Мин - тәрбияче
материал по теме

Галиуллина Айгуль Фаизовна

Эссе на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.docx38.6 КБ

Предварительный просмотр:

Эссе “Мин – тәрбияче”.

Күк йөзенә караганда да гүзәлрәк күренеш бар. Ул – кеше күңеленең тирәнлеге, - дигән Виктор Гюго.    

1.  Әнкән каны – балаларны сөю,            2. Туган ягым минем – серле бишек,

Әткәм каны – эштә янып көю,                Әткәм назы, әнкән биләве,

Олы юлдан адашмыйча туры бару,        Бөдрә таллар җыры, камышларның

Намусыма хас сукмакны табу алу.         Көзге җилдә сихри гүләве.

3.  Мин гашыйкмын синең табигатькә,   4. Атлаганда тормыш сукмагыннан,

Сандугачлы хәтфә тугайга.                      Һәр адымда җылың тоямын.

Челтер чишмә, зәңгәр күлләреңә,           Язмышымны балаларга бәйләп,

Тугайдагы җырчы тургайга.                    Ялгышмадым диеп куямын.

5.  Олы юлдан алга барган чакта,             6. Бөтен көчем, бөтен тырышлыгым,

Кирәк терәк кирәк таяныч,                      Балаларны гүзәл итүдә,

Нәниләрең синең чагылышың,                Табигатьнең матурлыгын күреп,

Начар юлдан китсә, аяныч.                      Яшәвебезнең кадерен белеп,

 Тормыш баскычларын үтүдә.

Бала чагым хыялы – педагог булу, ниһаять, чынгы ашты. Мин укуымны тәмамлап, педагог булып эшкә урнаштым.

Беренче тапкыр балалар алдына басу...

Үземә төбәлгән сораулы карашлар...

Менә шул сораулы карашларга җавапларны бергәләп эзлибез, хаталар, борчылулар аша дөрес тәрбия алымнарын табарга тырышам. Тормышымны шушы эчкерсез, саф күңелле, самими карашлы нәни дусларымнан башка күз алдына да китерә алмыйм.

Мин – тәрбияче. Мин көндез дә, төнлә дә, төшемдә дә, хыялымда да, уйларымда да һәрвакыт балалар белән, һәрвакыт нәниләр дөньясында. Минем һәрбер көнем  бәйге. Ул балалар, ата-аналар, педагогик коллектив алдында үз осталыгыңны күрсәтеп, эш оештыру. Мин балачак илендә!

Балыклы, сәпидле, курчаклы, песиле Балачак иле! Күңелең киң, көннәрең һәрчак кояшлы, йөзләрең һәрвакыт елмаюлы, урманнарың шүрәлеле, убырлылы, елгаларың алтын балыклы синең.

Кешенең иң изге хыялллары, иң матур истәлекләре, беренче сөенеч-көенечләре балачакта. Балалар үзләренчә уйлый, үзләренчә бәя бирә. Аларның үз дөньясы һәм ул дөнья гаҗәеп бай. Ниләр генә юк анда. Ул кечкенә генә олы хәсрәтләр, бәләкәй генә олы шатлыклар, гүзәл мизгел, якты хәтирәләр дисеңме? Болар бар да балачак илендә, безнең көндәлек тормышыбызда, балалар бакчасында.

Әй, гүзәл бер мизгел                                     Шар ярып көләрлек,

        Самими балачак.                                           Иң кызык уеннар,

Ул шулай гомергә        Иң җылы куеннар,

Хәтердә калачак.        Иң татлы төшләрем,

Кораблы, көймәле        Иң гүзәл төсләрем,

Яратып сөймәле        Хәтердә яңара.

Аһ! Итеп сөйләрлек,        Уйласам яңадан

 Балачак елларым.

Ходай тәгаләгә  һәр имин үткән көн өчен рәхмәт укыйм. Яраткан һөнәреңне таба алу – үзе зур ачыш. “Һөнәреңнән шатлык алып яшәргә өйрән,” – диләр ил агайлары. Ә нәрсә соң ул шатлык? Ул һөнәреңнең башка кеше аңлый яки күрә алмаган нечкәлекләрен ача, буйсындыра булү.

Иң көчле тылсымчы – кызыксыну гына үз-үзеңне табарга ярдәм итә. Ләкин ул тылсымчы – бәхет бервакытта да көтеп тормас. Аны эзләргә кирәк. Эзләп тапкан бәхет кадерле.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе "Мин-тәрбияче"

                                      Бала- җаның,            ...

Авазларны ныгытуда тәрбияче һәм логопедның бердәм эшчәнлеге

Методические рекомендации по организации совместной работы логопеда и воспитателя...

“Сөйләм үстерү тирәлегендә милли региональ компонентлар куллану буенча тәрбияче эшчәнлеге.”

Сөйләм    үстерү  тирәлегендә  милли  региональ   компонентлар куллану  буенча  тәрбияче  эшчәнлеге....

«Мин–тәрбияче! Бу минем һөнәрем генә түгел,бу-мин сайлаган язмыш та» темасына эссе.

Иртә…  Көн әле караңгы… Яңа яуган ап-ак кар өстеннән бакчага таба атлыйм. «Әнием, кара әле, карлар ничек бөтерелә. Кара әле, кара. Берсе минем керфегемә кунды. Әнием, мин матур булдыммы?»- ...

Эссе "Мин ни өчен тәрбияче?"

Бу эшемдә мин ни өчен тәрбияче булуым һәм бу һәнәрне яратып эшләвем турында яздым.Күп еллартәрбияче булып эшләвем моның дәлиле булып тора....

“Мин диңгез ясыйм...” Зурлар төркемендә тәрбияче белән балаларның иҗади сәнгать буенча уртак эшчәнлекнең конспекты

Максат: балаларны традицион булмаган юллар белән рәсем ясарга өйрәтү.Бурычлары: балаларның диңгез, аны тасвирлап язучы рәссамнар турындагы белемнәрен үстерү; диңгездә яшәүчеләрнең атамаларын ныгыту; б...