Эссе "Мин тәрбияче"
материал на тему

Хафизова Гелюся Газизовна

Эсседа мин тәрбияче һөнәрен ни өчен сайлавымны, тәрбияче һөнәренең никадәр җаваплы хезмәт икәнен ачарга тырыштым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon trbiyache_belsezm_kem_ul.doc25 КБ

Предварительный просмотр:

Тәрбияче беләсезме кем ул?

Җанын, күңелен биреп эшләүче.

Аналардай йөрәк җылысы белән

Балаларны назлап сөюче.

Тәрбияче... Бу сүзне әйткәч тә, ишеткәч тә, күз алдына балалар бакчасы, кечкенә сабыйлар, аларның шау – гөр килеп уйнаулары, җыр - биюләре, матур итеп шигырь сөйләүләре ... килеп баса.

Тәрбияче һөнәре – авыр, җаваплы хезмәт. Ул гел үз өстеңдә эшләүне, үсештә булуны, курсларда, семинарларда, лекцияләрдә, төрле мастер – классларда катнашуны, заманча технологияләр өйрәнүне, гомумән, заман белән бергә атлауны таләп итә торган хезмәт.

Тәрбияче ул – һәр яктан да камил шәхес. Бер ук вакытта педагог, судья, табиб, артист, рәссам да булырга тиешле һөнәр иясе.

Ә минемчә, тәрбияче өчен иң мөһим әйбер – ул һәр бала өчен кирәк булу, балаларны ярату һәм хөрмәт итү.

“Кеше һөнәрне түгел, ә һөнәр кешене сайлый”, - дип язган Сократ. Минем очракта да шулай булды. Мин Арча педагогия көллиятен тәмамладым, башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеген үзләштердем. Ә аннан соң читтән торып Казан дәүләт университетының филология бүлеген тәмамладым. 5 ел мәктәптә укытучы булып эшләгәннән соң, язмыш мине балалар  бакчасына эшкә урнаштырды. Моның өчен мин язмышыма чиксез рәхмәтлемен. Менә инде 14 ел – мин – тәрбияче. Мин үз эшемне бик яратам, эшкә шатланып барам, чөнки анда мине шат, көләч йөзле сабыйлар, мөлаем хезмәттәшләрем көтәләр. Һәркөн иртән балаларны, хезмәттәшләрне, әти - әниләрне исән – сау күрү, үз ана телем – татар телендә, аларны сәламләү – нинди зур бәхет бит ул!

Миңа сорау бирсәләр

“Бәхетең ни?” – дисәләр.

Бәхетем – таңнан торып

Эшкә килгән иртәләр.

Миңа сорау бирсәләр

“Бәхетең ни?” – дисәләр.

Шушы бакча сукмаклары

Бәхетемә илтәләр.

“Баланы өйрәтсәң, дөньяга кеше бирерсең” ( В. Гюго).

Бакчада мин балаларга татар теле өйрәтәм, туган телнең матурлыгын, кодрәтен аңларга булышам, телебезне яратырга, халкыбызның рухи байлыгы, тарихы белән кече яшьтән үк кызыксынырга өндим.

Тел өйрәтүдә иң киң кулланылучы чара – ул уеннар. Мин үз эшчәнлегемдә уеннарны бик күп кулланам, уеннар аша балалар белән аралашам. Балалар да, уйный – уйный, телне өйрәнәләр, дөньяны танып беләләр, уен ярдәмендә көчле, тырыш, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсәләр. Уеннар балаларда җитезлек, батырлык, сабырлык, кунакчыллык һәм башка күркәм сыйфатлар тәрбияли, мәрхәмәтле, тыйнак булырга, яхшыны начардан аерырга өйрәтә.

Без, тәрбиячеләр, балалар белән генә түгел, әти - әниләр белән дә эшлибез, тыгыз элемтәдә торабыз, аларны аңлап, уй – фикерләре белән кызыксынабыз, теләкләрен ишетәбез, әти - әниләрне хөрмәт итәбез.

Без, тәрбиячеләр, балалар һәм әти - әниләр өчен өлге булырга тиешле кешеләр, чөнки әти - әниләр безгә иң кадерле кешеләрен – балаларын ышанып тапшыралар.

Безнең киләчәгебез, бүгенге көнебезнең иң зур байлыгы – ул балалар. Үзең тәрбияләгән балаларның күзләрендә шатлык нуры күргәч, җылы карашларын тойгач, ягымлы итеп эндәшүләрен ишеткәч, сайлаган һөнәреңнен ялгыш түгеллеген аңлыйсын, балалар белән балачак илендә мәңге яшь, энергияле, шат күңелле булып каласың.

Мин – тәрбияче! Тәрбияче булуым белән горурланам!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе "Мин-тәрбияче"

                                      Бала- җаның,            ...

Мин - тәрбияче

Эссе на татарском языке....

Авазларны ныгытуда тәрбияче һәм логопедның бердәм эшчәнлеге

Методические рекомендации по организации совместной работы логопеда и воспитателя...

“Сөйләм үстерү тирәлегендә милли региональ компонентлар куллану буенча тәрбияче эшчәнлеге.”

Сөйләм    үстерү  тирәлегендә  милли  региональ   компонентлар куллану  буенча  тәрбияче  эшчәнлеге....

«Мин–тәрбияче! Бу минем һөнәрем генә түгел,бу-мин сайлаган язмыш та» темасына эссе.

Иртә…  Көн әле караңгы… Яңа яуган ап-ак кар өстеннән бакчага таба атлыйм. «Әнием, кара әле, карлар ничек бөтерелә. Кара әле, кара. Берсе минем керфегемә кунды. Әнием, мин матур булдыммы?»- ...

Эссе "Мин ни өчен тәрбияче?"

Бу эшемдә мин ни өчен тәрбияче булуым һәм бу һәнәрне яратып эшләвем турында яздым.Күп еллартәрбияче булып эшләвем моның дәлиле булып тора....