"Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә кейс ысулы"
материал (подготовительная группа)

Фатихова Гюзель Хамзевна

Кейс ысулы-ул чын яки уйдырма вакыйгаларны кулланып кыска вакыт аралыгында белем бирүнең интерактив алымы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mktpkch_belem_biru_olksend_keys_ysuly.docx30.9 КБ

Предварительный просмотр:

"Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә кейс ысулы"

Кейс ысулы-ул чын яки уйдырма вакыйгаларны кулланып кыска вакыт аралыгында белем бирүнең интерактив алымы.Кейс ысулы -хәзерге заман методларыннан санала.Аның максаты-баланы катлаулы һәм гади булмаган тормышка әзерләү һәм төрле авыр ситуацияләрне чишеп аннан чыгу юлын табарга өйрәтү.

Кейс латинча буталган,гадәттән тыш очрак дип,ә инглизчә порт-фель,чемодан дип тәрҗемә ителә.

   Иң беренче кейс методы Американың Гарвард бизнес мәктәбендә 1924 елда кулланыла башлый.Ә Россиягә ул соңгы 3-4 елда кертелә.

Гарвард бизнес мәктәбенә 1908 елда нигез салына.Бу мәктәптә 197 профессор белем бирә һәм дөньяда иң кыйммәтле уку йорты булып санала. Бу уку йортын тәмамлаган студент дөньяның үзе теләгән иң эре кампаниясенә эшкә керә һәм иң югары хезмәт хакы алып эшли ала. Гарвард университеты бер елга Америка һәм Европа бизнес мәктәпләре куллана торган 600ләп кейслар әзерли. Бу университет-ның төп укыту методы -кейс. Студентлар һәр көнне занятияләрдә төрле дискуссияләрдә катнашалар һәм һәр занятиядә 3-4 кейс буен-ча фикер алышалар

Кейс ни өчен кирәк?

Кейс - тәҗрибә уртаклашу, үзеңне вакыйгадагы кеше урынына куеп карау, чынбарлыкны яки уйдырманы кабул итү, чишү юлларын эзләү, башкалар ялгышыннан үзеңә дөрес юл сайларга өйрәнү өчен кирәк.

Кейсның тәләпләре, шартлары:төгәл куелган максатка туры ки-лү, тиешле дәрәҗәдә кыенлыкларга да ия булу,типик вакыйгалар-ны иллюстрацияләү, аналитик фикерләүне үстерү,бәхәс тудыру, берничә җавап табу.

Кейс технологиясен үзләштерү процессында балалар

-аралашу аша кирәкле мәгълүмат алырга

-үз фикерләрен дәлилләргә

-дискуссиядә катнашырга

-үз фикерләрендә кала белергә

-үзләренең ниятләрен башкалар фикере белән чагыштырырга

-кирәк вакытта ярдәм кабул итәргә өйрәнәләр

Кейс-технологияләр балаларда коммуникатив күнекмәләр формалаштыра:

- балалар команда белән эшләргә;

- өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән аралашырга ;

 - килеп чыккан каршылыклы, конфликтлы вакыйгаларга адекват рәвештә карарга ;

 - уен белән тормыш арасында үзара элемтә оештырырга;

- реаль тормышта , өлкәннәрдән башка гына белем алырга өйрәнәләр

Кейсны оештырганда активлыкларын арттыру өчен балаларны бер-ничә төркемгә бүлергә кирәк.

Кейс белән эшләү методикасы ничек оештырыла? Башта педагог балаларга кейс тәкъдим итә,аның уен булуын,аны бергәләп коллек-тив белән уйнарга кирәклеген,һәрбер уенчыныңүз фикерен әйтү мөмкинлеге булуын һәм бу уенда “Что?Где? Когда?”телевизион  уенындагы кебек команда белән фикер алышып бер уенчыныңҗавап бирергә тиешлеген аңлата.

Кейс белән эшләү берничә этаптан тора.

Беренче этапта педагог иллюстрацияле материал күрсәтә,текст укый яки кереш хикәя тәкъдим итә.Иң мөһиме балаларны пробле-малы ситуациягә этәрү,ә педагогның балаларга куйган соравы проблеманы күрә белүгә юнәлдерелгән  булырга тиеш (мәсәлән, "Бала нәрсәне дөрес эшләмәгән?”, "Бу баланың нәрсәгә кәефе киткән?”)

Икенче этап-анализлау,ситуациянең сәбәпләрен тикшереп ачык-лау.Бу этапта педагог "Ни өчен болай килеп чыкты?”, “Ни өчен шулай булды?”сорауларын куя.Педагог балалар тарфыннан әйтел-гән күпфикерлелекне хуплый.Бу этапта балалар үзләренең фикерлә-рен ышандырырлык аңлатып бирергә тиешләр һәм коллектив белән бу фикер хуплана яки кире кагыла.

Өченче этап-бу этапта дөрес һәм куркынычсыз булган вариантлар эзләнә.Педагог “Бу ситауциядән ничек дөрес чыгарга?”,”Бу пробле-маны ничек чишәргә?Аны ничек булдырмаска?” дигән сораулар куела.

Дүртенче этап-иҗади якын килеп коллектив белән хәл итү.Бу этап-та педагог ягыннан кейс буенча балаларның эшләренә нәтиҗә яса-ла, әгәр  мөмкин булса балаларның үз-үзләренә бәя бирүләре.Бала-лар иҗат иткән барлык кагыйдәләрне альбом итеп теркәп куярга була.

Кейсның төрләре бик күп,мәктәпкәчә яшьтәге балаларга түбәндәге кейслар тәкъдим ителә.

Кейс технология төрләре:

-Конкрет вакыйгаларны анализлау, уен проектлау.

-Ситуацион- рольле уен .

-Фото-кейс.

-Кейс иллюстрация.

-Кейс-мулҗтфилҗмнар,кейс-әдәби әсәрләр.

Кейсны бөтен группа белән дә,баланың үзен  генә дә алып эшләргә була.

Кейс-иллюстрацияләр-бу  бигрәк тә уңайлы һәм гади формалы кейслар.Балаларга ситуацияле рәсемнәр күрсәтелә. Иллюстрацияне карап балалар алган информацияне уртага салып сөйләшәләр,фикер йөртәләр,карар кабул итәләр,нәтиҗә чыгаралар. Кейс балаларны чынбарлык проблемалар белән таныштыра һәм хәзер без сезнең белән аннан чыгу юлын эзләп карарбыз.

-Сезнең алдыгыздагы  рәсемне игътибар белән карагыз.(1этап)

-Хәзербу рәсемдәге проблеманы уйлап әйтегез. (2этап)

-Бу хәл ничек тәмамланырга мөмкин?(3этап)

-Сез бу проблемалы ситуациядән ничек чыгар идегез?(4этап)

5этап-кейсны чишү (бер яки берничә вариант җавапларны тыңлау)

1вар-т:Җәяүлеләр юлыннан яшел ут янгач кына

2вар-т:әти-әниләрнең кулларыннан гына тотыпҗәяүлеләр юлыннан чыгарга

3вар-т:әти-әни булмаса ГИБДД инспекторыннан ярдәм сорарга)

Шулай итеп нәтиҗә ясыйбыз:юлны җәяүлеләр юлыннан,светофор-ның яшел сигналына чыгарга.Һәм мондый хәлгә юлыкмас өчен юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә.

Шулай итеп кейста бер генә түгел,ә берничә җавап булырга мөмкинКилеп туган ситуациядән төрле чыгу юлларын табып үзеңә кирәк-лесентаба белергә генә кирәк.

Фото-кейс-кейс -иллюстрациягә  ошаган. Кейс-иллюстрациядәге рәсемнәрне интернеттан,ә фото-кейс чын тормыштан алына.

Мәсәлән фотоны игътибар белән карагыз.Балалар бакчасында өйлә вакыты.Пешерүчеләр тырышканнар бик тәмле аш әзерләгәннәр Аның тәмле исе бөтен бакчага таралган.Тәрияче ярдәмчесе өстәлне

әзерләгән.Балалар ашый башлаганнар.Бер Булат кына ашамыйча утыра.

-Фотога карап пробеманы табу

-Ул ни өчен ашамый?Ашамасаң нәрсә булырга мөмкин?

-Бу ситуациядән ничек чыгарга?Үзегезнең фикерләрегезне әйтегез.

(Бер өлешен генә ашарга тәкъдим итәргә.Эчең авыртырга мөмкин дип аңлатырга)

Нәтиҗә:кеше сәламәт,көчле булсын өчен ашарга тиеш.Ашыйсың килмәсәбер өйлешен генә булса да ашарга.

Тагын бер мисал: Бүген уртанчылар төркеменә кердем. Төркемдә балалар юк иде -алар саф һавага чыгып киткәннәр.Палас уртасында мин бик күп матур уенчыклар күрдем.Сез ничек уйлыйсыз матур уенчыкларны күреп мин сөендемме яки минем кәефем төштеме?

Куелган сорау буенча фикер алышу,  уйлану(сөенгәнменме әллә юкмы.Ни өчен кәеф төшкән?Уенчыкларга сак карамау нәрсәгә китерә?һ.б.Бу ситуацияне ничек төзәтеп була?

(һәр бала үзе уйнаган уенчыгын үзе җыештыра,дежурлар куеп була.Уенчыкларын җыйсын өчен балага ничек мөрәҗәгать итәргә.һ.б.

Бу ситуациянең максаты: балаларның социаль-коммуникатив үсешләрен үстерү,җаваплылык,дисциплиналыктәрбияләү,төркемдә тәртип булдыру,төркемдәге кагыйдәләрне үтәү күнекмәләрен булдыру.

Ситуацион- рольгә кереп уйнау кейсы-балалар зурлар ярдәмендә уенчыклар яки маскалар белән уйныйлар.

Мондый кейс балалар белән ничек уйнатыла икән?Әйдәгез уйнап карыйбыз.

Аю: Ой-ой-ой, мин авырыйм.

Минем эчем авырта

Башым да авырта

Кулларым сызлый

Инде миңа нишләргә

-Әйдәгез урман җәнлекләре авырмас өчен,сәламәтлеген ныгытыр өчен аюга нинди киңәшләр бирерсез икән?

-Рәхмәт,балалар.Мин хәзер беләм инде авырмас өчен.....

Рольгә кереп уйнау кейсы ул шул ук сюжетлы-рольле уен шикелле үк,ләкин проблемалы. Балалар уенны болай гына уйныйлар, ә кейс балаларга алган белемнәрен искә төшерергә һәм аларны практикада кулланырга өйрәтә.Мәсәлән, әлеге уенны уйнаганда балалар сәла-мәт яшәү кагыйдәләрен искә төшерәләр,аюга киңәш биргәндә бер-

ничә вариант уйлап үзләренә иң оптималь вариантны сайларга өйрәнәләр.

Конкрет вакыйгалар кейсы.Ул шул вакытта,шул урында анализ-лана торган ситуация.Мәсәлән,бер малай өй төзи,икенчесе килеп  җимерә.

Кейс-мультфильмнар, кейс-әдәби әсәрләр-  Балаларга ситуацияле әсәрнең башы тәкъдим ителә.Балаларүзләренең вариантларын әй-тәләр.Әсәрнең дәвамы балаларга үзләренең җавапларын тикшереп карарга мөмкинлек бирә.

Безнең тормыш үзе  Кейс-технология дип әйтеп була,чөнки безнең тормышыбыз төрле авырлыклардан тора һәм җирдә проблема белән очрашмаган бер генә кеше дә юктыр. Тормыштагы каршылыкларны җиңәр өчен кеше үзенең проблемасын дөрес итеп анализларга,төр-ле чишү вариантларын табарга үзенең көче җитәрлек иң оптималь вариантны сайлап ала белергә өйрәнергә тиеш.

Шулай итеп бала укырга кергәч икеле алганга,классташлары үртә-гәнгә яки башка төрле проблемаларга җиңелмәс өчен аны пробле-маның чишелешен табу күнекмәсенә өйрәтергә кирәк.

Сезгә эшегездә уңышлар телим,игътибарыгыз өчен рәхмәт!

"Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә кейс ысулы"

Фатихова Г.Х.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Танып белү” белем бирү өлкәсендә гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты “Бездә кышлаучы кошлар”

зурлар төркемендә  гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру буенча "Бездә кышлаучы кошлар" темасына ачык шөгыль конспекты...

«Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә кейс- ысулы»

laquo;Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә  кейс- ысулы»...

Квилинг ысулы белән милли бизәкләр ясау.

Мастер - классКвилинг  ысулы белән милли бизәкләр ясау....