Мәкалә. Балалар бакчасында халык уеннарын куллану
статья

Абдуллина Эльмира Раифовна

“Без барыбыз да балачактан” – дигән атаклы язучы Экзюпери. Бу чыннан да шулай. Кем генә булсак та – язучымы, укытучымы, әллә гади бер эшчеме – күңел балачакка еш әйләнеп кайта. Ә балачактагы иң истәлекле, иң кызыклы әйбер ул – уеннардыр, мөгаен.  Мәкаләм менә шул хакта.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon balalar_bakchasynda_halyk_uennaryn_kullanu.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

Балалар бакчасында халык уеннарын куллану

“Без барыбыз да балачактан” – дигән атаклы язучы Экзюпери. Бу чыннан да шулай. Кем генә булсак та – язучымы, укытучымы, әллә гади бер эшчеме – күңел балачакка еш әйләнеп кайта. Ә балачактагы иң истәлекле, иң кызыклы әйбер ул – уеннардыр, мөгаен. Ниндиләре генә юк аларның? “Качышлы”, “Әбәк”, “Лапта” – хәер, аларны санап бетерерлек мени? Менә шушы уеннар безне физик яктан да, рухи яктан да камилләштергән. Алай гына да түгел, алар бездә дуслык, иптәшлек, гаделлек, кыюлык, зирәклек, тапкырлык кебек сыйфатлар да тәрбияләгәннәр.

Сез уйный беләсезме? Бу сорау, мөгаен, сезгә кызык тоелыр.

Чыннан да, безнең балаларыбыз уйный беләләрме соң? Игътибар белэн күзәтсәк, балаларыбыз шактый вакытларын телевизор каршында үткәрергә яраталар. Шуңадыр, бәлки, без, олылар арасында “алар уйный беләмени?”, дигән фикер дә очрый. Кайвакыт әти – әниләр бала тормышында уеннарның нинди зур әhәмияткә ия булуын онытып җибәрделәр. Ә бу исә баланың кече яшьтән үк чыныккан, хәрәкәтчән hәм җитез булып үсүенә комачаулый. Урамда яки балалар бакчасында бик тиз аручы, яшенә карата шактый тулы гәүдәле hәм еш салкын тиюдән хәлсезләнгән сабыйларны күренеп җан әрни.

Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк  булсын өчен кирәк дияргә мөмкин. Әйе, җитез, өлгер, зирәк булып үсүе өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышның аерылгысыз юлдашы булырга тиеш. Яшь буын тормышның төрле җайсызлыкларына бирешмәскә, уңайсызлыкларыннан җебеп төшмәскә тиеш дибез. Ә моңа яшьтән үк балаларның төрле уеннар уйнаулары аша ирешергә мөмкин.

Халык уеннары – җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул.

Аларда халыкның гасырлар буена тупланган традицияләре буыннан – буынга бирелә. Халык уеннары hәрвакыт актуаль, чөнки алар үткәннәр аша кешенең киләчәгенә юнәлдерелә.

Уеннар баланың шәхес буларак төрле яклап үсүен тәэммин итә, моның өчен хиссиятле шартлар тудыра. Татар халык уеннарның күбесе җырлар белән бергә башкарыла. Аларга моң, төгәл ритмика, отып калуда да җиңеллелек хас.

Баланың бакчага килүе аның тормышына зур үзгәрешләр кертә. Баланы яңа тормыш шартларына ничек кунектерергә соң? Бакчага йөри башлауның беренче көннәреннән үк, балаларның күңелен күтәрердәй hәм алар арасында дуслык урнаштырырдай күмәк уеннар зур әhәмияткә ия. Бу уеннар тәрбиячегә балаларны бер – берсенә якынайтырга, уртак кызыклы шөгыльдә берләштерергә ярдәм итә.

Әйлән – бәйлән hәм түгәрәк уеннар балаларның хәрәкәткә, аралашуга, әдәби сүзгә булган ихтыҗын канәгатьләндерә. Бу уеннар тәрбиячегә балаларның күңелен яулап алырга, үз – үзенә ышанычын арттырырга ярдәм итә hәм балаларны тәртипкә өйрәтә. Сабыйның шулай итеп уенда ачылып китүе шәхес формалыштыру өчен уңай алшартлар тудыра, шуңа нигез булып тора.

Уеннар баланың төркемдә үз – үзен дөрес тотуына карата таләпләрнең катлаулана баруы тәртибенә тәкъдим ителә. Саф hавага чыкканда, киенү, чшенү процессларына “Кап та коп” уенын кулану балаларда тәртиплелек тәрбияли, кирәкле сүзне сайлап, урынлы кулланырга өйрәтә.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның игътибарлыгы бик түбән дәрәҗәдә була. Аларны теләсә нинди предмет бер үк дәрәҗәдә кызыксындырырга мөмкин. Баланың игътибары бер объектан икенчесенә күчә. Шуңа күрә бала белем бирү эшчәнлегендә әйтелгән сүзләрне ишетмәскә яки биремнең башын гына отып алырга мөмкин.

Балаларның үз – үзләрен тотышында таркаулык аларның кирәгеннән артык хәрәкәтчән  булуларыннан hәм үз – үзләре белән тиешле дәрәҗәдә идарә итә алмаудан килә. Шуңа күрә аңа вакытында ярдәм итәргә кирәк. “Идән, борын, түшәм”, “Очты – очты”, “Булсаң зирәк – әйт тизрәк”, “Мәкаль әйтеш”, уеннарын белем бирү эшчәнлегендә куллану балаларның игътибарын формалаштыра, дикатьлелек тәрбияли.

Режим вакытларында “Ватык телефон”, “Йөзек салыш”, “Күрсәт әле үскәнем”, “Утыр, утыр Мәликә уеннары тотнаклылык, ихтыяр көче, тәртиплелек, дусларча мөнәсәбәт тәрбияли.

Балаларның туган көннәрен үткәргәндә “Ак калач”, “Миңлебай”, “Зәңгәр  чәчәк”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Кәрия зәкәрия” уеннарын уйнау шатлыклы кичерешләрен тагын да баета, балаларның хыялларын уята, әдәби зәвыкларын, музыкаль сәләтләрен үстерә. Эстетик тәрбиянең бер формасына әверелә, сөйләм күнекмәләреформалаша.

“Түбәтәй”, “Алтын капка” h.б уеннарны бәйрәмнәрдә уйнау бәйрәмне тагында күңелле итә, ата – аналарның уенда катнашуы эмоциональ күтәренкелек турында.

Физкультура эшчәнлегенә, саф hавада уйнала торган халык уеннары, мәсәлән: “Аю бүре”, “Мәче hәм тычканнар”, “Әбәк”, “Энә, җеп, төен”, “Лапта”, “Ал кирәк, гөл кирәк”, hәм башка уеннар балаларның уен кагыйдәләрен үтәргә ирешүләренә, әйләнә – тирәдә ориентлашырга, түзелелеккә, роль башкарырга өйрәтә, әхлак сыйфатлары тәрбияли, җитезлек, өлгерлек hәм кыюлыкларын үстерә, хезмәттәшлек, җаваплык шикелле сыйфатлар тәрбияли. Уртак шатлык балаларны шәхес буларак үстерә, камилләштерә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләгәндә татар халык уеннарын куллану

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы - балаларны рухи яктан бай, әхълаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән төрмышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, ү...

Презентация: Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле.

Презентация, балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннары куллану....

Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле.

Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле турында ,шәһәр күләмендә уздырылган методик берләшмәдә өчен чыгыш....

Развлечение в подготовительной группе “Татар халык уеннарын өйрәнәбез”

развлечение  в подготовительной группе с использованием татарских игр...

Балалар бакчасында кечкенәләр төркемендә балаларның сөйләм телен үстерүдә халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану

Туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул.  Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәс...

Балалар бакчасында - татар халык педагогикасы куллану.

Балалар бакчасында  - татар халык педагогикасы куллану.“Бай булмасаң -  бай булма, тик белемгә сай булма”Татар халык мәкале. Милләтебезнең,  халык пелагогикасының, күп ...