Куянга кунакка Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен сөйләм үстерү (коммуникация) шөгыле.
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Мухаметшина Наиля Нурисламовна

Тема: Куянга кунакка.

Программа: От рождения до школы.

Төре: Өйрәнгән материалларны беркетү.

Яшь үзенчәлеге: 1 нче кечкенәләр төркеме (2-3 яшь)

Төп белем бирү өлкәсе: Сөйләм теле үстерү.

Интеграцияләнгән белем бирү өлкәсе: Сөйләм үстерү, иҗтимагый тормыш шартларында бала шәхесен үстерү, физик тәрбия,музыка.

Үткәрү формасы:Уен сәяхәт, лего конструирование кулланып.

Максат:Балаларның сөйләм телен үстерү. Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлыкны, фикерләү дәрәҗәсен, хәтерне үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_shogyl_kuyannynt_tugan_kone_-_kopiya.docx24.24 КБ

Предварительный просмотр:

                                     

Татарстан Республикасы  Түбән Кама муниципаль районы

башкарма комитетының  “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе”

 муниципаль учреждениесе

«25 нче  гомуми үстерешле  балалар бакчасы»

Куянга кунакка

Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә

    эшләүче тәрбиячеләре өчен  

  сөйләм үстерү (коммуникация) шөгыле.

 

                                                                                         

                                                                         

                                                                                Тәрбияче: Мухаметшина

                                                                                      Наиля Нурисламовна

                                 

                     

                                                 Түбән Кама. 2017.

Программа эчтәлеге.

Үткәрү вакыты: 14.04.2017.

Тема: Куянга кунакка.

Программа: От рождения до школы.

Төре: Өйрәнгән материалларны беркетү.

Яшь үзенчәлеге: 1 нче кечкенәләр төркеме (2-3 яшь)

Төп белем бирү өлкәсе: Сөйләм теле үстерү.

Интеграцияләнгән белем бирү өлкәсе: Сөйләм үстерү, иҗтимагый тормыш шартларында бала шәхесен үстерү, физик тәрбия,музыка.

Үткәрү формасы:Уен сәяхәт, лего конструирование кулланып.

Максат:Балаларның сөйләм телен үстерү. Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлыкны, фикерләү дәрәҗәсен, хәтерне үстерү.

Белем бирү:

 -Яшелчәләрне танып белүләрен ныгыту,исемнәрен әйтә белү,сөйләмдә куллана белү,тәрбияче әйткән биремнәрне аңлап эшли белүләренә ,сүзләрне тиешле дәрәҗәдә кычкырып әйтүгә ирешү,тәрбияче сорауларына җавап бирергә күнектерү.

-Куян турында белемнәрен арттыру,гәүдә төзелешен әйтү. Бу нәрсә? соравына җавап кайтара белүләренә ирешү.

Сәләтләрен үстерү:

- Логик фикерләү, акыл, зиhен, игьтибарлыкларын үстерү.

-Лего канструкторын җыю аша кул чукларын  ныгыту.

Тәрбия бурычлары:

-Тирә-юньгә, тереклек дөньясына җылы караш, үзара ярдәмләшү, матурлыкка соклану хисләре тәрбияләү.

-Яштәшләре арасында үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтү, шат һәм күңелле уйнауларына ирешү.

-Балаларда башка кешеләрне шатландырырга омтылыш тәрбияләү.

-Уеннарда актив катнашырга, сабыр булырга өйрәнү.

Көтелгән нәтиҗәләр:Яшелчәләрне аера белү.Куянның гәүдә төзелешен әйтә белергә өйрәнү.

Сузлек өстендә эш:  Паровоз,Куян,кишер,кәбестә,агачлар,чыршы

Җиhазлар:чыршы агачлары, уенчык куян, яшелчә муляжлары, лего конструктордан төзелә башлаган йорт.

Алдан эшләнгән эш: 

1) Шогыльнең конспектын язу.

2) Материал әзерләү.

3)”Ак куянкай” (харәкәтле уены),”Паровоз” (җыры) сүзләрен өйрәнү.

4)Куян белән танышу, җәнлекләр турында әңгәмә үткәрү.

Методик алымнар: кургәзмәлелек, уен, әңгәмә, сораулар, мактау, нәфис сүз,әйтеп җибәрү.

Индивидуаль эш: Һәр баладан җавап алырга тырышу, лего конструктор белән йорт төзегәндә ярдәм итү.

Шөгыльнең структурасы

1.Оештыру . Уен “Үзеңне макта”.

2.Төп өлеш:

-Сюрприз моменты телефон шалтырый,  куян кунакка чакыра.

-Куянга кишер, кәбестә җыю.

-Уен сәяхәт  паровоз белән  урманга куян янына бару.

-Куянга бару.Куян белән уйнау.Куянга өй төзергә булышу.

3.Йомгаклау куянның балаларга тәмле кәчтәнәч бирүе.

Шөгыль барышы:

1.Оештыру.

Балалар кереп басалар.

Т: Балалар,карагыз әле, безгә кунакка апалар килгән, әйдәгез исәнләшик әле апалар белән.

Б: Исәнмесез апалар.

Т: Балалар сез бүген шундый матурлар,матур киемнәр кигәнегез.Әйдәгез әле үзебезне мактап, сокланып алыйк.

Бар минем ике кулым,

Ике аягым , бер башым,

Авызым, борыным, ике күзем-

Бигрәк матур мин үзем.

2. Төп өлеш.(Телефон шалтырый, телефонны алу)

Т: Исәнме куян, нәрсә булды ? Ярар килербез.(Балаларга карап)

Балалар безне куян кунакка чакыра.

Куянга кунакка барабызмы?

Б:Әйе.

Т: Балалар , кунакка  күчтәнәч алып баралар.Куян безнең нәрсә ашарга ярата?

Б: Кишер, кәбестә.

Т: Балалар минем көздән жыеп куган яшелчәләрем бар, мин аларны тартмага салып куйдым.Әйдәгез шул тартмадан кишер белән кәбестәне сайлап алып карзингә тутырыйк.

Уен “Кишер,кәбестә җыю”

Т:Балалар без яшелчәләрне дөрес җыйдык микән, әйдәгез карыйк әле.(кәрзиндәге яшелчәләрне карау)

Балалар без кәрзингә ничә кишер салдык?

Б: Күп.

Т: Ә ничә кәбестә салдык?

Б: Күп.

Т:Тартмада нинди яшелчәләр калды икән, әйдәгез карыйк әле.

Б:Памидор , кыяр.

Т: Менә без куянга күчтәнәч алдык,хазер куянга кунакка барсак та була.

Балалар , ә куян кайда яши соң?

Б:Урманда.

Т: Урманга без сезнең белән паровозга утырып барырбыз.Әйдәгез без сезнең белән паровоз вагоннары шикелле, бер-беребез артына басабыз һәм паровоз җыры җырлап барабыз.

“Паровоз” җыры.

Алга таба барабыз:

Тик-так-так!

Тик-так-так!

Гөрләп чаба паровоз:

Юл тап-тап,

Юл тап-тап!

Ак төтен артта кала:

Пух-пах-пух!

Пух-пах-пух!

Вагоннар җырлап чаба:

Ах-ах-ух!

Ах-ах-ух!

Свисток яңгырап китә:

Ту-ту –ту!

Т: Менә балалар без сезнең белән урманга килеп җиттек.Тик урманга кергәнче,безгә урманда үзебезне ничек тотарга кирәклеген искә төшерергә кирәк. Балалар, урманда нәрсәләр эшләргә ярамый?

Б: Агачларны сындырырга, чүпләр ыргытырга ярамый.Җәнлекләрне куркытырга, рәнҗетергә ярамый.

Т: Әйе дөрес балалар.Әйдәгез, урманга керәбез(балалар урманга керәләр)

 Балалар,  карагыз әле, урман нинди матур! Урманда нәрсәләр үсә?

Б: Агачлар үсә  (Активлаштыру)

Т: Бу урманда сез нинди агачларны күрәсез?

Б: Чыршы агачлары.(АКтивлаштыру)

Т: Чыршы агачлары нинди  төстә?

Б: Яшел төстә.(Активлаштыру)

Т: Балалар, ә сез беләсезме соң урманда нинди җәнлекләр яши?

Б: Аю, бүре, төлке, куян.

Т: Бик дөрес,ә безне кунакка нинди урман җәнлеге чакырды соң?

Б: Куян.

Т: Балалар әйдәгез куянны табыйк әле кайда икән ул.(агач төбеннән куянны табалар)

Балалар карагыз әле куян кайда качкан?

Б: Агач төбенә.(активлаштыру)

Т: Балалар сез ничек уйлыйсыз,куян нишләп  агач төбенә качкан икән?

Б: Бүредән, төлкедән куркып, туңган һ.б.

Т: Әйе шул, бик дөрес, куяннар бик куркаклар, алар гел качу ягын карый, шуңа күрә куяннарны куркытмаска, аларны сакларга, рәнҗетмәскә кирәк. (Куянны агач төбеннән алу)

Әйдәгез куян белән исәнләшик .

Б: Исәнме куян.(Куян башын селки)

Т: Куян да сезнең белән исәнләшә.

Балалар әйдәгез куян белән уйнап алабыз.Бу уен “Нәрсәсе бар ?” дип атала.Әйдәгез карыйк куянның нәрсәләре бар икән. Бу куянның нәрсәсе?(колаклары, борыны, күзләре, тәпиләре, башы, гәүдәсе, койрыгы) .

Булдырдыгыз балалар молодцы.

Әйдәгез куян белән тагы бер уен уйнап  алабыз.

(музыка астында харәкәтләр ясау)

            Уен “ Ак куянкай”        

Ап-ак куян утыра,

Колагын селкеп тора,

Менә шулай,менә шулай

Колагын селкеп тора.

Аңа тик тору кыен,

Җылыта ул тәпиен,

Һоп,һоп,һоп,һоп,

Җылыта ул тәпиен.

Куян тик торса-туңа,

Сикергәли ул шуңа,

Һоп,һоп,һоп,һоп,

Сикергәли ул шуңа.

Балалар, әйдәгез куянга бакчадан алып килгән яшелчәләрне бирик. Балалар куян безгә рәхмәт әйтә.

Балалар, куян салкыннардан качар өчен, үзенә өй төзи башлаган.Үзенә генә төзергә авыр,әйдәгез без аңа төзергә булышабыз.

                             Лего канструирование  “Өй төзү”

Булдырдыгыз балалар, куянга өй бик ошады .Ул сезгә рәхмәт әйтә, һәм сезгә күчтәнәчкә кәрзин белән тәмле гөмбәләр бирә.

Балалар безгә төркемгә кайтырга вакыт. Куян белән саубуллашыйк, рәхмәт әйтик .

Б: Рәхмәт куян, саубул .

 Т: Балалар, поезд белән, төркемебезгә китәбез. (Поезд җыры уйный). Менә кайтып та җиттек, балалар.

–     Без сезнең белән кайда бардык ? (Урманга).

–     Урманда нәрсәләр күрдегез? (Агачлар,Куян).

_     Без куян белән ниләр эшләдек? (Уеннар уйнадык).

–     Без Куянга нәрсә төзергә булыштык? (Өй)

Рәхмәт балалар булдырдыгыз.Әйдәгез хазер куян биргән күчтәнәч белән сыйланыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле.

Максат. Сөйләм телен үстерү, төсләрне, геометрик фигураларны кабатлау, әвәләү күнекмәләрен, вак моториканы ныгыту, ярдәмчеллек, игътибарлылык  тәрбияләү....

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча "Кар бабай килгән, актан киенгән" дигән темага белем бирү эшчәнлегенең конспекты һәм презентация

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча "Кар бабай килгән, актан киенгән" дигән темага белем бирү эшчәнлегенең конспекты һәм презентация...

"Әнисә кунакка чакыра". Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен УМК кулланып сөйләм үстерү шөгыле.

Программа эчтәлеге.Белем бирү:·        сөйләмдә ягымлы сүзләрне (әти-әтием, әни-әнием, әби-әбием, сеңел-сеңлем) кулланырга өйрәтү, [ә] авазының әйтелешен ныгыту, аны...

Машина һәм самолет. Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен УМК кулланып сөйләм үстерү шәгыле.

Бурычлар:1)    балаларны уенчыкларның өлешләрен, төсен, формасын аерырга һәм атарга өйрәтү; исемнәрне сыйфатлар белән яраклаштыру күнекмәләре формалаштыруны дәвам итү; у сузык авазын ...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль: “ Татар халык авыз иҗаты белән таныштыру”.

  Максат:- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.Сүзлек өстендә эш: бармак, чәнти,...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү һәм рәсем буенча шөгыль: “Алсуга муенса”.

Максат:- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.-Танып белүгә кызыксындыру.-Актив булу,бер берс...