Югары әхлаклы балалар тәрбияли алсак иде...
консультация по теме

Миннахметова Накия Хамбаловна

Югары әхлаклы балалар тәрбияли алсак иде...

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hlak.doc32.5 КБ

Предварительный просмотр:

Югары әхлаклы балалар тәрбияли алсак иде...

Тәрбияче!

Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,

Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син.

Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,

Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.

Әйе. Тәрбияче сүзе нинди матур, ягымлы, күп нәрсәне эченә алган сүз. Бу сүзне әйтү белән әле яңа тәпи басып киткән, теле дә ачылмаган балаңны якын итеп, ягымлы эндәшеп, кулларына күтәреп алып калган олы йөрәкле, киң күңелле тәрбияче күз алдына килә.

Бу тирән үзгәрешләр һәм социаль-игътисади үзгәртеп корулар чорында яшәгәндә белем бирүнең төп эше дә көннән-көн яңара, ә безгә - тәрбиячеләргә яшь буынны тәрбияләүдә яңа чаралар, белем бирүнең нәтиҗәле эш алымнарым эзләргә, заман таләпләренә җавап бирә торган программалар, яңа технологияләр кулланып эшләү бурычы туа.

Соңгы ун ел эчендә әхлаксызлык күренеше тормышыбызның бөтен ягына да үтеп керде. Хәтта күңелләре иман нуры белән яктыртылган татар кешеләре дә хәзер тупас, дорфа күңелле, кешеләргә карата мәрхәмәтсез, шәфкатьсез була башлады.

Илдә килеп туган аяныч хәлдә кешелек сыйфатларын саклап калуда бердәнбер таяныч – ул да булса әхлак тәрбиясе бирү. Аны бала туганнан алып, аның гомере дәвамында алып барганда гына милләт нинди генә афәткә юлыкса да, яшәвеннән туктамаячак.

Минем үземнең максатып да – балаларда, хәтта әти-әниләрдә дә югары әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү. Бу максатны тормышка ашыру өчен түбәндәге бурычларны куеп эшлим:

  1. Балаларга үз-үзеңне тота белү, аралашу күнекмәләре бирү.
  2. Кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.
  3. Туган җир, туган ил, туган табигать, туган телне ярату, аларны өйрәнү, белү.
  4. Халык традицияләренә, милли гореф-гадәтләргә нигезләнеп, балаларда әхлакый сыйфатлар һәм аларга ихтирам тәрбияләү.
  5. Шөгыльләрдә, режим моментларында, сәяхәтләрдә, бәйрәмнәрдә балаларны уеннар аша әдәпле булырга өйрәтү.
  6. Әхлак темасына ата-аналар өчен төрле ширмалар булдыру, төрле чаралар үткәрү.

Кешенең һәрьяклап камилләшүендә әхлак тәрбиясе әлеге тәрбия системасына кергән барлык төшенчәләр белән элемтәдә яши. Шәхеснең һәрьяклап үсешен тәэмин иткән башка төр тәрбияви берәмлекләр (акыл үсеше, физик тәрбия, хезмәт тәрбиясе, эстетик тәрбия һ.б.) барысы да әхлак мөнәсәбәтләре, әхлаклылык принциплары аша уза.

Әлбәттә нәниләрнең күптөрле эшчәнлеге уеннар ярдәмендә оештырыла. Аларда иң мөһим сыйфатлар да уеннар аша тәрбияләнә. Әлеге бурычны тормышка ашыру өчен уен төрләрен дөрес сайлап алырга, оештыру юлларын гына билгеләргә кирәк.

Ә мин мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирүгә, кечкенәләр, уртанчылар, зурлар төркемнәре өчен уеннарга перспектив план төзедем һәм эшемдә бик теләп кулланам.

Хәзерге заманда педагогларның эшен төрле бәйгеләрдә призлы урыннар яулау, югары уку йортларына укырга керүче балалар саны белән исәплиләр. Ләкин фән нигезләрен үзләштерү сәләтен кайбер балага табигать үлчәп кенә биргән бит. Кеше югары белемле булмаска да мөмкин, әмма ул мәрхәмәтле, шәфкатьле, кешеләргә игътибарлы, ихтирамлы, чын кеше булып кына тәрбияләнсен. Тормышта үз юлын тапсын, җитештерүнең квайсы өлкәсендә булуга карамастан гадел хезмәт куеп, үрнәк гаилә төзеп яшәсен. Менә шул чагында гына педагог үзенең хезмәт җимешләрен күрер һәм бу баланы тәрбияләүгә минем дә өлешем керде дип горурлана аладыр кебек.

Баланы әхлаклылыкка теоретик яктан гына, ул ниндидер бер яшькә җиткәч кенә, өстәл янында сөйләшеп кенә өйрәтеп булмый. Тормышның һәр көне, һәр сәгате үзенең ваклыклары белән бездән балага үрнәк була алыр өчен, үз-үзебезне һаман тикшереп торуны, балаларга бертуктаусыз игътибар бирүне таләп итә. Юкка гына К.Д.Ушинский: “Әхлакый тәэсир итү тәрбияченең төп бурычы ул”, - дип язмаган. Ә без, барлык педагоглар, киң җәмәгатьчелек бергәләп эшләгәндә генә уңышка ирешә алабыз һәм мин үз фикеремне бик матур шигырь юллары белән нынытасым килә:

Кешеләрне ярат, әйбәт гадәтле бул,

Сабыйларны кыерсытма, әдәпле бул!

Ихтирам ит олыларны, кечеләрне,

Яшьтән өйрән яратырга кешеләрне.

Очрашканда исәнләш син – телең калмас,

Сәламеңне алмаса – тик надан алмас.

Ата-ана хакын хакла, тел тидермә

Тыңлаучан бул, каршы әйтеп җан көйдермә.

Олыларның фарыз, балам, күңлен күрмәк

Ярдәм итеп өйләренә барып йөрмәк.

Тәртибең дә, укуың да булса үрнәк,

Үзеңә дә бик тиз килер кадер-хөрмәт.

Бу шигырь юллары олы кешеләр өчен дә, балалар өчен дә үрнәк әхлак кагыйдәләре булып торып, ул аларны үтәсә - бу кеше һичшиксез әхлаклы булмый калмас иде.

Дөньяны матурлык коткара диләр, әйдәгез без дә, хөрмәтле тәрбиячеләр һәм ата-аналар, балаларга күңел җылыбызны биреп, әхлак тәрбиясенә өйрәтеп, матурлык тудырыйк!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте.

Бу чыгышында тәрбияче Г.Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте турында бәян итә....

Статья на тему: "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны әхлакле итеп тәрбияләү"

Предложенная статья на тему нравственного воспитания дошкольников будет интересна и полезна родителям, молодым воспитателям....

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет “Ромашка” балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе тәрбиячесе Нигматова Гөлнәзирә Хөрмәтулла кызының 2017-2022 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы.

laquo;Татарстан Республикасы Саба  муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль  бюджет учреждениесе.Тема: "Мәктәпкә әзе...

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы» Проект эшнең исеме : "Китап киңәшчең синең"

Бүгенге көндә безнең җәмгыятьтә уку статусы бөтенләй кимеде. Мәгълүматларның техник яктан камилләшүе чорында китапка кызыксыну кимеде. Бу проблеманы хәл итү өчен үсеп килүче буынның китап укуга, китап...

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы» Проект эш: "Яңа ел"

Теманың актуальлеге:Яңа ел-иң яраткан, искиткеч гаилә бәйрәме. Кыш бабайның сихри үзгәрешләре һәм бүләкләре булган бәйрәм. Әлеге проектта Яңа елны бәйрәм итү традицияләрен өйрәнү һәм саклау мөһим урын...

Балалар тәрбияләүдә театрның роле

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирүнең төрле формалары арасында театр һәм театралләштерелгән уеннар аерым урын алып тора.Педагогика һәм психология белән бәйле әхлакый һәм сәнгать тәрбия...

"Балалар тәрбияләүдә Тукай әсәрләренең әһәмияте" темасына эссе

В детском саду   знакомство с творчеством  великого татарского поэта Габдуллы Тукая начинается со сказок, с его стихотворений о временах года, о животных.  Произведения Тукая играю...