1 кечкенәләр төркеме балалары белән рәсем эшчәнлеге
план-конспект занятия по рисованию (средняя группа) на тему

Ахметзянова Фарида Сафуановна

1 кечкенәләр төркеме балалары белән рәсем эшчәнлеге

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1_kechkenlr_torkeme_balalary_beln_rsem_eshchnlege.docx162.97 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районының 236 нчы номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре  Әхмәтҗанова Ф.С., Сәгъдиева Н.М.

1 кечкенәләр төркеме балалары белән рәсем эшчәнлеге.

Тема: “Көзге яфраклар”.

C:\Users\1\Desktop\осень\483788201 (1).jpg

    Максат: Көзге табигатьне күзәтү барышында балаларда уңай тәэсир – тойгылар уяту. Эш барышында балаларны дөрес итеп  кисточканы тотарга, төсләрне (кызыл һәм сары) кулланырга һәм аерырга өйрәтү. Агач ботакларында, һавада һәм җирдә краска белән яфрак төшерергә өйрәтү.

    Җиһазлау: Альбом форматындагы  зур биттә зәңгәрсу ачык һавада ясалган  агач рәсеме; кызыл һәм сары төстәге гуашь буяулар, 8-12 нче номерлы кисточкалар һәм мольберт.

    Рәсем эшчәнлегенә әзерлек: Һава суларга чыккач, балалар белән яфракларның коелуын күзәтәбез. Коелган яфраклар арасыннан иң матурларын сайлап җыеп алабыз. “Кәрҗингә яфраклар җыю” уенын уйнау, көзһәм яфраклар турында шигырь, җырлар башкарабыз. Көзге табигатьне тасвирлаган рәсем – пейзажга мөрәҗәгать итәбез.

       C:\Users\1\Desktop\осень\776271972.jpg             C:\Users\1\Desktop\осень\i (1).jpg

       C:\Users\1\Desktop\осень\622982453.jpg           C:\Users\1\Desktop\осень\114994287.jpg

    Эшчәнлек барышы: Тәрбияче балаларга һавада җыйган көзге яфракларны күрсәтә. Балаларның игътибарын аларның төсенә (кызыл, сары), матурлыгына юнәлтә.

    Тәрбияче: “Балалар, менә көз җитте. Җиргә яфраклар коела. Әйдәгез, балалар, яфраклар белән уйнап алабыз. Аларны күккә чөябез һәм җиргә коелуларын күзәтәбез”. Балалар тэрбияче белән берлектә яфракларны өскә чөяләр. Тәрбияче бу вакытта, көзге мизгелләрне балалар хәтерендә яхшырак истә калдыру максатында, шигырь юлларын яттан сөйләп үтә:

                “Күктә көзге яфраклар әйлән – бәйлән уйныйлар,

Очып аргач, җиргә ятып, җилгә кушылып җырлыйлар.”

     Әлеге уен ике – өч тапкыр кабатлана.

     Уен тәмамлангач, тәрбияче балаларга рәсем эшчәнлегендә кызыл, сары төстәге көзге яфраклар ясаячакларын әйтә.

    Балаларны өстәл янына утырткач, тәрбияче аларга мольбертта алдан әзерләнгән агачка яфаклар ясау алымын күрсәтә. Башта кисточкага кызыл буяу алып, агач ботакларына кызыл яфрак ясый, аннан сары төс алып, сары яфрак тәшерә. Рәсем эшчәнлегендә балаларга кисточкадагы буяуны юарга су биререлми, шуның нәтиҗәсендә сары һәм кызыл төс бергә кушылып, көзге яфраклар хасыйл була.

C:\Users\1\Desktop\осень\Рисунок-Осень.jpg

     Мольбертта яфраклар ясауны күрсәткәч, тәрбияче балаларның каршыларына әзерләп куелган кисточкаларны кулларга алырга рөхсәт бирә һәм буяу эшчәнлегенә керешәләр. Тәрбяче балаларның игътибарын  буяу төрләренә юнәлтә: яфраклар, бөтереләләр, очалар, җиргә, үләнгә төшәләр. Эш барышында тәрбияче балаларга буяуны кисточкага аз – азлап, очына гына элеп алу тәртибен исләренә төшерә.

     Рәсем эшчәнлеге тәмамлангач, тәрбияче кисточкаларны җыеп ала һәм рәсемнәрне рәт белән тезеп чыга. Нәтиҗәдә, көзге бакча пейзажы хасыйл була.

     “Нинди матур көзге бакча ясагансыз, балалар. Әйдәгез, рәсемнәрегезне бергәләшеп күзәтик”. – дип балаларны рәсемнәр янына җыя. Күзәтү барышында тәрбияче балалардан рәсемнәргә карап, кызыл һәм сары төстәге яфракларны табуны сорый.

    Рәсем эшчәнлеге ахырында тәрбияче балаларга шаян яфраклар турындагы шигырьне тагын бер кат сөйләп үтә:

                 “Күктә көзге яфраклар әйлән – бәйлән уйныйлар,

Очып аргач, җиргә ятып, җилгә кушылып җырлыйлар.”

    Тәрбияче балаларны мактый. Эшчәнлек шуның белән тәмамлана.

Рәсем эшчәнлеген түбәндәге тәрбиячеләр әзерләде:   Әхмәтҗанова Ф.С.

                                                                       Сәгъдиева Н.М.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

II-нче кечкенәләр төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча үткәрелгән шөгыль конспекты. Тема: “Әтәч һәм аның гаиләсе”.

      Балаларда йорт кошларының тышкы кыяфәтләре, тән төзелеше турындагы белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү, туган телендә дөрес, матур итеп сөйли белү теләге уяту. Сорауларга тулы җ...

Әкият иленә сәяхәт. II кечкенәләр төркеме өчен интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге

Белем бирү эшчәнлегендә сөйләм теле, математика, матур әдәбият белән таныштыру өлкәләре  интегральләшкән...

Кечкенәләр төркеме балалары белән нәни песиләр йомгак белән уйныйлар рәсем эшчәнлеге

Кечкенәләр төркеме балалары белән нәни песиләр йомгак белән уйныйлар рәсем эшчәнлеге...

Тема : “Саф һавада язгы күзәтүләр” (Кечкенәләр төркеме балалары белән үткәрелгән эшчәнлек)

Татарстан Республикасы Әтнә районымәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе“ Олы Әтнә балалар бакчасы”     Тема : “Саф һавада язгы күзәтүләр&rdquo...