"Әнисә кунакка чакыра". Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен УМК кулланып сөйләм үстерү шөгыле.
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Ясавиева Лилия Маславиевна

Программа эчтәлеге.

Белем бирү:

·        сөйләмдә ягымлы сүзләрне (әти-әтием, әни-әнием, әби-әбием, сеңел-сеңлем) кулланырга өйрәтү, [ә] авазының әйтелешен ныгыту, аны ачык, тиешле дәрәҗәдә кычкырып әйтүгә ирешү, тәрбияче сорауларына җавап бирергә күнектерү.

·        Предметларның санын аерырга өйрәтү (бер, күп).

·        Предметларның төсләрен (кызыл, сары, яшел)   аерырга өйрәтү. 

·        Балаларның Бу нәрсә? Бу кем?  кебек сорауларга җавап кайтара һәм үзләренең дә шул сорауларны бирә белүләренә ирешү.

·        Бертөсле охшаш предметларны табарга,  алар арасындагы аерымлыкны күрә белергә өйрәтү (кечкенә өй, зур өй).

·        Тәрбиячегә ияреп шигырь юлларын тулысы белән кабатлау теләкләрен хуплау. 

·        Кояш рәсемен ясап бетерү.

        

Сәләтләрен үстерү:  

·        өлешләрдән бер бөтенне җыярга өйрәтү - бер предметның кереп торган өлешенә икенче предметның чыгып торган өлешен  кертеп беркетү   (“Пазлы” уены). 

·        тәрбияченең күрсәтмәсе буенча исеме, төсе, размеры буенча балаларның предметны табу осталыгын, сенсор сәләтләрен, игътибарын, хәтерен үстерү.

Тәрбия бурычлары:

·        Яшьтәшләре арасында үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтү, шат һәм күңелле уйнауларына ирешү.

·        Балаларда гаилә әгъзаларына ихтирам тәрбияләү.

·        Уеннарның кагыйдәләрен төгәл үтәргә, сабыр булырга  өйрәтү.

·        Балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү, светофор турындагы белемнәрен ныгыту.

  

Җиһазлар: “Әнисә” исемле курчак, телефон, һәр балага утырып бару өчен машина, гаилә рәсеме, аудиоязма “туган көн”, һәр балага кояш рәсеме, ноутбук,   проектор, экран.  Шөгыльнең презентациясе. 

Алдан үткәрелгән эш:

1.     Шөгыльнең конспектын язу.

2.     Материал әзерләү.

3.     Гаилә әгъзаләрен искә төшерү.

4.     6 елмайган кояш рәсеме ясау.

5.     Шөгыльнең презентациясен ясау.

Сүзлек өстендә эш: адрес, квартира, светофор, фоторәсем, гаилә әгъзаләре , ноутбук,

Методик алымнар: әңгәмә, сораулар, уен,   нәфис сүз,   мактау, әйтеп җибәрү, УМК ын куллану. 

Индивидуаль эш: һәр баладан җавап алырга тырышу, кояш нурларын ясатырга өйрәтү.

Әдәбият:

1.     Туган телдә сөйләшәбез. Балалар бакчасында татар телендә тәрбия һәм белем бирү. Ф.В.Хәзрәтова, З.Г.Шәрәфетдинова, И.Җ.Хәбибуллина.

2.     Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү. (Программаның милли төбәк юнәлеше).К.В.Закирова, Р.А.Борһанова, һ.б.

3.     Гөлбакча. Хрестоматия.

Шөгыльнең структурасы:

1.     Оештыру. Телефоннан сөйләшү (Әнисә кунакка чакыра).

2.     Төп өлеш:

·          Артикуляция гимнастикасы.  (машина булып кычкыру)   

·          Бүләк әзерләү. Чәчәк ясау. Пазлы уены.

·          Машинага утырып   кунакка бару.  “Светофор” уены.  

·          Әнисәләргә килеп җитү.  Өйне табу. (Зур, сары төстәге йорт)

·          Бүләкне бирү.

·          Туган көне белән котлап җыр бүләк итү.

·          Әнисә гаилә әгъзалары белән таныштыра.

·          Бармак уены.

·          Әнисә бүләк биреп озата.

3.     Анализ.    “Кояш нурлары” уенын уйнау

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Түбән Кама муниципаль районы

башкарма комитетының  “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе”

 муниципаль учреждениесе

«25 нче  гомуми үстерешле  балалар бакчасы»

Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен УМК кулланып сөйләм үстерү шөгыле.

                                                                       Тәрбияче: Ясавиева Лилия

                                                                                             Маславиевна

                                                                         

                                     

Түбән  Кама.  2013.

Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен

УМК кулланып сөйләм үстерү шөгыле.

                                                       

 Тәрбияче: Ясавиева Лилия Маславиевна

 Дата:

Программа эчтәлеге.

Белем бирү:

  • сөйләмдә ягымлы сүзләрне (әти-әтием, әни-әнием, әби-әбием, сеңел-сеңлем) кулланырга өйрәтү, [ә] авазының әйтелешен ныгыту, аны ачык, тиешле дәрәҗәдә кычкырып әйтүгә ирешү, тәрбияче сорауларына җавап бирергә күнектерү.
  • Предметларның санын аерырга өйрәтү (бер, күп).
  • Предметларның төсләрен (кызыл, сары, яшел)   аерырга өйрәтү.  
  • Балаларның Бу нәрсә? Бу кем?  кебек сорауларга җавап кайтара һәм үзләренең дә шул сорауларны бирә белүләренә ирешү.
  • Бертөсле охшаш предметларны табарга,  алар арасындагы аерымлыкны күрә белергә өйрәтү (кечкенә өй, зур өй).
  • Тәрбиячегә ияреп шигырь юлларын тулысы белән кабатлау теләкләрен хуплау.  
  • Кояш рәсемен ясап бетерү.

         

Сәләтләрен үстерү:  

  • өлешләрдән бер бөтенне җыярга өйрәтү - бер предметның кереп торган өлешенә икенче предметның чыгып торган өлешен  кертеп беркетү   (“Пазлы” уены).  
  • тәрбияченең күрсәтмәсе буенча исеме, төсе, размеры буенча балаларның предметны табу осталыгын, сенсор сәләтләрен, игътибарын, хәтерен үстерү.

Тәрбия бурычлары:

  • Яшьтәшләре арасында үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтү, шат һәм күңелле уйнауларына ирешү.
  • Балаларда гаилә әгъзаларына ихтирам тәрбияләү.
  • Уеннарның кагыйдәләрен төгәл үтәргә, сабыр булырга  өйрәтү.
  • Балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү, светофор турындагы белемнәрен ныгыту.

   

Җиһазлар: “Әнисә” исемле курчак, телефон, һәр балага утырып бару өчен машина, гаилә рәсеме, аудиоязма “туган көн”, һәр балага кояш рәсеме, ноутбук,   проектор, экран.  Шөгыльнең презентациясе.  

Алдан үткәрелгән эш:

  1. Шөгыльнең конспектын язу.
  2. Материал әзерләү.
  3. Гаилә әгъзаләрен искә төшерү.
  4. 6 елмайган кояш рәсеме ясау.
  5. Шөгыльнең презентациясен ясау.

Сүзлек өстендә эш: адрес, квартира, светофор, фоторәсем, гаилә әгъзаләре , ноутбук,

Методик алымнар: әңгәмә, сораулар, уен,   нәфис сүз,   мактау, әйтеп җибәрү, УМК ын куллану. 

Индивидуаль эш: һәр баладан җавап алырга тырышу, кояш нурларын ясатырга өйрәтү.

Әдәбият:

  1. Туган телдә сөйләшәбез. Балалар бакчасында татар телендә тәрбия һәм белем бирү. Ф.В.Хәзрәтова, З.Г.Шәрәфетдинова, И.Җ.Хәбибуллина.
  2. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү. (Программаның милли төбәк юнәлеше).К.В.Закирова, Р.А.Борһанова, һ.б.
  3. Гөлбакча. Хрестоматия.

Шөгыльнең структурасы:

  1. Оештыру. Телефоннан сөйләшү (Әнисә кунакка чакыра).
  2. Төп өлеш:
  • Артикуляция гимнастикасы.  (машина булып кычкыру)  
  • Бүләк әзерләү. Чәчәк ясау. Пазлы уены.
  • Машинага утырып   кунакка бару.  “Светофор” уены.  
  • Әнисәләргә килеп җитү.  Өйне табу. (Зур, сары төстәге йорт)
  • Бүләкне бирү.
  • Туган көне белән котлап җыр бүләк итү.
  • Әнисә гаилә әгъзалары белән таныштыра.
  • Бармак уены.
  • Әнисә бүләк биреп озата.
  1. Анализ.    “Кояш нурлары” уенын уйнау

 Шөгель барышы.

Оештыру.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле безгә күпме кунаклар килгән. Әйдәгез әле исәнләшик. Хәерле көн!  (Шул вакыт телефон шалтырый).

Тәрбияче: Балалар, безгә кемдер шалтырата, әйдәгез сөйләшик әле.

(Әнисә сөйли: Исәнмесез! Бүген минем туган көнем, мин сезне кунакка чакырам).

Тәрбияче: Исәнме, Әнисә, (балаларга карап), барабызмы балалар? (әйе).

Тәрбияче: Ә син кайда яшисең?

Әнисә: Түбән Кама шәһәрендә, Гагарин урамында, 4 йорт, 3 квартира. Безнең йорт зур, сары төстә.

Төп өлеш.

  • Тәрбияче: Балалар, тик без анда нәрсә белән барырбыз микән? Карагыз әле экранга, анда машина рәсеме күрсәтелгән. Димәк, нәрсә белән барабыз? (Машина белән). Балалар, машина ничек кычкырта әле? Биб-би-биб. Әйдәгез әле минем арттан кабатлагыз әле. Биб-би-биб.
  • Тәрбияче: Балалар, ә туган көнгә бүләксез бармыйлар бит, без Әнисәгә нәрсә бүләк итәбез соң? Экранга карагыз әле, анда нәрсә күрсәтелгән? Әйе, булдырдыгыз! Әйдәгез без Әнисәгә чәчәк ясыйбыз. Мин сезгә  пазлы уены тәкъдим итәм. Ике өлешне тоташтырып  бер чәчәк ясарга кирәк   (ясыйлар). Тәрбияче һәр баладан сорый: ничә чәчәк ясадың? (Барлык чәчәкләрне коробкага салалар). Хәзер ничә чәчәк булды? (Күп)
  • Тәрбияче: Менә безнең хәзер бүләгебез дә булды. Әйдәгез хәзер машиналарга утырыйк та  кузгалыйк. Ләкин безнең алдыбызда светофор. Ул рөхсәт бирә микән безгә барырга, әллә юк микән. Ничек уйлыйсыз?  Экранга карагыз әле, бу нәрсә?  (Светофор).    Светофорның нинди уты янып тора? (Кызыл ут). Әйе, дөрес, кызыл ут янганда барырга ярыймы? Юк, кызыл ут янганда без туктап торабыз. Ә хәзер светофорның нинди уты яна?  (сары). Ә сары ут янганда барырга ярыймы? Дөрес, шулай ук барырга ярамый, әзерләнергә куша. Ә хәзер нинди ут яна? (Яшел). Дөрес, яшел ут янгач барырга ярый. Әйдәгез киттек Әнисәгә.
  • Тәрбияче: Балалар, ә без Әнисәнең кайда торганын беләбезме соң?   Әйе, ул зур һәм сары төстәге өйдә яшим диде. Карагыз әле экранга, монда безгә өч өй күрсәтелгән, кайсысында Әнисә яши микән? Кайсысы зур һәм сары төстә? (Күрсәтәләр, Әнисәнең өенә керәләр).
  • Тәрбияче: Хәерле көн, Әнисә! Туган көнең белән котлап сиңа балалар чәчәк ясадылар ( чәчәкләрне бирәбез). Шигырьләр дә өйрәнделәр. Әйдәле Данияр шигыреңне сөйләп күрсәт әле Әнисәгә.

Әминә елый үкереп,

-Тубым суга төште, - дип.

-Чү, Әминә, елама:

Туп батмый ул елгада.

Тәрбияче:   булдырдың! Әйдә Камил дә сөйләсен әле.

Песи, песи, пескәем,

Сары синең төскәең.

Йомшак синең йоннарың,

Җылы синең туннарың.

Тәрбияче:  булдырдың!

Тәрбияче:Балалар әйдәгез  Әнисәнең туган көненә "Ак калач” уенын да бүләк итик  (уйныйбыз).

  • Тәрбияче: Әнисә, син кемнәр белән яшисең?

Әнисә: Менә экранда минем гаиләмнең фоторәсеме.

Тәрбияче: Балалар,карагыз әле Әнисә кемнәр белән яши икән? (Бу бабай, бу әби, бу әти, бу әни, .......)

Тәрбияче: Әйе, дөрес. Ә ягымлырак итеп ничек әйтәбез?   (Бабаем, әбием, әтием, әнием).

Тәрбияче: ә без, Әнисә, гаилә турында   бармак уены  беләбез.  Хәзер сиңа уйнап күрсәтәбез. “Бармак уены”.

Тәрбияче: Рәхмәт кунакка чакырганга. Ә хәзер безгә өебезгә кайтырга вакыт.

Әнисә: Минем дә сезгә күчтәнәчем бар (күчтәнәч бирә).

Тәрбияче: Рәхмәт сиңа Әнисә, Сау бул. (Машиналарга утырып кайтып китәләр).

Йомгаклау.

Тәрбияче:  Балалар, сез сорауларга бик матур җавап бирдегез. Сез бик акыллылыр. Алга таба да шундый булыгыз!  Сезнең һәрберегезгә мин бүген елмайган кояш рәсеме бүләк итәм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле.

Максат. Сөйләм телен үстерү, төсләрне, геометрик фигураларны кабатлау, әвәләү күнекмәләрен, вак моториканы ныгыту, ярдәмчеллек, игътибарлылык  тәрбияләү....

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча "Кар бабай килгән, актан киенгән" дигән темага белем бирү эшчәнлегенең конспекты һәм презентация

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча "Кар бабай килгән, актан киенгән" дигән темага белем бирү эшчәнлегенең конспекты һәм презентация...

Машина һәм самолет. Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен УМК кулланып сөйләм үстерү шәгыле.

Бурычлар:1)    балаларны уенчыкларның өлешләрен, төсен, формасын аерырга һәм атарга өйрәтү; исемнәрне сыйфатлар белән яраклаштыру күнекмәләре формалаштыруны дәвам итү; у сузык авазын ...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль: “ Татар халык авыз иҗаты белән таныштыру”.

  Максат:- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.Сүзлек өстендә эш: бармак, чәнти,...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү һәм рәсем буенча шөгыль: “Алсуга муенса”.

Максат:- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.-Танып белүгә кызыксындыру.-Актив булу,бер берс...

Куянга кунакка Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен сөйләм үстерү (коммуникация) шөгыле.

Тема: Куянга кунакка.Программа: От рождения до школы.Төре: Өйрәнгән материалларны беркетү.Яшь үзенчәлеге: 1 нче кечкенәләр төркеме (2-3 яшь)Төп белем бирү өлкәсе: Сөйләм теле үстерү.Интеграцияләнгән б...