«Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт: Л, ль авазлары, һәм Л хәрефе»
план-конспект занятия по обучению грамоте (подготовительная группа)

Фасхиева Гульгена Талгатовна

мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтү                             эшчәнлеге эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon avazlar_hm_hreflr_ilen_syaht_-_l_hrefe_avazy_1.doc178 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба 1 нче “Шатлык” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе

«Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт: Л, ль авазлары, һәм Л хәрефе»

/мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтү                             эшчәнлеге эшкәртмәсе/

-

Максат: тартык  л  авазын сүзләрнең башында, уртасында, ахырында билгеләү;  л-ль авазларын дифференцияцияләү; “аваз”, “хәреф” төшенчәләрен ныгыту; балаларның игътибарын, җавап әзерләү тизлеген үстерү; игътибарлылык тәрбияләү.

         

Методик алымнар: кыскача әңгәмә, “Кыш билгеләре” уены, сорау-җавап, “Минем исемем ничек?” уены, күрсәтү, “Бер һәм күп” (туп белән уен), “Авазны  мимика белән курсәт!” уены, фонетик зарядка, биремнәр эшләү, “Бармакларга исем кушу” уены, эшчәнлеккә анализ.

Ярдәмлек: тартык һәм сузык авазлар өчен өйләр, Л хәрефе (зур һәм кечкенә), зәңгәр һәм яшел түгәрәкләр (балаларга һәм тәрбиячегә), билетлар, туп, һәр балага биремнәр белән кәгазь битләре, төсле карандашлар, пластилин, такталар, тукыма салфеткалар, аудиоязма “Күңелле сәяхәт”, слайдлар, ноутбук, проектор, экран.

Эшчәнлек барышы:

1. Оештыру моменты.

 Хәерле көн!

Хәерле көн миңа, (куллар белән күрсәтеп әйтү)

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн барыбызга!

-Балалар, бүген бездә кунаклар бар. Исәнләшик әле кунаклар белән!

-Балалар, бүген без сезнең белән “Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт”кә барырбыз.   (2 слайд)

- Сәяхәткә киткәнче әйтегез әле миңа, нәрсә ул аваз?

- Авазны әйтәбез, ишетәбез.

- Нинди авазлар була?

- Сузык һәм тартык авазлар.

- Хәзер нәрсәләр күрәсез?   (3 слайд)

-Хәрефләрне күрәбез.

-Нәрсә соң ул - хәреф?

-Хәрефләрне күрәбез, язабыз.

  2.Төп өлеш.

Т.: - Сәяхәткә барыр  өчен билетлар алырбыз.  Билет алу өчен  “Минем исемем ничек” дигән уен уйныйбыз. (Һәр бала үз исемендәге беренче авазны билгели. Сузык аваз, “кырыс” тартык, “ягымлы” тартык. Авазга туры килгән (кызыл, яшел, зәңгәр) төрле төстәге билетларны алу.)

Т.: -  Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле пассажирлар! Сәяхәткә кузгалдык. Сәяхәтебез кызыклы, файдалы булсын!  Музыка (“Күңелле сәяхәт”).

1 нче тукталыш. (3 слайд)

  • Балалар, рәсемнәрне әйтеп чыгыгыз әле.  (Балалар рәсемнәргә туры килгән сүзләрне әйтеп бирәләр.)
  • Балалар, алма, иләк, фил , Лалә,үлән, бал , кул , елан (4 слайд)
  •  [л] һәм [ль] авазлары  «туганнар». Алар бик тә охшаш, шул ук вакытта бер-берсеннән аерылалар да: [л] авазы — «кырыс», [ль] авазы «ягымлы» итеп әйтелә.

Ә  хәзер балалар әйдәгез әле алма һәм иләк сүзләрен фишкалар ярдәмендә язып карыйк. Алма һәм иләк сүзе ничә иҗектән тора.

(5 слайд)

 2 нче тукталыш. 

 “Бер һәм күп” (туп белән уен). 

Тәрбияче сүзне берлек санда (кул – куллар, лампа – лампалар, чиләк – чиләкләр, балык – балыклар, яулык – яулыклар, гөл – гөлләр, бияләй – бияләйләр) әйтеп балага туп ыргыта. Бала шул ук сүзне күплек санда әйтеп тупны кире кайтара.   Балалар утыралар.

3 нче тукталыш.

 “Авазны  мимика белэн курсэт!” уены. (6 слайд)

 - Балалар, “л” авазы кергән сүзләр әйтермен, әгәр сүздә каты “л” авазы ишетсәгез – кырыс йөз ясарсыз, әгәр ягымлы, йомшак “ль” авазын ишетсәгез - елмаерсыз.

Төлке – җиләк – колак -  велосипед - лак – җил – юл – елан – күбәләк – крокодил.

Ә хәзер әйдәгез бергәләп ял итеп алыйк.

Ял итәбез.

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык:

Башны иябез алга,

Ә аннары-артка.

Уңга-сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өстен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып

Күңелле ял итәбез.

4 нче тукталыш. (7 слайд)

- Сезнең һәрберегездә  рәсемнәр бар. Беренче рэсемдэ Л хәрефе дөрес итеп язылган флажокларны гына буярга кирәк.

буква Л написана правильно

-  Икенче рәсемдә Л хәрефе язылган лампочкаларны гына буярга кирәк. (8 слайд)

Раскрась только те лампочки 

- Ә хәзер зур хәрефне зәңгәр төскә, кечкенә хәрефне яшел төскә буярга кирәк. (9 слайд)

                       

Л хәрефләрен түгәрәккә ал. (10 слайд)

 Учим букву Л

5 тукталыш.

- Балалар, мин сезгә “Л” хәрефен пластилиннан әвәләргә тәкъдим итәм. Әвәли башлаганчы  “Бармакларга исем кушу” уенын уйнап алабыз.

 (11 слайд)

Уң кулыбызны табыйк,

Әйдәгез, санап карыйк.

Башлыйк чәнтидән,

Иң кечтекидән.

Чәнти була – бер,

Исемсез – ике.

Урта бармак – өч

Имән бармак – дүрт,

Бишенчесе – баш бармак.

Әнә нинди зур тармак –

Менә биш күпме була,

Бөкләгәч йодрык була.

Балалар”Л” хәрефен әвәлиләр. (12 слайд)

 3. Йомгаклау.

 -Балалар, без бүген сезнең белән нәрсәләр белән шөгыльләндек?

-Сәяхәткә бардык. Сәяхәттә “кырыс” һәм “ягымлы” авазларны таптык, “л” хәрефе булган рәсемнәрне буядык, ...

- Сезгә сәяхәттә күңелле булдымы, ошадымы?

- Әйдәгез,  үзегезнең алда торган карточкалар ярдәмендә күрсәтик әле. Ошаса, “ягымлы” авазны белдергән яшел төсле карточканы, ошамаса “кырыс” авазны белдергән зәңгәр төсле карточканы күрсәтегез.

-Балалар, барыгыз да тырыштыгыз, рәхмәт сезгә! (13 слайд)

 

1.

2.

Раскрась только те лампочки

3.

                                                

4.

Учим букву Л


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«А, а хәрефе, аның хәрефләр кассасындагы урыны һәм язылышы»

А, а хәрефе үзенчәлекләрен  һәм аның язылышын үзләштерү....

“Сузык авазлар ”

әти - әниләр өчен шөгыль...

«Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт: Л, ль авазлары, һәм Л хәрефе» /мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтү эшчәнлеге эшкәртмәсе/

Тартык  л  авазын сүзләрнең башында, уртасында, ахырында билгеләү;  л-ль авазларын дифференцияцияләү; “аваз”, “хәреф” төшенчәләрен ныгыту; балаларның игътибарын,...

ю, ю хәрефе һәм аның хәрефләр кассасындагы урыны

Белем бирү эшчәнлеге: грамотага өйрәтү эшчәнлегеТема: ю, ю хәрефе һәм аның хәрефләр кассасындагы урыны.Максат:ю, ю хәрефе үзенчәлекләрен һәм аның хәреф-ләр кассасындагы урынын үзләштерү.Нечкә һәм калы...

"Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт: Л, ль авазлары һәм Л хәрефе"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме тәрбиячеләре өчен грамотага өйрәтү эшчәнлеге эшкәртмәсе....

"Тылсымлы авазлар илендә"

Конспект занятия по развитию речи...