Минем педагогик табышым.Балаларның иҗади сәләтләрен рәсем эшчәнлегендә гадәти булмаган ысуллар куллану ярдәмендә үстерү.
материал (средняя группа)

Галиуллина Суюмбика Шаукатовна

        Сәнгать эшчәнлеге, мәктәпкәчә  балалар өчен, эшчәнлекнең иң кызыклы бер төре булып тора. Рәсем аша бала үзенең әйләнә-тирәгә карашын һәм мөнәсәбәтен әйтеп бирә ала. Балаларның эстетик, акыл  һәм әхлаки яктан үсешенә уңай йогынты ясый, хезмәткә карата уңай караш тәрбияли. Сәнгать эшчәнлеге бугенге көндә дә үзенең тәрбияви мәгънәсен югалтмаска тиеш.Традицион булмаган рәсем ясау техникасы баланың иҗади сәләтләрен үстерү өчен аеруча нәтиҗәле.График күнекмәләренең һәм осталыкларының формалашмавы балага рәсемнәрдә уй-ниятләрен күрсәтергә комачаулый. Сурәтләүдә традицион булмаган алымнарын куллану исә баланың рәсем ясау сәләтен төрлеләндерергә мөмкинлек бирә, материалларның сынлы сәнгаткә мөмкинлекләрен өйрәнүгә кызыксыну уята, һәм нәтиҗәдә, сынлы сәнгать белән кызыксынуны арттыра.Традицион булмаган техника ачык, яңалык, яхшы нәтиҗәләр белән җәлеп итә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл izhadi_selet_usteru.docx27.69 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Апас муниципальрайоны

Әлмәндәр ”Бәллүки”  балалар бакчасы

\

Тема:   Балаларның иҗади сәләтләрен  рәсем

 эшчәнлегендә гадәти булмаган

          ысуллар куллану ярдәмендә үстерү.

                                                                                                                   

                                                                                 

                                                                                   Тәрбияче:

                                                                                    Галиуллина Сөембикә.

2022 ел.


            Балачакта без барыбыз да рәссамнар  идек. 2-3 яшьтән үсмер чакка кадәр һәр бала  ниндидер катлаулы композицияләр ясый, нәрсә күрсә, ишетсә шуны ясыйсы, күрсәтәсе килә. Бала «вертикаль»  һҽм «горизонталь»  төшенчәләрен өйрәнә. Аннан соң форманы, материалның  ниндилеген, акырынлап әйләнә-тирәне өйрәнә башлый. Өйрәнгәнен,  белгәнен сүз белән әйтә алмаганны бала рәсем аша «әйтеп бирә».

         Шулай ук сәнгать эшчәлеге балаларның эстетик, акыл  һәм әхлаки  яктан усешенә уңай йогынты ясый, хезмәткә карата уңай караш тәрбияли.  Рәсем ясауның хисләр, фикерләү сәләте үсешенә йогытысы хакында күп  педагоглар: Фребель, Каменский һ б. язганнар. Сәнгать эшчәнлеге бугенге  көндә дә үзенең тәрбияви мәгенәсен югалтмады. Ул эстетик тәрбиянең иң  кирәкле бер өлеше булып тора. Борынгы Греция рәссамнары рәсем ясауны,  

гомүмән, хезмәттә генә түгел, белем бирү һәм тәрбияви яктан да мәһим диеп  

уйлаганнар.

Сәнгать эшчәнлеге, мәктәпкәчә  балалар өчен, эшчәнлекнең иң кызыклы бер төре булып тора. Рәсем аша бала үзенең әйләнә-тирәгә карашын һәм мөнәсәбәтен әйтеп бирә ала. Балаларның эстетик, акыл  һәм әхлаки яктан үсешенә уңай йогынты ясый, хезмәткә карата уңай караш тәрбияли. Сәнгать эшчәнлеге бугенге көндә дә үзенең тәрбияви мәгънәсен югалтмаска тиеш.

Рәсем эшчәнлеге барышында сәнгатьне эстетик һәм эмоциональ яктан кабул итү өчен уңай шартлар тудырыла. Бар бала да рәсем ясарга ярата. Чөнки бала өчен рәсем ясау шатлыклы һәм илһам китерә торган эш. Ә рәсем эшчәнлеген оештырганда  гадәти булмаган ысулларны куллану  тагы да балаларны, җанландыра, шаккаттыра. Шуның белән аларның рәсем ясауга карата кызыксынулары арта. Бар бала да рәсем ясарга ярата, ләкин бу эш мәҗбүри рәвештә барырга  тиеш түгел.  Әлбәттә, моңа баланы берничек тә мәҗбүр итеп булмый, ә бары тик  кызыксындырырга кирәк. Мондый оригиналь рәсем ясау балага  буяуны, аларнының характерларын, күңел күтәренкелеген тоярга ярдәм   итә.

           Бер акыл иясе: «Бала ул тутыру өчен савыт кына түгел, ә кабызып  җибәрү өчен ут та» – дигән. Һәм баланың күпмедер пычрануы куркыныч  

түгел, аның үзенең эшеннән канәгать калуы мөһим. Гадәти булмаган  алымнар куллану балаларның логик фикерләвен, фантазиясен, күзәтчәнлеген,  игтътибарын һәм үз-үзенә ышанычын арттыра. Балаларның үз рәсемнәрендә исне, тавышны ясауларын, тапны ясап  бетерүләрен күзәтеп тору бик кызык. Мондый шөгыльләрдә балалар  төсмерләрне аера белергә өйрәнәләр, диалогик һәм монологик сөйләмнәре  үсә. Балага аралашу авыр, ләкин рәсем аша бала үзенең күңел күтәренкелеген  күрсәтә ала һәм системалы рәвештә эшләгән очракта, мәктәпкәчә балачакның  ахырына ул безне үзенең матур эшләре белән шатландыра. Кечкенәләр өчен  бармак, бөтен уч белән рәсем ясау алымнары кулланылса, алга таба шәм,  балавызлы карандаш,  нокталы рәсем ясау, монотипия, каты пумала, акбур,  җеп, юешь һәм бөгәрләнгән кәгазь һ б. белән эшләү алымнары өстәлә. Буяуга  бөтен учлары белән кереп, альбом битенә эз төшереп, һәм өстәвенә ул эзнең  «Кыш» исемле ак әкияткә охшавына зур балаларда бер бик шатланалар.  

Үз куллары белән төрле шаккаттыргыч әйберләр ясаучы рәссамнар бит алар?  

  Әлбәттә, алар булдыралар! Бу балаларның фантазияларын арттырып җибәрә,  күңел күтәренкелеге арта.

        Гадәти булмаган рәсем ясау алымнарын шөгыльләрдә генә тугел, буш  

вакытларда да кулланырга була. Бу алымнарны куллану балаларның сәнгать  

эшчәнлегенә карата кызыксынуларын тагыда арттыра.

         Гадәти булмаган алымнар куллану күп төрле, безнең балалар  катнаш төркем , шуна кармастан да эшемне  иң гади алымнарны алып башлап җибәрдем  .Үз белемне күтәрү темасы итеп “ Балаларның иҗади сәләтләрен  рәсем эшчәнлегендә гадәти булмаган  ысуллар куллану ярдәмендә үстерү” алдым.Төрле  әдәбият белән таныштым.Үз эшемне преспектив план тезүдән башладым  һәм балалар белән иң гади эшкә керештем.Урамга чыккан саен  тактада төрле төстә  акбур белән рәсем ясыйбыз. Комда һәм җирдә таякчык б.н.сызыклар,түгәрәкләр сызабыз Кыш көнне урамга чыккач карда таякчык, кул,гәүдә б.н. рәсемнәр ясыйбыз.

Төркемдә исә, баштан ярмаларда һәм комда рәсем ясадык. Бармак очы б.н. ясый башлагач һәр бер бала белән индивидуаль эш алып барыла. Аннары соң 2-3 бала белән кумәкләп  бергә эшләүдә балаларның осталыгын үстереп җибәрә.  Эшебезне  катлауландыра барып мамык таякчыклары,үч төбе, паралон, трафаретлар белән эшләүне дәвам  иттек . Паралоннан төрле геометрик формалар ясадым: түгәрәк,очпычмак, һ.б.

Тагын бер төрле алымны алдым: яфрак белән эшләү. Яфраклар белән төрле композиөияләр төзибез, рәсемнәр  ясыйбыз. Яфракны пумала белән краска или гуашларга буядык һәм  ак кәгаз битенә төшерәбез .(Агач килеп чыкты).

Эшебездә каты пумала, бөгерләнгән кәгазъ бите б.н. кулланабыз. Бик матур рәсемнәр килеп чыга. Балаларга бик ошый.

Штамп ярдәмендә рәсемнәр ясарга  өйрәнгәч без  пластилинга кучтек һәм аның ярдәмендә  төрле картиналар, рәсемнәр ясыйбыз. Пластилинография   алымын балалар  бик кызыксынып куланалар.  

        Бала үз хисләрен кәгазьдә чагылдырырга өйрәнгәч, башкалардан яхшырак аңларга, кыюлыкны җиңәргә, рәсем ясар алдыннан курку хисләрен җинәргә өйрәтә башлый. Ул матур килеп чыгачагына ышана. Мин үземдә моны эшләүем белән канәгатьләнү хисе дә алам."

Экспериментлардан, традиөион булмаган алымнар кулланудан  курыкмаска – эшләргә, фантазияләрне баетырга кирәк! Безгә һәркайсыбызга да, балалар белән бергә  шатлык – иҗат шатлыгы, гаҗәпләнү хисләре белән берләшү шатлыгы киләчәк.

    Традицион булмаган технологияларны куллану, арттерапия  тәлапләренең берсе булып тора.

 Арттерапия алдагы методларны үз эченҽ ала:

-    Ирекле рәсем ясау;

  -  Коммуникатив рәсем ясау (группа белән уртак бер темага рәсем    ясау);

-  Бергә рәсем ясау (совместное рисование) – тавышсыз гына берничә    бала бер альбом битенә рәсем ясый, беткэч эңгәмә үткәрү;

-  Өстәмә рәсем ясау (дополнительное рисование) – рәсем түгәрәк  буенча йөри, һәр бала бер рәсемен  өстәп ясый

Гадәти булмаган технологиялар:

     Кляксография. 5 яшьтэн. Альбом битенә кляксалар тамызыла һәм  

альбом бите як-якка ябыштырыла, яисә көпшәдән, су таякчыкларыннан  

өрелә .Өрелгән һава яңа сурәт чыгара. Иң мөһиме рәсем ясагач “Синең  

рәсемең нәрсәгә охшаган?” дип сорарга онытмагыз. Бу рәсемнәрне бала узе  

тикшереп карап нәрсәгә булсада охшатып, сез көтмәгән җаваплар да бирәчәк. Икенче вариант, альбом битенҽ зур тамчылар куела. Кәгазь читен  

урталай бөкләп, җиңелчә сыпырып алгач, ачабыз. Бала бу вакытта сихри,  матур, үзенчәлекле бизәкләр күрә. Бу сүрәткә акварель белән өстәмәләр дә  

кертеп эшне йомгаклап куеп була. Шулай ук бу алым симметрияле ясауны  

өйрәткәндә дә куллану өчен уңайлы.

      Поролон салфетка белән ясау.  4  яшҗ  Поролонны краскага мана һәм  

 биткә төшерә. Пенопласт ярдәмендә ясау да шулау ук краскалы      савытка салып алына һәм альбом  битенә тошерә. Икенче тосне     чыгарыр очен савыт һәм  пенопласт алыштырыла.

    Монотипия. 5-6 яшь.Ак  кәгазьны урталай бөкләргҽ, бер  ягына рәсемне ясарга һәм  бөкләргә, кул белән сыпырып алып ачасын. Житмәгән  өлешләрен ясап бетерергә була.  Төрле табигать, өй, һава, урман  рәсемнәрендә ясарга була.

  Чәчәкләр, яфраклар төшерү. 4 яшьтэн. Усемлекләрне киптерәбез,  өстен куе итеп гуашь белән буиибыз. Буялган ягы белән аска, кәгазь битенә  төшерәбез, кәгазьдән сак кына  яфракны алабыз.  

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе-минем педагогик күзаллау

Материал "Ел тэрбиячесе-2013" конкурсы өчен әзерләнде....

“2-3 яшлек балаларның иҗади сәләтләрен рәсем эшчәнлегендә гадәти булмаган ысуллар куллану ярдәмендә үстерү” чыгышы

Сәнгать эшчәнлеге, мәктәпкәчә  балалары өчен, эшчәнлекнең иң кызыклы бер төре булып тора. Рәсем аша бала үзенең әйләнә-тирәгә карашын һәм мөнәсәбәтен әйтеп бирә ала.Балаларның эстетик, акыл ...

"РӘСЕМЛӘҮДӘ ТРАДИЦИОН БУЛМАГАН АЛЫМНАР КУЛЛАНУ" дигән темага доклад.

РӘСЕМЛӘҮДӘ  ТРАДИЦИОН БУЛМАГАН АЛЫМНАР КУЛЛАНУ....

2-3 яшлек балаларның иҗади сәләтләрен рәсем эшчәнлегендә гадәти булмаган ысуллар куллану ярдәмендә үстерү

•логик фикерләвен;•күзәтчәнлеген; •игтътибарын ;•үз-үзенә ышанычын арттыра; •балалар төсләрне аера белергә өйрәнәләр;•диалогик һәм монологик сөйләмнәре үсә;•балаларның фантазияларын арттырып җибәрә;•к...

“Балаларның сөйләмен үстерүдә Ф.В. Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинованың «Туган телдә сөйләшәбез» 2-3 яшь укыту-методик комплектын куллану” темасына педагогик киңәшмәдә чыгыш

ldquo;Балаларның сөйләмен үстерүдә Ф.В. Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинованың «Туган телдә сөйләшәбез» 2-3 яшь укыту-методик комплектын куллану”темасына педагогик киңәшмәдә чыгыш...

Минең педагогик табышым/ Моя педагогическая находка

Тыуған телде өйрәнеү баланың үҙ аллы фекер йөрөтөү, һөйләү телмәрен үҫтереү, байытыу һәм формалаштырыуҙа берҙән-бер ҡорал....

Минем педагогик табышым Тема:Балаларның иҗади сәләтләрен рәсем эшчәнлегендә гадәти булмаган ысуллар куллану ярдәмендә үстерү.

хәзер без катлаулы чорда яшибез, кече яшҗтән үк балаларның сөйләм теле начар формалаша,бары тик без балаларның вак кул чукларын үстерү ярдәмендә генә алга таба баланың дөрес сөйләмен үстерә алабыз. В....