Ана теле шөгыльләрендә заманча алымнар
материал по развитию речи по теме

Гарипова Диля Салимҗан кызы

Педагогик киңәшмәдә чыгыш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yanasy_ana_tele.docx60.59 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районынын катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы муниципаль бюджет                

                             мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе    

                       Ана теле шөгыльләрендә заманча алымнар

Педагогик киңәшмәдә чыгыш.

Гарипова Д.С.- югары категорияле тәрбияче

Бала үз табигате буенча һәрвакыт тикшеренүче,эзләнүче,өйрәнүче. Яңа кичерешләргә омтылу,кызыксынучанлык,һәрдаим күзәтү,тәҗ-рибә ясау,яңа информацияләр эзләү педагогикада баланың үз-үзен тотышындагы мөһим юнәлеш буларак карала.Шулай булгач тикшерүчәнлек ,эзләнүчәнлек баланың гадәти хәле.Болар баланың психик үсеше,мөстәкыйль үсешенә әйләнүенә шартлар тудыра.

Эзләнүчәнлек торышы-баланың дөнья турында күзаллау алуы өчен мөһим чыганакларның берсе,ә эзләнүчәнлеккә өйрәтү баланың тирә-юньне мөстәкыйль рәвештә өйрәнергә теләвенә корыла.

Традицион укыту әле хәзер дә репродуктив алымнар кулланкга кайтып кала.Традицион -ягьни әзер информация биреп өйрәтү белән тикшерүчәнлек,эзләнүчәнлек аша өйрәтү арасында каршылык күп еллар дәвам итә.

Күренекле педагог Свадковский шундый нәтижә ясый:бары тик эзләнүчәнлек алымнары гына мәңгелек проблеманы хәл итә алачак.

Бу педагогның әйткәненә йөз елдан артык вакыт үтсә дә традицион белем бирү, бигрәк тә безнең илдә,һаман да әзерне генә кабатлап өйрәнүгә кайтып кала.тикшерүчәнлеккә,эзләнүчәнлеккә урын аз кала.Информация-әзер рецепт буенча белем бирү нәтижәсендә бала иң мөһим булган-эзләнүчәнлек активлыгын югалта.Моңа гажәпләнергә кирәкмщчөнки белем бирү -"кабатлауга" , "тыңлауга" , "нәкъ шулай эшләүгә " кайтып кала. Моның нәтиҗәсе кызыксынучанлык , мөстәкыйль фикер йөртү югала, шуңа да үз -үзеңне тәрбияләү, үз- үзеңне үстерү, үз-белемеңне күтәрү процесслары мөмкин түгел диярлек. Кешенең тикшерүчәнлеккә, эзләнүчәнлеккә омтылуы, ул үз хәтерен төрле белем белән тутыргач кына башлана дигән уйдырма күптән яши. Ләкин күпләр ,иҗат кешесенең дикшерүчән-эзләнүчән кешенең үз гомеренең өченче дистәсен ваклый башлагач түгел,бәлки күпкә иртәрәк,әти-әниләре бакчага китергән көннән үк башлануын башларына да китереп карамыйлар.Эзләнүчәнлек,фәнни эш белән шөгыльләнүчеләргә генә түгел.Алар һәр кешегә,аның профессиональ эшчәнлегенә бәйсез рәвештә мөһим.Замана производствосының үсеше теләсә кайсы профессиянең ижади,эзләнүчән булуына бәйле.Шуңа да эзләнүчәнлек,тикшерүчәнлек бу заманда яшәү рәвеше,шәхес характеристикасының бүленмәслеге буларак карала. Укыту,өйрәтү алымнары төрле нигездә классификацияләнә. Иң уңышлы булып продуктив һәм репродуктив алымнар санала.

Күренекле совет специалистлары М.Н.Скаткин һәм И.Я.Лернер укыту-өйрәтү теориясе өлкәсендә өйрәтүнең төп биш гомумди-дактик алымнарын аерып күрсәттеләр:иллюстратив -аңлатмалы, репродуктив, проблемалы аңлату,өлешчә эзләнүчән, эзләнүчәнлек. Алар бу алымнарны төп ике зур төркемгә берләштерәләр:беренче һәм икенче алым - репродуктив,дүртенче һәм бишенче алымнар -продуктив төркемнәр.Ә проблемалы аңлату - урталыктагы төркем -ул әзер информацияне үзләштерүне дә- эзләнүчәнлек эшчәнлеге элементларын да күз алдында тота.

Беренче төркем методлары кулланганда - бала әзер белемне үзләштерә,яисә үзенә таныш эшчәнлек алмнарын кабатлый.Ә икече төркем алымнарын кулланганда бала мөстәкыйль рәвештә яңа белемнәрне,үзенең шәхси эзләнүчәнлеге,ижади эшчәнлеге нәтижәсендә ача.Репродуктив алымнар.Иллюстратив - аңлатмалы алым кулланганда педагог әзер информацияне төрле чаралар белән    | бирә ,ә бу баланың практик эшчәнлек күнекмәләрен формалаштырырга мөмкинлек бирми. Бу алым күнекмәләрне тәкъдим ителгән үрнәккә карап эшләгәндә формалаштыру мөмкинлеге бирә. Репродуктив алымнарның күп булуына галимнәр әм практиклар каршы.Шулай да продуктив алымнарның мөһимлеген күрсәткәндә, репродуктив алымнарны-бөтенләй кирәкмәгән әйбер итеп карарга ярамый.

Беренчедән:үсеп килүче яшьбуынга гомумиләштерелгән,системага салынган кешелек тәжрибәсен аңлатуның иң экономияле алымы.Белем бирү практикасында һәр баланың бөтен нәрсәне үзе ачуына ирешергә мөмкин түгел.Чөнки физика,химия яисә җәмгыять үсешенең әллә кайчан билгеле булган законнарын кабат ачуда бернинди мохтаңлык юк.

Икенчедән эзләнүчәнлек алымы,аны репродуктив алымнар белән
бик оста бәйләп алып барганда гына белем бирү эффекты бирергә
мөмкин.        
I

Өченчедән:бары тик эзләнүчәнлек алымнарын гына куллану,баладан бик зур иҗади мөмкинлекләр сорый.Ләкин балада аңлашылганча,танылган уйлап табучыдагы кебек дәрәҗәдәге сәләт була алмый.

Продуктив методлар:бу алым эзләнүчәнлек алымнарын куллану этабы.өлешчә-эзләнүчәнлек алымнарын куллану-аң-белемгә күпкә югарырак авырлык-таләпләр куюны күздә тота.Мәсәлән:Өлешчә-эзләнүчәнлек алымы -проблеманы күрү,сорау бирү,үзеңнекен

раслау,күрсэткән фактлардан чыгып нәтиҗә чыгару, планлаштыру, тикшерү кебек катлаулы мәсьәләләрне чишүне күздә тота. Мәсәлән: Өлешчә-эзләнүчәнлек алымы-проблеманы күрү,сорау бирү, үзеңнекен

раслау,күрсәткән фактлардан чыгып нәтиҗә чыгару, планлаштыру,тикшерү кебек катлаулы мәсьәләләрне чишүне күздә тота. 20гасыр башында ук галим Б.В.Всесвятский эзләнүчәнлек баланы күзәтүгәдәҗрибәләр эшләүгә тарта дип яза.Бу процесс баланың активлыгына җавап бирә,уңай эмоцияләр белән бизәлә. Эзләнүчәнлек алымы-шәхси иҗади эзләнүчәнлек аша белемгә юл ул .Аның төп өлешләре -проблеманы табу,гипотиза билгеләү, күзәтү,тәҗрибәләр,эксперементлар,һәм алар нәтиҗәсендә фикер йөртү,нәтиҗә ясау.Проблемаларны күрергә өйрәтү: проблемалы дип теләсә нинди практик яки теоритик ситуацияне атап була,әгәр дә аның чишелеше булмаса һәм шунлыктан туктап уйланырга мәҗбүр булганда.Проблема ул-авырлык,ачыклык булмау дигән сүз.Аны бетерү өчен,шушы проблема белән бәйле һәрнәрсәне тикшерү сорала.Проблеманы табу-кыен эш.Тиккә генә"зур проблема-кыйммәтле ташка тиң,якыннан меңләгән кеше уза,арадан берсе генә аны күтәрә"дип язамаганнар.Галимнәр проблеманы табу,формалаштыру,аны чишүгә караганда авырырак дип саныйлар.Күп вакытта проблема чишелгәч кенә,ул проблема итеп формалаштырыла.Чыннан да реаль тикшеренүче эзләнүен башлаганда күп вакытта ни өчен болай эшләвен,бигрәк тә моның нәтиҗәсендә нәрсә табачагын белми. Шуңа да бала белән эшләгән -дә сак булырга, аннан проблеманы төгәл

формалаштыруны таләп итәргә ярамый.Формалаштырып,ачыш ясап, тәгаенләп,яңа мөмкинлекләрне күреп,иҗатчы үз алдындагы проблеманы конкретлаштыра,үзгәртә.Шуңа күрә баладан да проблема турында төгәл сүз белән аңлатма бирүен таләп итү кирәк түгел.Без нәрсә дә булса эшләр алдыннан бурыч билгелибез,план төзибез.Болар да мөһим,ләкин эзләнүчәнлек-эшчәнлеге-ул иҗади эшчәнлек,шунлыктан аның үз спецификасы бар.

Проблеманы күрергә өйрәтү өчен күнегүләр.

Проблеманы күрергә өйрәнү-озак вакыт дәвамында төрле эшчәнлек барышында үстерелә.Бу катлаулы педагогик бурычны чишү өчен махсус күнегүләр сайларга мөмкин.Шуларның кайберләре белән танышырбыз.

"Дөньяга башкалар күзлегеннән карау".Проблеманы ачыклау өчен иң мөһим шартлар-үз карашыңны үзгәртә алу мөмкинлеге, тикшерелүче объетка төрле яклап карау.Бу үз чиратында көндәлек караштан читтә калганны,башкалар тарафыннан күрелмәгәнне күрү мөмкинлеге бирә.Авыр булмаган күнегү эшлибез. Балаларга тәмамланмаган хикәя укыйбыз:"Иртән күк йөзен кара болыт капладылар ява башлады.Эре кар бөртекләре кая гына төшми: өйләргә, агачларга,тротуарларга,чәчәк түтәлләренә,юлга..."Хикәяне дәвам итәргә кушабыз.Моны берничә юл белән эшлибез.Күз алдына китерегез,син дусларың белән ишегалдында уйныйсың,беренче карга синең мөнәсәбәтең?Күз алдыңа китер,син юлдан баручы машина шоферы,күккә очучы летчик,агачка кунган карга, урмандагы куян.Хикәяләрне бик күп уйларга мөмкин.Төрле сюжетлар кулланып без балаларны бер үк күренешкә төрле күзлектән чыгып карарга өйрәтербез.Эш барышында балаларга кисәтү ясарга кирәкмәс,мактарга,бигрәк кызыклы,оригиналь хикәяләрне билгеләп үтәргә кирәк.Дөрес,мондый башка кеше,яисә тере яки тере булмаган объкт урынына үзеңне куеп карау кебек гади,шартлы юл белән генә проблеманы бик тиз генә күреп алырга өйрәтеп булмый,ләкин бу юнәлештә беренче адымны без ясадык дип әйтеп була.

Предметның ничә төрле мәгънәсе бар.Моны белүләрен ачыклау һәм күтәрү өчен америка психологы Дж.Пелфорд тарафыннан эшләнгән бурычларны кулланып була.Балага яхшы таныш предмет бирелә.(Мәсәлән:кирпеч,гәҗит,карандаш һ.б).һәм балага шушы предметны реаль кулланырга мөмкин,ләкин традицион булмаган вариантны табу бурычы куела.Иң оригиналь көтелмәгән версия хуплана.Никадәр күбрәк булса,шулкадәр яхшырак.Бу биремне үтәгәндә:оригинальлек тә уйлау сәләте һ.б.яклар да үстерелә.Монда да баланы критикаларга ярамый,ләкин тормышта кулланыла торган   *. вариантларны гына хупларга кирәк.Бу бирем баланың уй-фикерен бер предметка тупларга өйрәтә,башка предметлар белән яңа, көтелмәгән мөмкинлекләр ачарга өйрәтә.

Проблеманы күзәтү яки чынбарлыкны анализлау юлы белән күреп була.Балаларга тикшерү өчен"Ни өчен кояш яктырта?","Ни өчен песи балалары уйныйлар?","Попугайлар ни өчен сөйләшә ала?" кебек проблемалар булырга мөмкин.Күзәтү алымы читтән караганда гади күренә,әчынлыкта бу алай түгел.Балаларны күзәтергә өйрәтү җиңел эш түгел.Карарга һәм күрергә бигрәктә балаларны рәсем ясарга өйрәткәндә тере һәм тере булмаган объектларны күзәтү аша өйрәтәбез.Саф һавага чыккач көзге яфракны,агачларны,алмаларны,кар бөртекләрен һ.б. әйберләрне күзәтергә тәкъдим итеп була.Аларны озаклап карап формасын ачыклап,төсен әйтеп була.Кайда үсүләре,ни өчен һәр көз төсләрен үзгәртеп,коелулары хакында сөйләшергә мөмкин.Күзәтү сәләтен үстерү өчен:"Күзгә күренеп торганны күзәтү"дән файдалану яхшы.Балага яхшы таныш объектны карап шул минутта нәрсә күрүен әйтергә тәкъдим итәргә.Бала элеккеге тәҗрибәсенә таянып нәрсә күренергә мөмкинне әйтергә тиеш түгел.Мәсәлән объект булып таныш кеше булса,бала аның чәч төсен ,озынлыгын,күз төсенбелә.Хәзер инде ул бу минуттабу кешенең карашы кая төбәлгәнжиеме нинди,прическасы,кием фасоны турында әйтә ала.Бу кешенең ни өчен кәефе төшүе турында,моңа нәрсә сәбәпче булуы турында сөйләшергә мөмкин.

Тагын бер бирем :Кәефне күтәрү . Кешеләрнең кәефен,эмоцияләрен,үз-үзен тотышларын кичерешләрен дә күзәтеп була икән.Кешенең яки әкият геройларының эчке кичерешләрен өйрәнеп бала сәнгать әсәре белән тормыш арасындагы бәйләнешне күрә белергә,башкаларның үз-үзен тотышларын,эшчәнлеген,кичерешләрен күзәтергә өйрәнә.Төрле әкият,шигырләрне укыгач геройның күңеле ни өчен,һәм ничек үзгәрүе турында әңгәмә кору отышлы.Иң мөһиме баланы гипотезалар уйларга,төрле идеяләр табарга өйрәтү.

1.        Нинди шартларда бу әйберләнең барысы да бик файдалы?
Нинди шартта 2се яки кебрәге файдалы
(Телефон,курчак,җимеш-ләр,ярыш автомобиле, китап,
самавар,барабан.)Шушы ук эшнең киресен тәкъдим итеп
була.Мәсәлән нинди шартларда шушы ук әйберләр бөтенләй
кирәксез,һәттә начар тәэсир дә итәләр?

2.        Гипотезалар китереп чыгару өчен мондый күнегүләр бирү:
Яз көне кар эри?   Самолет күктә эз калдыра?   Кыш көне кар

ява,ә җәй көне яңгыр?   Ай җиргә егылып төшми?һ.б.

3."Вакыйганың сәбәбен ачыклагыз"дигән бирем дә гипотезалар чыгарырга өйрәтә."Аю кышын йокламаган,ә урман буйлап йөргән. Милиция машинасы юл читендә тора."

4.Кызыклы биремнәрнең берсе:"Сихерче һәр кешенең иң зур 3 теләген тормышка ашырса Җирдә нәрсә булыр?"

5.Әйткән биремгә иң кызык 2 аңлатма бирергә:"Кошлар җиргә якын гына очалар". " Әни ачулана"һ.б.

6. Күз алдыгызга китерегез:чыпчыклар филдән зурайсалар, филләр-песидән кечерәк булса,кешеләр-хәзергедән 2 тапкыр зуррак яки кечерәк булсалар нәрсә булыр иде? Боларга кызыклы идеяләр уйлап табарга кирәк.Теләсә нинди эзләнүче сорау бирә белергә тиеш.Сораулар нинди булырга мөмкин?Аларны 2 зур төркемгә бүләбез.

1 Ачыклаучы сораулар.Мәсәлән:Дөресме ул?Мөмкин
микән,әгәр?Кирәк микән? Алар гади дә катлаулы да булырга
мөмкин.Катлаулысы берничә гади сораудан тора.Мәсәлән:Син
балалар белән компьютер уеннары уйныйсыңмы,әллә үзең генә
уйнарга яратасыңмы?Ә гади сорауларны шартлы,мәсәлән:(Көчек
баласы ашамаса һәм уйнамаса,аның авыруы дөресме?),һәм
шартсызга (Сезнең өйдә көчек яшәве дөресме?).
2Тулыландыручы сораулар( билгесез,туры булмаган). Алар
кем,кайда,кайчан,нинди,ничек һ.б.        |

Болар гади,(Син ясаган өйне кайда төзеп була?) калаулы(Бу өйне кем, кайда һәм кайчан төзи ала?) булырга мөмкин.Сорауларны дөрес бирергә өйрәтү мөһим.Моның өчен күп күнегүләр бар.Америка психологыЭ.П.Торранс кеше,хайван рәсеме төшкән картинка күрсәтә һәм аларның үзенә сорау бирергә мөмкин дип

■V-"'

уйларга куша.Урунтаева,Афовдшнаның иҗади эшләре буенча балаларга мондый ситуацияләр биреп була:"Синең янга таныш булмаган кеше килде.Ул сиңа нинди өч сорау бирер иде икән? Болай эшләгәндә бала башкалар исеменнән сорау бирергә өйрәнә.Тагын бер кызыклы бирем:Балаларга күп геройлы кечкенә шигыр укыйбыз.Мәсәлән Хәкимҗан Халиковның "Өч кыз" шигыре:

       "Берсе -Дилә,берсе-3илә,        |

Өченчесе-Миңнегөл.
Берсе үлчи, берсе кисә...
Өчесе дә бик өлгер.

Диләсе дә,3иләсе дә,

                                      Машина да ашыга:  

                                      Курчакка күлмәк кирәк,

                                      Яулык кирәк башына..."

 Бирем:һәр геройга берәр сорау бирергә.Хаталы шигырьләр табып,аларны төзәтердәй сораулар бирергә мөмкин.Моңа халык педагогикасындагы буталчыклар бик әйбәт.Мәсәлән:

Ыргадан,мыргадан,

Төшеп калдым арбадан,

Эт кычкыра,мин өрәм,

Ат йөгерә,мин чабам,

Тәртә өзелде,бау сынды,

Аптырадым бит тәмам. "Яшерелгән сүзне тап"уены аша да сорау бирергә өйрәтәбез.Аны да күп төрле үткәреп була.Мәсәлән,иң гадие:Бер үк әйбер турында балалар бер-берсеннән:нәрсә,кайда,кайчан,ник дип сорый башлыйлар.Катлаулырак вариант: бала сүз уйлый.Башкаларга беренче авазын гына әйтә.Аны сорау биреп ачыклыйлар.Бу ризыкмы?Аның белән уйныйлармы?һ.б.Ә бала әйе,юк дип кенә җавап бирә.Монда төгәл сорау бирелергә тиеш түгел.Мәсәлән: Бу самалетмы? Бу филме? һ.б. Балаларның күп соравы нәрсәгә ,ни өчен кебек башлана.Шуңа да аларны "почемучкалар" дип йөртәбез.Сорауларны эзләнүчән характерда кем,нәрсә, ничек, кайда,кайчан дип башларга өйрәтү кирәк.Алар көндәлек тормыш белән бәйле,урындагы ситуа ияләрне ачалар,аңларга ярдәм итәләр.Бусораулар бирелгәч кенә сәбәп ачыклаучы ни өчен ,нәрсәгә сорауларын бирәбез.Бала шуннан соң күзәтергә,тасвирларга, яңа биремнәр үзләштерергә өйрәнә.Аннан соң бала :Бу турыда мин нәрсә беләм?Бу вакытта нәрсә тоям?Мин кайчан шундый хәл кичердем? Кебек сорау бирү дәрәҗәсенә җитә.Бала проблеманы аңлап кына калмый,аның уйлау сәләте үсә,проблема эченә үтә.Чираттагы сорау-күз алдына китереп сорау.(хыялый сорау).Ул сорау:Нәрсә булыр иде,әгәр дә...Нәрсә килеп чыгар иде,әгәр дә?кебегрәк була.Балалар эзләнүчәнлек өлкәсендә күбрәк шушы сораудан башлыйлар.Бу сорауның баштан ук бирелүе әйбәт түгел,чөнки эзләнүгә мөмкинлек калдырмыйлар,фантазияне читкә тараталар.Чираттагы сорау:бәяләп сорау:Нәрсә әйбәтрәк,кайсы дөресрәк кебекләр.Балалар бөтен алдагы этапларны үткәч кенә бәяләргә мөмкин.Бусорау алданрак бирелсә,баланың уйлау сәләте чикләнгән була.Без баланы хәзергенең киләчәктә дәвам ителүенә

әзерләргә тиешбез,шуңа да аларны :"Сине бу проблемада тагын нәрсә кызыксындыра?Син тагын нәрсә тәкъдим итә аласың? Кебек сораулар белән тагын да кызыксындырырга,күзаллавын үстерергә тиешбез.

Төшенчәләргә аңлатма бирергә өйрәнәбез.

Төрле предметлар,күренеш,вакыйгалар бар,алар турында бездә төшенчә бар.Баланың төшенчәләрне гомумиләштерү сәләте ни дәрәҗәдә икәнен ачыклау өчен төрле алымнар кулланып була.Иң гадие-төшенчәләрне ачыклау ысулы.Балага предметның нәрсә икәнен әйтергә тәкъдим итәбез.Мәсәлән:Нәрсә ул трамвай?Җаваплар:Кешеләр йөртү өчен транспорт чарасы. Рельслардан йөри торган әйбер.Ике җавап ике мәгънәне ачыклый. Төшенчәгә аңлатма бирү-аның нәрсә аңлатуын,нинди үзенчәлекләре булуын күрсәтә белү ул.Билгеләмә бирү-ул предметны башкалардан аеру,үзенә генә хас үзенчәлеген күрсәтү.Билгеләмә күренеп торган һәм тасвирлаучы була. Тасвирлаучы булганда-бер төшенчә эченә кергән объектларны күрсәтү.Мәсәлән:"файдалы казылмалар"төшенчәсе-ул күмер,нефть, руда һ.б. уенчыклар төшенчәсе-курчак ,машина,кубиклар һ.б.Тасвирлау-предметның үзенә охшаган башка якларын күрсәтү.Объектны тасвирлау-бу нәрсә?башкалардан нәрсә белән аерыла,нәрсә белән охшаш?дигән сорауларга җавап бирү.Мәсәлән,    * жираф турында бала:ул кыргый хайван,Африкада яши ,аның муены бик озын,чуар бизәкле,аяклары көчле,тояклы дип тасвирлый. Китапларда тасвирлаулар бик күп,аларны укып баланың тасвирлау    » сәләтен тагын да үстерәбез.Характеристика бирү-ул тасвирлау кебек тышкы билгене генә күрсәтү түгел,ә эчке үзенчәлеген дә күрсәтү.Шул ук жираф турында:аның күзләре ягымлы,беркемне дә рәнҗетми һ.б.әйтеп була.Китаплардагы күп төрле характеристикаларны уку балаларга бу алымны үзләштерергә ярдәм итә Үрнәк аша аңлату-катгый аңлатма бирүгә караганда,үрнәк аша төшендерү җиңелрәк булганда кулланыла.Мәсәлән:"Комда сәер эзләр-әйтерсең уенчык машина узган.Бу ташбака узып киткән".

Чагыштыру: предметларның охшаш һәм аермалы якларын ача.

Аерымлау- предметның үзенә охшаш башка предметлардан аермасын күрсәтү.Алма белән помидор тышкы яктан бик охшаш.Ләкин алма-җиләк-җимеш,ә помидор-яшелчә.Балалар

китапларында охшаш әйбернең аермасын күрсәткән мисаллар шулай ук күп.Әсәрне укыгач шундый әйберне беләләрме,алар ничек аерыла,ничек ошаганнар дип сорап була.

Төшенчәләрне чикләү һәм гомумләштерү.Төшенчәләрне чикләү:мәсәлән:торак пункт -шәһәр -башкала -Россия башкаласы. Гомумләштер:охотник эте -этләр -имезүчеләр -умырткалылар -хайваннар.Аңлатма бирүне үстерү өчен табышмаклар файдалы. Балалар өчен юмористик табышмаклар кызыклы.Мондый сорауларны Е.Синицинаның "Логик уеннар һәм табышмаклар" китабыннан алырга була.Тагын бер күнегү-балаларны Згруппага бүләргә,һәркайсына берәр авыр сүз уйларга.Бер группа сүзенең нәрсә аңлатуын икенчеләре әйтергә тиеш.Балаларны анализларга, төп һәм ярдәмче төшенчәләрне ачыкларга өйрәтәбез.

Икенче схема-үрмәкүч дип атала.Шигырьдән өзек алабыз:

                          Куяннар да ак тун кигән,

                          Каеннар да ак туннан.          

                          Бүреккә дэ,керфеккэ дэ,                          

                          Борынга да ак кунган.

                          Биек булып,ап-ак булып

                          Урамга ак кар яуган.

                          Көне буе шау-гөр килеп

                          Шуабыз шул ак таудан.

Әңгәмә барышында төп фикерне ачыклыйбыз.Аны бер бала әйтер:"Кыш килү".Ә нинди фактлар моны раслый:

      1)куяннар ак тун кигән.

      2)каеннар да ак туннан.

      3)бүреккә дә,керфеккә дә,

     борынга да ак кунган.

4)биек булып ап-ак булып

урамга ак кар яуган.

5)көне буе шау гөр килеп

 шуабыз шул ак таудан.

Схема түбәндәгечә була,уртада-төп фикер,читтә-фактлар.

Нәтиҗә чыгарырга өйрәнәбез.Нәтиҗәләр чыгыру - югары аң үсеше генә түгел,күзаллауларның да камил булуын таләп итә.Бу болай эшләнә - ике объект чагыштырыла. Охшаш яклары һәм бер объектның нинди үзенчәлеге икенчесен тулырак аңларга ярдәм итүе ачыклана.Мәсәлән:көнгерәнең арткы аяклары озын,ә алгысы кыска,куянныкы да нэкъшулай кебек,лэкин аяклар арасындагы аерма алай зур түгел.Балыкның гәүдәсе суның каршылыгын җиңә торган формада.Корабльләр,су асты көймәләре яхшы йөзсен өчен аларның корпусы балык гәүдәсен хәтерләтергә тиеш.Икенче төркем күнегүләр:бер төрле үзлеккә ия предметлар эзләү.

бер үк вакытта үтә күренмәле дә каты да булган предметлар табыгыз.(боз, пыяла, янтарь ,пластик, кристалл).

бер үк вакытта ялтырый да ,зәңгәр дә, каты да булган предметлар табарга.

ягымлы,тавышлы,хәрәкәтчән,көчле булган тереклек ияләрен әйтегез.

Кешеләр дөн яга ничек карый? Дигән бирем аша балаларның нинди нәтиҗә ясавын карыйбыз.Төп бурыч-бергә әңгәмә коргач балага нәтиҗә чыгарырга ярдәм итү.Өлкәннәргә һәр кешенең дөньяга төрлечә каравы мәгълүм, ә балага бу алай түгел.Бала моны төшенсен өчен шул юнәлешкә караган күнегүләрдән файдаланабыз.Мондый бирем бирәбез:тактага яки ватманга конкрет бер нәрсә дә аңлатмаучы төрле юллар,төрле фигуралар ясыйбыз.Аларга карап:"Монда нәрсә ясалган?" дигән сорауга җавап бирергә кирәк.Педагог җавапларны язып бара,алар никадәр күбрәк булса,шулкадәр яхшы.Иң оригиналь,кызыклы,көтелмәгән сорауларны билгеләп үтәргә,мактаудан курыкмаска кирәк.Мактаган саен-бала тагын да кызыклырак идеяләр әйтергә мөмкин. Җаваплар күп җыелгач йомгаклау ясарга тырышабыз.Кем дөрес?- дип сорау куябыз.Педагог дөрес җитәкчелек иткәндә мондый йомгаклау һәр җавапны дөрес дип санап була. (Барыгыз да уйлый ,ләкин һәркем үзенчә).

Ә хәзер нәтиҗә ясап карыйбыз.Моның өчен идеяга якынрак киләбез.Балаларны бөтенебез дә дөрес,хаклы булгач:"Дөньяга кешеләр төрлечә карый" дигән аңлы нәтиҗәгә китерәбез.Балаларның аңлы нәтиҗәне тоюлары мөһим.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ана теле шөгыльләрендә интеграль эшчәнлек алымнарын куллану.

Ана теле шөгыльләрендә интеграль эшчәнлек алымнарын куллану.   Безнең балалар бакчасы иҗади-эстетик юнәлештә эшләүче бакча. Шуңа күрә белем бирүне нәкъ шушы юнәлешткә туры килүче төрле...

Сөйләм үстерү шөгыльләрендә математик төшенчәләр белән таныштыру

       Сөйләм үстерү шөгыльләрендә математик төшенчәләр белән 1 кечкенәләр төркеменнән   таныштыра башлыйбыз. Әлеге яшьтәге балалар белән программа буенча шөгыльлә...

"Балаларның татар теле сүзлеген активлаштыруда кулланган алымнар "

УМКның төп максаты-балаларда татар телен практик рәвештә файдалана белү күнекмәләрен формалаштыру.Уен – рус балаларын татар теленә өйрәтү эшчәнлегенең иң нәтиҗәле ысулы булып тора. Балалар, үзләре дә ...

Матур әдәбият белән таныштыру шөгыльләрендә сүз байлыгын арттыру.

Матур әдәбият белән таныштыру шөгыльләрендә сүз байлыгын арттыру....

Татар телен өйрәтү шөгыльләрендә куллану өчен презентацион дидактик уен мастер –класс “ТАТАРЧА ӨЙРӘНӘБЕЗ”

Тәрбия эше рус телендә алып барыла торган балалар бакчаларында татар телен өйрәтү өчен  куллану....