"Балалар тәрбияләүдә Тукай әсәрләренең әһәмияте" темасына эссе
статья

В детском саду   знакомство с творчеством  великого татарского поэта Габдуллы Тукая начинается со сказок, с его стихотворений о временах года, о животных.  Произведения Тукая играют важную роль в воспитании детей.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balalar_trbiyalud_tukay_srlrenen_hmiyate_esse.docx17.82 КБ

Предварительный просмотр:

Балалар тәрбияләүдә Тукай әсәрләренең әһәмияте

        Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты, хәзерге чор балаларына тәрбия бирүдә зур роль уйный. Тукай калдырган иҗат мирасы, аның кабатланмас серле әкиятләре – безнең горурлыгыбыз. Аның кайсы гына әкиятен алсаң да, анда туган телне ярату, туган якка мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә булган хөрмәт, әхлак тәрбиясе ачык күренә.

        Аның иҗатында туган якның матурлыгын сурәтләү зур урын алып тора. Туган як табигатенең сурәтләнеше балаларның әйләнә-тирәне кабул итүләрендә, аларның күзаллауларын үстерүдә, уй-фикерләрен формалаштыруда зур роль уйный. Габдулла Тукайның «Кошларга», «Бичара куян», «Шүрәле», «Су анасы», «Бала белән күбәләк»,  «Кызыклы шәкерт», «Гали белән кәҗә», «Туган авыл», « Елның дүрт фасылы »  әсәрләрен укыгач  сабыйларда туган илгә, табигатькә ярату, аны белән кызыксыну хисе  арта. Балалар табигатькә якынаялар, аңа сак караш белән карый башлыйлар. Мәсәлән, «Кошларга»,«Бала белән күбәләк» әсәрләре аша шагыйрь кешелекле, шәфкатьле, ихтирамлы булырга өйрәтә, кош-кортларны  рәнҗетмәскә өнди. Балалар Тукайның «Бала белән күбәләк» әсәрен бик яратып тыңлыйлар, яттан да сөйлиләр.«Эш беткәч уйнарга ярый» шигыре балаларны иң элек кирәкле эшне эшләргә, аннан соң гына уйнарга яравын аңлата. «Гали белән кәҗә» әсәре балаларны  йорт хайваннарын яратырга өйрәтә, алар карата сакчыл караш тәрбияли.  Ә менә «Шүрәле» әсәрендә сабыйлар тылсым иленә кереп китәләр, туган як табигатенең нинди матур зур көчкә ия булуына инаналар. Бу әсәрдә балалар куркып, югалып калмыйча төрле  хәлдән чыгу юлын эзләргә кирәклегенә төшенәләр.  «Су анасы» әсәре  балаларга  кеше әйберенә тияргә ярамагынлыкны  бик оста, үтемле  итеп аңлата.

        Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай әсәрләрен безнең халык кына түгел, ә башка милләт вәкилләре дә яратып укый, чөнки аның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. Сөекле шагыйребезнең сүзләренә җырлана торган  «Туган тел» җырын чит илләрдә дә яттан җырлыйлар. Ул халкыбызның гимнына әверелде. Бу җырны тыңлагач балаларда туган илгә,туган телгә, әти-әниләргә карата хөрмәт, ярату хисе арта.         Димәк, Габдулла Тукай иҗаты балаларга дөрес тәрбия бирүдә  зур урын алып тора дип курыкмыйча әйтә алабыз. Бөек шагыйребезнең шигырьләрен, әкиятләрен безнең киләчәк буынга да сөйлик, аларга яттан укырга өйрәтик.  Г. Тукайның калдырган иҗат мирасы белән  горурланыйк.