ю, ю хәрефе һәм аның хәрефләр кассасындагы урыны
план-конспект занятия по обучению грамоте (подготовительная группа)

Хаертдинова Ризяля Резвановна

Белем бирү эшчәнлеге: грамотага өйрәтү эшчәнлеге

Тема: ю, ю хәрефе һәм аның хәрефләр кассасындагы урыны.

Максат:ю, ю хәрефе үзенчәлекләрен һәм аның хәреф-ләр кассасындагы урынын үзләштерү.Нечкә һәм калын тартык авазлардан соң килүче сузык авазларның дөрес язылышын аңлату.Тарката белү һәм образлы фикер күнекмәләрен үстерү.Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Белем бирү эшчәнлеге: грамотага өйрәтү эшчәнлеге

Тема: ю, ю хәрефе һәм аның хәрефләр кассасындагы урыны.

Максат:ю, ю хәрефе үзенчәлекләрен һәм аның хәреф-ләр кассасындагы урынын үзләштерү.Нечкә һәм калын тартык авазлардан соң килүче сузык авазларның дөрес язылышын аңлату.Тарката белү һәм образлы фикер күнекмәләрен үстерү.Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү.

Барышы: 1. Психологик халәт.(кәефләрен күтәрү)

Исәнмесез, укучылар!

Кәефләрегез ничек?

Кояшлы иртә кебек.

2.Оештыру өлеше.

Кышкы  көндә урамда

Алсу кар тәгәрәтә .

Бу вакытта охшый ул,

Нәкъ Ю хәрефенә.

 

 3.Мотивация

 Ахырын тап!

 Бүлмәдәге бер тәрәзә

Карый кышкы урамга:

Бөтен куаклар, агачлар

Төрелгән ак... (юрганга).

                                                           (Ф. Зыятдинов. «Тәрәзәләр».)

 Ул миңа һәрвакыт

Минем дәү улым. ди.

Мәктәпкә киткәндә,

Уң булсын ... (юлың)  ди.

                                  (Г .Латыйп. « Гел кунак итәрмен")

 Әти мине дә өйрәтә

Балта, пычкы тотарга.

— Кулларыңның көчен,—-ди ул

— Әрәм итмә ... (юк-барга).

                          (Г. Латыип. «Әтидән өйрәндем».)

 Табышмаклар

 "Бар"да юк, "юк"та бар.

                                                      ("Ю" хәрефе.).

Көндез хөрмәттә,

Кич—хезмәттә.

                           (Юрган.)

Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста.

                                          (Аю)

  Логогриф.

 Рәхәтләнеп йокласын дип

Төнлә өстеңне ябам.

Алсаң, соңгы хәрефемне,

Җилдән дә җитез чабам. 

                                         (Юрган, юрга.)

4.Актуальләштерү

Аю килгән Казанга,

Кереп чыккан базарга.

Килгән аю бал өчен –

Сизгән юкә балы исен.

Тик юлы уңмаган, ди –

Акчасы булмаган, ди.

5.Яңа күнекмәләр  үзләштерү (үткән материалны кабатлау)

  1. Яңа белем һәм күнекмәләрне үстерү:

Тәрбияче шигъри юлларны укып чыга. Балаларның игътибарын аю, юл,

юкә сүзләренә юнәлтә.

2. Юл сүзенә аваз анализы ясау. Интонация ярдәмендә беренче [й] авазын

аерып алып әйтегез һәм аңа туры килгән зәңгәр фишканы куегыз. Тавышны

көчәйтебрәк икенче [у] авазын әйтегез һәм аңа туры килгән кызыл фишканы

куегыз. Өченче [л] авазын әйтегез һәм зәңгәр фишканы куегыз.

Сүзгә анализ ясап бетергәннән соң, тәрбияче түбәндәге кагыйдәне әйтә:

«Әгәр дә сүздә [й] һәм [у] авазлары бер-бер артлы торсалар (модельдә

аларга туры килгән фишкалар күрсәтелә), аларны бер хәреф – Ю хәрефе

белән билгелиләр. Бу очракта авазлар калын итеп әйтелә. Игътибарлы бу-

лыгыз, авазлар – ике, ә хәреф – бер. Фишкалар өстенә ю хәрефе язылган кар-

точка куела. Аннан соң бергәләп сүздәге авазларны (фишкаларны) саныйлар

һәм беренче ике фишканы алып куялар, алар урынына ю хәрефе куела.

3. Юкә сүзенә аваз анализы.

– Бу сүздә ничә сузык аваз бар?

– Нинди авазлар? ([ү], [ә].)

– Ничә тартык аваз? Калын әйтелешлеме яки нечкә әйтелешлеме? ([й], [к] –

нечкә әйтелешле тартык авазлар).

6. Динамик пауза (физ.мин.)

Физкультминут.

Тәрәзә каршына килгән бер кошчык.

Чакыра мине: -Чык, әле, чык!

Беләм мин аны, гел шулай итә

Йөгереп чыгам, оча да китә.

  1. Практик эш (каралган булса яки интеллектуаль, дидактик, сүзле, сюжетлы- рольле, абстракт фикерләүгә уеннар логик фикерләүгә,иҗади фикерләүгә уеннар/сайланган уен астына сызып куела/)

 1. «Тере модельләр» уены (юкә сүзе белән).

1) фишкалар сүздәге авазларның тәртибе буенча өләшенә: [й], [ү], [к], [ә];

2) балалар сузык авазлар, тартык авазлар буенча чакырыла;

3) балалар схемага ю хәрефен куялар. ([й], [ү] авазларын белдерүче балалар

бергәләп чыга, фишкаларны хәрефкә алмаштыралар.) Аннан соң схемага ә

хәрефе, [к] авазын белдерүче фишка куела.

2.Балалар Ю, ю хәрефләрен (баш һәм юл) язалар.

3. «Үз өеңне тап» уены.

Яхшырак әзерлекле ике бала – уенны алып баручылар. Берсенең кулында

зәңгәр фишка, икенчесендә – яшел фишка. Калган балаларның кулында берәр

сузык аваз хәрефе. «Хәрефләр» бүлмә буйлап йөриләр. Тәрбияче сигналы бу-

енча алар үз өйләре янына барып басарга тиешләр. Бу очракта «өй» – тиешле

фишка тоткан алып баручы бала. Алып баручы балалар «хәрефләр»нең дөрес

басу-басмауларын тикшерәләр.

. Физкультминут
КУЛ БАРМАКЛАРЫН ЯЛ ИТТЕРҮ

Бармаклар качыш уйный

Башларын яшерә.

Менә шулай, менә шулай-

Башларын яшерә.

8.Рефлексия.

-Бүген без нинди яңалык белдек?

-Сез бу турыда кемгә сөйләрсез?

-Сезгә шөгель ошадымы?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«А, а хәрефе, аның хәрефләр кассасындагы урыны һәм язылышы»

А, а хәрефе үзенчәлекләрен  һәм аның язылышын үзләштерү....

Мәктәпкәчә мәгарифнең төбәк программасын тормышка ашыруда танып белү эшчәнлегенең урыны

Бала туган ягы турында тулырак күзалласын өчен,  бүгенге көнге  методик таләпләр белем бирүгә тематик яктан комплекслы якын килергә тәкъдим итә, ул балаларның яшь мөмкинлекләренә һәм...

"Урам-иминлек урыны"

Открытое развлечение по ПДД...

«Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт: Л, ль авазлары, һәм Л хәрефе» /мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтү эшчәнлеге эшкәртмәсе/

Тартык  л  авазын сүзләрнең башында, уртасында, ахырында билгеләү;  л-ль авазларын дифференцияцияләү; “аваз”, “хәреф” төшенчәләрен ныгыту; балаларның игътибарын,...

"Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт: Л, ль авазлары һәм Л хәрефе"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме тәрбиячеләре өчен грамотага өйрәтү эшчәнлеге эшкәртмәсе....

«Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт: Л, ль авазлары, һәм Л хәрефе»

мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтү...

Ә, ә хәрефе һәм аның кассасындагы урынын үзләштерү.

Конспект урока для старшей группы по грамматике . Тема занятия : Ә, ә хәрефе һәм аның кассасындагы урынын үзләштерү....