Выступление на МО по теме: “Балаларга әдәп-әхлак тәрбиясе бирү, аларда патриотик хисләр тәрбияләү”.
статья по теме

Яруллина Фирдавес Нажиповна

 Мәшһүр татар  мәгърифәтчесе К.Насыйри үз вакытында: «Тәрбия – һәр нәрсәнең ачкычы, аның белән һәр нәрсәне хәл итеп була, ул – кешене кеше итүдә иң дөрес юл», – дип, бик дөрес язган. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема:

“Балаларга әдәп-әхлак тәрбиясе бирү, аларда патриотик хисләр тәрбияләү”.

Хәерле  көн ,хөрмәтле кунакларыбыз! Үзебезнең бакчабызда сезне күрүебезгә бик шат. Кыскача гына  методик темам буенча эшемә анализ ясарга телим.        Методик темам:“ Балаларга әдәп- әхлак тәрбиясе бирү , аларда  патриотик хисләр тәрбияләү”.  Бу теманы сайлавым юктан гына түгел, чөнки   киләчәк буынның нинди булып формалашуы нәкъ менә безнең нинди тәрбия бирүебездән башлана бит.

 Мәшһүр татар  мәгърифәтчесе К.Насыйри үз вакытында: «Тәрбия – һәр нәрсәнең ачкычы, аның белән һәр нәрсәне хәл итеп була, ул – кешене кеше итүдә иң дөрес юл», – дип, бик дөрес язган. Яшь буында гуманлылык, патриотизм кебек мәңгелек рухи-әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүдә тупланган байлыкны югалтмау, киресенчә, аны үстерү, баету, тәрбия эшендә куллану зур әһәмияткә ия. Балаларга белем һәм тәрбия бирү юлы – туган нигезгә, табигатькә, төбәккә, халыкка, аның гореф-гадәтләренә, йолаларына ихтирам тәрбияләү, моның өчен төрле чаралардан киң һәм нәтиҗәле файдалану, шулар ярдәмендә балаларда  югары әхлак сыйфатлары булдыру, белем алуга, сәламәт яшәешкә омтылыш уяту, үзара һәм башка кешеләр белән иркен аралаша белү күнекмәләре үстерү дә ул.

 Бакчабыздагы көндәлек тормышта балаларның бер-беренә ихтирамлы карашы, шулардан зурларның кечкенәргә ярдәм итүе, кечкенәләрнең олыраклар сүзен тыңлавына зур игътибар бирәбез.Халыкның милли традицияләренә нигезләнгәндә генә, бакча үзенең тәрбияви һәм белем бирү бурычларын тулысынча үти ала дип саныйм.

Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәҗрибәсе кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аны яши-яши, тормышында очраган вакыйгалар, процесслар аша я дөрес юлдан китә, я җәмгыятьнең әхлак нормаларына туры килмәгән юлын сайлый. Күренекле галим Р.Фәхретдин: «Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер», –дигән. Әхлакый тәрбиянең төп бурычы – балаларга гомумкешелек кагыйдәләрен, әхлак нормаларын, җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту тәртипләрен төшендерүгә төбәлгән.

  Бар милләт халкының гореф-гадәтләрен, телләрен   белү мөмкин түгел билгеле.Шуңа күрә  бакчада балаларда  һәр милләт кешесенә, һәр милләт халкының гореф-гадәтләренә карата хөрмәт тәрбияләргә тырышабыз.  Балаларыбыз үзенең гореф-гадәтләре,  җырлары, милли биюләре, атаклы кешеләре булган милләт вәкиле, аерым шәхес итеп карарга кирәклеген төшенергә тиеш, дип саныйм. Эшчәнлекләр вакытында балалар  белән милли-төбәк компонентын өйрәнү, халыкларның бердәмлеген, байлыкларның  әһәмиятен төшендерү яхшы нәтиҗә бирә.

 Бүген  балалар белән берлектә оештырылган “ Туган як буйлап сәяхәт “ дигән теманы   сайлап алуым юктан түгел. Шушы тема аша балаларның туган якка, аның табигатенә, халкыбызның гореф-гадәтләренә, милли уеннарына, кешеләренә карата чиксез хөрмәт, олылау хисләренең ничек зур, чиксез булуын аңлатырга теләдем.Тирә-юньдәге матурлыкны күрә, аңлый белергә өйрәнгән бала тәртипле, әхлакле булып үсеп җитүенә шигем юк минем.

 Эшчәнлекнең максаты:

1.Балаларда туган җир,  анда яшәгән кешеләр  белән горурлану хисе тәрбияләү,халкыбызның милли уеннары аша   туган җиргә тирән мәхәббәт уяту;

2.Табигатькә сакчыл караш, ярату  хисләре тәрбияләү;

3.Балаларның фикер йөртү , сөйләм теле осталыгын үстерү.

 Эшчәнлеккә йомгак. “ Туган як буйлап сәяхәт” тема буенча эшчәнлекне оештыру, үткәрү буенча  куйган максатыма ирештем диеп уйлыйм. Балалар эшчәнлектә теләп катнаштылар, актив булдылар. Яшь үзенчәлекләренә туры китереп сорауларны дөрес бирдем диеп уйлыйм. Сәяхәт барышында туган як табигате , халкыбызның милли уеннары белән таныштык . Урман, андагы тормыш, хайваннар, кошлар, дару үләннәре белән таныштырдык, куркынычсызлык кагыйдәләрен ничек белүләрен күрдек.  Ә хәзер ,методик  тема буенча эшләгән эшчәнлеккә нигезләнеп төзелгән презинтациямне сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәм. Шулай ук, әле бакчабызда бары 1 ел гына эшләгән, ләкин инде бакча тормышына бар сәләтен,тырышлыгын куярга өлгергән, бакча тормышы өчен  янып- көеп йөргән – бакчабыз мөдире Гимадиева  Гөлүсәбезгә үзебезнең бакчабыз коллективы исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Алга таба да эшендә зур уңышлар теләп калабыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

 “Чишмәкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Яруллина Фирдәвес Н.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әхлак тәрбиясе - күңел хәзинәсе.

Балага белем һәм тәрбия бирү - иң кыен, иң четерекле эш. Ул гасырлар буе шулай булган һәм киләчәктә дә шулай булыр. Ул мәңгелек мәсьәлә. Бер генә ата-ана да бала тәрбиясен читләтеп үтә алмый. Һәркайсы...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.

Максат:Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү...

Халык авыз иҗаты аша әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү

материал по нравственному воспитанию...

Әхлакый хисләрне тәрбияләү үзенчәлекләре

Гаилә тәрбиясенең әһәмиятле бурычларының иң затлысы – балаларда әхлакый хисләр тәрбияләү. Балаларда кечкенәдән әдәплелек, инсафлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү – ата-аналарның аеруча җаваплы һәм изге бу...

Презентация по методической теме "Балаларга әдәп-әхлак тәрбиясе бирү" 2013-2015 год

Методик тема:” Балаларга әдәп- әхлак тәрбиясе бирү. Югары культуралы балалар тәрбияләү". ...

Ата – аналарга балаларда дуслык хисләре тәрбияләү алымнары

Материал написан для участия в городском КМО проходивший на базе МБДОУ "Детский сад присмотра и оздоровления для детей с урологическими заболеваниями № 64" г.Нижнекамск тема КМО "Дуслык белән көчле бе...