"РӘСЕМЛӘҮДӘ ТРАДИЦИОН БУЛМАГАН АЛЫМНАР КУЛЛАНУ" дигән темага доклад.
статья (старшая группа) по теме

 Гайнемова Сирина Ринатовна

РӘСЕМЛӘҮДӘ  ТРАДИЦИОН БУЛМАГАН АЛЫМНАР КУЛЛАНУ.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygysh.docx15.7 КБ

Предварительный просмотр:

РӘСЕМЛӘҮДӘ  ТРАДИЦИОН БУЛМАГАН АЛЫМНАР КУЛЛАНУ.

        Иҗади сәнгать белән шөгыльләнү баланың үсешендә зур әһәмияткә ия. Ул балага яхшылыкны һәм начарлыкны күрә белерә, иҗади мөстәкыльлелекне, әхлакый тәрбия бирүгә, белем дәрәҗәсен үстерүгә булышлык итә.        Рәсем ясау һәм бүтән төрле сәнгать белән шөгыльләнү баланың сенсор үсешенә, моторикасына, әйләнә-тирәдә ориентлаша белүенә, сөйләм телен теле, уен  формалашуга уңай йогынты ясый.

         Без мәктәпкәчә яшьтәге балаларда иң мөим тәрбия чарасы булып  баланың эстетик үсешендә  зур әһәмияткә ия булган берничә уңай сыйфатлар формалаша: матурлыкны, яхшылыклы, дөресне аңлый белү, бер –береңнең хәленә керә белү.

       Ата-аналар белән педагогларның бурычы -  баланың сәнгать әсәрләрен карауга теләгенә игътибарлы булу, баланың үзендә дә иҗат итәргә теләк уяту, баланың иҗат җимешләренә сакчыл карау. Төп игътибар иҗади сәнгатьтә күпкырлы кызыксыну формалаштыруга юнәлтелергә тиеш. Бала үзенең көчен төрле  сәнгать өлкәләрендә  сынап карарга тиеш.

      Нәфис-нәфасәти  тәрбия бирү  балалар бакчасындагы эшчәнлек вакытында гына барырга тиеш түгел. Өйдә дә бала  үзлектән рәсем ясаганда, әвәләгәндә, кисеп ябыштырганда ул тәрбияне ала. Бакчада иҗади сәнгать шөгыльләрендә өйрәнгәннәрен бала өйгә кайткач, яңа шартларга күчерә. Үзлектән нәрсәдер иҗат иткәндә балада әниенә, тәрбиячегә бүләк ясау, авырган иптәшенә рәсем җибәрү, кечкенәләр төркемендәге балаларга уенчык ясап бирү теләге барлыкка килә. Балага  бакчада алган күнекмәләрен өйдә ныгыту өчен олыларның да ярдәме кирәк. Бала рәсем ясаганда ата-аналарга баланың иҗат җимешләренә ихтирамлы булып,  уңыш ситуациясе булдырырга кирәк. Балага “Син матур ясамадың” дип әйтергә ярамый. “Менә болай ясап кара әле” дип  әти яки әни үрнәк күрсәтсә отышлырак була.

      Бала иҗат белән шөгыльләнсен өчен, беренче чиратта, өйдә баланың, утырып, яраткан шөгыле белән шөгыльләнә  торган урыны булырга тиеш. Өйдә бала куллана алырлык буяулар, пластилиннар, төсле кәгазьләр, картоннар, кайчы, ак кәгазь битләре һ. б. булырга тиеш.

      Шул очракта гына баланың иҗади  сәләтләрен ачыклап һәм үстереп була.   Бу эштә  ата-аналар педагоглар белән берлектә эш итсәләр уңышларга тизрәк ирешеп булыр иде.

Ата-аналарга анкетирование уздыру.

Максат: ата-аналарның гаилә шартларында баланың иҗади сәнгать белән шөгыльләнүендә компетентлыкларын ачыклау.

Анкетаның сораулары:

  1. Ф. И. О.
  2. Сезнең гаиләдә ничә кеше? (әти, әни, апа, абый..-аларның яше)
  3. Ата-ананың һөнәре.
  4. Сез сәнгать белән кызыксынасызмы? (нинди төрләре белән?)
  5. Сезнең гаиләдә бала белән бергә олылар сәнгать белән шөгыльләнәме? (рәсем ясау, әвәләү, кисеп ябыштыру) .
  6. Сезнең өегездә  рәсем ясарга, әвәләргә, кисеп ябыштырырга баланың махсус урыны бармы?
  7. Сезнең гаиләдә балага рәсем ясарга, әвәләргә, кисеп ябыштырырга шартлар тудырылганмы? (буялар, пластилиннар, төсле кәгазьләр, картоннар, карандашлар һ. б. бармы?)
  8. Балалар бакчасында баланы өйдә иҗат белән шөгыльләндерергә методик киңәшләр бирелергә тиешме?

Нәфис-нәфасәти  үсеш балада: Фгос

– нәфис сәнгать (сүз, музыка, рәсем сәнгате) әсәрләрен, табигать дөньясын кыйммәти-мәгънәви яктан бәяли белү һәм аңлауның алшартларын үстерүне;

  1. – әйләнә-тирә дөньяга эстетик караш булдыруны;
  2. – нәфис сәнгать төрләре турында гади күзаллау формалаштыруны;
  3. – музыканы, матур әдәбият әсәрләрен, фольклорны аңлап кабул итү күнекмәләре булдыруны;
  4. – баланың мөстәкыйль иҗади эшчәнлеген гамәлгә ашыруны һ.б. күз алдында тота.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

презентация на тему " Рәсем ясауның традицион булмаган төрләре"

презентация на тему " Рәсем ясауның традицион булмаган төрләре"...

“2-3 яшлек балаларның иҗади сәләтләрен рәсем эшчәнлегендә гадәти булмаган ысуллар куллану ярдәмендә үстерү” чыгышы

Сәнгать эшчәнлеге, мәктәпкәчә  балалары өчен, эшчәнлекнең иң кызыклы бер төре булып тора. Рәсем аша бала үзенең әйләнә-тирәгә карашын һәм мөнәсәбәтен әйтеп бирә ала.Балаларның эстетик, акыл ...

2-3 яшлек балаларның иҗади сәләтләрен рәсем эшчәнлегендә гадәти булмаган ысуллар куллану ярдәмендә үстерү

•логик фикерләвен;•күзәтчәнлеген; •игтътибарын ;•үз-үзенә ышанычын арттыра; •балалар төсләрне аера белергә өйрәнәләр;•диалогик һәм монологик сөйләмнәре үсә;•балаларның фантазияларын арттырып җибәрә;•к...

Балаларны традицион булмаган алымнар белән рәсем ясарга өйрәтү

Рәсем эшчәнлегендә,түгәрәкләрдә балаларны традицион булмаган алымнар белән рәсем ясарга өйрәтү....