«Модельдә сузык авазларны, калын һәм нечкә әйтелешле тартык авазларны аерып күрсәтеп, сүзләргә аваз анализы ясау»
план-конспект занятия по обучению грамоте (подготовительная группа) по теме

Гильмутдинова  Алина Раилевна

Сүзләргә аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл soylem_usteru_41-42.docx345.31 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Модельдә сузык авазларны, калын һәм нечкә әйтелешле тартык авазларны аерып күрсәтеп, сүзләргә аваз анализы ясау»

Максатлар:

- сүзләргә аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту;

- аваз сүз башында яки уртада килгән очракта аның урынын билгели белү күнекмәләрен ныгыту;

-  модельдә сузык авазларны, калын һәм нечкә әйтелешле тартык авазларны аерып күрсәтеп, сүзләргә аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту;

- сүзнең моделен тикшерү һәм үзгәртү буенча күнегүләр эшләү;

- эш барышында башкарылган гамәлләрне эзлекле һәм тәфсилләп сөйләү күнемәләрен ныгыту;

- сүзләргә аваз анализы ясау.

Эшчәнлек төрләре:

- юрган сүзенә аваз анализы ясау. Сүзнең моделен тикшерү.

- юрган сүзе белән “Тере модельләр” уены;

- схемаларда [й] авазының урынын билгеләү;

- “Сүзләр уйлап әйт” уены;

- “Сез беләсезме, йокы – ул...”;

- “Гадәти булмаган күзлек” турында хикәя уйлап сөйләү;

- күз сүзенә аваз анализы ясау;

- “Модель буенча сүзне әйт” уены.

Материал: Шәехова Р.К. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы. Авазларны уйнатып: эш дәфтәре №1. – Казан: Хәтер, 2011. – Б.80-83

Шөгыль барышы.

1. Юрган сүзенә аваз анализы ясау. Яхшырак белүче бала такта янына чакырыла. Аннан соң сүзне “укырга” тагын берничә баланы чакырырга мөмкин.

2. “Тере модельләр” уены (юрган сүзе белән)

     1) сүзнең авазларын белдергән фишкалар өләшенә;

2) балалар тартык һәм сузык авазлар буенча чакырыла;

3) балалар сузык, калын әйтелә торган тартык, нечкә әйтелә торган тартык авазлар буенча фишкаларны схемага куялар.

3. Балалар рәсемнәрне атыйлар. Схемаларда нечкә әйтелә торган тартык [й] авазын белдергән яшел фишкаларга игътибар итәргә кушыла.

4. “Сүзләр уйлап әйт” уены. 

Башта балалар [й] авазы уртада булган сүзләр уйлап әйтәләр, аннан соң [й] авазыннан башланган сүзләр әйтәләр.

Ял минуты.

5. Күз сүзенә аваз анализы ясау. Күз сүзенең моделен тикшерү.

6. Тәрбияче күз сүзенең моделен күзлек сүзенең моделенә үзгәртергә тәкъдим итә. Балалар тәрбияче күзәтүе астында, күз сүзенең моделен үзгәртмичә генә, ана яшел [ль], кызыл [э] һәм яшел [кь] фишкалар өстәп, күзлек сүзенең моделен төзиләр. Биремне тизрәк үтәгән бала такта янына чакырыла һәм сүзне модель буенча “укый”, нәрсәләр эшләгәнен сөйләп бирә.

7. “Тере модельләр” уены (күзлек сүзе белән)

8. “Модель буенча сүзне әйт” уены.

Уен туп сүзенең моделе мисалында аңлатыла. Аннан соң, рәсемнәрдән калган модельләргә туры килгән сүзләр дә табыла. Балаларның үзләреннән дә һәр модель буенча сүзләр уйлап әйттереп, уенны дәвам итәргә мөмкин.

Сүзләр белән эш: туп, тун, сабын, балык, мәк, фил, җимлек, алка, арба.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТЕМА [Л] АВАЗЫ ХӘРЕФЕ.

ТЕМА: звук буквы   [Л] ....

ТЕМА: [С] АВАЗЫ ХӘРЕФЕ

ТЕМА: звукопроизношение [С]...

«Калын һәм нечкә әйтелә торган тартык [с] һәм [сь] авазларын ишетү һәм сүздән интонация белән аерып алу».

Балаларда сүздән авазны интонация белән аерып алу һәм аның калынлыгын-нечкәлеген саклап калып, башка авазлардан аерып әйтү күнекмәсен булдыру....

“Сузык авазлар ”

әти - әниләр өчен шөгыль...

“Нечкәбил” яшь әниләр клубы

1.     Тәрбиячеләрнең, балаларның һәм ата-аналарның төрле эш алымнарында  бердәм коллективын булдыру.2.     Балаларны, ата-аналарны  халкыбызның оныты...

Иҗади сәнгать белем бирү эшчәнлегенә кыскача анализ ясау.

           Тормыш алга бара, үсә, үзгәрә. Яңа иҗтимагый һәм икътисади шартлар мәгариф системасын үзгәртеп коруга китерде. Мәгариф системасындагы яңалыклар (ФГОС) п...