Беренче кечкенәләр төркемендә интегрир йомгаклау шөгыль
план-конспект занятия по рисованию (младшая группа)

Гатина Гузель Хаметхафизовна

Интегрированное занятие в первой младшей группе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл integr_itog_soylm_rsem.docx8.62 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:

«Мәрьямдә кунакта »

Төп белем бирү өлкәсе:

сөйләм үстерү, рәсем

Интеграль белем бирү өлкәләре:

сөйләм үсеше,   нәфис - нәфәсәти үсеш, социаль аралашу үсеше, танып белү.

Яшь үзенчәлекләре:

беренче кечкенәләр төркеме.

Максат:

балаларда танып белү күнекмәләрен, сөйләм телләрен үстерү, табибә,полиция хезмәткәрләре һөнәрләре турында белемнәрен системалаштыру, балаларны кайда? кая? сорауларына җавап бирергә, сөйләмдә өстенә, артына, астына сүләрен кулланырга өйрәтү;  нетрадицион метод ярдәмендә бармак белән рәсем ясый белүне ныгыту, төсләр буенча белгәннәрне кабатлау;  

Танып белү өлкәсе:

уйлау - фикерләү сәләтләрен, хәтерләрен, игтибарлыкларын үстерүне дәвам итү.

Сөйләм үсеше өлкәсе:

сүзтөзмәләр, кыска җөмләләр ярдәмендә җавап бирү күнекмәләрен өйрәтә башлау,  профессияләр хисабына сүзлек запасын баету, тәрбияченең сорауларына актив җавап бирергә күнектерү.

Социаль – аралашу өлкәсе:

балаларның аңлау, кабул итү, танып белү мөмкинлекләрен, образлы күзаллауларын үстерү, бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

Нәфис – нәфәсәти үсеш өлкәсе:

 предметларны кәгаздә мөстәкыйл итеп буяулар ярдәмендә сүрәтләргә кызыксынучанлык тәрбияләү, үзләренең эшләренә соклана белергә күнектерү.

Методик алымнар һәм чаралар:  

күрсәтү, сорауларга җавап бирү, уеннар уйнау, әңгәмә, үрнәк күрсәтү, мактау, күмәк, индивидуал җавап бирүләр.

Җиһазлау:

 курчак,йорт җиһазлары, табибә, полиция хезмәткәре сүрәтләре, гуашь,альбом битләре,сәйлән,салфеткалар

Сүзлек өстендә эш:

табиб-табибә,полиция хезмәткәре,өстәл, урындык,крават,шкаф,көзге,өстенә,артына,астына, халат,фуражка

Алдан үткәрелгән эш:

сөйләм үстерү буенча алдан үткәрелгән шөгелләрнең берничә темасы, алдан үткәрелгән рәсем шөгеле, кабатлаулар, сюжетлы - ролле уеннар.

Алга таба эш:

полиция, табибә профессияләре белән танышуны дәвам итү, көндәлек тормышта өстенә, артына, астына сүләрен кулланырга өйрәтү; кәгаздә рәсем ясый белү күнекмәләрен шөгелләрдә, ирекле формада ясау.

Эшчәнлек структурасы:

I. Кереш өлеш: .Исәнләшү, тәрбияченең Мәрьям курчакның кунакка килүе турында хәбәр итү.

II. Төп өлеш:

1. Мәрям курчакны эзләү. Аның кайда качканын ачыклау.

2. Мәрямны эзләп табу. Мәрямның әтисе белән әнисе кем булып эшләгәннәрен ачыклау. Физ. минут.

3. Мәрямга күңелсез. Мәрямның күңелен күтәрер өчен балаларга сәйлән рәсемен ясарга тәктим итү.

4. Алдан эшләп куелган сәйлән рәсемнәрен карау,төсләрен ачыклау. Тәрбияченең үрнәк итеп рәсем ясап күрсәтү.

5. Балаларның эше.

III. Йомгаклау.

 Мәрямның балаларны мактау, аларга рәхмәт әйтү. Мәрьямның әтисе, әнисе кем булып эшләгәннәрен искә төшерү.

                        Шөгыль барышы:

Тәрбияче: балалар безгә кунакка Мәрьям курчак киләсе иде,ул әле килеп җитмәгән . Кая икән ул? Бәлки ул бездән качкандыр ,аны эзләргә кирәк.Ягез әле эзлик аны

Балалар: Мәрьям син кайда?

Бала: Мәрьям өстәл астында

Балалар: Мәрьям син кая?

Бала: крават өстендә

Балалар: Мәрьям син кайда?

Бала: ишек артында

Тәрбияче: балалар карагыз әле Мәрьямнең бүлмәсендә нәрсәләр бар  ?

Балалар: йорт җмһазлары

Тәрбияче: бу нәрсә?

Бала: крават,

Бала: өстәл,урындык

Бала: шкаф

Бала: көзге

Тәрбияче: булдырдыгыз балалар, сез Мәрьямне крават өстеннән дә,ишек артыннан да,өстәл астыннан да таптыгыз,йорт җиһазларын да күрсәттегез (активлаштыру)

Тәрбияче:  Ә менә Мәрьям  нигә бездән качты,икән нәрсә булды аңа?

Мәрҗям курчак: мин өйдә ялгызы гына калдым миңа бик күңелсез ,минем әтием белән әнием эштә,ә аларның кем булып һәм кайда эшләгәннәрен белмим.

Тәрбияче:  балалар Мәрьямгә булышабызмы?

Балалар: әйе

Тәрбияче: синең тылсымлы капчыгында нәрсә бар ,яле карыйк әле,(балалар урындыкларга утыралар)

Тәрбияче: бу рәсемдә кем сүрәтләнгән?

Балалар:полиция хезмәткәре

Тәрбияче : димәк бу кем?

Балалар: Мәрьямнең әтисе?

Тәрбияче: ул кем булып эшли?

Балалар:полиция хезмәткәре булып эшли.

Тәрбияче: бик дөрес балалар,ә икенче рәсемдә кем икән я кем әйтә?

Бала: табибә апа,ул Мәрьямнең әнисе ( күмәк индивидуалҗ кабатлаулар)

Тәрбияче: дөрес димәк Мәрьямнең әнисе табибә булып эшли ,бу тылсымлы капчыкта тагы нәрсә бар икән? Бу нәрсә?

Балалар: фуражка

Тәрбияче: аны кем кия?

Бала: полиция хезмәткәре

Тәрбияче:дөрес балалар полиция хезмәткәре башына кия бу фуражканы.Ә бу нәрсә икән?

Балалар: халат ,табибә апа кия

Тәрбияче:балалар без Мәрьямнең әтисе белән әнисе кайда эшләгәннәрен белдек,без аҗа булыштык,Мәрьямнен күңелен  дэ күтәрик әле,без аның белән уйнап ял итеп алыйк

Менә минем курчагым

Ике күзе бар аның

Ә менә бу борыны

Бу билгеле муены

Колакларын күрсәтим

Чәчен сыйпап иркәлим

Бигрәк матур битләре

Авызында тешләре

Теле дә бардыр әле

Ә менә болар куллар

Чәбәк-чәбәк уйныйлар

Кечкенә аяклары

Бик матур тыпырдыйлар

Тыпыр-тыпыр.

                                               

Тәрбияче: Балалар, Мәрамга күңелесез, аның әнисе дә, әтисе дә эштә. Мәрамга күңелсез булмасын өчен без анарга менә шундый сәйләннәр рәсемен бүләк итәбез. Менә нинди матур безнең сәйләннәр (тәрбияче сәйләннәр күрсәтә). Бу сәйлән нинди төстә? ( кызыл, яшел, зәңгәр төстә алдан ясалган сәйләннәр рәсемен күрсәтә)

Тәрбияче: Әмир, бу сәйлән нинди төстә?

Әмир: яшел төстә.

Тәрбияче: балалар, Әмир дөрес әйттеме? Бу сәйлән яшел төстәме?

Тәрбияче:Балалар, сәйләннәр рәсемен ясар өчен безгә нинди әйберләр кирәк?

Тәрбияче:Инзилә тартмадан бер әйбер ал әле. Бу нәрсә?

Балалар: Кәгаз.

Тәрбияче:Кәгаз нинди төстә?

Балалар: Ак төстә.

Тәрбияче:Мурат, тартмадан бер әйбер ал әле, бу нәрсә?

Балалар: Буяу.

Тәрбияче:Буяу безгә ни өчен кирәк?

Балалар: Рәсем ясар өчен.

Тәрбияче:Бик дөрес. Без сөйләннәрне төрле төскә буибыз. Менә бу сөйлән нинди төстә?(яшел, кызыл, зәңгәр төстәге сөйләннәр тора)

Балалар: Яшел, кызыл, зәңгәр.

Тәрбияче:Азамат, тартмадан бер әйбер ал әле. Бу нәрсә?

Балалар: Салфетка.

Тәрбияче:Салфетка безгә ни өчен кирәк?

Балалар: Кулларны сертер өчен.

Тәрбияче:Бик дөрес! Хәзер мин сәйләннәр рәсемен ясыйм, ә сез карагыз.

Сул кул белән кәгазне тотасыз. Уң кулның имән бармагын буяуга тидерәсез (тәрбияче күрсәтә). Күрдегезме минем бармагым зәңгәр төскә буялды. Хәзер мин бармак белән менә бу бауга сәйләннең төймәләрен ясап куям (ясый).

Менә нинди матур сәйлән килеп чыкты!

Хәзер инде сез матур сәйләннәр ясап күрсәтегез (балаларның эшләре). (Тәрбияче рәсем ясый алмаган балаларга ярдәм итә, эшләрен мактый).

 (Әзер рәсемнәрне бер өстәлгә төзеп куябыз )

Тәрбияче:балалар, карагыз әле, нинди матур сәйләннәр килеп чыкты!!! Мәрьям сезгә рәхмәт әйтә, ул бу рәсемнәрне үзенең әтисенә һәм әнисенә күрсәтә. Әфәрин!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле.

Максат. Сөйләм телен үстерү, төсләрне, геометрик фигураларны кабатлау, әвәләү күнекмәләрен, вак моториканы ныгыту, ярдәмчеллек, игътибарлылык  тәрбияләү....

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

"Әнисә кунакка чакыра". Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен УМК кулланып сөйләм үстерү шөгыле.

Программа эчтәлеге.Белем бирү:·        сөйләмдә ягымлы сүзләрне (әти-әтием, әни-әнием, әби-әбием, сеңел-сеңлем) кулланырга өйрәтү, [ә] авазының әйтелешен ныгыту, аны...

Машина һәм самолет. Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен УМК кулланып сөйләм үстерү шәгыле.

Бурычлар:1)    балаларны уенчыкларның өлешләрен, төсен, формасын аерырга һәм атарга өйрәтү; исемнәрне сыйфатлар белән яраклаштыру күнекмәләре формалаштыруны дәвам итү; у сузык авазын ...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль: “ Татар халык авыз иҗаты белән таныштыру”.

  Максат:- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.Сүзлек өстендә эш: бармак, чәнти,...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү һәм рәсем буенча шөгыль: “Алсуга муенса”.

Максат:- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.-Танып белүгә кызыксындыру.-Актив булу,бер берс...

Куянга кунакка Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен сөйләм үстерү (коммуникация) шөгыле.

Тема: Куянга кунакка.Программа: От рождения до школы.Төре: Өйрәнгән материалларны беркетү.Яшь үзенчәлеге: 1 нче кечкенәләр төркеме (2-3 яшь)Төп белем бирү өлкәсе: Сөйләм теле үстерү.Интеграцияләнгән б...