«Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә кейс- ысулы»
презентация на тему

Якупова Галия

«Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә  кейс- ысулы» 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл keys_tehnologiyasy_tatarcha.pptx2.55 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба 4 нче “Кы ңгырау ” балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе «М ә ктәпкәчә белем бирү өлкәсендә кейс- ысулы»

Слайд 2

Кейс-ысулы – ул чын яки уйдырма вакыйгаларны кулланып, кыска вакыт аралыгында белем бирүнең интерактив алымы. Бу алым катнашучыларның яңа сыйфатларын, осталыкларын үстерә .

Слайд 3

casus ( латин)– буталган, гадәттән тыш очрак; case (инглиз) – портфель, чемоданчик.

Слайд 4

Кейс ни өчен кирәк? Кейс - тәҗрибә уртаклашу, үзеңне вакыйгадагы кеше урынына куеп карау, чынбарлыкны яки уйдырманы кабул итү, чишү юлларын эзләү, башкалар ялгышыннан үзеңә дөрес юл сайларга өйрәнү өчен кирәк.

Слайд 5

- төгәл куелган максатка туры килү; - тиешле дәрәҗәдә кыенлыкларга да ия булу; - типик вакыйгаларны иллюстрац ләү ; - аналитик фикерләүне үстерү; - бәхәс тудыру; - берничә җавап табу. Таләпләре, шартлары:

Слайд 6

- вакыйга, проблема чын тормыштан алына; - в акыйгаларның контекстында тарихи, хронологик урыннары, катнашучылары билгеле ; - комментарик вакыйгаларны автор тәкъдим итә ; - кейс белән эшләү өчен сораулар, биремнәр; - кушымталар; Т өзелеше:

Слайд 7

Кейс технологияләр процессында балалар: - аралашу вакытында кирәкле мәгъ лүматны алалар ; -үзләренең ниятләрен башкалар фикере белән чагыштыралар; -үз фикерләрен дәлилләргә өйрәнәләр; -сорау бирергә, бәхәстән читтә калмаска кирәклеген аңлыйлар; - кирәк вакытта ярдәм кабул итәргә ө йрәнәләр.

Слайд 8

Кейс-технологияләр коммуникатив күнекмәләр формалаштыралар: - балалар команда белән эшләргә; - өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән аралашырга ; - килеп чыккан каршылыклы, конфликтлы вакыйгаларга адекват рәвештә карарга ; - уен белән тормыш арасында үзара элемтә оештырырга; - реаль тормышта , өлкәннәрдән башка гына белем алырга өйрәнәләр ;

Слайд 9

Кейс технология төрләре: Конкрет вакыйгаларны анализлау, уен проектлау. Ситуацион- рольле уен . Фото-кейс. Кейс иллюстрация.

Слайд 10

Кейс конкрет вакыйгаларны анализлау . Уен проектлау Тема: « Т елефоннан сөйләшү» (зурлар төркеме) Максат: аралашу кагыйдәләре һәм нормалары турында булган белемнәрен ныгыту , сөйләм культурасын үстерү, көндәлек тормышта әдәби сөйләмне куллану ихтыяҗы тәрбияләү. Илдус телефоннан Айнурга шалтырата. Телефон трубкасын Айнурның әтисе ала. - Айнурны чакырыгыз. - Айнур өйдә түгел. Ә мин кем белән сөйләшәм? Әй ,ярар, соңрак шалтырырмын. Сораулар: Илдусны әдәпле һәм тәрбияле бала дип әйтеп буламы? Ни өчен? Илдус телефоннан сөйләшә беләме? Малай аралашу кагыйдәләренең кайсысын үтәмәде? ә сез ничек аралашыр идегез? Үрнәк күрсәтегез әле.

Слайд 11

Ситуацион- рольле уен. Тема: « Кибеттә» Максат: 1,2,3, 4,5 цифрлары белән предметларның бәйләнешен өйрәнүне дәвам итү, балалар арасында дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү Текст: Б алалар « Кибетле»(сюжетлы – рольле уен) уйныйлар . Алар кулдан ясаган «акчаларга» язылган санга туры килердәй предметларны «кибеттән» алып китәләр. Мәсь әлән: «Минем куяныма 3 кишер кирәк, менә сезгә 3 саны язылган акча». Сатучы «акчаны» ала, тикшерә, кишерләрне бирә.«Рәхмәт! Тагын килегез», дип озата. Яңа килгән кыз - Алсу саннарны танымый. Аның чираты җиткәч, ни эшләргә белмәү сәбәпле , ул барлык предметларны сумкасына сала башлый. Балалар көлә башлый, Алсу үпкәли. Ә сез сатучы ролендә булсагыз ни эшләр идегез?

Слайд 12

«Фото – кейс» ысулы. Фото « А йдар аш ашамый» М аксат: беренче ашны ашап бетерү мотивациясе булдыру. Текст : Б алалар бакчасында төшке аш вакыты. Поварлар бик тырышып тәмле һәм файдалы аш пешергәннәр. Ашның хуш исе бакча буйлап таралган иде. Тәрбияче ярдәмчесе аш алып керде. Балалар өстәл тирәли утырдылар һәм аш ашый башладылар. Айдар гына ашка кагылмады. Малай ни өчен аш ашамый икән? Аш нәрсәсе белән файдалы? Айдар урынында син нишләр идең?

Слайд 13

«Кейс-иллюстрация» ысулы Тема: Кунакта Максат: Б алаларны кунакчыл , тәртипле, әдәпле булырга , кунакларга, дусларыңа хөрмәт күрсәтергә өйрәтү ; үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен тәрбияләү, башкалар үрнәгендә үзләренең ялгышларын төзәтү. Сораулар: Рәсемдә ни күрәсез? Кемнәр кунаклар, ә кем хуҗа? Бу балалар нигә бик аптыраган, нигә читтә торалар? Малайның ялгышы нидә? Аны киләчәктә кунакка чакырырлармы икән? Мондый очракта сез ни эшләр и дегез?

Слайд 14

Игъ тибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект интегрированного занятия "Зимушка-зима, ты белым-бела"

Материал представляет собой интегрированное занятие по музыкальному воспитанию и изобразительной деятельности для детей старшего дошкольного возраста с интересными методическими приемами....

Поделка "Губка Боб" из бросового материала.Для работы использовали:пустую коробку,водоэмульсионка белая,колер желтый,гуашь красная и белая,остатки утеплителя,оракл черный,кусок пласмассовой трубы(рук),пенопласт,клей титан,картон красный,синий,белый. для

Здравствуйте уважаемые коллеги! Предлагаю Вам посмотреть на нашу поделку Губка Боба из бросового материала.А делали мы  Губка Боба с моими  сыновьми дома .Нам захотелось  в детски...

Квилинг ысулы белән милли бизәкләр ясау.

Мастер - классКвилинг  ысулы белән милли бизәкләр ясау....

Фелтинг ысулы менән һүрәт төшөрөү

Маҡсат:  өлкән төркөм балаларын  халыҡ-ҡулланма сәнғәте, « фелтинг » технологияһы менән таныштырыу. Ҡулдан эшләнгән әйберҙәргә ҡыҙыҡһыныу уятыу....

"Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә кейс ысулы"

Кейс ысулы-ул чын яки уйдырма вакыйгаларны кулланып кыска вакыт аралыгында белем бирүнең интерактив алымы...