Эссе-минем педагогик күзаллау
статья по теме

Материал "Ел тэрбиячесе-2013" конкурсы өчен әзерләнде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon proekt_esse.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

Эссе  -  минем  педагогик  күзаллау.

Мин үземнең гомеремне балалар тәрбияүләүгә, аларга белем бирүгә багышладым. Хәзерге вакытта Актанышта балалар бакчасында эшлим.

Чыгышым белән мин Әлмәт районы Сөләй авылы кызы. Элек- электән шулай килгән бит: һәр ата- ана үзбаласын укымышлы итеп күрергә тели, аңа бәхетле киләчәк юрый. Минем укытучы һөнәрен сайлавыма әти- әнием  сөенеп туялмады. Бөгелмә педагогия училищесында уку еллары сизелми дә үтеп китте. Ниһаять мин укытучы булдым.

Актанышта балалар бакчасына эшкә урнаштым. Инде 21 ел үтеп киткән. Ләкин бер уй тынгылык бирми миңа. Югары белем алу кирәклеге турында уйлана башладым. Һәм 2002 елны читтән торып Чаллы дәүләт педагогия институтына укырга кердем. Аны уңышлы гына тәмамлап диплом да алдым. Хәзергесе вакытта балаларга физик тәрбия бирәм . Эшемне яратып башкарам. Балаларның сәламәтлеген саклау, ныгыту турында кайгырту –минем төп бурычым. Сәламәт бала – ул психикасы да, физик үсеше дә камил булган зат. Һәр көнне иртәнге гимнастикада һәм махсус шөгыльләрдә бу бурычларны тормышка ашырам. Көндәлек эшчәнлектә балаларның гәүдәне дөрес тотуларына, дөрес, ритмлы, җиңел йөрү һәм йөгерү күнекмәләре формалаштыру өстендә эшлим, ә иң мөһиме сәламәт булырга өйрәтәм. Чөнки “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл”, диләр бит. Бу эш бер дә җиңел түгел. Сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтүнең  бер китапта да әзер формуласы юк. Шулай да балаларга аңларлык итеп сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну уяту өстендә эшлим.

Минем педагогик эшемнең икенче максаты: физик тәрбиягә кызыксыну  тәрбияләү, балаларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү. Үземнең бар белгәнемне балаларга бирергә тырышам.  Аларның сәламәтлекләре өчен үземне җаваплы тоям. Үземнең эшчәнлектә балаларны үзләренең йомшак якларын җиңәргә, тырыш һәм тәртипле булырга өйрәтәм. Көн саен  балалар белән очрашам. Алар нинди төрлеләр! Аларның күзләрендә кызыксыну да бар, ышаныч та, сагаю да, ә кемнеңдер күзендә әлегә битарафлык.  Аларның һәрберсенең үз дөньясы, үз ихтыяҗлары. Кайчакта аларның ихтыяҗлары белән,  минем теләкләр туры да килми. Менә шул чакта каршылыклар килеп чыкмасын өчен һәр баланы аңларга тырышам, аңа шәхес кебек карыйм. Һәм гомумән балаларга бәхетле, акыллы, тәртипле һәм сәламәт булулурын телим. Менә минем педагогик күзаллау шушылардан тора.

/Садртдинова Ф.И./


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеграция педагогики и инженерной методологии творчества Зачем ТРИЗ современной педагогике?

Поиск ответа на поставленный вопрос заставил обра­титься к творческому наследию философа, психолога Э.В. Ильенкова, потому что в центре его исследований была проблема универсальности человека как субъ...

мәктәпкә хәзерлек төркемендә иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты...

Коррекционная педагогика как составная часть педагогики.

История становления человеческого общества свидетельствует, что на ранних этапах своего развития, в силу неразвитости производительных сил, низкого уровня культуры, нравственных и духовных ценностей, ...

«Куянкайның, туган көне» Ачык ишекләр көненә әзерләнгән икенче кечкенәләр төркемендә гади математик күзаллау формалаштыру эшчәнлеге.

Максат:1) Балаларның санау күнекмәсен үстерү; бер-күп төшенчәрен ныгыту; зур һәм кечкенә төшенчәләре турында мәгълүмат бирү, предметларның зур һәм кечкенәнен аера белергә өйрәтү.2) Уйлау-фикерләү сәлә...

Эссе «Минии педагогическа философи»

Хүүгэдые зүбөөр һургахын тула, өөрөө саг үргэлжэ «һура» гэһэн уряа доро ябадагби. Үхибүүдэйнгээ ургахые харахадаа, ажалайнгаа үрэ дүнтэй байхада, би энэ дэлхэйдэ жаргалтайб гэжэ зосоогоо б...