Ата – аналарга балаларда дуслык хисләре тәрбияләү алымнары
консультация (младшая группа) на тему

Бадертдинова Гульназ Юнусовна

Материал написан для участия в городском КМО проходивший на базе МБДОУ "Детский сад присмотра и оздоровления для детей с урологическими заболеваниями № 64" г.Нижнекамск тема КМО "Дуслык белән көчле без".

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл badertdinova_g.yu_._chygysh_.docx34.43 КБ

Предварительный просмотр:

 “Дуслык белән көчле без” дип исемләнгән зурлар һәм мәктәпкә әзерлек татар төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләр өчен  методик берләшмәдә катнашу өчен гариза

№ п/п

Ф.И.О

Бадертдинова Гульназ Юнусовна

1

Вазыифа

тәрбияче

2

Квалификацион категория

-

3

Чыгыш темасы

Ата – аналарга балаларда дуслык хисләре

тәрбияләү алымнары

4

Искәрмә

Эш урыны: МБДОУ Балалар бакчасы №8

“Тургай”

Тел. 89196347642


        Татарстан республикасы

Түбән Кама муниципаль районы

мәктәпкәчә гомүми белем бирү учреждениясе

Методик берләшмәнең җитәкчесе:

_____________/

Раслыйм:

МБДОУ№64 мөдире ______/ Мугизова А. В.

Ата – аналарга балаларда дуслык хисләре

тәрбияләү алымнары

 (Түбән Кама шәһәре милли балалар бакчалары тәрбиячеләре

өчен эш тәҗрибәсенә нигезләнеп төзелгән чыгыш)

Төзеде: 8 нче балалар

бакчасы тәрбиячесе

Бадертдинова Г.Ю.

Татарстан Түбән Кама

2015


Ата – аналарга балаларда дуслык хисләре

тәрбияләү алымнары

30 июль көне халык-ара “Дуслык көне” утркәрелеп үтә. Хәрберебез дуслыкның тормышыбызда кирәклеге, мөхимлеге турында барыбыз да беләбез. Әмма ләкин кайбер әти-әниләр генә, балада дуслык төшенчәсе булдыруда, актив катнашырга тиешлекләрен белә.

Әни кеше баланы балалар бакчасына биргәндә, монда аның беренче өзлексез дуслары барлыкка килеп, ул дуслашырга һәм аралашырга өйрәнер дип уйлый. Кагыйдә буларак, тиз арада дус табып тату аралашу, яңа җәмгыяттә үз урынын табу мөмкинлеге бик сирәк балага хас. Шуңа күрә ата-аналарны балаларда дуслык хисләре тәрбияләү алымнары белән таныштырырга кирәк. Аларны алда бирелгән мөхим киңәшләр белән таныштыру яхшы.

Беренчедән үз-үзеңә ышанычлык – башкалар белән дус аралашу нигезе булып тора. Үз-узеңә ышанучы, доньяның  хәвевсез икәнен танучы, ә аның сүзенә игътибар ителәчәген белүче кеше, Һәр хәлдә аралашуда авырлыклар кичермиячәк. Әгәрдә кемдә булса аның белән дуслашырга теләмәсә ул кайгырмыйча, үзенә башка шөгел һәм башка дуслар табачак. Шуңа күрә коллективта аралаша белү нигезе буларак үз-үзеңә ышану тора. Балада үз-үзенә ышанучанлыкны тәрбияләү өчен аны шәхес буларак кабул итәргә, аңа ышанырга, мөстәкыйлеккә өйрәтергә кирәк.

        Икенчедән баланы танышырга өйрәтү мөхим. Әгәр бала группада аралашуны башлар өчен кирәкле сүзләрне үзләштерсә, аңа танышу, аралашу җиңел булачак. Кайвакыт бала: “Исәнмесез, минем исемем Әлфия. Сезнең белән миңа уйнарга ярыймы? яки “Сәлам, мин – Айрат, ә синең исемең ничек? Әйдә бергә уйныйк?” шикелле җөмләләрне белмәгәнгә сәгатьләр буе уенга катышмый торырга мөмкин. Бу сүзтезмәләрдән башка балага әдәпле сүзләр, җөмләләр: “Рәхмәт”, “Синең курчагың бик матур. Аның белән син ничек уйныйсың?” белү кирәкле. Оялучан бала белән, курчаклар ярдәмендә танышу шартларын оештырып танышу, уйнау ысулларын өйрәнеп уйнарга мөкин.

Өченчедән балалар уеннары артыннан игътибар итеп төрле булган шартларны сөйләп үтегез. Балаларны аңлау, төрле шартларда аралашу үзенчәлекләрен алдан өйрәнергә кирәк. Әбәкле, куышлы, комда уйнаганнан соң бала белән әңгәмә корыгыз. Ул нинди уеннар уйнаган, кайда, кем белән. Аны нәрсә борчыган, ни куандырганын, кем елаган, кем күңелле булганын ачыклагыз. Соңыннан, уен дәверендә авыр булган вакыйгадан, уен рәвешендә  чыгу юлларын уйнап үтегез.

Дүртенчедә үзгәрергә Һәм бүлешергә өйрәтегез. Әлбәтта бала үзе теләмәгәндә уенчыкларын башкаларга бирергә мәҗбүр түгел. Әмма уенчыклар белән бүлешү, алыша белү күнегүен формалаштырудан аралашү остасын тәрбияләү башлана да инде. Бу сөйләшүләрне алып бару күнекмәсен, ике якны да тыңлый белү һәм группадагы башка әгзаларның, үзенекен генә түгел, кызыксынуларын искә ала белүгә беренче адым булып тора. Шушы күнегүләрне балага балалар бакчасына барганчы өйрәтү яхшырак.    

        Бишенчедән конфликт ситуацияләрдән дөрес чыгарга кирәк. Иң тәртипле, тыныч, мәрхәмәтле балага да сугышу, талашу, тискәреләнү очракларын, бигерәктә малай кешегә, урап үтеп булмас. “Юк”, “Теләмим”, “Бу миңа ошамый” сүзләрен яшьтәшләре начар эш эшләргә, охшамаган гамәл кылырга үгетләгән очракта әйтә белергә өйрәтү мөхим. Ләкин баланы сугышырга, исем тагарга өйрәтмичә, әдәпле кеше көч белән хаклы була алмавына төшендерү яхшырак. Әмма мондый сугышу очракларын урап үтеп булмый. Бу ямсез күренеш тәмамланганнан соң, башта бала белән шәхси рәвештә сөйләшегез, ә аннары конфликтта катнашучы башкаларны җыеп, булган хәлне тикшереп ачыклагыз. Барысы да ачыклангач, кемнедер ачулану, гаепләргә тырышу яхшылардан булмас. Тәрбияче ярдәмендә “Татулашу бәйрәме” оештырып, үткән  конфликтны уңай якка салып тәмамлау мөхимрәк.

         Алтынчыдан сатып алырга түгел, кызыксындырырга тырышыгыз. Күп вакытта, яшьтәшләре уйнарга алмаган балалар, үзләренә игътибарны күнегелмәгән уенчыклар, күчтәнәчләр ярдәмендә җәлеп итәргә тырыша. Кайвакытта мондый эш уңышлы була, әмма мондый ысул белән нык мавыкмаска кирәк, чөнки яңа дус бала белән яңа курчакны алганчыга хәтле, бала аны бирергә риза булганчыга хәтле генә уйныйачак. Бала мондый төр аралашуның әсире икәнен күрсәгез, икенче ысуллар кулланырга ашыгыгыз. Мәсәлән бала кар өемнәре тәгәрәтә белә икән – алардан иглу ясасын. Кәгаздән уенчыклар, конструктордан төрле фигуралар, өйләр төзи белә икән аның янына дуслашыр, өйрәнер өчен кызыгып башкалар киләчәк.

        Җиденчедән елмаябыз һәм сөенәбез. Олы кешеләргә мыгырдана торган, тупас кешеләр түгел, ә ихтирамлы, мәрхәмәтле кешеләр ошый. Балаларда да шулай ук. Һәр вак эшкә елаучы, тиз үпкәләүче, балага караганда елмаючан, аралашучан, барысына сөенергә әзер баланың әлбәтта дуслары күбрәк, иҗтимагый тормышта борчулары азрак булачак. Балагызда тормышка карата унай, яхшы, оптимизм караш тәрбияләгез. Шул арада баланың характер үзенчәлекләрен онытмагыз. Интроверт һәм уйланучан баладан компания башлыгы ясарга тырышмагыз. Иң мөхиме, балагыз белән узегезнең уңай уйларыгыз, фикерләрегез, тойгыларыгыз белән уртаклашып, һәр вак әйбердә дә шатланыр өчен өлеш табу ысулын күрсәтегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Халык авыз иҗаты аша әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү

материал по нравственному воспитанию...

Дөрес сөйләм тәрбияләү алымнары

Бала дөрес сөйләшә башласын өчен нидән башларга?...

Әхлакый хисләрне тәрбияләү үзенчәлекләре

Гаилә тәрбиясенең әһәмиятле бурычларының иң затлысы – балаларда әхлакый хисләр тәрбияләү. Балаларда кечкенәдән әдәплелек, инсафлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү – ата-аналарның аеруча җаваплы һәм изге бу...

Выступление на МО по теме: “Балаларга әдәп-әхлак тәрбиясе бирү, аларда патриотик хисләр тәрбияләү”.

Мәшһүр татар  мәгърифәтчесе К.Насыйри үз вакытында: «Тәрбия – һәр нәрсәнең ачкычы, аның белән һәр нәрсәне хәл итеп була, ул – кешене кеше итүдә иң дөрес юл», – дип, бик дөрес язган....

Презентация по методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик тәрбия бирү» "" 2011-2015 год

Презентация по  методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик  тәрбия бирү» "" 2011-2015 год...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культура башлангычы тәрбияләүне халык фольклоры белән берлектә алып бару.

Табигатьнең - һава, җир һәм сулыкларның пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя. Бу факторлар кеше тормышына, дөньяга карашына, культурасына һәм әхлагына шу...