Әхлакый хисләрне тәрбияләү үзенчәлекләре
консультация на тему

Мирхазова Нурзия Рашитовна

Гаилә тәрбиясенең әһәмиятле бурычларының иң затлысы – балаларда әхлакый хисләр тәрбияләү. Балаларда кечкенәдән әдәплелек, инсафлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү – ата-аналарның аеруча җаваплы һәм изге бурычы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hlakyy_hislrne_trbiyalu_uzenchleklre.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

Әхлакый хисләрне тәрбияләү үзенчәлекләре

Мирхазова Нурзия Рашит кызы

югары категорияле өлкән тәрбияче (методист)

Гаилә тәрбиясенең әһәмиятле бурычларының иң затлысы – балаларда әхлакый хисләр тәрбияләү. Балаларда кечкенәдән әдәплелек, инсафлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү – ата-аналарның аеруча җаваплы һәм изге бурычы.

Бала тәрбияләүдә иң җаваплы чор – җиде яшькә кадәр, чөнки әхлаклылык сыйфатларының нигезе нәкъ шушы вакытта салына. Димәк, балага үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә башлана. Әдәплелек кагыйдәләре өйдә әти-әни, әби-бабай тарафыннан өйрәтелә. Балаларга “алай ярамый”, “болай эшләмә” дип өзлексез тукып, кисәтеп торулар гына уңай нәтиҗә бирми. Әхлак тәрбиясе бирү эзлекле, даими алып барылырга тиеш.

Шәхес үсешендә һәм формалашуында әхлак тәрбиясенең никадәр мөһим булуы педагогикада борынгы заманнардан ук танылган.

Бабаларыбызның әхлакый васыятендә тәгълим-тәрбия өйрәтүләрендә бер тискәре сыйфат турында болай диелә: “Адәм баласының үзен-үзе олуг күреп, башкаларга кимсетеп, түбәнсетеп каравы – тәкәбберлектер. Тәкәббер кеше адәмнәр арасында кадерсез булып, көлке вә мәсхәрәлеккә калыр. Олуг кешеләр, галимнәр үзләрен эре тотмыйлар һәм, моңа карап, аларның дәрәҗәләре төшми ...”

Безнең милләт үзенең аеруча әһәмиятле әхлак нормаларын аларның асылын ачуга юнәлдерелгән тәгъбирләр аркылы яшьләргә ирештерә, “Икмәк белән су адәм баласының тән азыгы булса, хакыйкать белән гаделлек – җан азыгыдыр”, – ди халкыбыз.

Кешегә яхшылык кылу, изгелек эшләү, кешелеклелек – яшьтән үк тәрбияләнә торган күркәм әдәп-әхлак сыйфатлары. Милләтебезгә хас бу сыйфатларны зурлап Энҗе Авзалова “Изгелек догасы” шигырендә болай ди:

Дога белмим дисең нигә?

Яхшылык – үзе дога!

Бар кеше изгелек кылса,

Яктырыр иде дөнья.

Изгелек ул – беркайчан да

Тумый торган хәзинә.

Яхшылык эшлик һәрвакыт,

Ул үзе изге дога!

Милләтебездә ташка сугылган канун тәртибендә яши торган сыйфатлар: тыйнаклык, олыны-олы, кечене-кече итә белү, хезмәттә ихласлылык, җиренә җиткереп эшләү, чисталык-пөхтәлек, кунакчыллык, намуслылык, ата-ананы тәрбия итү, балаларга гыйлем-тәрбия бирү, каргыштан курку, тәүбә итә белү кебек сыйфатлар халкыбызның әхлакый хыял-идеалы булып саналганнар.

Милләтебездә хак хаклау дигән катгый, кырыс әхлакый таләп яши. Алла хакын, бала хакын, күрше хакын, ятим-ярлылар хакын хаклау изге бурыч булып торган. Халык авыз иҗатында аның әхлакый идеаллары, хезмәт сөючәнлеге, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык, туган илгә булган чиксез мәхәббәт, дөреслек, сафлык кебек сыйфатлары чагылыш таба.

Балаларга әхлак тәрбиясе бирү өлкәсендә халык гасырлар буе яшәп килгән үзара мөгаләмәне чагылдырган нормаларга таянган. Халык педагогикасында игътибарны җәлеп итәрлек, кызыксындырырлык уңай тәҗрибәләр һәм халыкның гади әхлак нормалары хәзерге вакытта да яшь буынны тәрбияләү процессында мөһим роль уйный.

Халкыбызның әхлак тәрбиясендә балаларның өлкәннәрне ихтирам итә белүләренә нык игътибар бирелә. Балаларның әхлакый мәсләкләре формалашуда гаилә тәрбиясенең тоткан урыны гаять зур.

Гүзәллек белән тупаслыкны, яхшылык белән яманлыкны буташтырмау, үзара мөнәсәбәттә хөрмәт; ялагайлык һәм ясалмалылык кебек сыйфатларны аера белү кешене чолгап алган тирәлекнең йогынтысы астында бара.

Өлкәннәр, яшьтән үк зурларны ихтирам итмәгән баланың үскәч, үзенә дә шундый караш буласын аңлатып торганнар. Моңа ышандыру өчен тормыш тәҗрибәсен туплаган әкиятләрне, мәзәкләрне файдаланганнар.

Балалар кечкенәдән гаделлеккә омтылалар. Алар бу үрнәкләрне өлкәннәрдән күреп кабул итәләр. Әгәр дә өлкәннәр боларның киресен эшләсә, балаларның да шуларны кабатлавы – табигый күренеш. Кешегә карата нинди мөнәсәбәттә булсаң, үзеңә дә шундый мөнәсәбәт булыр. Милли педагогикабызда бу фикер нык үстерелгән.

Әхлак тәрбиясе нигезендә баланы яхшылыкка өйрәтү, начар эшләрдән кисәтү, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар эш икәнлеген белерлек итеп тәрбияләп үстерү тора. Ата-ананың вазифасы үз балаларын кечкенәдән үк әнә шул таләпләрнең үзләштерүенә, аларның күнекмә булып әйләнүенә ирешүдән гыйбарәт. Гаиләдә өлкәннәр, бигрәк тә әнкәйләр, әбиләр, дәү әниләр авызыннан менә мондыйрак мәкаль-әйтемнәрне кем ишетмәде икән?

“Бусагага утырма – кәрлә (бусага буе) булып калырсың”. “Майны күп ашасаң, күзең күрмәс”, һ.б. Менә бит ничек тапкыр булганнар элек: “Бусагага утырма”, “Ризыкны күп ашау зыянлы”, дип акыл да сатмаганнар, нотык та укымаганнар, сыек чыбыкка яки каешка да үрелмәгәннәр, болай эшләргә ярамаганлыгын үзләренең төгәл, үткен, зәһәр нәтиҗәле тәгъбирләре аша белдергәннәр. Шундый тапкыр гыйбарәләрнең тәрбияви мәгънә эчтәлеге бик тирән бит, уйлап баксаң һәм нәтиҗәсе сәгатьләр буе укылган үгет-нәсихәткә биргесез.

Ризык-нигъмәтнең кадерен белү, аны исрафламау кирәклеген дә бала күңелендә кече яшьтән үк сеңдерү мөһим. Монда да милләтебез ризыкка хөрмәтне түбәндәгечә тәрбия кылган. Әти-әни, әби-бабай, бигрәк тә әни белән әби савыт төбеннән “бәхет токмачы” эзләргә куша торган булганнар. Шул “яшел төстәге бәхет токмачын” эзли-эзли, тәлинкәдәге аш ялт иткәнне сизми дә каласың. Димәк, бүленгән аш исраф булып савытта калмасын дигән теләктән чыгып эшләгән безнең милләт. Ризыкка кадер-хөрмәт әби-әниләр тарафыннан әнә шулай тәрбияләнгән.

Менә шундый үтемле әйтелгән педагогик тәгъбирләр аша тәрбияләү эше баланы балигъ булганчы, ягъни ул мөстәкыйль тормыш юлына аяк баканчы озата барган.

Халык тарафыннан иҗат ителгән гади һәм образлы әсәрләр балалар күңеленә тиз үтеп керә. Халык поэзиясе балалар күңеленә яхшылыкка, гаделлеккә омтылыш тәрбияли. Туар көнгә ышаныч булсын дисәң, ата-бабаларыбызның акыллы сүзенә, аксакалларның киңәш-үгетләренә, вәгазьләренә колак салырга кирәк. Борынгылар юкка гына нәниләрне тәрбияләү эшен өлкәннәргә тапшырмаганнардыр. Игелеккә, тәүфыйкка, изгелеккә өйрәтү шул юл белән барган.

“Тәүфыйклы бул, бәхетле бул, игелекле бул, изгелекле бул”, - дип, яңа туган сабыйга да, тормышында мөһим бер эш башлаган яшь кешегә дә әйткәннәр алар.

Халыкта иң мөһим әхлакый таләпләрнең берсе булып, җәмәгатьне, җәмәгатъ фикерен һәм сүзен хөрмәт итү тора. Кешеләр гасырлар буе авырлыкларны җиңеп чыгуда, табигать көчләренә каршы көрәштә, зур эшләрне башкарганда, җәмәгать берлегенең көчен, өстенлеген күреп яшәгәннәр. Халкыбызда өлкәннәр тарафыннан балаларда кече яшьтән үк гаиләдә туганнар, күршеләр, хезмәттәшләр белән яхшы мөгалләмә кору, дус-тату яшәү сыйфатлары тәрбияләүгә зур әһәмият бирелә. Халык мәкальләре “Берлектә – көч”, “Күмәк күтәрсә, күлне күтәрә”, “Ише күпнең көче күп”, “Ил төкерсә, күл булыр” – әнә шул хакта.

Халык педагогикасы үз-үзеңне генә яратуга, эгоизмга кискен каршы чыга. Җәмәгатьтән йөз чөергән, үзен башкалардан өстен куйган кеше халык тарафыннан ихтирам казана алмый. Халык ялгыз, аралашмыйча яшәүне өнәмәгән. Бу хакта “Бер карлыгач яз ясамас”, “Тауны кәҗә сөзеп җимерә алмый” кебек мәкальләр искәртә.

Мактану, шапырыну, кечкенә эшеңне дә тау итеп күрсәтүчеләрне дә халык яратмый:

 Изгелек ит тә, суга сал, - балык белер.

 Әгәр балык белмәсә, - халык белер.

 Ит изгелек, булма явыз, какма читләр капкасын.

 Үз-үзеңне мактама, - кеше сине мактасын.

Халыкларның кешелеклелек, әдәплелек сыйфатлары кунакчыллыкта да чагыла. Өлкәннәр элек-электән үк яшьләрне кунакны каршы алу йолаларына өйрәткәннәр. Татарлар килгән кунакны беркайчан да кунак итмичә, сыйламыйча җибәрмәгәннәр. Һәр халыкның кунак итү тәртибе үзенә күрә үзгә булган кебек, татарларның да ул бик үзенчәлекле. Гадәттә, килгән кунакны чәй белән сыйлаганнар. “Ачык чырай, такта чәй”, “Ипи-тоз, якты йөз”, “Бәлешнең төбе, өйнең түре – кунакка”, “Өеңә килгәнгә өйдән үпкә әйтмә” кебек халык әйтемнәрендә дә бу ачык күренә. Татар халкы кунак килер алдыннан, үз хуҗалыгын тәртипкә китерә, чөнки “Кунак аз утырыр, күп күрер”. Ихтирам йөзеннән безнең халык кунакны яхшылап каршы ала һәм озата.

Халкыбыздагы патриотик, туган илгә, ватанга, халкына мәхәббәт хисләрен яшь буынга җиткерү дә әхлак тәрбиясенең нигезендә тора.

Туган ил – халыкның бишеге ул. Аның белән кешенең бөтен гомере, тормышы бәйле. Туган ил – халык өчен бар нәрсәдән дә кадерле, газиз. “Үз илем – алтын бишек”, “Илнең төтене дә тәмле”, “Илем – минем әнием дә, әтием дә” , “Туган илнең эте дә күңелгә якын”. Ватанны еш кына әти-әни, сөйгән яр кебек күңелгә иң якын булган кешеләр белән тиңлиләр.

Тәрбиянең иң гади чагылышы – баланың тыңлаулы булуы. Бу сыйфатны тәрбияләү бик мөһим булуын халык яхшы белгән. Чөнки тыңлаулы баланы эшкә өйрәтү җиңел, андый балада башка яхшы әхлак сыйфатлары да тизрәк формалаша. Балаларда тыңлаучанлык сыйфатын ничек булдырырга соң? Иң элек, баладан ул үти алырлык эшләрне генә таләп итәргә кирәк. Бала үзеннән нәрсә таләп иткәнне аңларга тиеш. Өлкәннәр кушканны үти алса, бала үзе дә куана. Бу аның ышанычын арттыра. Киләчәктә дә шулай булырга тиешлегенә төшенә. Аңарда кушканны үтәү теләге тәрбияләнә. Нәтиҗәдә, тыңлаучанлык белән бергә балада ихтыяр көче дә формалаша. Ә бу көч тагын да ныгысын өчен, өлкәннәр үзләре дә үрнәк күрсәтергә тиешләр. “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, ди халык.

Бүгенге көн шартларында әхлакый тотрыклы шәхес тәрбияләүдә халкыбызның тәрбия идеалларына түбәндәгеләр керә: гаделлек, шәфкатьлелек, изге күңеллелек, кешелеклелек, итәгатьлелек, миһербанлылык, ихтирамлылык, тыйнаклык, тәүфыйклылык, инсафлылык, нәфесне тыя белү, хезмәт сөючәнлек, җиренә җиткереп эшләү кебек сыйфатлар.

Кешедә яхшылыкны явызлыктан аера белү сәләтенең нигезе бәләкәйдән үк салына. Яхшы белән начарлыкның аермасын бала акылы белән аңлый башлаганга караганда да иртәрәк тоя. Бала өчен “яхшы” – аны мактау, хуплау, бүләкләү, “начар” – җәза бирү, тиргәү, хупламау, канәгатьсезлек белдерү. Бу психологик механизмнар әхлак үсешендә һәм эшләнгән эшләргә мораль-этик бәя бирүдә төп теләк тудыручы булып торалар.

Гуманистик этика шуны раслый: “Кеше әхлакый эшләр башкарганда гына тулы бәхеткә ирешә ала”.

“Гомерен югалтырга туры килсә дә, әхлаклы кеше дуслары һәм Ватаны өчен күп нәрсәләр эшли” (грек философы – Аристотель).

“Нинди дә булса әхлакый эш башкарып кына кеше игелекле булып саналмый әле; әгәр шушы тәртип ысулы аның характерының даими сыйфаты икән, ул чагында гына аны игелекле дип була” (немец философы – Гегель).

“Әхлак – кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр һәм шул мөнәсәбәтләрдән туган бурычлар турындагы фән ул” (француз философы Гольбах).

“Әхлак – ул кешенең яхшы якларына, бөек максатына ныклы, тирән фикердә, ялкынлы, какшамас ышанычта булу. Шушы караш, шушы ышаныч – кешедәге барлык яхшы якларның, аның гамәлләренең төп чыганагы (рус тәнкыйтьчесе В.Г.Белинский).

Халык акылы балаларга хөрмәт белән карауны таләп итә. Начар тәрбиянең башында тәләпчән булмау ята. “Йомшак агачны корт баса”, “Иркә кыз - эшсез кыз”, ди халык. Шәхеснең нинди булып тәрбияләнүен халык иң беренче чиратта гаиләдән күрә. Тәрбия эшендә сабырлык, акыл белән эш итүне яклый. Ата-ана баласын тәрбия кылганда даими гадел, игелекле, шәфкатьле, таләпчән булырга тиеш. Халык бу хакта киңәш биреп: “Таләп кирәк, таләптән элгәре әдәп кирәк”, “Усаллык белән баланы җиңеп булмый”, ди.

Әхлакый тәрбия чаралары итеп түбәндәгеләрне санарга мөмкин: ата-ана, тәрбияче, иптәшләренең үрнәге; үгет-нәсыйхәт, балалар белән әңгәмәләр, балаларның үзләрен әхлаклы тоту күнегүләре (мәсәлән, батырлык тәрбияләгәндә); бозыклык, ялкаулык, уйлап эш итмәү, тәртипсезлек белән көрәш. Әхлакый тәрбия процессында әйбәт гадәтләр булдыруның әһәмияте бик зур.

Әхлак сыйфатларын, кагыйдәләрен беренчел тәрбияләү гаиләдә башлана шуңа күрә дә алда әйтелгән әхлак нормаларын тәрбияләү өчен әниләр әзер булырга, гаиләдә аларны тәрбияләү өчен шартлар тудырырга тиеш.

Шулай итеп, әхлак нормалары, юл йөрү кагыйдәләре кебек үк, кешеләрнең иминлеген тәэмин итә. Үзеңнең яшәвең хакына аларны үтәргә омтылырга кирәк!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Халык авыз иҗаты аша әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү

материал по нравственному воспитанию...

Выступление на МО по теме: “Балаларга әдәп-әхлак тәрбиясе бирү, аларда патриотик хисләр тәрбияләү”.

Мәшһүр татар  мәгърифәтчесе К.Насыйри үз вакытында: «Тәрбия – һәр нәрсәнең ачкычы, аның белән һәр нәрсәне хәл итеп була, ул – кешене кеше итүдә иң дөрес юл», – дип, бик дөрес язган....

Чыгыш.”Педагогның профессиональ эшчәнлегендә психологик үзенчәлекләр”

Һәр кеше узенең тормышында профессиональ эшчэнлегендэ проблемалы авырлыклар белэн очрашып тора.Моның ачык мисалы- педагог профессиясе.Ул коллегалары,администрация,балалар белэн,ата-аналар белэн,хезмәт...

Сөйләм үсешләре тоткарланган 3-4 яшьлек балалар белән эшләү үзенчәлекләре

Туган тел- рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан- буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсен, гореф- гадәтләрен, әхлак кануннарын, йола- бәйрәмнәрен, әдәбият һәм ...