"Тылсымлы авазлар илендә"
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа)

Мотыгуллина Резеда Ильдаровна

Конспект занятия по развитию речи

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tylsymly_avazlar_ile.doc55.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Кайбыч авылы ”Миләшкәй” балалар бакчасы

“Тылсымлы авазлар илендә”

(мәктәпкә әзерлек төркеме өчен дәрес конспекты)

Тәрбияче: Мотыгуллина Резедә Ильдар кызы

“Тылсымлы авазлар илендә”

(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат:

-өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау, ныгыту:    

– иҗек-аваз анализы ясау;

– авазларны ишетеп аеру;                                       

Эшчәнлек барышы:

1. Оештыру моменты.

 -Исәнмесез, балалар, хәерле көн!

Хәерле көн миңа, (куллар белән күрсәтеп әйтү)

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн безгә!

-Балалар, бүген бездә кунаклар бар. Ә кунак барда нинди тәлап үтәлә әле? “Кунак барда,тыйнак бул!”.

Балалар, әйтегез әле, хәзер нинди ел фасылы? (Көз).  Дөрес, әйдәгез, “Көзнең билгеләре” дигән уен уйнап алыйк. Мин сезгә ел вакытының билгеләрен әйтәм, көз вакыты булса – кул чабасыз. Тыңлагыз әле:

 1.Кошлар җылы якка китә.

2. Кар ява, балалар чанада шуа.

3. Җиргә яфраклар коела.

4. Җил исә, буран уйный.

5. Бакчада яшелчәләр олгерде.

6. Урамда ябалак, ябалак кар ява.

7. Җир осте ап-ак карга күмелде.

8. Агачларда сары, кызыл яфраклар күренә башлады.

9. Көннәр салкыная, яңгырлар ява.

10. Агачлар ак күлмәк кигән кебек утыралар.

2. Төп өлеш.

–         Балалар ә сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Бүген без сезнең белән “Тылсымлы авазлар иленә ” сәяхәткә барырбыз. Сәяхәтебез озын һәм кызыклы булыр дип уйлыйм. Сәяхәт әлбәттә инде тукталышларсыз гына булмый. Без тукталышларга туктап ял итеп алырбыз, биремнәр чишәрбез. Без сәяхәткә төрле транспорт белән барырга яратабыз, әйеме?  Әйдәгез, бүген үзебез өчен файдалы сәяхәт оештырабыз. Безнең сәяхәтебез җәяүле булыр. Кузгалабызмы? (Көй куела, тукталышка җиткәч көй туктый)

  • Беренче тукталышыбыз нинди икән?

  “ Тылсымлы чылбыр” дип атала.  Кая биремен укып карыйк әле. Беренче сүз “Ә “ авазыннан башлана, калган 10  сүзне алдагы сүзнең ахыргы авазыннан башларга , һәм һәр сүздә “ә” авазы булырга тиеш. Биремне үтибезме?

               Әни-икмәк-кәҗә-әти-итәк-кәбестә-әби- идән- нәркис-сәлам – мәк-.....

-Бу биремне бик дөрес үтәдек.  Әфәрин! Алга таба киттек дуслар!

- Алдагы тукталышыбыз – Кызыклы табышмаклар” дип атала.  Ә сез табышмаклар яратасыз инде. Шулай бит, балалар. Табышмакларга бик уйлап кына җавап бирергә кирәк. Барысына да дөрес җавап бирсәк кенә, юлыбызны алга таба дәвам итеп булыр.

1.- “Әни” дә дә әйтәм,

“Әти” дә дә әйтәм,

“Әби” дә дә әйтәм,

Ә “бабай” га җитсәм,

Әйтә алмыйм бүтән. (“Ә” авазы)

2.-“Бүре” башында нәрсә бар?  (“Б” авазы)

3.-Үзе хәреф, үзе сан – бик аз гына санасаң.   (З хәрефе)

4.-Үзе шундый түгәрәк, Китәр кебек тәгәрәп –

     Үзе хәреф, үзе сан, Тик ноль була санасаң. (О хәрефе)

5.- Урам башында ни бар? (“У” авазы)

6.- Иртә нәрсәдән башлана? ( “И” авазыннан).

Бу тукталышны да бик тиз генә уздык. Ә алда нинди тукталыш икән . Карыйк әле.    “Яңа сүз яса” тукталышы. Биреме болай. 

Беренче иҗеге – ба – (лык, ка, ла, тыр, гу, су, ру, ..)

Беренче иҗеге – тү – (тәл, ти, гәрәк, рә, шәм, бәтәй, бән, ли....)

К А З сүзенең уртадагы хәрефен үзгәртеп яңа сүзләр ясарга.

(көз, кыз, күз, )

    Алдагы тукталышыбыз -  Ял минуты   “Голчәчәкләр”

Голчәчәкләр күренде (балалар басалар)

Һәм кояшка үрелде ( кулларын югары күтәрәләр)

Аларга җылы кирәк,

Кояш астында рәхәт (сузылалар).

Җил исте (чайкалалар),

Чәчәкләрне селкетте.

Уңга бөгелделәр (бөгеләләр),

Җиргә иелделәр (чүгәлиләр),

Сулга бөгелделәр (бөгеләләр),

Җиргә иелделәр (чүгәлиләр).

Бар син, җил, моннан кит (башларын калкыталар),

Чәчәкләргә тими үт (куллары белән алга таба этү хәрәкәте ясыйлар)

Алар зур булып үссен (сузылалар),

Безгә шатлык китерсен (утыралар).

 – Балалар, ә без юлыбызны дәвам итик.

   Ә хәзер, “Кем игътибарлы” тукталышы .

-Экранда нәрсә күрәсез?

-Кырыс һәм ягымлы малайны, төсле фишкаларны күрәбез.

-Алар нәрсә аңлата?

-Авазларны.

-Нәрсә соң ул аваз?

-Авазны әйтәбез, ишетәбез.

-Авазлар нинди төркемнәргә бүленә?

-Сузык һәм тартык авазлар.

-Хәзер нәрсәләр күрәсез?

-Хәрефләрне күрәбез.

-Нәрсә соң хәреф?

-Хәрефләрне күрәбез, язабыз.

Сезнең урындык астында зәңгәр һәм яшел карточкалар бар.  Мин сезгә сүзләр әйтәм,  ә сез “Н” авазы калын әтелешле сүзләрдә ишетелсә – зәңгәр карточканы,  йомшак әйтелешле сүзләр булса – яшел карточканы күтәрерсез. Игътибарлы булыгыз!

Наз, начар, ничә...... нинди, нечкә, нарат, насос, номер, нәзек, норма.

 Мондый бирем: тактадагы  сүзләрне укып беренче хәрефләреннән сүзләр төзергә кирәк:

Шар, аш, кыш, мәк, алма, кар – (шакмак)

Мәк, әни, кил, тәм, әнә, песи – (мәктәп)

Каз, ипи, таш, апа, пар – (китап)

Алдагы тукталышыбыз – “Иҗекләр”.  Минем янга 3 бала чыга. Кемнәр икәнен санамыш ярдәмендә ачыкларбыз. Ә алар үз исемнәрен иҗекләргә бүлеп күрсәтерләр.

Мин барамын базарга

Алтын-комеш сайларга.

Ал чук, зәңгәр чук,

Монда торма, тизрәк чык.

Менә соңгы тукталышыбыз – “Буталган  хәрефләр” . Хәрефләр үз урыннарын бутаганнар икән. Әйдәгез, аларга үз урыннарын табарга булышабызмы?

    л, и, м, ә, к, ә, ш, й – (Миләшкәй).  Ә бу сүз сезгә кайсы ягы белән таныш. Уйлап карагыз әле.  Бу безнең балалар бакчасының исеме. Димәк, без инде үзебезнең яраткан  балалар бакчасына кайтып  җиткәнбез. Ә безнең балалар бакчасында нинди балалар тәрбияләнә соң. Әйдәгез әле, бирелгән сүзнең һәр авазыннан башланган сүзләр әйтеп чыгабыз.

М – мин, миләш, манара...

И – ипи, ит, ишек...

Л – лейка, ландыш, лимон...

Ә – әни, әти, әлифба...

Ш – шарф, шакмак, шырпы...

К – китап, карандаш, күлмәк...

Ә – Әминә, әби, әрли...

Й – йокы, йомгак, йомры....

 

     Менә шундый балалар тәрбияләнә безнең балалар  бакчасында. Әфәрин, балалар. Бик тырыш булдыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Сузык авазлар ”

әти - әниләр өчен шөгыль...

«Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт: Л, ль авазлары, һәм Л хәрефе» /мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтү эшчәнлеге эшкәртмәсе/

Тартык  л  авазын сүзләрнең башында, уртасында, ахырында билгеләү;  л-ль авазларын дифференцияцияләү; “аваз”, “хәреф” төшенчәләрен ныгыту; балаларның игътибарын,...

Икенче кечкенәләр төркеме өчен танып белү проекты "Тылсымлы буяулар илендә"

—Һәр бала үзенчә сәләтле. Ләкин баланың сәләте кечкенә орлык кебек. Әлеге орлыктан көчле һәм матур чәчәк үсеп чыксын өчен күп көч куярга кирәк. Әлеге проект ярдәмендә минем балаларны буяулар иленең ты...

"Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт: Л, ль авазлары һәм Л хәрефе"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме тәрбиячеләре өчен грамотага өйрәтү эшчәнлеге эшкәртмәсе....

«Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт: Л, ль авазлары, һәм Л хәрефе»

мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтү...