Зиатдинова Ильгиза Ильгизовна

Тәрбияче шәхси сайт

Әгәр миннән сорасалар, Бәхет – ни ул, дисәләр. Бәхет – минем балаларым Кеше булып үссәләр.

Профессия: тәрбияче

Профессиональные интересы: Балалар тәрбияләү

Увлечения: китаплар укырга ,пешеренергә яратам.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Сарман районы,Сарман авылы

Место работы: МБДОУ №3 "Лейсан"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/ziatdinova-ilgiza-ilgizovna
Бөек галим мәгрифәтче язучы Ризаэддин Фәхреддин безгә мәңге онытылмаслык шундый нәсыйхәт язып калдырган: “Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”
Ризаэддин Фәхреддин

“Тәрбияче – үзе тәрбияле булырга тиеш”. Ә тәрбияле булу – ул зур төшенчә. Алтыннан да кыйммәтле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата-ана үзенең йөрәк җимеше – баласын безнең кулларга тапшыра. Мин һәр баланы үз баламдай якын итәм. Аларга “улым”, “кызым” диеп эндәшү баланы миңа тагын да якынайта. Үз баларыма биреп җиткерә алмаган күңел җылысын аларга бирәм, үз балаларымда күрергә теләгән сыйфатларны аларда булдырырга тырышам.

Балаларга булган мәхәббәтем тәрбиячелек эшемдә миңа зур көч бирә. Ат кебек ялны белмичә эшләү, көчле характерга ия булу, үз-үземне ашап, кешеләрдән яхшы түгел диеп хурланып, башлаган эшне ахырына җиткермичә туктамау – менә шул сыйфатлар миңа эшемне сокландырдай итәргә ярдәм итә. Әтиемнән бирелгән тыйнаклык, әниемнән күчкән тырышлык, чисталык – тәрбияче эшенең төп сыйфатларыннан берсе.

“Тәмле тел – җан азыгы,” – ди халкым. Төркемдәге бөтен баланы бергә йомарлап, күңелеңдәге җылыңны биреп, аңарга бәхетле балачак бүләк итү, киләчәктә тормыш авырлыкларын җиңеп яшәрлек шәхес үстерү – һичшиксез, без, тәрбиячеләрнең аңлы, акыллы булуыңнан тора.

О себе

Мин, Зиатдинова Илгизә Илгиз кызы, 4 ел тәрбияче булып эшлим.  Эшемне бик яратам

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Гариф Ахуновның "Хәзинә" романы.Ф. ЯруллинҖилкәннәр җилдә сынала

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: