Белем иле - буйлап . Викторина.
методическая разработка по теме

"Белем иле буйлап" - викторина.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon belem_ile_buylap.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

                   «Белем иле буйлап» уен- ярыш.

   Укучылар ике командага бүленә. Һәр командада капитан, штурман, кок, боцман, аучылар, медсесетралар, разведчиклар билгеләнә. “Ал җилкәннәр” корабле “Белем иле” буйлап сәяхәткә китә. Башта һәр команданың боцманнары берничә көнлек походка нәрсәләр алып чыгарга кирәклеген исәплиләр. (Бер әйбер санаган саен командага 1 очко өстәлә.) Аннары походка алып чыгарга тиешле әйберләрне рюкзакларга тутыру һәм бушату (тиз һәм тәртипле салу) буенча ярышалар. Командаларга тиешле очколар өстәлә.

       Корабль «цифрлар портында».Капитаннар ярышы башлана, аларга сораулар бирелә:

1)Нинди санны 15 тапкыр арттырсаң 15 килеп чыга? (1не)

2) Нинди санны 16 тапкыр арттырсаң 0 килеп чыга?

(0 не)

3) Ике малай 20 минут шахмат уйнады. Аларның һәркайсы ничәшәр минут уйнаган? (Һәркайсы 20 минут уйнаган)

4) Балыкчы 3 минутта 6 балык тоткан. Ул 5 минутта ничә балык тоткан булыр? (Бу сорауга җавап биреп булмый)

5) Бер атаның 4 улы, ә һәр улының 1әр сеңелесе бар. Бу атаның ничә баласы булган? (5 баласы булган)

(Капитаннарга команда членнары ярдәмгә килә ала)

      Корабль юлын дәвам итә. Корабль “Исемсез утрау” янында якорь сала.Утрауның исемен белү һәм анда яшәүчеләр белән танышу өчен разведчиклар китә. Аларга: “Нинди нота һәм тартык елга ясый?”- дигән сорау бирелә. Бу сорауга җавап биргән разведчикка ике фанера кисәге бирелә һәм ул шул фанера кисәкләрен салып икенче “ярга”-“утрау” га чыга. Утрау исемсез һәм анда кешеләр яшәмәвен хәбәр итә.

         “Аучылар” һәм “коклар”га көндезге аш әзерләргә кушыла. Әмма корабльдә азык запасы беткән. “Аучылар” ауга чыга:җәнлек силуэтлары куела. Аларга (аю-3 очко, тиен- 2 очко, төлке- 4 очко,эт- 2очко, мәче- 1 очко ) очколар язылган була. Аучыларның күзләрен бәйлиләр, кулларына уенчык мылтыклар тоттыралар. Алар теләсә кайсы якка бара, җәнлек “ата” алалар, кайсы җәнлеккә мылтык белән кагылса, шулкадәр очко исәпләнә. Кешенең дуслары булган эт һәм мәчене “атарга” ярамый. “Аучылар” эт һәм мәчегә кагылса, командадан очколар кире алына.

       “Пешекчеләргә” “утраудагы” табигать байлыгыннан көндезге аш өчен меню төзергә кушыла. Җавапларны бәяләгәндә, ул үсемлекләрне ашарга ярау-ярамаганлыгы исәпкә алына. Мәсәлән: беренчегә-кузгалактан щи, кычыткан ашы, гөмбә ашы; икенчегә- тузганак салаты, акбаш салаты, кычыткан пылавы, ашлардан соң – кара җиләк компоты, җиләк чәе, карлыган кесәле һ.б.

     Командалар кичке учак янына җыелалар һәм кызыклы хикәяләр, мәзәк хәлләр, җыр-бию, табышмаклар әйтешү буенча ярышалар.

     Сәяхәт дәвам итә. Юлда медсестралар ярыша. Аларга:

  1. Аяк кырылганда нинди үлән ябарга? (Сирень яфрагы, бака үләне , тузганак согы)
  2. Шөпшә тешләсә нишләргә? (Әрекмән яфрагы, бака үләне ябарга, тузганак согы сөртергә)

Корабль һаман алга бара. Менә ул “сүзләр океанында”. Монда барлык укучылар да

катнаша .

Аларга түбәндәге биремне бирергә мөмкин:

  1. Сезгә кадәр бу океанда берничә батыр диңгезче булган. Алар ни исемле?
  2. Бу рәсемнәр нинди мәкальләрне хәтерләтәләр?

Корабль алга таба китә. “Хәйләкәр сораулар” утравына җитәләр. Һәр командага сораулар

бирелә.

1.Кабактан табак ясап буламы? (“К” белән “т” ны алыштырсаң була)

2. Җирнең уртасында нәрсә бар? (“И” хәрефе бар.)

3.Плакатка нинди сүз язылган? (Алтын сүзе язылган.

4. Кайсы сүз 100 бертөрле сузыктан тора? (Йөз-ә)

5. Челән бер аягында басып торганда  3 кг булган. Ул ике аягына басса, ничә кг булыр? (3 кг булыр)

6. Умарта кортының күзләре саны синеке кадәр, тагын шул чаклы һәм яртысы кадәр. Умарта кортында ничә күз бар? (5 күз.)

7.Пар ат 20 км юл үтсә, һәр ат ничә км юл үтәр? ( 20 км)

8. Куянга тауга каршы йөгерүме, әллә түбән йөгерү җиңелрәкме? (Куянның алгы аяклары кыскарак, шунлыктан тауга йөгерү җиңелрәк. Ул таудан түбәнгә мәтәлә.)

9. Беренче кош икенчесеннән нәрсә белән аерыла?

10. Көз көне нинди агачларның яфрагы кызара? (Миләш, усак, өрәңге)

11. Нинди хайван көз көне бала китерә? (Куян.)

12. Нинди чәчәкләр кеше исемнәрен йөртәләр? (Лилия, Роза, Ландыш, Резеда, Миләүшә)  

1.Карлыгачтан карлыган ясап буламы? (“Ч” ны “н” белән алыштырсаң була.)

2. Көн нигә бетә? “Н” га бетә.)

3. Кайсы сүздз алты бертөрле тартык бар? (Алты-н)

4. Плакатка нинди сүз язылган? (Өтерге.)

5. 4 йомырка 8 минутта пешсә, 1 йомырка ничә минутта пешә? (1 йомырка да 8 минутта пешә)

6. Кайсы авыррак: 1 кг мамыккмы, әллә 1 кг тимерме? (Икесе дә бертигез авырлыкта)

7.Бу йөзләрдә аерма бармы? (Бар)

8. Юлдан барганда, ике малайның берсе 10 тиен акча тапкан. Алар икесе бергә ничә тиен акча тапканнар? (10 тиен)

9. Нинди кош исеменең беренче иҗеген югалтса кар өеменә әйләнә? (Көрт-лек)

10. Энәле булса да чыршы түгел, тычкан тотса да мәче түгел? (Керпе.)

11. Нинди кошның балтасы борынында? (Тукранның)

12. Иң беренче яз чәчәкләрен әйтегез. Алар белән нинди авыруларны дәвалыйлар? (Умырзая, каз юасы, давыл чәчәге, үги ана яфрагы.җ Умырзаядан балалар параличын, ә үги ана яфрагыннан ютәл авыруларын дәвалый торган дарулар хәзерлиләр.

   Уен тәмамлана . Җиңүче командага алтын медаль, ә икенче урын алган командага көмеш медаль бирелә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай иҗаты буйлап

Г.Тукай иҗатына багышланган 4 нче сыйныф укучылары өчен дәрес эшкәртмәсе. дәрес тибы: катнаш. Таныштыру, эңгәмә, уен, тест кулланыла....

Класстан тыш уку "Тукай эзләре буйлап"

Класстан тыш укудан ачык дәрес...

Эшлекле уен. Экологик сукмак буйлап.

Әлеге эшлекле уен табигатьне саклауга багышланган. Ул  төрле табышмакларны, кызыклы сорауларны үз эченә алган....

2 нче сыйныф "Кырлар буйлап уңган көз йөри"

"нче сыйныфта "Кырлар буйлап уңган көз йөри " бүлеген өйрәнү өчен презентация...

2 нче сыйныфта "Кырлар буйлап уңган көз йөри" бүлегенә презентация

2нче сыйныфта "Кырлар буйлап уңган көз йөри " бүлеген өйрәнү өчен презентация...

Эшлекле уен. " Экологик сукмак буйлап".

"Экологик сукмак буйлап" темасына эшлекле уен башлангыч сыйныф укучылары белән дәрестән тыш эшчәнлек вакытында үткәрелә. Әлеге чара укучыларның әйләнә-тирә дөнья һәм иминлек турындагы белемнәрен...