Әхлак һәм экологик тәрбия буенча ”Әхлак төбе- матур гадәт” темасына сценарий.
план-конспект занятия на тему

Гиниятуллина Рязидя Фаруковна

сс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sts.docx17.97 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасының Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының «Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе муниципальучреждениесе».

 Әхлак һәм экологик  тәрбия  буенча

 ”Әхлак төбе- матур гадәт” темасына  сценарий.

                                                                                                                                                                         

Төзеде:37нче балалар бакчасының  1 нче категорияле тәрбиячесе                                                                    Гиниятуллина  Рәзидә Фарук кызы.

                                                                                         

                                    Түбән Кама шәһәре,2015 ел.

Балаларның яше:6-7 яшьлекләр.

Программа эчтәлеге:

Балаларны  табигатьне, аның байлыкларын сакларга, табигатьтә үз-үзеңне ничек тотарга , өлкәннәрне ихтирам итәргә өйрәтү; кешеләр белән аралашу, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту; балаларны татар халкының милли уеннары белән таныштыруны дәвам итү; бердәмлек, дуслык хисләре, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү.

Күрсәтмә материал:

магнитофон, аудиоязмалар, зонтик, сәхнә киемнәре (куян,бүре,төлке,чыпчык, әтәч,каз,Тылсымчы) , урман күренешләре(агач, гөмбәләр, чәчәкләр,чуп-чар, ике бертөсле чүп чиләге).

Әзерлек эшләре:

Балалар белән уеннар өйрәнү һәм кабатлау, мәкальләрне, кисәтүләрне искә төшерү, балалар белән шигырьләр өйрәнү.

Методлар һәм алымнар: күрсәтмә, сүзлек.

Кулланылган әдәбият:

1.”Әхлак нигезе-матур гадәт” К.В.Закирова. Р.Э.Кадыйрова;

2.”Тәрбияле бала” ВилКазыйханов;

3.”Мәгариф”журналы: №10,1990;№5, 2000; №6,2000.

Шөгыльне оештыру: Зал“Әдәплеләр”һәм”Әдәпсезләр”шәһәренә бүленгән.

Шөгыль барышы:

Музыка яңгырый.Зонтик тотып Тылсымчы керә (урман күренеше, кошлар тавышы).

Тылсымчы: ”Әдәплеләр”иленә ашыгаидем, каякилеп эләктем икән мин?(Як-ягына карана). ”Әдәпсезләр”урманына килеп чыкканмын икән. Кара әле, гөмбәләр аунап ята,агач ботаклары сындырылган, күпме шиңгән чәчәкләр…Монда мөгаен тәртипсез җәнлекләряшидер. Кая икән үзләре? (Төлке,куян,бүребулып киенгән 3 бала чыга).

Җәнлекләр:(башларын игәннәр)  Әйе, без яшибез монда.

Тылсымчы: Нишләп урманыгызда шундый тәртипсезлек?Агачларны сындырмаска, чәчәкләрне таптамаска икәнен белмисезме әллә? Әгәр тәртибегезне үзгәртмәсәгез, тиздән урманыгыз юкка чыгар.Урманны тыңлый, аның могҗизаларын күрә белергә, анда үсүче, яшәүче бар нәрсәгә мәрхәмәтле булырга кирәк.

Менә бу тылсымлы зонтигым белән “Әдәплеләр”шәһәрчегеннән дусларымны чакырыйм әле, алар нәрсә диярләр икән?(Зонтик белән 3 тапкыр шакый.Чыпчык, Әтәч, Каз чыга).

Тылсымчы: Дусларым,мин сезне ярдәмгә дип чакырган идем, ә сезнең үзегезнең дә борчуларыгыз бар ахры? Нәрсә булды сиңа, чыпчык?

Чыпчык: Мин бу Әтәч белән дуслашырга теләмим,ул ягымлы түгел.Мин аңа”Исәнме Әтәч”дигән идем, ә ул җавап бирмәде.

Әтәч: Нишләп синең белән исәнләшеп торырга,мин бит сине болай да көн саен күрәм бит.

Чыпчык: Мин бит синең белән бүген исәнләштем бит.

Әтәч: Ә миңа кичәгесе дә бик җиткән.

Тылсымчы: Менә Казның сезгә әйтер сүзе бар, тыңлап карагыз , бәлки шул вакытта бәхәсләшүдән туктарсыз.

Каз:

Танышлар булмасак та,

Бер-беребезгә,баш иеп,

Сәлам бирик: ”Исәнмесез!”

Бер-беребезгә нинди сүз әйттек?

“Исәнмесез”дән башка сүз әйтмәдек.

Ә нидән соң бертамчы шатлык артты бутормышта?

Ә нидән соң бер тамчы кояш артты бу дөньяда?

Тылсымчы: Димәк ”Исәнмесез”дигән сүз гади сүз генә түгел.Ул “Мин сиңа исәнлек, тынычлык, бәхет телим”дигәнне аңлата.

Әтәч: Син мине гафу ит ,Чыпчык. Моннан соң мин гел исәнләшермен.

Тылсымчы: Әй, сез урман җәнлекләре,”Әдәплеләр”илен күрәсегез киләме? Ләкин минем бер шартым бар, анда тәртипсезләргә урын юк.

Җәнлекләр: Моннан соң без үзебезне тәртипле тотарбыз.

Тылсымчы: Ягез әле, тизрәк урманыгызда тәртип урнаштырыгыз.Чүп- чарны пакетларга җыеп, чүплеккә ташлыйк(җәнлекләр чүп-чарны пакетларга тутыралар).

Тылсымчы: Әйдәгез, хәзер бергәләшеп ”Әдәплеләр” иленә очтык. Минем яныма, зонтик астына басыгыз , күзләрегезне йомыгыз. Очтык…(Музыка янгырый).

Тылсымчы:  Күзләрегезне ачыгыз. Менә без “Әдәплеләр”  иленә килеп җиттек.(Балалараларны көтеп утыручы балалар янына утыралар,балалар аларны өстәл әзерләп көтеп торалар).Әнә безне әйбәт,тәртипле балалар кунакка каршы ала.Бу шәһәрдә бары тәртипле, ягымлы кешеләр генә яши. Аларның этләре дә каты итеп өрергә ояла, мондагы нәни генә кошчык та ничек яшисен белә.Ә балалар бу илдә бик тәртипле, әдәпле, инсафлы, олыларны хөрмәтлиләр, зурлыйлар . Аларга багышлап матур җырлар жырлыйлар. Әле безгә дә алар “Әбием”җырын җырлап күрсәтерләр.(Балалар “Әбием” җырын башкаралар.

Тылсымчы: Дусларым,татар халкында өлкәннәрне хөрмәтләү турында мәкальләр бик күп. Әйдәгез, шуларның кайберләрен искә төшерик:

-Олылар сүзен тотмаган (орылган да сугылган).

-Олылар сүзен тыңламасаң (игелек күрмәссең).

-Ата-анаңнытәрбия ит (үзең дә тәрбия күрерсең).

-Ата-ананы тыңлаган әдәм булган (тыңламаган әрәм булган).

-Картлар сузен (кар басмас).

Тылсымчы: Соңгы мәкаль нәрсәне аңлата? Ни өчен өлкәннәр сүзен тыңларга кирәк?(Балалар җаваплары).

Ә хәзер әйдәгез ”Түбәтәй” уенын уйныйбыз. Җәза мондый:кемдә түбәтәй туктала, шул бала әдәпле балалар гына әйтә торган бер тылсымлы сүз әйтә.(Исән булыгыз, исәнмесез, рәхим итегез, зинһарөчен…)

Тылсымчы: Нәни дусларым, әдәпле, инсафлы,кешелекле, мәрхәмәтле булып үсәргә теләсәк,без ата-бабаларыбызның акыллы, гыйбрәтле кисәтүләрен хәтердән чыгармаска тиешбез. Әйдәгез, аларны бергәләп искә төшерик:

-Ишек алдында үскән агачка балта белән чапмагыз.

-Ишек алдын урамга таба себермә,байлыгың таралыр.

-Яшь агачны сындырма, яшь гомерең өзелер.

-Мунчада су эчмә, эчең авыртыр.

-Утка төкермә, авызың күгәрер.

Тылсымчы: Дусларым, тәртипле,акыллы кыз турында уен да бар бит. Әйдәгез әле, ”Кәрия- Зәкәрия”уенын уйныйбыз.

“Әдәплеләр”илендә җәнлекләр дә әйбәтләр. Әнә ”Йомры икмәкне”куян да,буре дә, хәтта төлке дә ашамый  (Йомры икмәк чабып китә ,аны бер-бер артлы куян, бүре, төлке куалар, куып тоткач, бергәләп бииләр).

Тылсымчы: Дусларым, менә без күпме әдәпле сүзләрне искә төшердек, тәртипле булып үсү өчен нәрсәләр кирәген белдек. Хәзер   Чыпчык сезгә матур шигырь сөйләп күрсәтер. Бу шигырь Фарсель Зиятдиновның ”И сөенәм” шигыре.

Егылганда иптәшемә сузсам кулны,

Өлкәннәргә хөрмәт белән бирсәм урын.

Я берсе мине сөеп, рәхмәт дисә,

Кызы кебек якын итеп, кулын бирсә,

И сөенәм, и сөенәм.

Әнкәемне матур сүзләр белән сөендерсәм,

Күрше картка чишмәбездән су китерсәм,

Ә ул мине сөя-сөя кызым дисә,

Битләремә аның олы кулы тисә,

И сөенәм, и сөенәм.

Тылсымчы: Бүгенге сәяхетебез барыбыз өчен дә файдалы булды дип уйлыйм.

Без бүген нәрсәләргә өйрәндек соң?(Балалар җаваплары тыңлана).

Әйе, яшәгән урыныбызны чиста тотарга, өлкәннәрне хөрмәтләргә , әби-бабаларыбызның сүзләрен тыңларга икәненә тагын бер кат ышандык. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, уеннарын искә төшердек.

Дусларым, миңа сезнең күп ярдәмегез тиде. Мин сезгә бүләк ясарга телим. Урманнан алып кайткан чүп-чарны тәмле конфетларга әйләндерәм.

Әфсен-төфсен,

Чүп-чарлар юкка чыксын,

Чүп урынына пакетка

Тәмле конфетлар тулсын.

(Күрсәтмичә генә икенче Чүп чиләгеннән” пакетка салынган бүләкләрне тартып чыгара). Сау булыгыз, тәртипле булыгыз.  Киләсе очрашканга кадәр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әхлак тәрбиясе - күңел хәзинәсе.

Балага белем һәм тәрбия бирү - иң кыен, иң четерекле эш. Ул гасырлар буе шулай булган һәм киләчәктә дә шулай булыр. Ул мәңгелек мәсьәлә. Бер генә ата-ана да бала тәрбиясен читләтеп үтә алмый. Һәркайсы...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.

Максат:Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирү

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирү...

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Музыкаль-әхлаки кичә. “Исемең ничек үскәнем!” (Зурлар төркемендә ата-аналар белән нетрадицион формада эш).

Музыкаль-әхлаки кичә.“Исемең ничек үскәнем!”(Зурлар төркемендә ата-аналарбелән нетрадицион формада эш)....

Беренче кечкенәләр төркеме балаларына әхлак тәрбиясе бирүдә матур әдәбият куллану

Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү - әти-әниләрнең һәм тәрбиячеләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре биру гаиләдә, балалар бакчасында башлана...

Беренче кечкенәләр төркеме балаларына әхлак тәрбиясе бирүдә матур әдәбият куллану

Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү - әти-әниләрнең һәм тәрбиячеләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре биру гаиләдә, балалар бакчасында башлана...