Статья на тему: "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны әхлакле итеп тәрбияләү"
статья на тему

Предложенная статья на тему нравственного воспитания дошкольников будет интересна и полезна родителям, молодым воспитателям.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mktpkch_yashtge_ballarny_khlakle_itep_trbilu.docx13.09 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны әхлакле итеп тәрбияләү.

        Без әхлак тәрбиясе нигезен балалар бакчасында ук формалаштыра башлыйбыз. Бу тәрбияне уңышлы куюдан - баланың алдагы тәртибе хәл ителә. Без балаларда туган илгә мәхәббәт, тирә-юньгә мәрхәмәтле, шәфкатьле булуын, экологик тәрбияне, кешеләрнең хезмәтләренә сакчыл һәм хөрмәтле караш, һәркемгә ярдәмчел булу, һәр җирдә үзен матур тотуны тәрбиялибез.

        Әхлак тәрбиянең бурычлары булып балаларда әхлак, әдәп хисләре тудыру, уңай тәртип күнекмәләре тәрбияләүдә тора. Әдәплелек - кешенең эчке мәдәниятен билгеләүче тамга. Кече яштән үк балаларда кеше хәленә керә белү, кызгана, сөенә белү формалаша. Уртанчылар төркемендә балаларда әхлак хисләре тагын да аңлырак була. Аларда эшче халыкны хөрмәтләү, зурлау хисе туа башлый. Өлкән төркемдә бала үзенең яхшы якларын булдырырга тырыша, бурычлы булу хисе туа башлый, гаделлек, хөрмәтле караш, аңа тапшырылган эшкә җаваплы караш туу формалаша башлый. Безнең бурыч - үзебезнең халкыбызга лаеклы матур киләчәк буын тәрбияләү.

        Әхлак тәрбиясенең принциплары:

 - балаларны коллективта тәрбияләү. Коллективта бала үз теләген коллектив теләгенә буйсындырырга өйрәнә.

 - шәхескә хөрмәт белән карап таләпчән булу;

 - хискә, аңга, тәртипкә бердәм тәэсир итү принципы - бу шәхеснең үсү процессына бәйле. Гаилә һәм балалар бакчасында әхлак тәрбия бирүне бердәм алып барып кына ныклы нигез салып була.

 - балага аерым якын килү принципы. Баланың яшен истә тотып, әхлак дәрәҗәсен һәм тәртибен күздә тотып тәэсир итү.

        Әхлак тәрбиясенең төп методы булып балаларның яхшылык эшләгән мисалларын башкаларга күрсәтү тора. Без балаларның кылган эшен дөрес аңлый белергә һәм гадел бәяләргә тиеш.

        Аңлату методы. Аңлатып бирү методы бик кирәк. Әгәр бала үзен матур тотмаса тәрбияче калган балаларның игътибарын бу бала башкарган ямьсез мисалга туплый һәм алай эшләргә ярамаганлыкны аңлата. Балалар үзләрен матур тотарга кирәклекне аңлый башлыйлар һәм тәртипле булырга тырышалар.

        Әхлак тәрбиясе бирүдә төп корал булып әдәбият һәм сәнгать тора (китап, рәсем, музыка, сынлы-сәнгать....). Алар балаларның хисләренә көчле тәэсир итәләр һәм тирә-юньгә карата әхлак мөнәсәбәтләр тәрбияләүгә ярдәм итәләр. Балалар сәнгатьле образларда уңай һәм тискәре геройлар белән танышалар һәм һәрвакыт уңайларга охшарга тырышалар.

        Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Әйдәгез, балаларыбызны әдәпле, инсафлы итү өчен барыбыз бергәләшеп тырышыйк, чын мәгънәсендә әдәпле булырга өйрәтик.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләрең  балаларының өй һәм балалар бакчасында сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту чаралары белән таныштыру....

Югары әхлаклы балалар тәрбияли алсак иде...

Югары әхлаклы балалар тәрбияли алсак иде......

«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик-әхлакый тәрбияләүдә ТРИЗ алымнары куллану. Эш тәҗрибәсеннән»

laquo;Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик-әхлакый тәрбияләүдә ТРИЗ алымнары куллану. Эш тәҗрибәсеннән». Экологик тәрбия бирүдә ТРИЗ алымнарын куллану экологик характердагы теләсә нинди т...