Традицион булмаган алым белән рәсемләү ысулы.
план-конспект занятия по рисованию (младшая группа) на тему

Алия Раушановна Шайхутдинова

Икенче кечкенәләр төркеме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_kamka.docx277.29 КБ

Предварительный просмотр:

“Камка”

C:\Users\lenovo\Desktop\IMG_6042.PNG

Максат:  

  • Төркемдә уңай психологик халәт тудыру;
  • Сыйфатларны белдерүче сүзләр белән таныштыра башлау;
  • Татар теленә генә хас булган авазларны дөрес әйтергә өйрәтүне дәвам итү;
  • Балаларны узләренең гәүләрендә ориентлашырга ярдәм итү;
  • Гади сорауларга җавап кайтара белүләренә ирешү;
  • Сенсорик алымнар ярдәмендә балаларның тирә-юньне кабул итүләрен тагын да киңәйтү;
  • Кул моторикасын ныгытуга басым ясау;

Методик алымнар:

  1. Ситуация : “ Камка кунакка килгән” .
  2. Хәрәкәтле уен : “ Камкаларга әйләнү”, “Камка һәм җил”.
  3. Традицион булмаган алым белән рәсем ясау.

Кулланма материаллар: уенчык камка, рәсем өчен алдан әзерләнгән камка өлгесе,буяу, ноутбук.

Шөгыль структурасы:

  1. Оештыру: уңай психологик халәт тудыру, психогимнастика.
  2. Төп өлеш : “Камка кунакка килгән”,әйтем белән уен,сулыш гимнастикасы, “камкаларга әйләнү” уены, “камка һәм җил” уены,рәсем ясау.
  3. Йомгаклау: сөенеч мизгеле.
  1. Оештыру:

уңай психологик халәт тудыру; психогимнастика:

Бир миңа ,үскәнем ,кулыңны,

Сыпырыйм йомшак учларыңны.

          2.Төп өлеш:

Тәрбияче балаларга уенчык камканы күрсәтә:

  • Балалар карагыз әле,безгә кунакка камка очып килгән. Карагыз әле , ул шундый матур! Әйдәгез исәнләшик аның белән. ( исәнме камка)
  • Әйдәгез әле балалар миңа камканың нинди икәнен сөйләп бирегез, ул нинди төстә, аның формасы нинди , зурлыгы? (кызыл, түгәрәк, ул кечкенә)
  • Алга таба бергәләшеп камканың аркасындагы кара тамгачыкларын бармак белән тиеп алыйк. Балалар ул нинди төстә? ( кара)
  • Менә бит безнең бөҗәгебез.Алар нинди матурлар.

Тәрбияче артыннан шигырь юлларын сөйли0сөйли хәрәкәтләр ясыйлар:  

 

Камка,камка очып кит!              уч төпләрен күрсәтәләр

Безгә икмәк алып кил!                кулларын селкетәләр

Булсын аның агы да,                  үзләренә каратып селкетәләр

Булсын аның карасы да,             кул чабалар

Безгә ашыйсы.                            бармак белән яныйлар.      

  • Урамда салкын,туңган,өшегән безнең камкабыз, оча да алмый башлаг.

Әйдәгез , аны өреп җылытыйк.

                             Сулыш гимнастикасы:    

  • Менә җылынды безнең бөҗәгебез,ягез,өреп җибәрик аны. (Өрәләр)
  • Ә хәзер , балалар, узебез дә камкаларга әйләник.

Әйлән-бәйлән камкаларга әйлән.

Нинди матур камкалар.

Камкалар,камкалар кайда сезнең башларыгыз?

Камкалар,камкалар кайда сезнең борыннарыгыз?

Камкалар,камкалар кайда сезнең авызларыгыз?

Камкалар,камкалар кайда сезнең кулларыгыз?

Камкалар,камкалар кайда сезнең аякларыгыз?

Камкалар,камкалар кайда сезнең корсакларыгыз?

  • Бик яхшы,ә хәзер “ Камка һәм җил” уеннын уйнап алырбыз.
  • Камка агач яфракларыннан үрмәләп йөри(дүртаяклап идәндә йөрү).
  • Усал җил исә,камка егыла,әйләнә(балалар аркаларына ятып,аякларын селкетәләр).
  • Җылы җил чыга,камкаларны һавага күтәрә,камкалар очалар(балалар салмак кына “очып йориләр”).
  • Камка кач,кош оча(балалар тәрбияче янына йогереп киләләр).
  • Камкалар кая сезнең тамгачыкларыгыз?  Тамгачыкларыгызны җил очырткан.Әйдәгез сезнең белән камкаларга тамгачыклар ясыйк. Өстәл артларына утырабыз, матур итеп , төз итеп утырабыз.Бер кул белән кәгазьне тотабыз, икенче кул белән 1 бармак белән камкага тамгачык ясыйбыз.Алдыгыздагы кара гуашка бармакларны манчыйбызда тамгачыкларны рәсемгә төшерәбез .

3.Йомгаклау:

-Безгә кунакка нәрсә килед?

-Без камкага нәрсәләр ясадык, нинди төстә, формада?...

- Камкага сез бик ошадыгыз,шуңа күрә ул сезгә күчтәнәч бүләк итә.

- Рәхмәт камка,балалар ләкин безгә дустыбыз камка белән аерылышырга вакыт килеп җитте. Сау бул,камка!

                   

       

Сарман муниципаль районы “ Гомуми үсеш төрендәге 4 нче номерлы “Сандугач” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

“Камка”

( Балалар бакчасында һәм Сарман муниципаль районының “Тәрбияче 2017” конкурсында күрсәтелгән эшчәнлек)

                                                     

                                                       

                                                                Тәрбияче: Шайхутдинова А.Р.

2016 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

презентация на тему " Рәсем ясауның традицион булмаган төрләре"

презентация на тему " Рәсем ясауның традицион булмаган төрләре"...

"РӘСЕМЛӘҮДӘ ТРАДИЦИОН БУЛМАГАН АЛЫМНАР КУЛЛАНУ" дигән темага доклад.

РӘСЕМЛӘҮДӘ  ТРАДИЦИОН БУЛМАГАН АЛЫМНАР КУЛЛАНУ....

«Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә кейс- ысулы»

laquo;Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә  кейс- ысулы»...

Балаларны традицион булмаган алымнар белән рәсем ясарга өйрәтү

Рәсем эшчәнлегендә,түгәрәкләрдә балаларны традицион булмаган алымнар белән рәсем ясарга өйрәтү....

Квилинг ысулы белән милли бизәкләр ясау.

Мастер - классКвилинг  ысулы белән милли бизәкләр ясау....

Фелтинг ысулы менән һүрәт төшөрөү

Маҡсат:  өлкән төркөм балаларын  халыҡ-ҡулланма сәнғәте, « фелтинг » технологияһы менән таныштырыу. Ҡулдан эшләнгән әйберҙәргә ҡыҙыҡһыныу уятыу....