Дөрес сөйләм тәрбияләү алымнары
консультация на тему

Бала дөрес сөйләшә башласын өчен нидән башларга?

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dores_soylm_trbiyalu.docx14.38 КБ

Предварительный просмотр:

Дөрес сөйләм тәрбияләү эшен ничек оештырырга?

Иң элек бала белән аралашучы һәр кеше тыныч тавыш белән, ашыкмыйча, бераз

акрынрак һәм дөрес итеп сөйләшергә тиеш. Кечкенә бала белән гадәттәге темпта сөйләшергә ярамый, чөнки әле бу вакытта аның ишетү-сөйләм аппараты тиешенчә үсмәгән һәм ул барысын да ишетеп  һәм аңлап бетермәскә мөмкин.

Әгәр бала үз фикерен әйтеп бирергә авырыксына, иҗекләрне һәм авазларны төшереп

калдыра, урыннарын алыштыра икән, аңа тыныч кына булышып җибәрергә кирәк. Ул әйтә алмаган катлаулы сүзләрне уен формасында кабатларга, соңыннан мактап куярга кирәк. Бу вакытта артык таләпчәнлек урынсыз, барысын да бала үзе теләп башкарырга тиеш. Бүген барып чыкмый икән, икенче вакытта кабатларга була, ләкин, һич кенә дә, баланың гайрәтен чигерерлек, башка авызын ачасы килмәслек итә күрмәгез.

Баланың күп “бытылдавына” һич тә каршы килмәгез: ул бит үзенә күрә сөйләм

органнарын күнектерә.

3-4 яшьлек баланы вакытыннан алда, бигрәк тә аның теләгеннән башка хәрефләр

танырга, укырга өйрәтергә ашыкмагыз, моның белән киресенчә, аның укырга өйрәнүгә омтылышын киметергә мөмкин.

Кайбер бала бик иртә һәм шул ук вакытта авазларны дөрес әйтеп сөйләшергә өйрәнә.

Ләкин баланың сөйләм аппараты җитлекмәгән икәнен исегездән чыгармагыз. Балага зур күләмле шигырьләр ятлату, кунаклар алдында аны мәҗбүри сөйләтергә тырышу кирәкми. Болар тотлыгуга китерергә мөмкин.

Бала үз яшьтәшләреннән калышыбрак сөйләшә башлый икән, моннан трагедия

ясамыйча, бала белән төрле уеннар уйнарга, предметларны исемнәре буенча танырга - пассив сүзлек булдырырга тырышыгыз, табигатьтәге төрле авазларны кабатлаттырырга, әйтелеше җиңел булган иҗек-сүзләрне әйтү теләге булдырыга тырышыгыз.

Баланың озак вакыт телевизор каравы, компьютер уеннары белән артык мавыгуы аңа

файда китерми. Бигрәк тә йокы алдыннан караган телевизион тапшырулар, куркыныч компьютер уеннары баланың ныгып җитмәгән нерв системасына зыян китерергә, хәтта, тотлыгуга кадәр җиткерергә мөмкин.

Болардан тыш, сөйләмдә кимчелекләр булдырмый калу өчен, баланың ишетү-сөйләм

аппаратының  нормада булуын, күрү, сиземләү-тоемлау тиешле дәрәҗәдә булуын контрольдә тотарга кирәк. Баланы сөйләмен төзәтү эшенә керешкәнче, аның сөйләм һәм ишетү органнарын авазларны дөрес әйтүгә, ишетеп аеруга әзерләргә кирәк. Шуның өчен, ишетелгән авазга игътибарны үстерү беренче урында тора. Уеннарны дөрес эзлеклелектә сайларга кирәк: иң элек төрле тавышларга игътибар үстерелә, ягъни, төрле авазларны ишетеп аерырга өйрәтәбез. Аннары сөйләмне ишетеп аеруга, ягъни, кеше тавышын ишетеп аерырга, ишеткәннең мәгънәсен аңларга өйрәтелә. Шуннан соң гына фонематик ишетеп аеруга, ягъни, сүзнең өлешләрен – авазларны ишетеп аеруга күчәргә кирәк. Балалар белән уйнарга мөмкин булган берничә уенны карап үтәбез:

Нәрсә ишеттең?

Максат: Төрле тавышларга игътибар тәрбияләү, аларны ишетеп аеру күнекмәләрен үстерү.

Уен барышы: Күзләрне йомып, игътибар белән тыңларга. Аннары нәрсә ишеткәннәрен әйтергә (җил тавышы, яңгыр ява, ишек ачылды, урамда машина тавышы).

Нәрсә тавышы?

Максат: Төрле тавышларга игътибар тәрбияләү, аларны ишетеп аеру күнекмәләрен үстерү.

Уен өчен төрле предметлар, ширма кирәк була..

Уен барышы: Уенчыкларны, предметларны карап чыгалар. Кыштырдатканда, идәнгә төшергәндә, шалтыратканда нинди тавыш чыкканын тыңлыйлар. Аннары әйберләр ширма артына яшерелә. Өлкән кеше ширма артында тавыш  чыгара. Бала нәрсә тавышы икәнен әйтә.

Кайсы кыңгырау шалтырады?

Максат: Тавышка игътибарны ныгыту.

Уен өчен зур, кечкенә һәм җиз кыңгыраулар, ширма кирәк була.

Уен барышы: Уен башланыр алдыннан, һәр кыңгырауны шалтыратып, тавышын тыңлап карыйлар. Аннары кыңгыраулар ширма артына яшерелә. Өлкән кеше бер кыңгырауны шалтырата, бала кайсы икәнен әйтергә тиеш.

Дөрес җавап биргәч, бала алып баручыны алыштыра, үзе теләгән кыңгырауны шалтырата. Чиратлап уены дәвам итәргә була.

Дөрес сөйләм тәрбияләү вакытында сөйләм дисциплинасы булдыруны

да истән чыгармаска кирәк: башкаларның сөйләмен игътибар белән тыңларга, бүлдермәскә, өлкәннәр сөйләменә катнашмаска, кирәгеннән артык кычкырып сөйләшмәскә, берәрсе ял иткәндә комачауламаска кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк.        

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ана теле шөгыльләрендә заманча алымнар

Педагогик киңәшмәдә чыгыш....

Балаларда агрессивлык аны булдырмау алымнары

Балаларда агрессивлык аны булдырмау алымнары...

Ата – аналарга балаларда дуслык хисләре тәрбияләү алымнары

Материал написан для участия в городском КМО проходивший на базе МБДОУ "Детский сад присмотра и оздоровления для детей с урологическими заболеваниями № 64" г.Нижнекамск тема КМО "Дуслык белән көчле бе...

Презентация по методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик тәрбия бирү» "" 2011-2015 год

Презентация по  методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик  тәрбия бирү» "" 2011-2015 год...

Бакчада балаларга экологик тәрбия бирү алымнары

4 – 6 яшьлек балаларга эколгик тәрбия бирү эшен оештыру....

«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик-әхлакый тәрбияләүдә ТРИЗ алымнары куллану. Эш тәҗрибәсеннән»

laquo;Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик-әхлакый тәрбияләүдә ТРИЗ алымнары куллану. Эш тәҗрибәсеннән». Экологик тәрбия бирүдә ТРИЗ алымнарын куллану экологик характердагы теләсә нинди т...