Минем педагогик табышым Тема:Балаларның иҗади сәләтләрен рәсем эшчәнлегендә гадәти булмаган ысуллар куллану ярдәмендә үстерү.
методическая разработка

Алия Фасахова

хәзер без катлаулы чорда яшибез, кече яшҗтән үк балаларның сөйләм теле начар формалаша,бары тик без балаларның вак кул чукларын үстерү ярдәмендә генә алга таба баланың дөрес сөйләмен үстерә алабыз. В.А. Сухомлинский болай дип язган: «Балаларның сәләтләре  бармак очларында. Бармаклардан иҗади фикер чыганагын туендыручы бик нечкә җепләр үтә. Гади итеп әйткәндә балалар кулында осталык күбрәк булган саен, бала акыллырак" дигән.

Мин  яшь буынны тәрбияләүдә яңа чаралар, белем бирүнең нәтиҗәле методларын эзләргә, тәрбия эшендә халкыбызның күркәм традицияләренә, педагогик тәҗрибәсенә ныграк таянырга, балаларның физик, интеллектуаль һәм шәхси үсешен тәэмин итү, иҗат мөмкинлекләрен ачу һәм үстерүгә зур игътибар биреп, тәрбия  һәм белем бирү эшендә бертөрлелектән  арына барып, заман таләпләренә җавап бирә торган программаларны, яңа технологияләрне көннән – көн киңрәк кулланырга кирәк диеп уйлыйм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл aliya_ped_tabysh_111.docx33.76 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авылы “Ромашка” балалар бакчасы

Минем педагогик табышым

Тема:Балаларның иҗади сәләтләрен рәсем

эшчәнлегендә гадәти булмаган

ысуллар куллану ярдәмендә үстерү.

Тәрбияче : Фасахова А.Р.

2023 ел гыйнвар


"Балалар кулында осталык күбрәк булган саен, бала акыллырак»

В. А. Сухомлинский

Баланың сәнгать-эстетик үсеше - хәзерге мәктәпкәчә белем бирү системасында күпкырлы юнәлеш, ул әйләнә-тирә дөньяга эстетик мөнәсәбәт һәм сәнгать үсеше белән бердәмлектә карала.

Минем максатым : мәктәпкәчә яшьтәге балаларда традицион булмаган рәсем техникасы аша балаларның вак кул чукларын үстерү.

Белем бирү бурычлары: әйләнә – тирә дөньяга иҗат эшчәнлеге аша, шәхси тәҗрибә туплау.
Үстерү бурычлары: иҗади идеяларны тормышка ашыруда фактура һәм төсләр уйнавын, стандарт булмаган алымнар кулланып,иҗади сәләтләрне,образлы фикерләүне, фантазия һәм күзаллауларын,вак кул чукларын үстерү
Тәрбия бурычлары: Традицион булмаган рәсем ясау алымнары белән балаларны таныштырырга, сурәтләү осталыгының һәм күнекмәләрен үзләштерү, әйләнә-тирәлеккә уңай караш, кызыксыну уяту, мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Рәсем-эстетик тәрбиянең мөһим чарасы: ул балаларга әйләнә-тирә дөнья турында үз фикерләрен белдерергә мөмкинлек бирә, фантазияне үстерә, төс, форма турында белемнәрен ныгытырга мөмкинлек бирә. Рәсем ясау вакытында баланың күзәтүчәнлеге, эстетик сизүе, эстетик хис-тойгылары, сәнгате, вак кул чуклары ,иҗат сәләте, мөстәкыйль рәвештә булдыра алырлык чаралар белән осталыгы камилләшә. Рәсем ясау әйләнә-тирә мөһитнең матурлыгын күрә белү сәләтен үстерә.

Минем темамның актульллеге: хәзер без катлаулы чорда яшибез, кече яшҗтән үк балаларның сөйләм теле начар формалаша,бары тик без балаларның вак кул чукларын үстерү ярдәмендә генә алга таба баланың дөрес сөйләмен үстерә алабыз. В.А. Сухомлинский болай дип язган: «Балаларның сәләтләре бармак очларында. Бармаклардан иҗади фикер чыганагын туендыручы бик нечкә җепләр үтә. Гади итеп әйткәндә балалар кулында осталык күбрәк булган саен, бала акыллырак" дигән.

Мин яшь буынны тәрбияләүдә яңа чаралар, белем бирүнең нәтиҗәле методларын эзләргә, тәрбия эшендә халкыбызның күркәм традицияләренә, педагогик тәҗрибәсенә ныграк таянырга, балаларның физик, интеллектуаль һәм шәхси үсешен тәэмин итү, иҗат мөмкинлекләрен ачу һәм үстерүгә зур игътибар биреп, тәрбия һәм белем бирү эшендә бертөрлелектән арына барып, заман таләпләренә җавап бирә торган программаларны, яңа технологияләрне көннән – көн киңрәк кулланырга кирәк диеп уйлыйм.

Үземә яңалык итеп:

Традицион булмаган техник рәсем ясауның яңа һәм аермалы үзенчәлеге аларның инновацион характерда булулары. Эш системасында традицион булмаган ысуллар һәм балалар сәнгать иҗатын үстерү ысуллары кулланып балаларның вак кул чукларын үстерү. Традицион булмаган рәсем ясау өчен кулдан ясалган инструментлар сайлау. Традицион булмаган рәсем балаларга бик күп уңай хис-кичерешләр уята, оригиналь сәнгать материаллары сыйфатында яхшы таныш көнкүреш предметларын куллану мөмкинлеген ача.

Минем принципларым:

- мөстәкыйль эшчәнлектә баланың иҗади сәләтен үстерергә мөмкинлек бирүче иҗат принцибы;

- балаларның мөстәкыйль эшчәнлеген тиешенчә төзергә мөмкинлек бирүче психологик уңайлылык принцибы, бу белем бирү процессын оештырганда барлык куркуны бетерүне тәэмин итә;

Мин шушы максатлардан чыгып үземә Федералҗ дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп “ Минем тылсымлы кулларым “ дигән проект төзедем һәм гади эшкә керештем.Эшемне 3 юнәлештә алып барам.

1. Балалар

- экскурсияләр

- күзәтүләр алып бару

- мөстәкыйль эшчәнлек

- макетлар төзү

- материаллар әзерләү

#1240;ти- әниләр( Әңгәмәләр үткәрү, төрле конкурсларда катнашу,күргәзмәләр оештыру)

3. Педагоглар.( Мастер класс үткәрү, педсоветта чыгыш ясау, консул.үткәрү)

Сәнгать эшчәлеге балаларның эстетик, акыл һәм әхлаки яктан усешенә уңай йогынты ясый, хезмәткә карата уңай караш тәрбияли. Фребель, Каменский һ.б педагоглар рәсем ясау хисләр, фикерләү сәләте үсешенә уңай йогытысы хакында бик күп язганнар. Сәнгать эшчәнлеге бугенге көндә дә үзенең тәрбияви мәгънәсен югалтмады. Ул эстетик тәрбиянең иң кирәкле бер өлеше булып тора.

Рәсем эшчәнлеге барышында сәнгатьне эстетик һәм эмоциональ яктан кабул итү өчен уңай шартлар тудырам. Бар бала да рәсем ясарга ярата. Чөнки бала өчен рәсем ясау шатлык һәм илһам китерә торган эш. Ә рәсем эшчәнлеген оештырганда гадәти булмаган ысулларны куллану тагы да балаларны, җанландыра, шаккаттыра. Шуның белән аларның рәсем ясауга карата кызыксынулары арта. Бар бала да рәсем ясарга ярата, ләкин бу эш мәҗбүри рәвештә барырга тиеш түгел. Әлбәттә, моңа баланы берничек тә мәҗбүр итеп булмый, ә бары тик кызыксындырырга кирәк. Мондый оригиналь рәсем ясау балага буяуны, аларның характерларын, күңел күтәренкелеген тоярга ярдәм итә.

Гадәти булмаган технологиялар:

-Кляксография.( Буяу тамчылыры су трубкасыннан өрү)

- Поролон салфетка белән ясау.( Поролонны буяуга мана һәм биткә төшерә.)

- Монотипия.

- Чәчәкләр, яфраклар төшерү.

-Штамп

- Пластилинография алымын балалар бик кызыксынып куланалар.

Традицион булмаган технологияларны куллану, арттерапия тәлапләренең берсе булып тора.

Арттерапия алдагы методларны үз эченҽ ала:

- Ирекле рәсем ясау;

- Коммуникатив рәсем ясау;

- Бергә рәсем ясау – тавышсыз гына берничә бала бер альбом битенә рәсем ясый, беткэч әңгәмә үткәрү;

- Өстәмә рәсем ясау .Рәсем түгәрәк буенча йөри, һәр бала бер рәсемен өстәп ясый.

Гадәти булмаган алымнар куллану балаларның логик фикерләвен, фантазиясен, күзәтүчәнлеген, игътибарын һәм үз-үзенә ышанычын арттыра. Балаларның үз рәсемнәрендә исне, тавышны ясауларын, тапны ясап бетерүләрен күзәтеп тору бик кызык. Мондый шөгыльләрдә балалар төсләрне аера белергә өйрәнәләр, диалогик һәм монологик сөйләмнәре үсә. Балага аралашу авыр, ләкин рәсем аша бала үзенең күңел күтәренкелеген күрсәтә ала һәм системалы рәвештә эшләгән очракта, мәктәпкәчә балачакның ахырына ул безне үзенең матур эшләре белән шатландыра. Кечкенәләр өчен бармак, бөтен уч белән рәсем ясау алымнары куллансам, алга таба шәм, балавызлы карандаш, нокталы рәсем ясау, монотипия, каты пумала, акбур, җеп, юеш һәм бөгәрләнгән кәгазь һ б. белән эшләү алымнарын куллана башладым. Буяуга бөтен учлары белән кереп, альбом битенә эз төшереп, һәм өстәвенә ул эзнең әкияткә охшавына,зур балаларда шатлана. Әлбәттә, алар булдыралар! Бу балаларның фантазияларын арттырып җибәрә, күңел күтәренкелеге арта.

Гадәти булмаган рәсем ясау алымнарын шөгыльләрдә генә тугел, буш вакытларда да кулланам. Урамга чыккан саен тактада,асфальта төрле төстәге акбурлар белән рәсем ясыйбыз. Комда һәм җирдә таякчыклар б.н.сызыклар, түгәрәкләр сызабыз. Кыш көнне урамга чыккач карда таякчыклар, кул,гәүдә б.н. рәсемнәр ясыйбыз.

Төркемдә исә, баштан ярмаларда һәм комда рәсем ясадык. Бармак очы б.н. ясый башлагач һәр бер бала белән индивидуаль эш алып бардым. Аннары соң 2-3 бала белән кумәкләп бергә эшләүдә балаларның осталыгын үстереп җибәрергә тырышам. Эшебезне катлауландыра барып мамык таякчыклары,үч төбе,паралон, трафаретлар белән эшләүне дәвам иттем .

Мин балаларны күбрәк мактарга тырышам. Әти-әниләрнедә бала хезмәтенә хөрмәт белән карарга өйрәтәм. Чөнки минем төп максатым бар яктан да камил рәссам үстерү түгел, ә балаларда иҗади сәләтләрен үстерү. Иҗат ул бала өчен нәтиҗә түгел, ә процесс. Чын күңелдән әйтелгән мактау сүзләре балага үзен иҗади яктан күрсәтергә ярдәм итә. Чөнки моннан башка бәхетле, уңышлы шәхес үстереп булмас иде.

Эшемә нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә: Нинди алым белән ясалган булуына карамастан, бала хезмәтенә хөрмәт булырга тиеш.Нәфис-эстетик тәрбиясе балаларның иҗади күзаллаулары арттыра, логик фикерләү сәләтен, вак кул чукларын үстерә. Балаларда дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек тәрбияли; тырыш, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсүләренә этәргеч бирә; ярдәмләшү, игътибарлылык кебек матур сыйфатлар тәрбияли һәм бу минем балаларның белем бирү дәрәҗәсенең нәтиҗәсе менә шушы диограммада күзәтелә.

2021-2022

2022-2023


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Чыгыш.Тема:"Балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү" (Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш)

Балачак – кеше тормышында иң бәхетле чор. Мәктәпкәчә яшьтәге бала бик хәрәкәтчән һәм актив. Аны тирә-юньдәге бар нәрсә кызыксындыра, ул олыларга бик күп сораулар яудыра, аның бөтен ...

“2-3 яшлек балаларның иҗади сәләтләрен рәсем эшчәнлегендә гадәти булмаган ысуллар куллану ярдәмендә үстерү” чыгышы

Сәнгать эшчәнлеге, мәктәпкәчә  балалары өчен, эшчәнлекнең иң кызыклы бер төре булып тора. Рәсем аша бала үзенең әйләнә-тирәгә карашын һәм мөнәсәбәтен әйтеп бирә ала.Балаларның эстетик, акыл ...

"РӘСЕМЛӘҮДӘ ТРАДИЦИОН БУЛМАГАН АЛЫМНАР КУЛЛАНУ" дигән темага доклад.

РӘСЕМЛӘҮДӘ  ТРАДИЦИОН БУЛМАГАН АЛЫМНАР КУЛЛАНУ....

2-3 яшлек балаларның иҗади сәләтләрен рәсем эшчәнлегендә гадәти булмаган ысуллар куллану ярдәмендә үстерү

•логик фикерләвен;•күзәтчәнлеген; •игтътибарын ;•үз-үзенә ышанычын арттыра; •балалар төсләрне аера белергә өйрәнәләр;•диалогик һәм монологик сөйләмнәре үсә;•балаларның фантазияларын арттырып җибәрә;•к...

Минем педагогик табышым.Балаларның иҗади сәләтләрен рәсем эшчәнлегендә гадәти булмаган ысуллар куллану ярдәмендә үстерү.

      Сәнгать эшчәнлеге, мәктәпкәчә  балалар өчен, эшчәнлекнең иң кызыклы бер төре булып тора. Рәсем аша бала үзенең әйләнә-тирәгә карашын һәм мөнәсәбәтен әйтеп бирә ала. Ба...

Минең педагогик табышым/ Моя педагогическая находка

Тыуған телде өйрәнеү баланың үҙ аллы фекер йөрөтөү, һөйләү телмәрен үҫтереү, байытыу һәм формалаштырыуҙа берҙән-бер ҡорал....