Эссе "Мин-тәрбияче"
учебно-методический материал на тему

Шайхуллина Райля Анваровна

 

                                        Бала- җаның,

                                         Бала- уртак каның,

                                         Буыннарга барыр киләчәк.

                                         Бала- назың,

                                          Бала- гүзәл язың,

                                         Бала- ачылачак утчәчәк.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kirov_avyly.docx515.34 КБ

Предварительный просмотр:

КИРОВ АВЫЛЫ “ТАМЧЫ” БАЛАЛАР БАКЧАСЫ

НИЗАМЕТДИНОВА РӘЙЛӘ ӘНВӘР   КЫЗЫ

                                 

                             

                                     Бала- җаның,

                                                Бала- уртак каның,

                                                             Буыннарга барыр киләчәк.

                                     Бала- назың,

                                             Бала- гүзәл язың,

                                                        Бала- ачылачак утчәчәк.

   Һәрбер олы кеше хәзерге көненә балачакны узып килә. Аның балачагы нинди булган-бу барлык башлангычларның башлангычы-безнең бүгенге тормышыбызны билгели. Гаиләдән бала балалар бакчасына килә. Бакчада баланың якын дусты, киңәшчесе, әлбәттә-тәрбияче. Мин гади генә бер авылның балалар бакчасы тәрбиячесе булып эшлим. Үз хезмәтемне, балаларны бик яратам. Балаларга ныклы тәрбия бирү минем өчен бик мөһим. Тәрбияче иң беренче чиратта бала җанлы, эчкерсез һәм ягымлы  булырга тиеш. Балачак-кеше тормышының иң мөһим чоры. Ул киләчәккә әзерләүдән тыш, бүгенге, якты, кабатланмас гомер. Балачак ничек үткән, сабыйны бу елларда тормышта кем җитәкләгән, әйләнә-тирәдә аның акылына һәм йөрәгенә нәрсә кергән-бүгенге сабыйның киләчәктә кем буласы хәлиткеч дәрәҗәдә шуңа бәйле.    

     Без гаҗәеп катлаулы чорда яшибез. Әмма хәзерге заман моңарчы күрелмәгәнчә, әле бик каршылыклы да. Замана тәрбиячесе нинди булырга тиеш соң? Ул балаларны яратырга, алар тормышы белән, уй-хыяллары белән янып яши белергә тиеш. Тәрбия эше зур сабырлык, күңел юмартлыгы таләп итә торган озакка сузылган эшчәнлек. Шунлыктан, тәрбияче бик күп белергә, балалар өчен һәрчак кызыклы, кабатланмас  булырга тиеш. Ә моңа эзләнүчән, белемеңне һәрчак баетып торганда, үз эшенең чын остасы булганда гына ирешергә мөмкин. Яңача тәрбия алымнары,  яңа  технологияләр, традицион булмаган методлар куллану белән беррәттән, әдәби мирасыбыз - халык авыз иҗаты әсәрләрен, милли-региональ компонентларны  да онытмаска тиеш.                                                                              

    Балалар  белән эшләү теләге миндә кечкенәдән үк зур хыял иде. “Рәссамнар кебек тәрбияче булып туарга кирәк”- дип язган Вебер. Мин кечкенәдән үк курчакларым белән тәрбиячеле уйный идем. Ә инде үсә төшкәч,  күрше күлән минем балалар яратуымны күреп, үз балаларын карап торырга чакыралар иде. Балалар бакчасына йөри башлагач мин тәрбиячеләрнең безнең белән “мәш” килүләрен күреп алар кебек  буласым килеп кызыга идем. Бу вакытта миңа бу һөнәрдән дә кызыграк, мавыктыргычрак һөнәр юк сыман тоелды, вакытлар үтү белән  минем бу фикерем үзгәрмәде.    

      “Кеше һөнәрне түгел, ә һөнәр кешене сайлый”- дип язган Сократ. Минем очрактада шулай булды. Укырга миңа филология бүлегенә укырга керергә туры килде. Ләкин мәктәптә укыту дәверендә минем кечкенә балалар белән эшләү теләге хич күңелемнән китмәде.  Һәм менә язмыш мине балалар бакчасына эшкә урнаштырды. Шулай итеп һөнәр мине үзе эзләп тапты. Очраклы гына тәрбияче булып килеп кереп,балалар бакчасында  эшләп булмый. Шуңа күрә, бик күпләр бу эштэ эшли алмыйча тизрәк китү ягын карыйлар. Тәрбияче булу ул бик олы хезмәт, чөнки баланың дөньяны бәхетле итеп күрәме, начар, тискәре яктан күрәме болар барысыда тәрбияче хезмәтеннән тора. Чын тәрбияче бу дөнья белән яшәргә, барлык мәхәббәтен, йөрәк җылысын балаларга бирергә тиеш. Бу исемгә үзеңнең талантың, теләгең белән лаек булырга кирәк. Чөнки безнең заман таләпләренә туры китереп балалар тәрбияләү өчен һәр вакыт эзләнергә, яңалыклар ачырга, яңа идеяләр белән янарга кирәк.

     Бугенгедәй хәтеремдә балалар бакчасына беренче тапкыр атлап керүем. Группага керү белән мине шау-шулы кечкенә генә нарасыйлар уратып алды. Алар зур кызыксыну белән миңа, ә мин аларга карап тордым. Эчтән мине мең сорау борчыды. “Мин бу сабыйлардан яхшы күңелле, аңлы, зирәк кешеләр ясый алырмынмы?  Хаталар җибәрмәсменме? Эшне нәрсәдән башларга?”  Шул вакытта бөек акыл иясе Ризаэтдин Фахретдин  сүзләре искә төште: “Балачакта җибәргән хатаны төзәтергз еллар да җитмәс”. Аларның кызыксынучан  күзләренә карап шуны аңладым: мин аларга ачылмаган галәм,  барлык сорауларга җавап бирүче интернет, энциклопедия. Һәм мин аларның бу кызыксынучанлыкларын хупларга, аларны яратырга, икенче әниләре булырга, алар мине үзләренең балачак иленә, әкияти фантазияләр дөньясына алып керүләренә ирешергә тиешмен.

   Балалар бакчасы тәрбиячесе исеменә лаек булу миндә тәрбияләнгән балаларның үз хис--тойгыларында да күренә. Мин аларны яратып “минем балалар” дим. Мин алар белән үткән һәр көнгә сөенәм. Аларның минем янга колач җәеп йөгереп килүләре, ашыга-ашыга минем белән кызыклы яңалыкларын уртаклашулары, кич өйләренә кайтасылары  килмичә елаулары олы куаныч. Минемчә  бу тәрбияче өчен олы бәя, бу барлык мактаулардан да өстен.

    Балалар – тормыш гөлебез. Чәчәкләр өстәмә туклануга мохтаҗ бклган кебек, балага да яхшы тәрбия кирәк. Без, тәрбиячеләр - бакчачылар. Ә бит бакчачы чәчәкләрен төрле ашламалар  белән  тукландыра, ә без - зирәк , яхшы кешеләр тәрбияләү өчен балаларның аңына күңеленә кешелеклелек  сыйфатларын салабыз. Минем фикеремчә экологик шартларсыз чын  Кеше  тәрбияләү мөмкин түгел.  Без – табигать балалары аны яратырга, сакларга тиешбез. Минем методик темам да “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли-региональ компонентлар кулланып экологик тәрбия бирү” –дип атала.  Табигатьне яраткан бала  тәрбиясез булып үсә алмый. Без дә балалар белән төрле ачышлар ясыйбыз, эклогик әкиятләр сәхнәләштерәбез, табигый материаллардан уенчыклар ясыйбыз. Мин аларны матурлыкны күрә белергә, сакларга, ярдәм итәргә өйрәтәм. Балаларыбыз күңеленә нәни чакта салынган миһербанлык, изгелек орлыклары киләчәктә шытып чыгып, сабыйларның үзләренә, аларның якыннарына гел изгелек булып кайтсын иде.     “Минем һәр балам” тормышта үз урынын табар дип өметләнәм.Ә инде берәрсе  “балалар бакчасы тәрбиячесе” һөнәрен сайласа  мин бик шат булыр идем.

Ике ел тәрбияче булып эшләү дәверендә тәрбияче эше һөнәрем генә түгел, ә минем тормышым, яшәешемә әйләнде.  Бу елларда гомеремне балалар арасында уздырганга үкенгәнем булмады. Киресенчә бу әкияти балачак илендә мин барлык тормыш мәшәкатләремне онытып үземне яшь, энергияле, сәламәт итеп хис итәм. Ж.К. Ирен  язганча : “Һәр һөнәр аны ярату белән бу өлкәдә уңыш китерә” Мин дә бу һөнәремне бик яратып башкарам. Көн дә шул гөнаһсыз сабыйлар янында булу, аларның уй-хисләрен уртаклашып яшәү үзе зур бәхет түгелме?

  Мин язмышыма бу авыр хезмәтне башкарырга ярдәм иткәне өчен чиксез рәхмәтлемен. Хыял канатларым чиксез минем. Үземә, үз балаларыма ни теләсәм, балалар бакчасында үзем тәрбияләгән сабыйларга да шул теләктә мин. Киләчәктә тәүфикълы, иманлы, тәрбияле балалар булып үсүләрен, үзләре сайлаган зур тормыш юлыннан “күкрәк киереп”, горур атлауларын телим.

Әгәр сорау бирсәләр

  1. Бәхет ни ул?- дисәләр.

Бәхет шушы балалар

Кеше булып үссәләр.