“Сузык авазлар төшенчәсе б-н таныштыру.”
план-конспект занятия по обучению грамоте (подготовительная группа) на тему

Галимуллина Раиля Кияметдиновна

Конспект

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gromatikaga.docx21.11 КБ

Предварительный просмотр:

 Конспект: “ Сузык авазлар төшенчәсе б-н таныштыру. ”

6-7 яшьлек балалар өчен

 

Максат:

1. .Иҗади характер-дагы уен-биремнәрне үтәү күнекмәләрен үстерү.

2.Сузык авазларны тартык авазлардан аера белү күнекмәләрен ныгыту.

Бер үк авазлардан төзелгән төрле мәгънә белдерә торган сүзләр-  не урынлы куллану күнекмәсен булдыру.

3.Сузык авазларның      “төсле” билгеләмәсе    б-н таныштыру.

Сүзгә аваз анализы ясарга өйрәтүне дәвам итү, сүздәге сузык

4. Әңгәмәдә катнашу теләге һәм үз-үзеңә ышаныч уяту өчен җирлек булдыру.

Авазлар рәтендә 2-3 сүзне иҗекләргә бүләргә, билгеле бер тәртиптә иҗекләрне сүзләрдә әйтергә.

Бурычлары: сөләмле аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләренә өйрәтү; мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну һәм сизгерлек уяту; сөйләм әдәбе (сорау, гөзер, мөрәҗәгать итү, рәхмәт белдерү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен камилләштерү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  1. Балалар “аваз” һәм “хәреф” турында төшенчә алалар;
  2. Сүз, аваз, иҗек, җөмлә турында кузаллау формалаша.
  3. Авазларны дөрес әйтү күнекмәсе була;
  4. Кулларны язуга әзерлибез;
  5. Уен-биремнәр иҗади характерда үтә.

Җиһазлау: сюжетлы рәсем һәм предметлы рәсемнәр . Фишкалар, рәсемнәр, схемалар.Эш дәфтәре: 55-60 б.

 Дәрес барышы.

1. Дәресне оештырып башлап җибәрү.

– Балалар, безгә бүген кунаклар килгән.

– Әйдәгез алар белән исәнләшик әле.

Таң ата да кояш чыга,
Кояшны сәламли көн.
— Саумы, Кояш, сүнмәс учак!
Әссәламәгаләйкүм!

– Исәнмесез. Хәерле иртә!

 2. “Яхшы кәеф бүләк ит”, “Кәефләр пәрәвезе” уены. (Балалар түгәрәккә басалар)

– Әйдәгез, балалар, түгәрәккә басыйк әле. Без сезнең белән шөгыльдә кызыклы да, шул ук вакытта катлаулы да булган эшләр башкарабыз. Бүген дә эш барышында кайбер авырлыклар килеп чыгар. Ләкин без аларны һичшиксез җиңеп чыгачакбыз. Шулай бит, балалар? Монең өчен безгә дус, тату булырга, бер-беребезгә комплиментлар бүләк итеп кәефләребезне күтәрергә кирәк.

– Әйдәгез.

– Зәлинә, син бүген шундый матур.

– Айзат, син бик акыллы малай.

– Зиннур, синең футболкаң матур.

– Аделина, син бүген бик мөлаем.

---Атнадагы көн исемнәрен һәм бүген, кичә, иртәгә, ял көннәре төшнчәләрен ныгыту.

  • Артекуляция  гимнастикасы  (иртән торып чыгуга)

3. Кәефләрегез бик яхшы икән, балалар. Димәк, сез бүгенге дәрескә әзер. Барлык биремнәрне дә бик яхшы итеп үти алырсыз дип ышанам. Җайлап кына урыннарыгызга утырышыгыз һәм  мине тыңлагыз. Ягез әле, аларга грамотага өйрәнүдә ниләр белән шөгыльләнүебезне әйтеп узыйк.

Балалар. Грамотага өйрәнү эшчәнлегендә без авазларны ишетергә, кушарга, танырга өйрәнәбез.

– Төрле уеннар аша авазга авазны кушып – иҗек, иҗеккә иҗек кушып, сүз ясарга өйрәнәбез.

– Авазларны белдергән хәрефләрне танырга, язарга өйрәнәбез.

Ә сез ничә иҗекле сүзләр беләсез соң? Балаларның җавабы.

Уен :”Уйныйк әле бергәләп” Сүзләрне иҗекләргә бүлеп үз өйләренә урнаштыру.

4. Физкультминутка.

  5. “ Сузык авазлар төшенчәсе б-н таныштыру. ”

“Тылсымлы” авазлар турында хикәя. “Тылсымлы” авазлар турында хикәя.Грамотага өйрәнү эшчәнлегендә без авазларны ишетергә, кушарга, танырга өйрәнәбез.

– Балалар, “шар” сүзендә беренче нинди аваз ишетәсез? (ш)

(Тактада квадрат өй ясыйм)

– Мин тактада квадрат ясадым. Бу өйдә беренче аваз яши.

– Хәзер инде “ша” сүзенең икенче авазын әйтеп карагыз (а)

– Тагын бер квадрат ясыйм. Бу өйдә икенче аваз яши.

-Хәзер инде “шар” сүзенең өченче авазын әйтеп карагыз.”р”

  • Тагын бер квадрат ясыйм. Бу өйдә өченче аваз яши

– Беренче өйдә нинди аваз яши? (ш) (Күрсәткеч белән күрсәтәм)

– Икенче өйдә нинди аваз яши? (а) (Күрсәткеч белән күрсәтәм)

– Өченче өйдә нинди аваз яши? (р) (Күрсәткеч белән күрсәтәм

– Күрсәткеч белән квадратлар буйлап йөртеп, аларда яшәгән авазларны атасак , “шар” сүзе килеп чыга .Ә кайсы соң моның сузык аваз? аааа

– Аделина, әйдә укып күрсәт әле: “шар”

– Ә син, Самат, такта янына чыгып укып күрсәт (Берничә бала кабатлый)

Мөстәкыйль эш. Балалар үзләре эшли. “мәк, туп, күл, тоз,күл” сүзләренә

  1. Эшкә тотынганчы бармакларны ял иттереп алыйк.

“Бармакларга исем кушу” уены

Уң кулыбызны табыйк,

Әйдәгез, санап карыйк,

Башлыйк чәнтидән,

Иң кечтекидән,

Чәнти булат – бер,

Исемсезе – ике,

Урта бармак – өч,

Имән бармак – дүрт,

Бишенчесе – баш бармак.

Әнә нинди зур тармак –

Менә биш күпме була,

Бөкләгәч, йодрык була.

 7.“Бу нинди сүз” уены.

Балалар  тәрбияче белән бергәләп ребус чишәләр.Алар  рәсемдә туры килгән сүзләрне атап чагалар, бу сүзләрнең беренче авазларын аерып алып, алардан яңа сүз төзиләр.

Сүзләр белән эш.  Миләш,ми-ләш, ли-мон.

8. Физкультминутка.

Ә кайвакыт дустыңның кәефе начар, аңа бик күңелсез булырга мөмкин. Андый чакта дустың белән берәр күңелле уен уйнарга кирәк. Әйдәгез, без дә күңелле уен уйнап алыйк.

 9. Рәсем буенча эш. Сүзләрдәге сузык  -тартык авазларны тап!”-уены. (слайд)

10– Балалар, сезнең алдыгызда тагын бер кәгазь бите бар. Анда кечкенә рәсемнәр сүрәтләнгән.

– Әйдәгез, башта шул рәсемнәрдә яшерелгән сүзләрне әйтеп чыгыйк. Хәзер аларның беренче авазларын аерып зйтик. Бу сүзләр нинди авазлардан башланалар? Лалә сүзенә аваз анализы ясау.

 11. “Тылсымлы тартма “ уены

 12. Дәресне йомгаклау.

Булдырдыгыз, балалар, бик тырышып эшләдегез. Бөтен биремнәрне дә дөрес үтәдегез, чөнки сез бер-берегез белән дус булдыгыз, булыштыгыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Сузык авазлар ”

әти - әниләр өчен шөгыль...

Сөйләм үстерү шөгыльләрендә математик төшенчәләр белән таныштыру

       Сөйләм үстерү шөгыльләрендә математик төшенчәләр белән 1 кечкенәләр төркеменнән   таныштыра башлыйбыз. Әлеге яшьтәге балалар белән программа буенча шөгыльлә...

«Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт: Л, ль авазлары, һәм Л хәрефе» /мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтү эшчәнлеге эшкәртмәсе/

Тартык  л  авазын сүзләрнең башында, уртасында, ахырында билгеләү;  л-ль авазларын дифференцияцияләү; “аваз”, “хәреф” төшенчәләрен ныгыту; балаларның игътибарын,...

"Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт: Л, ль авазлары һәм Л хәрефе"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме тәрбиячеләре өчен грамотага өйрәтү эшчәнлеге эшкәртмәсе....

«Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт: Л, ль авазлары, һәм Л хәрефе»

мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтү...

"Тылсымлы авазлар илендә"

Конспект занятия по развитию речи...