләр дә эшләп ташлый. Юк- барга тиргәмәгез. 4 тән 8 гә кадәр балл: Сезнең балагыз ачулануларга шултиклем күнеккән, башкача аралашу бары турында оныткан. Үзенә игь тибар җәлеп итү өчен ул сезне чыгырдан чыгара. Үз- үзегезнең бала белән аралашу алымнарын үзгәртегез. Аны мактагыз. Башыннан сыйпагыз. Сөйләшкәндә гел өйрәтмәгез. Бала күзгә күренеп үзгәрер.

Слайд 9

Уйлагыз Җыелыш сезнең өчен файдалы булдымы? Бала тәрбияләү- ата- ананың изге бурычы булуы турында ышаныч тудымы?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ата - аналар җыелышы . Тема: ”Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”

  Бүгенге көндә һәр гаилә замана агымынннан артта калмас өчен тырыша. Без дә үзебез бала вакытта булмаган мөмкинлекләрне балаларыбызга булдырырга тырышабыз. Безнең тырышлыгыз һәр вак...

3 класс “Наркотиктан ничек сакланырга?” (ата-аналар җыелышы)

3 нче сыйныфта “Наркотиктан ничек сакланырга?”  темасына ата-аналар җыелышы....

Ата-аналар җыелышы тематикасы

Ата-аналар җыелышы өчен якынча план...

Ата- аналар җыелышы

Ата- аналар җыелышында куллану өчен анкета һәм анализ....

Ата-аналар җыелышы. "Укучы тормышында аралашуның роле".

Ата-аналар җыелышында куллану өчен "Укучы тормышында аралашу"  темасына презентация....

ата- аналар җыелышы өчен чыгыш "Сәламәт яшәү серләре", презентация

ата-аналар җыелышында файдалану өчен чыгыш. Бик эчтәлекле тормыш кагыйдәләре бар....

Ата-аналар җыелышы беркетмәсе

Ата-аналар җыелышында үткәрелгән тренинг...