Иҗади сәнгать белем бирү эшчәнлегенә кыскача анализ ясау.
учебно-методический материал по конструированию, ручному труду

Галиуллина Суюмбика Шаукатовна

             Тормыш алга бара, үсә, үзгәрә. Яңа иҗтимагый һәм икътисади шартлар мәгариф системасын үзгәртеп коруга китерде. Мәгариф системасындагы яңалыклар (ФГОС) педагогик системаның структурасын федераль таләпләр буенча үзгәртүне таләп итә. Бу таләпләр буенча мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә тәрбия мәсьәләләренә нык игътибар итү сорала. Чөнки мәктәпкәчә яшь – шәхеснең үсешендә иң мөһим чор. Бу чорда бала үзен чолгап алган тирәлек, кешеләр, табигать дөньясы белән таныша, аралаша башлый. Сабыйның дөньяны танып белүе гамәлгә ашырыла, үзен кызыксындырган “чиксез” сорауларына җавап эзли, җавап таптыра. Нәкъ менә шушы чорда нәни кешенең шәхес булып формалаша башлавында беренче адымнар ясала.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Белем бирү эшчәнлегенә кыскача анализ ясау.

Әлмәндәр “Бәллүки” балалар бакчасы.

Тәрбияче: Галиуллина Сөембикә.

             Тормыш алга бара, үсә, үзгәрә. Яңа иҗтимагый һәм икътисади шартлар мәгариф системасын үзгәртеп коруга китерде. Мәгариф системасындагы яңалыклар (ФГОС) педагогик системаның структурасын федераль таләпләр буенча үзгәртүне таләп итә. Бу таләпләр буенча мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә тәрбия мәсьәләләренә нык игътибар итү сорала. Чөнки мәктәпкәчә яшь – шәхеснең үсешендә иң мөһим чор. Бу чорда бала үзен чолгап алган тирәлек, кешеләр, табигать дөньясы белән таныша, аралаша башлый. Сабыйның дөньяны танып белүе гамәлгә ашырыла, үзен кызыксындырган “чиксез” сорауларына җавап эзли, җавап таптыра. Нәкъ менә шушы чорда нәни кешенең шәхес булып формалаша башлавында беренче адымнар ясала.

       Федераль таләпләр буенча, балалар бакчасында  иң беренче, баланы  ШӘХЕС  итеп тәрбияләргә, аның индивидуаль үзенчәлекләрен искә алырга, кызыксынучанлык,  иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерергә, акыл хезмәте өчен кирәкле шартлар, мохит тудырырга, аңа күнекмәләр бирергә, эшкә өйрәтергә тиеш. Аннан соң гына балаларга белем бирү өстендә эшләргә дигән аңлатмалар тора.Шушы таләпләрне тормышка ашыру өчен бала иң элек үз фикерен булдырырга һәм аны курыкмыйча дөрес, аңлаешлы сөйләм белән әйтеп бирә белергә тиеш. Балаларны кечкенәдән үк үз туган телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү-бүгенге көннең иң мөһим бурычы

      Максат: Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү; сөйләм үстерүне дәвам итү,әтиләргә бәйрәм уңаеннан буләк ясарга теләк уяту, танк эшләү өчен  материаллар белән таныштыру,эшләнмә өлешләрен( танкның  корпусы,түбәсе, пушкасы,-пулеметы, тәгәрмәч –чылбыры ) клей ярдәмендә беркетергә өйрәтү.

Тәрбия бурычы: балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту; әтиләре, абыйлары белән горурлану хисе тәрбияләү.

Үстерү бурычы: логик фикер йөртү,  Россия хәрби , солдатлар турында күзаллауларын киңәйтү.

Белем бирү бурычы: балаларга җирне, күкне һәм диңгезне саклаучылар турында белем бирү,хәрби һөнәрләргә хөрмәт тәрбияләү. аларның мөһимлеген аңлату. 

Төп белем бирү өлкәсе: иҗади сәнгать белем бирү .

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, музыка, матур әдәбият, социальләштерү, танып белү.

Методик алымнар һәм чаралар: аңлату, әңгәмә, сораулар, слайдлар карау, уен мизгеле, мөстәкыйль эш.

 Җиһазлау: слайдлар, А4 форматында хәрбиләр (аерым: диңгезче, чик сакчысы, разведчик, танкчылар) сурәтләнгән рәсем, танк рәсеме, һәр малай санынча “медаль”, дугалар, шакмаклар, кеглилар, пакет, һәр бала санынча  танк ясау өчен кирәкле материаллар( губка, клей, каләмнәр).

Сүзлек өстендә эш: пехотачы, танкист, диңгезче, очучы, артиллерия, чик сакчылары.

Алдан үткәрелгән эшләр: солдатлар турында әңгәмә, нәфис сүз әзерләү, ата – аналар белән сөйләшү, җыр һәм бию өйрәнү, бәйрәм бүләкләре әзерли башлау.

       Әлеге эшчәнлекне  ФДББС таләпләренә туры китереп, информацион-коммуникатив, уен технологияләрен кулланып төзергә тырыштым.

      Эшчәнлек  башында балаларда яхшы кәеф халәте тудырылды. Моның өчен шигырь укылды, исәнләшеп хәл сорашу булды.

Шуннан соң  балаларны  тынычлык,кук йөзендә гел шатлыклар булсын, сугышлар булмасын   өчен илебезне сакларга кирәклеген, кем аларны саклый дигән төшенчәгә юнәлдерелде,балаларның кызыксынучанлыклары артты.

      Эшчәнлекне дидактик уен белән дәвам ителде.Балалар  кисәкләргә бүленгән рәсемнәрне җыеп , хэрбиләрнең төрләтен истә калдырырга, дәрескә тизрәк кереп китәргә  этәргеч бирде.

      Эшчәнлектә информацион-коммуникатив куллану,  слайдлар  аша әтиләрне солдат итеп курү балада тагыда  горурлану,кызыксыну хисләрен уята, хәрби һөнәрләргә, әтиләргә хөрмәт тәрбияләнә дип саныйм.  Аннан сон   балаларда  әтиләргә  бу бәйрәмдә шатлык- куанычлар  тудыру йөзеннән бүләкне уз  куллары белән   ясарга тәкъдим ителде( балалар фикерен тынланылды).

      Балаларның эшчәнлегенә уңай бәяләмә бирү, мактап җибәрү аларның шөгыльдә активлыкларын үстерүгә ярдәм итте.

 Эшчәнлектә , балалар армасыннар  өчен   ял итү өчен уен  куллану  бик файдалы булды. Алар  буләкне тизрәк эшләп бетерергә көч бирде.

        Танкны эшләп бетергәч хәрәкәтле уен” Разведчиклар” уены куллану балаларда тагы да кызыксыну арттырды , кыюлык, батыр , җитез  кебек сыйфатларны үстергә ярдәм итте.Минем фикеремчә,эшчәнлеккә  куелган максатка ирештем.

        Балалар  бүгенге эшчәнлектә үзләрен актив катнашучы итеп күрсәтүләре  белән  бергә аралашу, музыка, матур әдәбият, социальләштерү, танып белү процессларын  үстерү аша  , бер-берсенә карата яхшы мөнәсәбәттә булдылар, үзара ярдәмләшеп  дус тату уйнадылар,эшләделәр .

27.02.2020.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча "Кар бабай килгән, актан киенгән" дигән темага белем бирү эшчәнлегенең конспекты һәм презентация

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча "Кар бабай килгән, актан киенгән" дигән темага белем бирү эшчәнлегенең конспекты һәм презентация...

Федераль дәүләт мәгариф стандарты билгеләнгәнчә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеген оештыру.

       Федераль дәүләт мәгариф стандарты билгеләнгәнчә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге 5 юнәлештә оештырыла һәм алып барыла: социаль арал...

I нче кечкенәләр төркемендә “Төзү” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.

№ТЕМАПРОГРАММНЫЕ ЗАДАЧИПРИЕМЫ РАБОТЫ.ОБОРУДОВАНИЕ И МАТЕРИАЛЫ.ЛИТЕРАТУРА                 СЕНТЯБРЬ1БАШЕНКА ИЗ КУБИКА.Разв...

I нче кечкенәләр төркемендә “Матур әдәбият” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.

Беренче бүлек. Безнең  балалар  бакчасы       ( 1.09 – 12.09 )    Атна         Тема    Бур...

6-7 яшьлек балаларга «Хикмәтле дә, кирәкле дә туган тел» дип исемләнгән темага сәнгати-нәфәсәти белем бирү эшчәнлегенең план конспекты.

6-7 яшьлек балаларга «Хикмәтле дә, кирәкле дә туган тел»дип исемләнгән темага сәнгати-нәфәсәти белем бирү эшчәнлегенең  план конспекты....