Беренче кечкенәләр төркемендә әти-әниләр өчен ачык шөгыль "Кояшта кунакта"
план-конспект занятия (младшая группа)

Халиуллина Нурсиля Алмазовна

Уку елын тәмамлаганда, әти-әниләргә балаларының ел буе өйрәнгәннәрен күрсәтер өчен менә дигән ачык шөгыль. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achykm_shogyl_eti_enilerge.docx17.41 КБ

Предварительный просмотр:

Кояшта кунакта

Бурычлар:

1. Сары, кызыл һәм яшел төсләрне ныгыту, аларны атый белү, түгәрәк формасын истә калдыру;

2. Кояш образын төс ярдәмендә рәсемдә күрсәтә белү; бер һәм күп, түгәрәк форманы тирә-яктагы предметлар белән чагыштыру;

3. Сөйләм телен, кече кул моторикасын үстерү; тәрбияче күрсәткән хәрәкәтләрне кабул итү һәм кабалау сәләтен формалаштыру;

4. Балаларда чисталык, пөхтәлек, рәсем ясауга кызыксыну тудыру.

Җиһаз: мольберт, Кояш - персонажы, аудиоязма, сенсорик уен “Нурлы кояш”, прищепкалар, сары гуашь, кисточкалар, салфеткалар, сары түгәрәк төшкән альбом бите.

Сүзлек өстендә алдан эшләнгән эш: кояш, нурлар, сары.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: - Исәнмесез, балалар! Исәнмесез,кунаклар!

Балалар, әйдәгез, без сезнең белән шөгылебезне башлаганда ничек исәнләшәбез, шулай исәнләшеп алыйк әле.

Хәерле көн, күзләрем!

Хәерле көн, колакларым!

Хәерле көн, кулларым!

Хәерле көн, аякларым!

Хәерле көн, кояш!

Хәерле көн, дусларым!

Булдырдыгыз, рәхмәт, балалар!

Тәрбияче: - Балалар, карагыз әле, еректа нинди матур аланлык бар! Кем яши икән шундый матур аланда? Беләсегез киләме? (Әйе). Әйдәгез, балалар, якынрак барыйк та, карыйк бергәләп.

Ә ничек барырбыз икән бу аланга? Ничек бара алабыз без?(машина,автобус ..)

Әйе, бик дөрес, рәхмәт балалар! Безнең алда 3 сукмак ята, карагыз әле, сукмаклар нинди төстә?  Яшел, кызыл һәм сары төстә.

 Кайсы сукмактан китсәк, алан янына барып чыгарбыз икән? (Балалар сайлый). Бик әйбәт, шушы сукмак белән барырбыз, балалар. (Сукмак буйлап баралар, аланга килеп чыгалар).

Тәрбияче: Карагыз әле монда ничек матур. Аланда нәрсәләр бар балалар?  Сез ничек уйлыйсыз, бу нәрсә?

Балалар: Кояш.

Тәрбияче: Дөрес, балалар, бу кояш. Кояш нинди төстә?

Балалар: Сары.

Тәрбияче: Ул нәрсәгә ошаган? Кояшның формасы нинди?

Балалар: Йомры икмәк, түгәрәк туп.

Тәрбияче: Димәк, кем яши икән монда?

Балалар: Кояш.

Тәрбияче: Әйдәгез, кояшны бергәләп чакырабыз.

Кояш, чык, чык!” эндәшен әйтү.

Кояш, чык, чык, чык,

Майлы ботка бирермен,

 Майлы ботка казанда,

 Тәти кашык базарда.

Әти китте базарга,

Тәти кашык алырга.

 Тәти кашык саф алтын,

Кирәкми безгә салкын!

Кояш: Исәнмесез, минем нәни дусларым! Мин кояш булам, сез миңа кунакка килгәнгә мин бик шат! Мин балалар белән уйнарга бик яратам. Әйдәгез әле бергәләп уйнап алабыз.

Сенсорик уен “Нурлы кояш».

Кояш: Карагыз әле, балалар, сез ничек уйлыйсыз, бу нәрсә?

Балалар: Колобок, түгәрәк, кояш һ.б.

Кояш: Дөрес, балалар, бу кояш. Безнең кояшка нәрсә җитми?

Балалар: Нурлары җитми.

Кояш: Карагыз әле, миндә ничә нур бар?

Балалар: Күп.

Кояш: Әйдәгез бергәләп кояшыбызга нурларны беркетәбез.

Бергәләп кояшка нурлар куялар.

Тәрбияче: Рәхмәт сиңа, кояшкай, кызыклы уеның өчен! Ә хәзер, балалар, әйдәгез бергәләп кояш рәсемен альбом битендә ясыйк. Һәм матур рәсемебезне ахырдан Кояшкайга бүләк итәрбез.  Өстәл янына килегез. Сезнең алда сары түгәрәк ясалган ак бит. Кояш рәсеме барлыкка килсен өчен безгә сары түгәрәккә нурлар ясарга кирәк. Кояшның нурлары төрле якка яктырталар: өскә, аска, як-якка. Әйдәгез куллар белән күрсәтәбез. (Куллар белән өсне, асны, як-якны күрсәтәләр).

Карагыз, мин ничек ясыйм. Кисточкамны сары төскә манам һәм аны сары түгәрәкнең кырыена сызып  куям.

Балалар ясыйлар.

Әйдәгез үзебез ясаган кояшны кояшка бүләк итик.

(Кояш балаларның эшләрен күреп сөенә, балаларны мактый, рәхмәт әйтә).

Кояш: Рәхмәт сезгә, балалар, булдыргансыз. Ә мин сезне шуның өчен биергә чакырам.

«Әпипә” биюе

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар! Әйдәгез, кояшка рәхмәт әйтик һәм аның белән саубуллашыйк.

Кояш: Саубулыгыз, балалар! Миңа кунакка килгәнегез өчен рәхмәт, сезгә! Матур рәсем ясап бүләк итүегез өчен аерым зур рәхмәт. Миндә сезгә бүләкләр калдырам, тәрбияче апагыз өләшер үзегезгә!

Балалар: Рәхмәт!

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән кая кунакка бардык? Нәрсәләр эшләдек? Сезгә ошадымы соң?

Ә хәзер әйдәгез үзебезгә кул чабабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче кечкенәләр төркемендә хезмәткә өйрәтү төрләре һәм аларны балаларның үзләштерүе.

Баланың үсешендә шәхес булып формалашуында хезмәт тәрбиясенә зур урын бирелә.   Программада(яшь ягыннан мөмкинлекләреннән искә алып) хезмәткә омтылыш, иң гади эшчәнлек күнкемәләре, эш...

Беренче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле.

Максат. Сөйләм телен үстерү, төсләрне, геометрик фигураларны кабатлау, әвәләү күнекмәләрен, вак моториканы ныгыту, ярдәмчеллек, игътибарлылык  тәрбияләү....

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча "Кар бабай килгән, актан киенгән" дигән темага белем бирү эшчәнлегенең конспекты һәм презентация

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча "Кар бабай килгән, актан киенгән" дигән темага белем бирү эшчәнлегенең конспекты һәм презентация...

Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация

Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация...

Кояшта кунакта Беренче кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль

Кояшта кунактаБеренче кечкенәләр төркемендә рәсем  шөгыле...

беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү шөгыле эшкәртмәсе «Мәрьямдә кунакта »

Тема:«Мәрьямдә кунакта »Төп белем бирү өлкәсе:сөйләм үстерү, рәсемИнтеграль белем бирү өлкәләре:сөйләм үсеше,   нәфис - нәфәсәти үсеш, социаль аралашу үсеше, танып белү.Яшь үзенч...