"Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт: Л, ль авазлары һәм Л хәрефе"
план-конспект занятия по обучению грамоте (подготовительная группа)

Шакирова Эльвира Альфредовна

Мәктәпкә хәзерлек төркеме тәрбиячеләре өчен грамотага өйрәтү эшчәнлеге эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon avazlar_hm_hreflr_ilen_syaht_-_l_hrefe_avazy.doc116 КБ

Предварительный просмотр:

«Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт:                                 Л, ль авазлары һәм Л хәрефе»

/мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтү                             эшчәнлеге эшкәртмәсе/

Саба №2 “Әллүки” балалар бакчасының

                      1 кв. категорияле тәрбиячесе

                                 Шакирова Эльвира Альфред кызы

Максат: тартык  л  авазын сүзләрнең башында, уртасында, ахырында билгеләү;  л-ль авазларын дифференцияцияләү; “аваз”, “хәреф” төшенчәләрен ныгыту; балаларның игътибарын, җавап әзерләү тизлеген үстерү; игътибарлылык тәрбияләү.

         

Методик алымнар: кыскача әңгәмә, “Кыш билгеләре” уены, сорау-җавап, “Минем исемем ничек?” уены, күрсәтү, “Бер һәм күп” (туп белән уен), “Авазны  мимика белән курсәт!” уены, фонетик зарядка, биремнәр эшләү, “Бармакларга исем кушу” уены, эшчәнлеккә анализ.

Ярдәмлек: тартык һәм сузык авазлар өчен өйләр, Л хәрефе (зур һәм кечкенә), зәңгәр һәм яшел түгәрәкләр (балаларга һәм тәрбиячегә), билетлар, туп, һәр балага биремнәр белән кәгазь битләре, төсле карандашлар, пластилин, такталар, тукыма салфеткалар, аудиоязма “Күңелле сәяхәт”, слайдлар, ноутбук, проектор, экран.

Эшчәнлек барышы:

1. Оештыру моменты.

 - Хәерле көн!

Хәерле көн миңа, (куллар белән күрсәтеп әйтү)

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн барыбызга!

-Балалар, бүген бездә кунаклар бар. Исәнләшик әле кунаклар белән!

 (Балалар белән бүгенге көн, һава торышы турында әңгәмә кору. )

“Кыш билгеләре” дигән уен уйнау. (Кыш көне кар күп ява, салкын, бураннар була һ.б.)

-Балалар, бүген без сезнең белән автобуска утырып “Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт”кә барырбыз.   (1 слайд)

- Автобуска утырганчы әйтегез әле миңа, нәрсә ул аваз?

- Авазны әйтәбез, ишетәбез.

- Нинди авазлар була?

- Сузык һәм тартык авазлар.

- Хәзер нәрсәләр күрәсез?   (2 слайд)

-Хәрефләрне күрәбез.

-Нәрсә соң ул - хәреф?

-Хәрефләрне күрәбез, язабыз.

  2.Төп өлеш.

Т.: - Автобуска утыру өчен билетлар алырбыз.  Билет алу өчен  “Минем исемем ничек” дигән уен уйныйбыз. (Һәр бала үз исемендәге беренче авазны билгели. Сузык аваз, “кырыс” тартык, “ягымлы” тартык. Авазга туры килгән (кызыл, яшел, зәңгәр) төрле төстәге билетларны алу.)

Т.: -  Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле пассажирлар! Сәяхәткә кузгалдык. Сәяхәтебез кызыклы, файдалы булсын!  Музыка (“Күңелле сәяхәт”).

1 нче тукталыш. (3 слайд)

  • Балалар, рәсемнәрне әйтеп чыгыгыз әле.  (Балалар рәсемнәргә туры килгән сүзләрне әйтеп бирәләр.)
  • Балалар, хәзер мин бу сүзләрне икенче төрлерәк итеп, бер авазны озаграк сузып әйтәчәкмен. Башта  [л] авазы кергән сүзләрне әйтәм (акул-л-ла, ал-л-л-ма, шал-л-л- кан). Балалар арттан кабатлыйлар: «л-л-л», бу авазның дөрес әйтелеше өстендә эшлиләр. Аннан соң [ль] авазы белән дә шундый ук эш башкарыла (дел-л-ль-фин, фил-л-л, төл-л-лке).
  • 4 слайд

-  [л] һәм [ль] авазлары  «туганнар». Алар бик тә охшаш, шул ук вакытта бер-берсеннән аерылалар да: [л] авазы — «кырыс», [ль] авазы «ягымлы» итеп әйтелә.

 2 нче тукталыш. 

 “Бер һәм күп” (туп белән уен). 

Тәрбияче сүзне берлек санда (кул – куллар, лампа – лампалар, чиләк – чиләкләр, балык – балыклар, яулык – яулыклар, гөл – гөлләр, бияләй – бияләйләр) әйтеп балага туп ыргыта. Бала шул ук сүзне күплек санда әйтеп тупны кире кайтара.   Балалар утыралар.

3 нче тукталыш.

 “Авазны  мимика белэн курсэт!” уены.

 - Балалар, “л” авазы кергән сүзләр әйтермен, әгәр сүздә каты “л” авазы ишетсәгез – кырыс йөз ясарсыз, әгәр ягымлы, йомшак “ль” авазын ишетсәгез - елмаерсыз.

Төлке – җиләк – колак -  велосипед - лак – җил – юл – елан – күбәләк – крокодил.

Фонетик зарядка.

Ла, ло, лы, лә,  ли.

4 нче тукталыш.

- Сезнең һәрберегездә  рәсемнәр бар. Беренче рэсемдэ Л хәрефе дөрес итеп язылган флажокларны гына буярга кирәк.

буква Л написана правильно

-  Икенче рәсемдә Л хәрефе язылган лампочкаларны гына буярга кирәк.

Раскрась только те лампочки 

- Ә хәзер зур хәрефне зәңгәр төскә, кечкенә хәрефне яшел төскә буярга кирәк.

                       

Л хәрефләрен түгәрәккә ал.

 Учим букву Л

5 тукталыш.

- Балалар, мин сезгә “Л” хәрефен пластилиннан әвәләргә тәкъдим итәм. Әвәли башлаганчы  “Бармакларга исем кушу” уенын уйнап алабыз.

Уң кулыбызны табыйк,

Әйдәгез, санап карыйк.

Башлыйк чәнтидән,

Иң кечтекидән.

Чәнти була – бер,

Исемсез – ике.

Урта бармак – өч

Имән бармак – дүрт,

Бишенчесе – баш бармак.

Әнә нинди зур тармак –

Менә биш күпме була,

Бөкләгәч йодрык була.

Балалар”Л” хәрефен әвәлиләр.

 3. Йомгаклау.

 -Балалар, без бүген сезнең белән нәрсәләр белән шөгыльләндек?

-Сәяхәткә бардык. Сәяхәттә “кырыс” һәм “ягымлы” авазларны таптык, “л” хәрефе булган рәсемнәрне буядык, ...

- Сезгә сәяхәттә күңелле булдымы, ошадымы?

- Әйдәгез,  үзегезнең алда торган карточкалар ярдәмендә күрсәтик әле. Ошаса, “ягымлы” авазны белдергән яшел төсле карточканы, ошамаса “кырыс” авазны белдергән зәңгәр төсле карточканы күрсәтегез.

-Балалар, барыгыз да тырыштыгыз, рәхмәт сезгә!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«А, а хәрефе, аның хәрефләр кассасындагы урыны һәм язылышы»

А, а хәрефе үзенчәлекләрен  һәм аның язылышын үзләштерү....

“Сузык авазлар ”

әти - әниләр өчен шөгыль...

«Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт: Л, ль авазлары, һәм Л хәрефе» /мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтү эшчәнлеге эшкәртмәсе/

Тартык  л  авазын сүзләрнең башында, уртасында, ахырында билгеләү;  л-ль авазларын дифференцияцияләү; “аваз”, “хәреф” төшенчәләрен ныгыту; балаларның игътибарын,...

ю, ю хәрефе һәм аның хәрефләр кассасындагы урыны

Белем бирү эшчәнлеге: грамотага өйрәтү эшчәнлегеТема: ю, ю хәрефе һәм аның хәрефләр кассасындагы урыны.Максат:ю, ю хәрефе үзенчәлекләрен һәм аның хәреф-ләр кассасындагы урынын үзләштерү.Нечкә һәм калы...

«Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт: Л, ль авазлары, һәм Л хәрефе»

мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтү...

"Тылсымлы авазлар илендә"

Конспект занятия по развитию речи...