Машина һәм самолет. Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен УМК кулланып сөйләм үстерү шәгыле.
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Ясавиева Лилия Маславиевна

Бурычлар:

1)    балаларны уенчыкларның өлешләрен, төсен, формасын аерырга һәм атарга өйрәтү; исемнәрне сыйфатлар белән яраклаштыру күнекмәләре формалаштыруны дәвам итү; у сузык авазын  әйтүдә күнектерү, сүзлекне активлаштыру; уенчыклар белән таныштыруны дәвам итү;

2)    балаларның нинди? кайда? нәрсә ташый? Сорауларына төзек гади җөмләләр белән җавап бирү осталыгын, игътибарын үстерү;

3)    шофер, очучы һөнәрләренә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлар:  уенчык йөк машинасы һәм самолет, шакмаклар.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                 Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

башкарма комитетының “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе

муниципаль учреждениясе

«25 нче гомуми үстерелешле балалар бакчасы»

Машина һәм самолет

Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен УМК кулланып сөйләм үстерү шәгыле.

                                                                                             

                                                       

       

                                                                                     Тәрбияче:  Ясавиева  Лилия

                                                                                                           Мәсләви кызы

Түбән Кама

2012

Бурычлар:

  1. балаларны уенчыкларның өлешләрен, төсен, формасын аерырга һәм атарга өйрәтү; исемнәрне сыйфатлар белән яраклаштыру күнекмәләре формалаштыруны дәвам итү; у сузык авазын  әйтүдә күнектерү, сүзлекне активлаштыру; уенчыклар белән таныштыруны дәвам итү;
  2. балаларның нинди? кайда? нәрсә ташый? Сорауларына төзек гади җөмләләр белән җавап бирү осталыгын, игътибарын үстерү;
  3. шофер, очучы һөнәрләренә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлар:  уенчык йөк машинасы һәм самолет, шакмаклар.

                                                 Эчтәлек барышы.

Тәрбияче шакмаклар тутырылган уенчык йөк машинасы һәм самолет әзерли, аларның өстен каплап, өстәлгә куя.

Тәрбияче: Балалар, бу нәрсә? (Машина.) (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар.) Балалар, карагыз әле, машина нәрсәләр алып килгән? (Шакмаклар.) (Активлаштыру.) Балалар, бу нинди машина? (Йөк машинасы.) (Активлаштыру.) Әйе, йөк ташый торган мшина “йөк машинасы” дип атала. (Активлаштыру.) Йөк машинасы яңа шакмаклар алып килгән. Айдар, шакмакларны нинди машина алып килгән? (Йөк машинасы.) (Активлаштыру.) Балалар, әйдәгез, машинаны карыйк әле, аның нәрсәләре бар икән? Данияр, әйт әле: бу нәрсә? (Кабина.) (Активлаштыру.) Кабинада нәрсә бар? (Руль.) (Активлаштыру.) Кабинада кем утыра? (Шофер.) (Активлаштыру.) Әйе, машинаны шофер йөртә. (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар.) Кабина нинди төстә? (Зәңгәр.) (Активлаштыру.) Булдырдың, Данияр! Камиль, кил әле, машинаның кузовын күрсәт әле. Бу нәрсә? (Кузов.) (Активлаштыру.) Анда нәрсәләр төялгән? (Шакмаклар.) (Активлаштыру.) Кузов нинди төстә? (Сары.) (Активлаштыру.) Булдырдың! Алия, кил әле, машинаның тәгәрмәчләрен күрсәт әле. Тәгәрмәчләр кечкенәме, зурмы? (Зур.) Әйе, йөк машинасының тәгәрмәчләре зур. Бу тәгәрмәчләр тагын нинди? (Зур, түгәрәк.) (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар.) Әйе, балалар, машинаның кабинасы, руле, кузовы һәм зур түгәрәк тәгәрмәчләре бар. Булдырдыгыз! Балалар, без хәзер сезнең белән йөк машинасын бушатабыз. Мин сезгә                                             шакмакларны күрсәтәм, ә сез аларның нинди төстә икәнлеген әйтерсез. (Әлеге эш төсләрне кыенлык белән аеручы балалар белән эшләнә.) Элина, бу нинди төстәге шакмак? (Бу шакмак кызыл төстә.) (Активлаштыру.  Эш шул рәвешле дәвам итә.) Менә, балалар, без йөк машинасын бушаттык.  (Активлаштыру.) Балалар, без нәрсә эшләдек? (Машинаны бушаттык.) (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар.) балалар, машина китә. Ул нәрсә эшли? (Китә.) (Активлаштыру.) Машина киткәндә кычкырта: “Би-биип, би-биип!” Машина ничек кычкырта? (“Би-биип, би-биип!”) (Активлаштыру.) Балалар, машина белән саубуллашыйк. (Активлаштыру.)                                                                             Балалар, монда тагын нәрсәләр бар? Бу нәрсә? (Самолет.) (Активлаштыру.) Әйдәгез, самолетның нәрсәләре бар икән, карыйк әле. Данил, кил әле. Самолет кечкенәме, зурмы? (Зур.) (Активлаштыру.) Балалар, менә бу – самолетның кабинасы, анда очучы утыра. Самолетның канаты бар. Ә монысы – самолетның койрыгы. (Активлаштыру.) Рифат, бу нәрсә? (Кабина.) Самолетның канатларын күрсәт әле. (Активлаштыру.) Ә бу нәрсә? (Койрыгы.) (Активлаштыру.) Самолетны кем йөртә? (Очучы.) (Активлаштыру.) Булдырдың, Рифат! Балалар, самолет “у-у-у!” дип оча. (Самолетны “очыртып” күрсәтә.) Роберт, самолет очканда, нинди тавыш чыгара? (“У-у-у”) (Активлаштыру.)Балалар, менә самолет очып китте. Самолет нәрсә эшләде? (Очып китте.) (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар.) Ә хәзер, балалар, самолет яңадан очып килде. Самолет нәрсә эшләде? (Очып килде.) (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар.) Балалар, әйдәгез, самолетлар булып уйнап алыйк. Сез самолетлар булырсыз. Кулларны ян-якка канатлар кебек җәябез һәм самолет тавышы чыгарып “очып китәбез” һәм “очып киләбез”. (Уен берничә тапкыр кабатлана.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле.

Максат. Сөйләм телен үстерү, төсләрне, геометрик фигураларны кабатлау, әвәләү күнекмәләрен, вак моториканы ныгыту, ярдәмчеллек, игътибарлылык  тәрбияләү....

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча "Кар бабай килгән, актан киенгән" дигән темага белем бирү эшчәнлегенең конспекты һәм презентация

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча "Кар бабай килгән, актан киенгән" дигән темага белем бирү эшчәнлегенең конспекты һәм презентация...

"Әнисә кунакка чакыра". Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен УМК кулланып сөйләм үстерү шөгыле.

Программа эчтәлеге.Белем бирү:·        сөйләмдә ягымлы сүзләрне (әти-әтием, әни-әнием, әби-әбием, сеңел-сеңлем) кулланырга өйрәтү, [ә] авазының әйтелешен ныгыту, аны...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль: “ Татар халык авыз иҗаты белән таныштыру”.

  Максат:- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.Сүзлек өстендә эш: бармак, чәнти,...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү һәм рәсем буенча шөгыль: “Алсуга муенса”.

Максат:- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.-Танып белүгә кызыксындыру.-Актив булу,бер берс...

Куянга кунакка Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен сөйләм үстерү (коммуникация) шөгыле.

Тема: Куянга кунакка.Программа: От рождения до школы.Төре: Өйрәнгән материалларны беркетү.Яшь үзенчәлеге: 1 нче кечкенәләр төркеме (2-3 яшь)Төп белем бирү өлкәсе: Сөйләм теле үстерү.Интеграцияләнгән б...