Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча уртанчылар төркемендә күңел ачу конспекты "Шәһәр буйлап сәяхәт"
план-конспект занятия на тему

Гибадуллина Ляйсан Хусаеновна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shhr_buylap_syakht.docx29.81 КБ

Предварительный просмотр:

                                                               

Актаныш авылы “Гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы”

“Шәһәр буйлап сәяхәт”

(Уртанчылар төркемендә балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча ГАИ

хезмәткәрләренә күрсәтелгән күңел ачу конспекты)

                                                                       Тәрбияче: Гибадуллина Л.Х.

 

                                                               

                                                        Актаныш  2014.

                                                               

                                                                    Шәһәр буйлап  сәяхәт.

                                                         Уртанчылар төркемендә күңел ачу.

Максат: 1. Балаларны светофор һәм аның төсләре белән таныштыру.Юл кагыйдәлә-

                    ре турында белемнәрен тирәнәйтү.

              2.Урам хәрәкәте  кагыйдәләрен  үтәүнең әһәмиятен  искәртү,балаларны игъ-

                     тибарлы  булырга өйрәтүне дәвам итү,сөйләм телләрен үстерү.

              3.Җәмәгать транспортында  үзеңне әдәпле тоту,үз-үзләрен тәртипле тотарга

                     күнектерү.Юл аркылы чыкканда бер-берсенә ярдәм итү теләген тәрбияләү.

Җиһаз: Светофор, зебра юлы,магнитофон язмасы-машина тавышы,плакат“Дуслык”пар-

             кы,уен өчен яшел яулык, ДПС,түбәтәй,транспорт төренә табышмаклар,парк хуҗасы ,юл билгеләре,уен өчен өч төс.

Дидактик уен:”Өлешләрдән транспорт төзе”.

                           

Барышы:

Балалар җиңел марш астында залга керәләр.        

Тәрбияче:  Бүген безгә бик күп апалар,кунаклар килгән.Әйдәгез исәнләшик кунаклар белән.

Балалар:Исәнмесез ,хәерле көн!

Тәрбияче:  -Сез сәяхәткә барырга яратасызмы?Кайларга барганыгыз бар?(балалар җавап бирә).

-Без бүген сезнең белән Казан шәһәренең “Дуслык”паркына барабыз.

-Ә,без нәрсәгә утырып барырбыз микән соң?

-Моның өчен мин сезгә табышмак әйтәм,сез игътибар белән тыңлагыз.

               Нинди гаҗәеп өй бу?

               Һәр ягы тәрәзәле

               Аягында резина,

               Бар ашаганы бензин

               Бу нинди өй?(автобус)

 (Җавап тыңлана)

-Әйе,балалар дөрес Казан  шәһәренә без автобуска утырып барырбыз.

-Әйтегез әле автобус ни өчен кирәк соң?

-Балалар: авыл белән  шәһәр урамы арасында кешеләр йөртер өчен автобус кирәк,ерак юлларга барыр өчен кирәк.

-Автобуста йөрүче кешеләрне кемнәр дип атыйлар?

-Балалар:Автобуста йөрүче кешеләрне пассажирлар дип атыйлар.(бергәләп әйтәләр)

-Тәрбияче: Автобусның кайсы ишегеннән керергә кирәк соң балалар?(арткы)

-Ә кайсы ишегеннән төшәбез?(алгы)

Тәрбияче:Әйдәгез әле балалар автобуста үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшереп  китик.

Балалар:Автобуста барганда бер-береңә комачауларга ярамый.Тәрәзәдән башны,кулны чыгарырга ярамый.Кычкырып сөйләшергә ярамый.Шофер белән сөйләшергә ярамый.Чүпләргә,музыка тыңларга ярамый.Йөгереп йөрергә ярамый.Өлкәннәргә урын бирергә кирәк.

Тәрбияче:Булдырдыгыз балалар. Автобус тукталышына бару өчен юлыбызны дәвам итик. Балалар ,ни өчен соң туктап калдыгыз әле?

Балалар:Автобус тукталышы билгесе тора.

(билгесен күрсәтәм).Кайдан белдек  автобус тукталышы икәнен ?

-Балалар:Автобус төшкән рәсем тора.

-Автобуста утырып барыр өчен кассадан  нәрсә сатып алырга кирәк әле?

-Балалар: Билетлар сатып алырга кирәк .

Тәрбияче:- Сәяхәтебез күңелле булсын мин билетларны сатып алдым.Ә хәзер автобуска этешмичә генә урындыкларга кереп утырабыз.Кызларны алдан кертәбез.(балалар утыралар).Саклагыч каешларны эләктереп куябыз. Шәһәр урамында күп төрле машиналар,трамвайлар.автобуслар үтеп йөри.Бик сак йөрергә кирәк.

 

Җыр “Шофер буласым килә”шофер җырлый.

-Шофер:- Хәерле көн хөрмәтле пассажирлар.Барыгызгада уңышлар телим.Сак булыгыз,ишекләр ябыла.Хәерле сәгатьтә ,юлыгызга ак җәймә!

Автобус кузгалып китә(тавыш чыгара)

Шофер:Дусларым,без Казан шәһәренә килеп җиттек.

Тәрбияче: Балалар кайсы ишектән төшәбез?(алгы ишектән).Саклагыч каешларын ычкындырдык,әкрен генә төшәбез.

-Балалар карагыз әле алда ике төрле юл ята-машиналар һәм кешеләр йөри торган юл.Без кайсы юлдан барырбыз икән? (тар юлдан барырбыз)Киң юлдан безнең нәрсәләр йөри әле?

-Балалар:Машиналар.

-Тәрбияче:Ә тар юлдан кемнәр йөри?

-Балалар:Кешеләр.

-Тәрбияче:Кешеләр йөри торган юлны икенче төрле тротуар дип атыйлар.Тротуар булмаса- юл читеннән генә йөрергә кирәк.Аның махсус билгесе дә бар.(курсәтәм)

-Әйдәгез әле сезнең белән тротуардан гына барыйк.(бергәләп әйтәбез)

Тротуардан атлыйбыз(бер урында атлап тору)

Кагыйдәне саклыйбыз(бармак белән яныйбыз):

Урам аша чыкканда(аякларны югары күтәреп)

Сулга,уңга карыйбыз

- Ә хәзер юлыбызны дәвам итик. Игътибар белән карагыз әле:безнең каршыбызда нинди юл?(зебра).

- Сезнең игътибар иткәнегез бар микән бакчадан кайтканда ул билгегә?Ул  җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу тамгасы.(юл билгесен күрсәтәм)Бик игътибарлы булырга кирәк.

- Юлның кайсы урыныннан гына чыгарга кирәк?(зебрадан)

-Каршыбызда нәрсә басып тора?

-Балалар:светофор  диләр.

-Тәрбияче:Мин сезгә бер табышмак әйтәм:

                                                       

                                                         Авызы юк,борыны юк

                                                         Тик бар аның өч күзе

                                                         Урамдагы хәрәкәтне

                                                         Көйләп торадыр үзе(светофор)

-Я нәрсә ул, балалар?

-Тәрбияче:Дөрес ,балалар  светофор.Светофорның өч төсе бар.Берсе- кызы төс, икенчесе-сары төс,өченчесе –яшел төс.Кызыл төс янгач туктап торабыз,сары төс янгач сабыр итәбез әзерләнәбез чыгарга,яшел төс янгач атлап китәбез юлдан.(яндырып күрсәтәм).

- Светофор кайда тора соң ул,ни өчен кирәк?

-Балалар: Светофор юл чатында,юл хәрәкәтен көйләп тора:

 - Тәрбияче:  Кызыл төс:”Туктап тор”!-ди.

                       Сары төс:”Сабыр ит!”-ди.

                       Яшел төс:”Чыгып кит”-ди.

- Балалар карагыз әле кем килә анда?(әби)

Әби керә:Әби зебрада басып тора.

- Исәнмесез,балалар.Миңа юл аркылы чыгарга  ярдәм итегез әле.Магазинга бара идем.

- Тәрбияче:Булышабызмы балалар?Әйдәле әбине юл аркылы чыгарып куйыйк әле.(ике бала култыклап чыгара ,артыннан балалар чыга)

- Светофорның нинди уты янгач кына чыгабыз эле?(яшел)

ДПС килә:Исәнмесез,мин сезне күреп тордым,бик яхшы эш эшләдегез.Кая барасыз?

- Балалар:Без паркка  барабыз.

ДПС :Әйдәгез минем белән сезгә юлны күрсәтәм.Хәерле юл сезгә!Исән имин йөрегез.

(барысы бергә юл аркылы чыгалар)

-Тәрбияче:Менә инде парккада килеп җиттек.Без паркта шигырьләр ,җырлар  җырларбыз .

 Парк хуҗасы килеп чыга:

-Парк хуҗасы:Исәнмесез балалар,мин парк хуҗасы булам.Сез кайдан килдегез?

-Балалар:Без “Кояшкай” балалар бакчасыннан килдек.

-Парк хуҗасы:Балалар мин сезгә юл билгеләре күрсәтәм,әгәр дә сез аларга җавап бирсәгез мин сезне паркка кертәм.

1.Бу нинди билге?(машиналарга керергә ярамый)

2.Трамвай тукталышы билгесе.

3.Якында гына ашыгыч ярдәм күрсәтү пункты дигәнне аңлата.

4.Велосипедка йөрү рөхсәт итү билгесе.

-Парк хуҗасы:Булдырдыгыз балалар мин сезне кертәм паркка.

-Уен “Яшерәм яулык”

-Тәрбияче:Ә хәзер шигырьләр сөйләп китәбез.

Даниэль  Урамда матур йөрергә

                  Өйрәтәләр апалар,

                  Юлда йөри белмәсәгез

                  Бик начар дия алар.

Рүзилә      Урамнарны күзәтеп

                   Узганнарны кисәтеп

                   Чатта тора светофор

                   Сакта тора светофор

Рәзинә        Машиналар чаба юлдан,

                    Тукта ,ашыгып чыкма,

                    Юл йөрү кагыйдәсен

                      Беркайчан да онытма!    

Арианна     Юлда йөрсәң бул әйбәт,

           Юл кагыйдәсен нык бел

                     Светофорның һәрбер төсе

                    Юлның билгеләрендә!

Ленара         Юл аркылы чыкканда

                      Кара сулга һәм уңга

                      Машина килгәнен күрсәң

                      Син көт бик сабыр гына.

Айсылу       “Кузгалма”-ди кызыл күз!

                     “Сабыр  бул”ди сары күз!

           “Ярый дия”яшел күз

                      Бездә аңарга карыйбыз

                      Күзләрне дә алмыйбыз

                      Ни әйткәнен аңлыйбыз.

Җыр “Светофор

Уен :”Светофор”

 -Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар,ә хэзер уен уйнап китәбез.

 

                                            Табышмаклар әйтәм:         

                                               

Уф-пуф сулар,

                Уфтанганда  алып китәр

                       Барыр җиреңә җитәр(поезд)

   Кылга асылына

                                                                Тимергә таяна

                                                                Утыртып чаба

            Теләсәң кая(трамвай)

           Кечкенә генә өйчекләр

       Урам буйлап йөгерә

        Кешеләрне һәркөнне

                                  Кирәк урынга җиткерә.(машина)

        Канаты бар,йоны юк

                 Үзе бара,юлы юк.(самолет)

Дидактик уен: “Өлешләрдән машинаны төзе”.

-Балалар нәрсә килеп чыкты?(төрле транспорт төрләре килеп чыкты)

Уен “Түбәтәй”

Тәрбияче:Безгә дә кайтырга вакыт җитте.Хәзер зебра аша   чыгып  кире автобус тукталышына  барабыз.Бакчабызга кайтып китәбез.Шуның белән безнең кичәбез тәмам.игътибарыгыз өчен рәхмәт.Саубулыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

Белем иле - буйлап . Викторина.

"Белем иле буйлап" - викторина....

Г.Тукай иҗаты буйлап

Г.Тукай иҗатына багышланган 4 нче сыйныф укучылары өчен дәрес эшкәртмәсе. дәрес тибы: катнаш. Таныштыру, эңгәмә, уен, тест кулланыла....

Башлангыч класс укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча уен-ярыш сценарие

Сценарийда Уткүз патша һәм аның вәзирләре укучыларның белемнәрен төрле биремнәр биреп сыный...

Р.З.Хәйдәрованың "Күңелле татар теле" китабы буенча 3 класста "Мин вакытны әйтә беләм" темасы буенча лексик һәм грамматик күнекмәләрне үстерү" дәресе

35 урок раздела "Көндәлек режим" помогает обучить русскоязычных учащихся умению определять и называть время на татарском языке. На уроке используются такие формы общения, как диалог между учителе...

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча 2 нче кечкенәләр төркемендә күрсәтелгән ачык шөгыль конспекты "Куянкай белән сәяхәт".

Тема:Куянкай белән сәяхәт.Максат:Балаларның урамнарда һәм юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләре              турында  бе...