Авазларны ныгытуда тәрбияче һәм логопедның бердәм эшчәнлеге
методическая разработка по логопедии на тему

Методические рекомендации по организации совместной работы логопеда и воспитателя

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл logoped_hm_trbiyachenen_berdm_eshchnlege.docx13.66 КБ

Предварительный просмотр:

Авазларның  әйтелешен дөресләүдә

тәрбияче һәм логопедның бердәм эшчәнлеге

Авазларны дөресләүдә һәм формалаштыруда логопед һәм тәрбияче башкарган эш оештыру, алымнары һәм дәвамлылыгы буенча төрлечә. Чөнки бу эш төрле күләмдә белем һәм күнекмәләр таләп итә. Төп аерымлыкларны карап үтик:

Логопед сөйләмдәге кимчелекләрне төзәтә

Тәрбияче, логопед җитәкчелегендә, коррекция эшендә актив катнаша

 Әзерлек этабы:

Логопед, аваз әйтелешендәге кимчелекнең характерына бәйле рәвештә, сөйләм аппараты органнарының бөтенләй булмаган яисә дөрес булмаган хәрәкәтләрен барлыкка китерә һәм күнектерә

Тәрбияче, логопед күрсәтмәсе буенча, уен формасында сөйләм аппараты органнары торышын һәм хәрәкәтен ныгыта

Авазның барлыкка килү этабы:

Махсус алымнар һәм сөйләм аппараты органнарының алдан әзерләнгән хәрәкәтләрен кулланып, логопед кирәкле авазның артикуляциясен эшкәртә, авазлар куя

Тәрбияче, рәсемнәр һәм охшатып әйтү алымнарын кулланып, баланың игътибарын авазның артикуляциясенә һәм яңгырашына юнәлтә, авазларны ныгыта

Авазны үзләштерү этабы (авазның дөрес әйтелешен ныгыту):

Логопед авазны аерым рәвештә, аннары иҗекләрдә, сүздә, җөмләдә, тел шомарткычларда, текстта ныгыта

Тәрбияче, логопед күрсәтмәсе буенча, тиешле программа материалын сайлап алып, аерым балалар белән куелган авазларны ныгыта

Сөйләменең фонетик-фонематик ягы җитлекмәгән балалар белән авазларның дөрес әйтелешен формалаштыру эшендә түбәндәге шартлар исәпкә алынырга тиеш:

  1. аваз кую эшен башлаганда төрле фонетик төркемгә караучы

авазлар рәте сайлап алына;

  1. бу вакытта бөтен анализаторлар да катнашуы шарт, чөнки

сөйләмнең яңгырашы тоемлап, аңлап кабул ителергә тиеш;

  1. бала сөйләмендә бутый торган авазлар (с-ш, р-л һ.б.) өстендә эш

этапларга бүленеп һәм төрле вакытта башкарыла;

  1. бутала торган авазлар аерым ныгытылганнан соң, чагыштырып

ныгытыла.

Авазны ныгыту һәм автоматлаштыру өчен материалны сайлаганда түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк:

- материалда бала дөрес әйтә алмаган һәм бутый торган авазлар булмаска тиеш;

- материал сүзлекне баетуга, бәйләнешле сөйләмне үстерүгә ярдәм итәргә тиеш.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Сөйләм үстерү тирәлегендә милли региональ компонентлар куллану буенча тәрбияче эшчәнлеге.”

Сөйләм    үстерү  тирәлегендә  милли  региональ   компонентлар куллану  буенча  тәрбияче  эшчәнлеге....

Уртанчылар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: «Белмәмеш белән сәяхәт»

Мәктәпкәчә  белем бирү   муниципаль       бюджет учреждениесегомүми  үсеш  төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы    Уртанч...

Зурлар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: “Сандугачлы аланга сәяхәт”

Мәктәпкәчә  белем бирү   муниципаль       бюджет учреждениесегомүми  үсеш  төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы...

"Яз килә,яз!" темасына бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты

Уртанчылар төркемендә, сөйләм телен үстерү буенча , "Яз" темасына уку елы азагында үткәрелгән ачык шөгыль...

Балаларның сәламәтлеген ныгытуда сәламәтләндерү технологияләре куллану.

Баланың сәламәтлеге һәм тулы физик үсеше -  ул шәхеснең формалаштыру нигезе....

Балаларның сәламәтлеген ныгытуда сәламәтләндерү технологияләре куллану.

Балаларның сәламәтлеген ныгытуда сәламәтләндерү технологияләре куллану....