Балаларны традицион булмаган алымнар белән рәсем ясарга өйрәтү
консультация по рисованию (младшая группа) на тему

Рәсем эшчәнлегендә,түгәрәкләрдә балаларны традицион булмаган алымнар белән рәсем ясарга өйрәтү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

«Кечкенә балаларны традицион булмаган алымнар белән рәсем ясарга өйрәтү »

   

Мәктәпкәчә балачак –бала тормышының иң әһәмиятле чоры. Шушы  чорда ул кечкенә тикшерүчене  хәтерләтә. Алар зур кызыксыну белән әйләнә-тирә мохитны өйрәнәләр.Бала эшчәнлегендә никадәр төрлелек булса, баланың һәрьяклы үсеше камилрәк була. Менә    шуңа күрә дә балалар бакчасында сурәтләү эшчәнлегенә зур игътибар бирелә.Сәнгать эшчәнлеге балага зур сөенеч китерә. Бу эшчәнлек вакытында  балалар үзләренең күргән,тойган әйберләрен сурәтләп кенә калмыйлар, ә предметка хас үзенчәлекле билгеләр белән дә танышалар .

     Минем фикеремчә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен рәсем эшчәнлеге иң кызыклы эш

төрләреннән санала.Рәсем эшчәнлеге балаларның иҗади мөмкинлекләрен  ачарга  ярдәм    итә.

   3-4 яшькә кадәр бала үзенең кичерешен гади сызыклар белән белдерә, ә үсә -төшкән бала рәсеменең сыйфаты белән кызыксына башлый. Ул рәсемен мөмкин кадәр табигыйрәк  ясарга омтыла, ә шөгыльдән соң анда үзенең рәсеме белән соклану хисе туа.

   Бала сәнгатенең, сурәтләү эшчәнлегенең үсеше өчен балаларның кызыксынуларын да        исәпкә алырга кирәк. Шөгыльләр кызыклырак үтсен өчен , эшне төрле формада,кызыклы темаларга үткәрергә кирәк.

   Мин быел үз өстемдә эшләү темасы:Кружок по нетрадиционной технике рисования”Весёлая капелька ” дигән теманы алдым  Кызыксынып эзләнә торгач, мин кызык лы   алымнар белән таныштым һәм аларны әкренләп балалар эшчәнлегендә кклл лана башладым. Бу алымнар икенче төрле традицион булмаган алымнар дип аталалар.Хәзер мин үз эшчәнлегемдә кулланыла торган алымнар турында сөйләп китәрмен.      

  Мин үз эшчәнлегемдә бик күп традицион булмаган рәсем ясау алымнарын кулланып ка-         радым. Алар минем үземдә дә, балаларда да канәгатьләнү хисе тудырды.

    Бармаклар белән ясау алымын  без Беренчекечкенәләр төркемендә куллана башладык. Бармаклар ярдәмендә ясалган “Чебиләр”,”Көзге яфраклар”,”Керпе”,бәрәңге отпечаткасы белән “Божья коровка”,пластинография (пластин белән отпечатка),мамык таякчыклары белән чокыр бизәү,кәгазне йомарлап ясау, рәсемнәре бик уңышлы килеп чыкты.

   Уч төпләре белән ясау алымын да мин үз эшемдә киң кулланам. Чөнки бу алым белән эшләүнең нәтиҗәсе бик кызыклы. Уч төбеннән төшкән тапларны, өстәмә элементлар белән баетып, бик кызыклы сурәтләр ясап була. Бу алым белән ясалган “Кошлар”, “Кыш”рәсемнәре  белән балаларда үз эшенә соклану хисе уятсам,  әниләр  бәйрәменә  бүләккә                  ясалган лалә чәчәкләре  белән балаларда әниләргә карата хөрмәт, горурлану хисе тәрбия ләргә тырыштым.

    Кайсы гына бала тылсымга ышанмый да, кайсының  гына  тылсымчы  буласы  килми                 икән. Балаларга үзләрен тылсымчылар итеп тоярга ярдәм итүче алымга да мин үз эшемдә

еш мөрәҗәгать итәм .

 Балалар өчен бары тик яшелчә буларак  кына кузалланган бәрәңгене рәсем шөгыленә  яр-       дәмче итеп алып килгәч, балаларның аптыраулары, “Нишләргә?, “Ничек итеп?” дигән со-         раулы  күзләре миңа “Кояшкай”, “Бабка коровка “ ,   шөгыльләрен        уңышлы үткәреп чыгарга ярдәм итте.  Бәрәңгедән кисеп ясалган тамгаларны буяу сеңдерелгән поролонга кысып алып кәгазь битенә рәсем төшерү  балалар эшчәнлегендә авырлыклар ки тереп чыгармады.

 

  Йомарланган кәгазь белән  ясау алымы да үзенчәлекле алым булып тора. Кәгазьне тырышып йомшарту балаларның кулларын алдагы эшкә әзерләргә ярдәм итте.Чөнки йомарланган кәгазне                       буяу сеңдерелгән поролонга кысып, рәсемне кәгазь битенә төшерү балалардан зур тырышлык сорый. Бу алым ярдәмендә барлыкка килгән “Урманда яз”, “Чеби ләр” рәсемнәре балаларда үз эшләренә карата сокланук хисе тудырды .

  Төртү алымы да рәсемнең сыйфатын арттырырга ярдәм итә. Балалар мамык таякчыкла ры белән төрле төстәге төрткеләр төшерә алалар. Бу алымны куллану балаларда шулай ук авырлык тудырмый. Киресенчә , кечкенә генә таплар ярдәмендә кызыклы рәсемнәр ясап  булу балаларда алдагы эшкә кызыксыну ,тагын да матуррак рәсемнәр ясау  теләге уята.

    Мин бу эшемне алга таба да дәвам итәргә телим . Һәм катлаулырак алымнарны да үз-        ләштерә алырбыз дип уйлыйм. Мин яфрак белән төшереп ясау , җеп, трафарет белән                     ясау, аклы-каралы граттаж алымнары белән танышам, материаллар туплыйм. Бу эш алымнары да балаларда кызыксыну уятыр, рәсемнәрен тагын да матуррак итәргә ярдәм  итәр дип ышанам.

  Рәсем шөгылен ябыштыру шөгыленнән башка күз алдына да китереп булмый. Ябышты-               ру-сурәтләү техникасының бер төре булып тора. Аның нигезендә кисү һәм киселгән силуэтларны кәгазь битенә урнаштыру тора. Ябыштыру шөгыльләре баланың  тулы үсешен  дә әһәмиятле урын алып тора. Ул балага күзәтүчәнлеген арттырырга, хәтерен үстерергә,  кул эшчәнлеген  камилләштерергә  ярдәм итә.

   Эшне башлаганчы әзерлек күнегүләр  үткәрдем. “Бармаклар исәнләштеләр “, “Исәнме-                 сез, куллар!” һ.б. күнегүләр  эшчәнлекне  башлап җибәрергә ярдәм итте.

    Мәсәлән: ”Һәр иртә сез балалар бакчасына киләсез, анда өлкәннәр, балалар белән исән- ләшәсез. Төркемгә килгән кунаклар да сезнең белән исәнләшәләр, сезгә сәламәтлек тели-                          ләр. Бу борынгыдан килгән гадәт. Сезнең бармакларыгыз да бер-берсе белән исәнләшә  бе                                      ләләр (баш бармакның очы чиратлап башка бармакларга тиеп чыга. ). Чиратлап һәр бар-                      мак белән исәнләшергә тырышып карагыз: ”Исәнме, бармак”. Сезнең учларыгыз да исән-                 ләшә белә: “Исәнмесез, куллар!” Карагыз без аларны ничек тигез тоташтырдык . Әгәр дә кулның бармаклары тигез тормаса , алар исәнләшә алмаган булыр иде. Әйдәгез тагын бер кабатлыйк .

   Бу күнегүләрне 2-3 көн буе бармак  гимнастикалары вакытында кабатладык. Алга таба

полоскалар белән эшләү ысулларын башта бармаклар ярдәмендә эшләп карадык, аннары полоскалардан сурәтләр ясадык . ”Җылы яңгыр “, “Чәчәкләр бәйләме “ рәсемнәре бик            уңышлы килеп чыкты .

  Шөгыльләрдә  һәр балага  шәхси якын килеп эш итәм, баланың нәрсәдә авырлыклар ки-      черүен аңларга тырышам. Баланың авырлыклардан куркып эшләүдән баш тартуына  юл    куймау өстендә эшлим. Балага авырлыклардан чыгуның төрле юлларын аңлатам.

  Нинди алым белән ясалган булуына карамастан, бала хезмәтенә хөрмәт булырга тиеш .

Без балаларның һәр хезмәтен җыеп барабыз. Шөгыльдән соң кабул итү бүлмәсендә күр-            гәзмә  оештырабыз. Үз рәсемен күргәзмәдә күрү, әти-әнисенә күрсәтү балаларның үзенә          булган ышанычын арттыра .  

   Мин  балаларны күбрәк мактарга тырышам. Әти-әниләрне дә бала хезмәтенә хөрмәт бе-                      лән  карарга өйрәтәбез.Чөнки безнең төп максатыбыз бар яктан да камил рәссам үстерү                                    түгел. Иҗат ул бала өчен нәтиҗә түгел, ә процесс. Чын күңелдән әйтелгән мактау сүзлә-            ре балага  үзен иҗади яктан күрсәтергә ярдәм итә .Чөнки моннан башка бәхетле, уңышлы  шәхес үстереп булмас иде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

презентация на тему " Рәсем ясауның традицион булмаган төрләре"

презентация на тему " Рәсем ясауның традицион булмаган төрләре"...

“2-3 яшлек балаларның иҗади сәләтләрен рәсем эшчәнлегендә гадәти булмаган ысуллар куллану ярдәмендә үстерү” чыгышы

Сәнгать эшчәнлеге, мәктәпкәчә  балалары өчен, эшчәнлекнең иң кызыклы бер төре булып тора. Рәсем аша бала үзенең әйләнә-тирәгә карашын һәм мөнәсәбәтен әйтеп бирә ала.Балаларның эстетик, акыл ...

"РӘСЕМЛӘҮДӘ ТРАДИЦИОН БУЛМАГАН АЛЫМНАР КУЛЛАНУ" дигән темага доклад.

РӘСЕМЛӘҮДӘ  ТРАДИЦИОН БУЛМАГАН АЛЫМНАР КУЛЛАНУ....

2-3 яшлек балаларның иҗади сәләтләрен рәсем эшчәнлегендә гадәти булмаган ысуллар куллану ярдәмендә үстерү

•логик фикерләвен;•күзәтчәнлеген; •игтътибарын ;•үз-үзенә ышанычын арттыра; •балалар төсләрне аера белергә өйрәнәләр;•диалогик һәм монологик сөйләмнәре үсә;•балаларның фантазияларын арттырып җибәрә;•к...

Минем педагогик табышым.Балаларның иҗади сәләтләрен рәсем эшчәнлегендә гадәти булмаган ысуллар куллану ярдәмендә үстерү.

      Сәнгать эшчәнлеге, мәктәпкәчә  балалар өчен, эшчәнлекнең иң кызыклы бер төре булып тора. Рәсем аша бала үзенең әйләнә-тирәгә карашын һәм мөнәсәбәтен әйтеп бирә ала. Ба...