"Яз килә,яз!" темасына бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) на тему

Бариева Ляйсан Раисовна

Уртанчылар төркемендә, сөйләм телен үстерү буенча , "Яз" темасына уку елы азагында үткәрелгән ачык шөгыль

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon "Яз килә, яз!" шөгыль конспекты38 КБ

Предварительный просмотр:

Тема “Яз килә,яз!”

Төркем: уртанчылар төркеме (4 – 5 яшьлекләр)

Максат: балаларда кошларга карата экологик мөнәсәбәт формалаштыру, танып-белү кызыксынучанлыгын, белемнәрен камилләштерү, уй-фикерләү сәләтләрен үстерү.

Тәрбия бурычы: кошларга карата сак караш, эшчәнлеккә карата кызыксыну уяту, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Үстерү бурычы: бәйләнешле сөйләм, балаларның бер-берсен тыңлый белү, игътибарлыкларын үстерү.

Белем бирү бурычы: Яз билгеләре, кышлаучы һәм күчмә кошлар турында белемнәрен камилләштерү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып - белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: иҗтимагый - комуникатив үсеш, сәнгать-эстетик үсеш, физик үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар: сүзле уен, аз хәрәкәтле уен, сорау бирү, нәфис сүз, мактау, бәяләү.

Оештыру: түгәрәктә урындыкларга утырып, өстәл артында басып, ирекле.

Индивидуаль эш: җөмлә төзеәндә тулы җөмләләр белән җавап бирүгә игътибар бирү (Ислам, Эвелина).

Алдан үткәрелгән эш: яз турында әңгәмә, физминутка, тел шомарткыч, шигырь ятлау, җыр өйрәнү.

Җиһазлау: проектор, кошлар тавышы аудиоязмасы, кар бөртеге, кош рәсемнәре, кояш рәсеме, мольберт.

Эшчәнлек төзелеше:

I. Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру моменты.

1.1 Сүзле уен “Исәнләшү”, психологик җайлашу

II. Төп өлеш.

2.1 “Ми чарлау”

2.2 “Яз” җырын җырлау

2.3 Шигырьләр сөйләү

2.4 “Яз” картинасы буенча сөйләү

2.5 Уен “Кошларны беләсеңме?”

2.6 Г.Тукай “Карлыгач” шигырен сөйләү

2.7 Ял минуты “Яз килә”

2.8 Презентация карау

2.9 Аудиоязма тыңлау “Кошлар тавышы”

III. Йомгаклау.

3.1 Үзбәя

Эшчәнлек барышы.

I. Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру моменты.

1.1 Сүзле уен “Исәнләшү”

- Исәнмесез, исәнмесез! Хэерле иртә!

- Кәефләрегез ничек?

- Кояшлы иртә кебек.

Дуслар белән уйнап-көлеп зур үсәргә дип без килдек.

- Эшчәнлектә матур, дөрес сөйләр өчен, эйдәгез телләрне шомартып алабыз:

- Ла-ла-ла - бездә күп бала.

- Җы-Җы - яз җылы.

Психологик җайлашу:

Бергәләшеп без басыйк,

Бик зур түгәрәк ясыйк

Кояшның җылы нурыннан

Йөрәкләргә көч алыйк.

Татулашыйк, дуслашыйк

Шөгылебезне башлыйк.

II. Төп өлеш.

Яз керә.

- Исәнмесез, балалар! Мин сезгә кунакка килдем. Сезнең белән дуслашасым килә. Сез яз турында нәрсәләр беләсез, шуны беләсем килә.

- Балалар, карагыз эле язның кулында серле кояш. Анда сораулар язылган, ә сез җавапларын әйтерсез.

2.1 - Урамда елның кайсы фасылы?

- Яз айларын санарга.

- Яз көне иң беренче булып нинди кошлар кайта?

- Язның иң беренче җылы яңгыры ничек дип атала?

- Яңгыр турында нинди эндәшләр беләсез? (татарча, русча)

- Ага торган кар сулары ничек атала?

- Җыелып торган кар сулары ничек атала?

- Булдырдыгыз балалар, сез бик күп беләсез икән. Ә сез минем турыда җыр беләсезме?

2.2 Җыр. “Яз”

2.3 Шигырь сөйләү:

- Яз килә, яз килә.

Сыерчыклар килә.

Гөрләшеп, сайрашып

Җырчы кошлар килә.

- Бөре чуклары белән,

Сыерчыклары белән

Яз килә, Яз килә.

Яз ишекләрдән керә,

Яз кошлар белән кайта

Язны һәркем ярата.

Балалар урындыкларга утыралар.

2.4. - Яз, менә безнең балалар сиңа картина буенча матур итеп сөйләп курсәтерләр.

Мольбертта картина “Яз”. (2-3 бала сөйли)

2.5 Уен “Кошларны беләсеңме?”

- Балалар, без кошларны нинди 2 төркемгә бүләбез әле? Әйе, кышлаучы кошларга һәм күчмә кошларга аерып йөртәбез. Менә бу уеныбызда сез дөрес итеп, кояш рәсеменә күчмә кошларны, ә кар бөртеге рәсеменә кышлаучы кошларны бөркетергә тиешсез.

2.6. Г. Тукайның “Карлыгач” шигырен бер бала сөйли.

2.7. Ял минуты “Яз килә”

- Я, балалар, карагыз

Тышта, әнә, килә яз.

-Әйе, әйе күрәбез,

Яз килгәнен беләбез.

-Миңа якын килегез,

Яз турында сөйләгез.

-Канат кагып, ерактан.

Кошлар кайтты коньяктан.

-Тамчы тама тып та тып,

Булмый аны туктатып.

Зәңгәр күктә кояш елмая,

“Тышка чык” – дип безне алдый.

Сикергеч, туп кулга алыйк

Сикереп уйнап карыйк.

- Яз, безнең балалр кошлар килүгә ничек әзерләнгәннәрен сиңа да күрсәтеп үтик әле.

2.8. Презентация карау.

2.9. Аудиоязма тыңлау. “Кошлар сайравы”

- Балалар, сез нинди тавыш ишетәсез? Әйе, кошлар тавышы. Яз көне безнең кошларыбыз бигрәк тә матур итеп сайрыйлар, ни өчен алар шулай сайрыйлар икән? (балалар җавабы)

Яз:

-Балалар, миңа шундый күңелле сезнең белән. Минем турыда күп нәрсәләр беләсез. Мин сездә калам.

III. Йомгаклау.

Үзбәя. Бүген нәрсәләр турында сөйләштек? Сезгә бүгенге эшчәнлегебездә нәрсә ошады?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге

«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә  сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге...

Мәктәпкә әзерлек төркемендәге "Мияуның туган көне" темасына белем бирү эшчәнлеге

Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы  сүзләре исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү (рус балаларын татар теленә өйрзтү)....

Уртанчылар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: «Белмәмеш белән сәяхәт»

Мәктәпкәчә  белем бирү   муниципаль       бюджет учреждениесегомүми  үсеш  төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы    Уртанч...

Зурлар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: “Сандугачлы аланга сәяхәт”

Мәктәпкәчә  белем бирү   муниципаль       бюджет учреждениесегомүми  үсеш  төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы...

Әйләнә - тирәне танып белү буенча “Зоопаркка сәяхәт ” темасына уртанчылар төркемендә үткәрелгән белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе

Әйләнә - тирәне танып белү буенча“Зоопаркка сәяхәт ”  темасынауртанчылар  төркемендә үткәрелгәнбелем эшчәнлегенең эшкәртмәсе...

“Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (математик белем бирү өлкәсе)

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районыМуниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесы 83 нче номерлы гомуми үстерешле  балалар бакчасы...

“Сәламәтлек-зур байлык” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Танып белү үсеше” белем бирү өлкәсе)

                     Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы   Муниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем...